Четверг, 28.03.2024, 12:21
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

«ДУРАКЛАР АВЫЛЫ» ДИМӘГЕЗ
«ДУРАКЛАР АВЫЛЫ» ДИМӘГЕЗ 

«Без “Безнең гәҗит”тән хезмәт хакы аз булган урыннарга барып, тикшереп язган язманы укыган идек. Моңарчы куркып йөрдек. Яңа Чүриле психо-неврологик интернатта санитарка булып эшлибез. Тәүлек буе җаваплылык безнең өстә, авырулар төрле. “Вредность” бара, ә хезмәт хакы ай саен кими, нинди хәлдер. Августа 3700 сум алган идек, сентябрь аенда квартал премиясе белән бергә 3700 сум бирделәр. Шул премия булмаса, 2872 сум хезмәт хакы булыр иде. Шәймиев акчасын да июль аеннан бирле күргән юк. Беркем берни аңлатмый. Эш урыны да кирәк. Сезнең дөреслек яратучы кеше булуыгызны беләбез, зинһар, ярдәм итсәгез иде. Исемебезне язмаган өчен ачуланмагыз, аноним хатлар да кабул итәбез, дигән идегез. Сау булыгыз. Язуым өчен гафу үтенәм. Бу хатны директорга бирмәгез, зинһар.»

***
Шушы хат эзеннән Яңа Чүрилегә чыгып киттем. Гади авыл түгел бу, чынлап әйтәм. Биредә юл салуны да көзге якка чыккач кына башлап җибәргәннәр дә хәзер халык юлның бер ягыннан икенчесенә чыга алмый озак азаплана. Пычракка батсаң, аягыңны тартып чыгара торган түгел – үзем шундый хәлдә калдым. Мин эзләп килгән Психо-неврологик интернат та башка яклардагы кебек ябык территориядә урнашмаган: авырулар авыл буйлап иректә йөри. Журналист булуымны белгән авыл халкы яныма килеп, кат-кат гафу үтенеп: “Бервакыт “Эфир” каналыннан килеп сюжет төшерделәр, безнең авылны телевизордан “деревня дураков” дип сөйләделәр. Зинһар, сез дә шулай язмагыз инде, монда бит авырулар гына түгел, гади халык та яши”, – дип сорады. 

1956 елда картлар һәм инвалидлар йорты буларак ачылган оешма 1965 елда исә психо-неврологик интернатка әйләнә. Бу интернат бүген дә эшли, бүген дә яши. Анда бар республикабыздан I-II группа инвалидлар, психик авырулар тәрбия күрә. Аларны тәрбияләүдә 180 хезмәткәр катнаша.


ДИРЕКТОР ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ!

Хезмәт хакы турында сөйләшү өчен, туры директор кабинетына кердем. Хатның эчтәлеген бераз ачканнан соң, директор Гарипов Рамил Мансур улы шундый нәтиҗә ясады: “Андый хатны биредә эшләүче акылы булган кеше язмас”.

– Әйе, хезмәт хакы җитми инде ул, аның кайда җиткәне бар?! Медсестралар менә 10 мең 400 сум хезмәт хакы ала. Ашханәдә эшләүчеләр 4 меңнән артык акчага эшли. Иң азы санитарларга эләгә шул – уртача 4716 сум. (Салымнарны тотып калгач, кулга кергән “чиста” акча күпкә азрак, билгеле. – Э.Ф.) Алар айга 7-8 смена эшли. Бер көн эшли дә өч көн ял итә. Хезмәт хакы күләмен көннәр санына бүлсәк, бер тәүлеккә 600 сумнан артыграк чыга. Балта остасы бүген көнен 1000 сумга эшли. Шуларны чагыштырып карыйк. Дөрес, санитаркаларның да хезмәте авыр, ләкин балта тотып эшләү түгел бу. Ничек кенә булмасын, хезмәт хакын мин билгеләп куя алмыйм. Без бит дәүләт бюджетына карыйбыз. Социаль иминият министрлыгы куйган саннар. Хезмәт хакы да өстән билгеләнә. Теләгән очракта да кешенең хезмәт хакын үзлегемнән кисә алмыйм.


Эш урыны эзләп килүчеләр бик күп. Атна саен, кимендә, 5 кеше килә. Моннан бик сирәк кеше генә эштән китә. Яхшырак эш урыны тапкан кешеләргә дә ачуланып калу юк, киресенчә, сөенәм генә.

 Квартал премиясе дигәнегез гел үзгәреп тора. Тикшерү барышында берәр кимчелек табылса, хезмәткәр премиясе киселә. Премия ярты оклад рәвешендә була. Ул өч айга бер генә бирелә. Шәймиев акчасы дигәне берничә ай бирелми торды да әле күптән түгел генә өч айныкын бергә җыеп бирдек. Анысы пластик картага күчерелде”, – диде Гарипов Рамил Мансур улы.

 

Психо-неврологик интернат яңа ел башыннан автоном режимда эшләүгә күчә икән. Бәлки, шунда хезмәт хакы белән хәлләр яхшырыр, дигән өметле сүзләр ишеттем. Кыскартулар булмас дип ышандырдылар. Интернатка яңа бина салып куйганнар. Анысын да куллануга тапшырыр көннәр якынлаша. Гомумән алганда, бу кечкенә “ил” начар яшәми дигән фикердә калдым. Корпуслар буенча сәяхәт вакытында да интернатта ник бер тәртипсезлек күрим. Авыруларның өс-башы чиста, үзләрен авыру да димәссең.

 “Биредә 416 авыру бар. Барысы да 18 яшьтән олылар. Шуның яртысыннан күбрәге урын өстендә ятып авыручылар. Урын өстендә ята икән, үзең аңлыйсың инде: бөтен нәрсәсе астында, мунча кертергә, чәчен алырга да кирәк әле аларның. Күзгә күренми торган вак эше бик күп. Елына 10-15 кеше үлә, аларны тоткан диненә туры китереп, җирләргә дә кирәк”. – Болары да директор сүзләре. 

 Әңгәмә барышында Рамил Мансур улы да: “Эфир” телеканалы белән булган вакыйгалар кабатланмасын иде”, – дип кат-кат кабатлады. Бигрәк үзәкләренә үткән, димәк.

“ЧУМАРАСЫЗ ЭШ”

Мине авырулар белән “таныштырып”, корпуслар буенча баш табиб Вәлиев Фидәил Гани улы озатып йөрде. 


“Мин монда берничә табиб ролен башкарам. Һәр 100 авыруга бер психиатр булырга тиеш дип исәпләгәндә генә дә, бу интернатка 4 табиб булырга тиеш. Ә мин берүзем. Беләсеңме нигә? Чөнки монда эшләүнең “престижы” юк. Башка дәвалау үзәкләреннән аермалы буларак, монда “чумара” да кереп тормый. Шуңа күрә биредә табибларга кытлык. Әле бит психик авырулар алар башка чирләргә дә тиз бирешүчән. Карап торырга гына кирәк. Хезмәт хакымнан зарланмыйм. 17 ел шушында эшлим инде”, – дип сөйләде Фидәил абый. 

Авырулар Фидәил абыйга килеп, әле өйләренә кайтып килергә рөхсәт кәгазе сорый, берсе апасы янына кайтарып җибәрүләрен таләп итә, икенчесенең кай җиредер авыртып тора икән... Корпуска кергән саен аны авырулары чорнап ала.

 – Алар барысын да аңлап сөйләшә. Үзләренә булган мөнәсәбәтне дә сизәләр. Бирегә килеп эләккән күпчелек гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушында яши. Яшәү шартлары яхшы, безгә бик еш эләкми торган сый-хөрмәт тә аларга эләгә. Үзләре гел табиб күзәтүе астында, – ди Фидәил абый.

 Бу кешенең өйләнмәгән булуын да исәпкә алсаң, ул бар гомерен шушы интернатка, биредәге авыруларга багышлаган, дигән уй туа. Һәм бу, чыннан да, шулай!

 САНИТАР ҺӨНӘРЕ НИЧӘ ТИЕН?

Гадәттә, хат язучылар директордан яки башка берәр “нәчәлник”тан зарлана. Ә биредә директорга начар сүз тидерүче булмады. Бары шул хезмәт хакының кимүе генә бераз рәнҗеткән санитаркаларны. Исемнәрен атамыйча гына, алар белән булган әңгәмәдән өзекләр китерәм.
… Аз инде ул. Ай саен кими баруы бөтенләй кәефне төшерә. Менә бу кәгазьләргә кара әле (хезмәт хакы суммасы язылган кәгазьләр. – Э.Ф.), нигә менә минем август аена хезмәт хакы 4257,58 сум чыккан да сентябрь аена квартал премиясе белән бергә 4276, 47 сум чыккан? (Салым тотылып калгач, кулга 3720 сум алганнар. – Э.Ф.)

… Бу хезмәт хакына яшәп буламыни? Минем балалар үстерәсем, утка, газга акча түлисем дә бар... Мин ничек яшәргә тиеш. Ирем дә юк...
… Безгә беркем берни аңлатмый. Ә хезмәт хакы кими бара...
… Тормыш алып бару өчен, ул хезмәт хакы җитми инде. Эше дә күп бит аның. Бу эшне ташлар идең, эш каян табасың. Минем зарланганны директорга әйтмә инде, эштән куар й

… Хезмәт хакы кими, вәт. Башканы әйтмим дә, сорама да...

… Узган айны гына 10лап кеше китте эштән. Шул хезмәт хакы аз булганга инде...

АКЧАНЫ КЕМ САНЫЙ?

Бухгалтер апа янына кереп, хезмәт хакының ни рәвешле кимүгә таба баруын аңлатып бирүен үтендем. Куып чыгармады үзе, аңлата да алды. Хәзер үзем дә хезмәт хакы исәпли алам, ахры... Ә менә үзем өйрәнгәннәрне укучыларга ничек аңлатырга?

 Шунысы шаккатырды: айлык оклад – 1745 сум. Бу сумма смена санына карап билгеләнә. Шуңа “за вредность” дигән сумманы да кушыйк. Стаж, разряд өчен, эшләнгән окладка карап, тагын ничәдер процент өстәлә. Әле шул квартал премиясе булырга мөмкин, “Шәймиев акчасы” һ.б. Менә шуларның барысын бергә җыя торгач, 4200-4500 хезмәт хакы килеп чыга. 

 Ә нигә хезмәт хакы кими диләр соң? Әйтик, алдагы айда син 7 смена эшләдең ди, киләсе айда сиңа 8 смена туры киләчәк. Шулай чиратлаша инде ул. Шулай ук һәр айда билгеләнгән эш сәгатьләре көне бар. Бу – норма. Норманы билгели торган календарь бухгалтер кызда бар, кереп карый аласыз. Норма артып киткән очракта, өстәмә акча түләнә. Ягъни мәсәлән, бәйрәм, ял көннәрендә эшләү югары бәяләнә дигән сүз бу. Мәсәлән, аңлату өчен иң отышлы вариант – гыйнвар ае. Монда иң күп бәйрәмнәр саны. Эш сәгатьләре нормасы башка айларга караганда, календарьда азрак күрсәтелгән. Ләкин санитаркалар шул ук 7-8 сменаны башкара. Аларның күп сменасы ял көннәренә туры килә... Бу айда акчаны ни өчен күп алуыгызны аңладыгыз бугай инде. 

 Менә миңа шулай итеп аңлаттылар. Бәлки, кайсыдыр өлешен аңлап та бетермәгәнмендер, тик акча “киметеп ятучылар” анда күренмәде. Аңлыйсы килгән кешегә аңламаслык түгел. Бухгалтерга бер генә сүзем бар: зинһар өчен, миңа аңлаткан кебек яхшы итеп, санитаркаларга да аңлатсагыз иде.

 ШУЛАЙ ИТЕП, НӘТИҖӘ:
1. Директор үзлегеннән хезмәт хакын киметә алмый, чөнки бу дәүләт бюджеты карамагындагы интернат.
2. Хезмәт хакы кимеми, ә шул килеш тора. Бухгалтерия кәгазьләре шуны сөйли. Бары тик, сез әйтмешли, “Шәймиев акчасы” берникадәр бирелми торган, хәзер анысы да бирелгән икән.
3. Хезмәт хакы яшәү минимумыннан зуррак. Шулай булса да, мин санитаркалар белән бер фикердә килешәм: ул акчага җан асраулары, ай-һай, авыр шул... Хезмәтенә күрә бәясе диярлек тә түгел бит хәтта.

 
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 44 | 05.11.2008


Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (12.11.2008)
Просмотров: 958 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Кадрия ХӘСӘНОВА  
0
Журналистларның кирәклегенә төшендегезме инде, җәмәгать?!
ӘЙЕ, алар эзләүчеләр дә, исбатлаучылар да, гаепләүчеләр дә!
Афәрин, Эльвира! Язма бик уңышлы, мөрәҗәгать итүче сорауларына җавап тапкандыр дип уйлыйм. Чөнки мин дә аны укып, күп кенә кызыклы мәгъләмат тупладым!

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0