Среда, 20.09.2017, 10:26
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

Балтырган дигэн афэт
БАЛТЫРГАН ДИГӘН АФӘТ

Җәй буе шимбә-якшәмбедә авыл юлын таптарга туры килде. Каменка станциясенә кадәр электричкада кайтам. Юлда барганда хыяллана-хыяллана тәрәзәдән табигатька карап хозурланырга яратам. Күзләрем белән урман эчләрен айкап чыгам, бала вакытта җыеп такыя үргән чәчәкләрне барлыйм. Мул булып, күкрәп үскән яшел үләннәргә карап ирексездән башымны чайкыйм. Элегрәк юл кырыйларында, чокыр-чакырларда үскән үләнне караулап кына тора иде авыл агайлары. Үлән бераз баш калкытуга чалгы асып, аннан-моннан печән җыештыргаларга чыгып китәрләр иде. Колхоз печәнен дә бирә иде, югыйсә. Кеше кулы тимәгән куе яшеллеккә карап шуларны уйладым. Ялкауландымы авыл халкы, әллә шәһәрләштеме – белмәссең.

 

Ярый, монысы икенче мәсьәлә. Әйтергә теләгән фикерем – бүтән.

 

АВЫЛГА КЕМ ХУҖА?

 

Урман, су  буйларында моңарчы безнең як табигате өчен ят күренешкә аптырадым. Уентык-уентык булып үсеп утырган  балтырган дип аталган иләмсез озын  үсемлек хәтта кайбер агачларны да узып киткән. Аланлыкларны, су буйларын баскан. Авыл халкы бу зәхмәттән күптән зарлана инде. Әмма урманга үк үтеп кергәндер дип,  һич башыма килмәгән иде.

 

Дәү әнием яшәгән Сая авылының (Биектау  районы) табигате аеруча матур. Авылны урталай бүлеп елга ага. Авыл тулысы белән яшеллеккә чумып утыра. Клуб тирәләрен  әйләнәм. Танырлык та түгел. Елга ярыннан "үрмәләп" менеп, клуб яннарын, болынны басуы гына  җитмәгән, урамнарга, хәтта  капка төпләренә үтеп кергән бу әрсез үсемлек. Кайчандыр  яшел чирәм үсеп утырган җирләргә хәзер тулысынча балтырган  хуҗа.  Бер яктан чабып торалар, икенче яктан  үсеп тора. Халык элек күзгә-башка чалынмаган үсемлекнең зур тизлек белән авылны яулавыннан куркып калган.

 

Балтырган, дигәч, кайберәүләр элек-электән әби-бабайларыбыз ашка салып пешергән балтырганны күз алдына китерүләре бар. Анысы Себер балтырганы. Озынлыгы күп дигәндә бер метрдан артмый торган, кеше организмы өчен файдалы күп төрле витаминнарга ия булган үсемлек, Ә безнең язмада сүз балтырганның ашарга яраксыз, агулы төре (фәнни телдә ул  борщевик Сосновского дип атала) турында бара.

 

Безнең иске мәктәп бик зур  мәйдан били иде. Берничә уку бинасы, аерым ашханә. Әле өстәвенә куян фермасы, ике зур яшелчә  бакчасы да бар. Андагы чисталык, пөхтәлек! Рәт-рәт түтәлләр сузылып киткән. Нәрсә генә үсми иде ул бакчада. Ашханә  өчен кишерен, суганын, кәбестәсен  үзебез үстерә идек.

 

Берзаман хәйран  озын гына түтәлгә  таныш түгел үсемлек чәчтеләр.  Без – бала-чага, җәйге практика вакытында тырыша-тырыша шуның чүбен утый идек. Ни хикмәт, әз генә кагылып киттеңме, куллар чабырып, кабарып чыга. Әчетеп авыртуына чыдашлы түгел, әле берничә атна төзәлми аптырата. Хезмәт укытучысы Разия апаның: "Бу –  борщевик дип аталган бик шәп үсемлек", – дип сөйләгәне истә калган. Терлекләр өчен галәмәт туклыклы, әле җитмәсә, күп чыгышлы үсемлек икән бу. Орлыгын читтән махсус кайтартканнар, ди. Балачак хатирәсенә балтырган турында шулар уелып  калган. 6  нчы сыйныфка  ике катлы  яңа таш мәктәпкә күчтек. Инде мәктәпне тәмамлаганга да күпме еллар узган.  Күптән ул тирәләрдә булганым юк иде,  бер кайтуымда иске мәктәп янын урап менәсе иттем. Ләкин мәктәп ишегалдына үтә алмадым. Биек  койма белән әйләндереп алынган. Хәзер анда хосусый пилорама  икән.  Капкасында – йозак. Ә без  кайчандыр чүбен утап маташкан балтырган түтәлләргә генә сыешмаган, мәктәп бакчасыннан тышка ук бүселеп чыккан.

 

КИЛМЕШӘК КЕНӘ БУЛСА ДА

 

Соңгы елларда генлы ризыклар, үсемлекләр турында еш сөйли башладылар. Әллә мин әйтәм, бу да берәр мутант үсемлек микән? Халык арасында аның хакында  колорадо коңгызы төсле үк Америкадан махсус җибәрелгән  зәхмәт икән, дигән сүз дә таралды.

 

Бу төр балтырганны Америкадан махсус җибәрмәсәләр дә, җеп очы барыбер шунда барып тоташа. Сугыштан соңгы елларда Сталинның колагына Төньяк Америкада  бик кыйммәтле терлек азыгы икән дигән имеш-мимешләр килеп ирешә. Бөек  илбашы озын-озак уйлап тормый – СССРның бөтен төбәкләрендә дә аны чәчәргә боера. Шул рәвешле кайчандыр кыргый үсемлек булган балтырган культуралы, ягъни, игеп үстерелә  торган үсемлеккә әверелә. Сталин башлап җибәргән эшне Хрущев дәвам итә, аннан Брежнев...

 

Моннан 30 еллар элек, әле балтырганны бөтен ил белән басуларга махсус чәчеп үстергән вакытта ук, бу чараның ахыры җүнле бетмәячәген кисәтүче белгечләр табыла. Ләкин аларның сүзенә колак салучы гына булый, чөнки, өстән килгән фәрманны үтәү – закон.  Аның гектарыннан 500дән 1500 центнерга кадәр яшел масса һәм силос чыга. Озынлыгы 3-4 метрга кадәр  җитә торган бу пәһлеван тәүлегенә 9 сантиметр үсә, ул салкыннан да, корылыктан да курыкмый. Шулаен шулай да, ләкин, күпмедер вакыттан соң әлеге   балтырганнан йөз чөерәләр, чөнки аның агулы икәнлеге ачыклана. Мөгезле эре терлекләр өчен әлләни зарары тими анысы. Ә менә күп җирләрдә  механизаторлар аны урдырудан баш тарта. Силос чокырына төшәргә, гомумән, аяк терәп каршы киләләр. Аннан чыдап булмаслык сасы ис бәрә. Ә тән тиресенә балтырган  согы тисә, ике-өч атнага, кайбер очракларда яртышар елга кадәр сузыла торган җәрәхәтләр пәйда була.

 

Сыерларның сөте майлырак төсле тоелса да, аннан әче тәм килә. Тора-бара балтырган белән тукланган сыерларның күпчелеге кысыр калуы ачыклана. Җитмәсә, балтырган иләмсез озын булып үссә дә, киптереп кышка саклау өчен яраксыз булып чыга, чөнки ул 90 процент судан (агулы эфир маеннан) тора икән. Уңышсыз тәҗрибә, шул рәвешле, туктатыла. Әмма инде "бәйдән" ычкынган балтырган юл читләрен, елга кырыйларын басып ала. Беренчеләрдән булып Вологда  өлкәсе "Каравыл" кычкыра. Анда   балтырган инде 800 гектардан артык территорияне басып ала. Соңрак Тула, Мәскәү, Свердловск өлкәләре чаң суга.  Ничек котылырга?

 

Учак яккан урында, гадәттә, берничә ел үлән үсми. Ә балтырган көл астыннан  да 3-4 атна дигәндә төртеп чыга. Күпчелек үсемлекләргә ашламаны кирәгеннән артык сипсәң дә үлә, ә балтырган "эһ" тә итми. Аны хәтта сипкәч агачларны да корыта торган  раундап дигән агу да алмый. Утыйм дисәң дә, чалгы белән чабыйм дисәң дә – куркыныч. Сабак сынганда чәчрәгән суы үзәкләргә үтеп әрни торган җәрәхәткә китерә. Балтырган суы чәчрәгән очракта, тәннең ул урынын кояшка күрсәтергә ярамый, берничә кат чүпрәк белән бәйләп куярга,  йә ул җирне каплый торган кием кияргә кирәк. Балтырган суы кояш нурлары белән  реакциягә кереп, тәндә кабырчыклар барлыкка килә.

 

Ныклап торып тотынсаң, балтырган бирешми торган үсемлек түгел анысы. Ул орлыктан үрчи. Орлык чәчкәнче утап торсаң (көненә 9 см  үскәнен исәпкә алсаң, аны  җәй буена кимендә  6 тапкыр утарга кирәк икән) аннан котылып була,  ди белгечләр. Аның өчен балтырганның 10 сантиметр тирәнлектә урнашкан тамырын казып алырга кирәк. Әнә Эстония, Польша һәм тагын кайбер илләрдә балтырганга каршы дәүләт күләмендә көрәш ачканнар. Аларда бу үсемлектән котылу өчен берничә миллион  доллар акча бүлеп бирелгән.

 

Авыллардагы балтырган плантацияләрен үз күзләрем белән күргәннән соң бу үсемлекне  тулысынча юк  итүләренә нишләптер  ышанычым калмады.

Эльза ХАММАТОВА
Татарстан яшьләре
№ 32 | 13.09.2008
Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (21.10.2008)
Просмотров: 930 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1  
интересная статья...

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0