Суббота, 20.04.2024, 01:12
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Кэнфит ашарга балалар юк
КӘНФИТ АШАРГА БАЛАЛАР ЮК

Авылга кайттым. Күрше егете дә, Казаннан кайтып, хәл белергә кергән. Уч тутырып, төгәлрәге, өч атна төзелештә эшләп, 20 мең сум акча алып кайткан. Төзелеш һәм өч атна вакыт өчен күпме бу, азмы, белмим. Тик авылдагы хезмәткә түләүгә караганда, һәрхәлдә, күбрәк. Элек шәһәрдән авылга кунакка кайтучылар авылда дефицит булган түгәрәк ипи, бер-ике килограмм ялтыравык кәгазьле кәнфит кыстырып кайта торган иде. Элек шәһәрдә генә була торган тәм-том хәзер 30-40 хуҗалыклы авыл кибетендә дә тулып ята. 20 ел элек кәнфит дефицит булса, хәзер авыл “дефициты” – балалар. Кибеткә кайткан кәнфитеңнең дә кибеп бетүе бар .

Башын алса, койрыгы ябыша, койрыгын алса, башы дигәндәй, авылда ятсаң эш юк, эш булмагач, акча керми. Шәһәргә китсәң, авыл кала. Эре шәһәрләргә якын урнашкан авылларда эшсезлек проблемасы аз гына булса да җайга салына башлады шикелле, һәрхәлдә, эшлисе килгән кеше әлеге шәһәргә китеп эш таба, көрәп үк булмаса да, акчасын ала. Куанырлык, билгеле. Гаилә бюджетына акча керә. Тагын да сөенечле ягы бар әле. Акча исе тәэсиреннәнме, авылда аек көннәре бик аз булган буйдак егетләр, шәһәргә китеп акча эшли башлагач, айнып та китте. Аек тормыш, дөньяга күзең ачылу һәр яктан да файда инде ул. Яшисе, гаиләле буласы, үз ояңны корасы килә башлый. Кайбер егетләр, чыннан да, гаиләле дә булып куя башлады. Тик авылдан китеп шәһәр тулай торагына ияләнгән кызлар гына кабат авылга кайтып төпләнергә риза түгел. Фатир “снимать” итеп булса да, шәһәрдә яшәүне кулай күрәләр. Шулай итеп, авылдагы эшсезлектән аптырап, шәһәргә акча тупларга киткән егетләр дә шунда төпләнеп кала. Нәтиҗәдә, шәһәрдә яшәү ялкыны көннән-көн дөрли, авыллар сүнә бара.

 

Күрше авылдагы таныш хатын белән сөйләшәбез. Хәзер мәктәп тәмамлагач, авылда калучы кызлар турында сүз дә алып барып булмый. “Укуларын тәмамлагач, авылга кайтучылар юкмы соң?” – дим. Соравым да юктан гына түгел иде. Алар авылындагы медпункт фельдшерсыз яши. Ә авылларыннан ике кыз бала, медицина училищесын тәмамлап, шәһәрдә калды. Ярар, берсенең мәхәббәте шәһәрдә очраган. Икенчесе авылдан егете белән очрашып йөрде дә шәһәрдә яшәргә калдылар. Ә авылдагы әби-бабай, бәби алып кайтырга йөрүче йөкле ике хатын фельдшер булмаудан тилмерә. Алар бик күп көттергәннән соң, авыл киләчәген “уйлап”, 250 мең дә төртеп тишмәс, улыма-кызыма да иптәш булыр дип, бәби алып кайтырга уйлаганнар да бит, инде менә кан басымын да үлчәүче юк. Танышыма бирелгән сорауга да мондый җавап ишеттем: “Кем авылда калсын, егетләре дә тая инде хәзер”, – ди ул.

 

Авылда ничек яшәргә мөмкин? Сүз дә юк, мал-туар, кош-корт асрап, яшелчә үстереп. Ир-егет балта-чүкеч тота белсә, көндәлек тормыш алып барырлык кына булса да акча юнәтә алыр кебек. Ә хатын-кызга нишләргә? Хатын-кыз үз йортындагы капка-койманы кадаклый белсә дә, акча эшләргә читкә шабашкага чыгып китә алмый. Аның көндәлек эше – аш-су хәзерлисе, бала тәрбиялисе бар.

 

Менә шул көндәлек мәшәкатьләр арасында өйдә эшсез утырган хатын-кыз ипи-тозлык булса да акча эшли аладыр, мөгаен. Теләк туып, ялкаулык булмаса. Кайчакта базар түгел, кибеттән алган киемне дә үзгәртергә туры килә. Шундый гозер белән гел бер тегүчегә йөрим. Баштарак хөкүмәткә текте. Анда кыскартуга эләкте дә, хәзер өендә заказга да тегә, заказ бирмәсәң дә тегә. Заказ бирмәсәң дигәне болайрак. Материалын “оптом”га гына сатып алып кайта да урын-җир әйберләре тегә. Аннан шуларны чыгарып сата. Акмаса да, тамадыр, мөгаен. Хатын-кыз чалбарын кыскартканга – 40, ирләр чалбарына 60 сум ала. Шул хатынга барган саен кызыгып куям. Икенче бер хатын заказга өс киемнәре бәйли. Ыргак белән дә “үрә”, энә белән дә бәйли.

 

Авылга кайткач (Саба районы Югары Шытсу авылы), район газетасын укып утырам. Белдерүләр битендә ниләр генә сату турында игълан язмаганнар. Кемдер ата каз сата, кемдер әтәч, кемдер урман сагызы, берсе оекбаш бәйләргә эшкә чакырган. Мәш килә авыл. Тырыш кеше юктан гына да акча эшләргә һәвәс шул ул.

 

Шәһәргә зур акча артыннан киткән кыз-егетләргә, авылым, син үпкәләми тор инде. Кала шау-шуыннан туйгач, бәлки, алар да кире кайтыр. Авылларыбызда фельдшер да булыр һәм кәнфит ашарга балалар да! Шайтан гына өметсез бит.

 

Замирә СӘМИГУЛЛИНА, Теләче
Безнең гәҗит
№ 40 | 08.10.2008
Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (21.10.2008)
Просмотров: 1097 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Nur  
0
Hahahhaa. I'm not too bright today. Great post!

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0