Каталог статей
В разделе материалов: 56 Показано материалов: 21-30
Страницы: « 1 2 3 4 5 6 »
Моннан 15-20 еллар чамасы элек чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез тарихи ватаннарына кайта башлады. Бигрәк тә, Советлар берлеге таркалгач, Урта Азия якларыннан күп кенә татарлар Татарстанга әйләнеп кайтты. Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка союздаш республикалардан кайткан милләттәшләребезнең бер төркеменә Биектау районында җир бүлеп бирелә. Бүген әлеге күчеп кайтучылар авылы “Инеш” исемен йөртә. Хәзер алар ничегрәк көн күрә? Милләттәшләребезне нинди мәсьәләләр борчый? 200 МЕҢ КАЙТУЧЫНЫ КАЙДАН ЭЗЛӘРГӘ?
Узган елның ноябрь аенда өченче класслы бодайның бер килограммы 5 сум 60 тиен, арыш 4 сум 30 тиен, сөт 11-12 сумнан сатыла иде. Бүгенге бәяләр бермә-бер түбән. Тик моңа карап кибет киштәләрендә зур үзгәрешләр сизелми. Ипигә бәяләр төшкән очракта да сумнарга түгел, тиеннәргә кими. Ә кайберәүләр дәшми-тынмый гына бәяне арттыру юлларын эзли.
Мәскәүдә черегән байлар яши торган бистәләрнең берсен “Рублёвка” дип атыйлар. Анда торучылар берсеннән-берсе ярышып әкияти замоклар салдыра, хатыннары, беркайда да эшләмичә, елына әллә ничә тапкыр ял итәргә бара, чит илдән киенәләр, затлы рестораннарда гына ашыйлар, кыскасы, безнең төшкә дә кермәгән шәп тормышта яшиләр. Татарстанда да бар андый байлар. Мәскәү “олигарх”ларыннан һич тә калышмыйча дөнья куалар. Сүзем – татар “рублёвка” лары турында.
Тат яшь |
Просмотров: 1052 |
Добавил: awilim |
Дата: 12.11.2008
|
«Без “Безнең гәҗит”тән хезмәт хакы аз булган урыннарга барып, тикшереп язган язманы укыган идек. Моңарчы куркып йөрдек. Яңа Чүриле психо-неврологик интернатта санитарка булып эшлибез. Тәүлек буе җаваплылык безнең өстә, авырулар төрле. “Вредность” бара, ә хезмәт хакы ай саен кими, нинди хәлдер. Августа 3700 сум алган идек, сентябрь аенда квартал премиясе белән бергә 3700 сум бирделәр. Шул премия булмаса, 2872 сум хезмәт хакы булыр иде.
Глав 2 сельских поселений Арского района уличили в злоупотреблении должностными полномочиями. К уголовной ответственности уже привлечен руководитель Утар-Атынского сельского поселения Лукманов.
В сельском хозяйстве высок уровень профессиональной заболеваемости. Здесь трудится 8-9 процентов от числа занятых в сфере производства, а доля хронических профзаболеваний составила в прошлом году около 20 процентов по республике.
Кычкырып әйтергә базмасак та, хәзер бөтен җирдә кризис: финанс, икътисад өлкәсендә, социаль тармакларда... Илнең эчке тулаем байлыгы кими, нефть бәясе төшә, инфляция чәчәк ата. Әлегә ул кадәр начар түгел кебек, әмма ике-өч айдан бәяләр коточкыч күтәреләчәк, хезмәт хаклары кимиячәк диләр. Ләкин иң куркынычы бу түгел, иң куркынычы – рухи тормышыбыздагы кризис.
Тат яшь |
Просмотров: 1128 |
Добавил: awilim |
Дата: 12.11.2008
|
Авылга
кайттым. Күрше егете дә, Казаннан кайтып, хәл белергә кергән. Уч
тутырып, төгәлрәге, өч атна төзелештә эшләп, 20 мең сум акча алып
кайткан. Төзелеш һәм өч атна вакыт өчен күпме бу, азмы, белмим. Тик
авылдагы хезмәткә түләүгә караганда, һәрхәлдә, күбрәк. Элек шәһәрдән
авылга кунакка кайтучылар авылда дефицит булган түгәрәк ипи, бер-ике
килограмм ялтыравык кәгазьле кәнфит кыстырып кайта торган иде. Элек
шәһәрдә генә була торган тәм-том хәзер 30-40 хуҗалыклы авыл кибете ндә дә тулып ята. 20 ел элек кәнфит дефицит булса, хәзер авыл “дефициты” – балалар. Кибеткә кайткан кәнфитеңнең дә кибеп бетүе бар .
Җәй
буе шимбә-якшәмбедә авыл юлын таптарга туры килде. Каменка станциясенә
кадәр электричкада кайтам. Юлда барганда хыяллана-хыяллана тәрәзәдән
табигатька карап хозурланырга яратам. Күзләрем белән урман эчләрен
айкап чыгам, бала вакытта җыеп такыя үргән чәчәкләрне барлыйм. Мул
булып, күкрәп үскән яшел үләннәргә карап ирексездән башымны чайкыйм.
Элегрәк юл кырыйларында, чокыр-чакырларда үскән үләнне караулап кына
тора иде авыл агайлары. Үлән бераз баш калкытуга чалгы асып,
аннан-моннан печән җыештыргаларга чыгып китәрләр иде. Колхоз печәнен дә
бирә иде, югыйсә. Кеше кулы тимәгән куе яшеллеккә карап шуларны
уйладым. Ялкауландымы авыл халкы, әллә шәһәрләштеме – белмәссең.
Тат яшь |
Просмотров: 1885 |
Добавил: awilim |
Дата: 21.10.2008
|
Республикада
мәктәпләрне оптимальләштерүне көтмичә, җәяүләп күрше авылга укырга йөри
торган укучылар да бар. Кем өчендер гаҗәп тә түгелдер бу. Чөнки бездә
җәяүле белем эстәүчеләр болай да аз түгел. Тәтеш районында гына узган
уку елында андыйлар 200ләп исәпләнгән. (Республика буенча Мәгариф һәм
фән министрлыгында мондый мәгълүмат юк, диделәр). Авылларда башлангыч
яки урта мәктәпләр булмаганга, автобус бирелмәгәнгә шулай җәфа чигәргә
туры килә. Шуңа да карамастан, әлеге "икенче сортлы" балаларда сыйфатлы
белем алу теләге бик көчле. Кече Тархан һәм Югары Тархан укучыларының
заманнан калышмаган, белемле яшьләр булып тәрбияләнәселәре килә икән.
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0