Четверг, 28.03.2024, 23:08
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Читтән кайтучылар яшисе "Инеш" авылына кемнәр оялаган?
Читтән кайтучылар яшисе "Инеш" авылына кемнәр оялаган? 

Моннан 15-20 еллар чамасы элек чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез тарихи ватаннарына кайта башлады. Бигрәк тә, Советлар берлеге таркалгач, Урта Азия якларыннан күп кенә татарлар Татарстанга әйләнеп кайтты. Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка союздаш республикалардан кайткан милләттәшләребезнең бер төркеменә Биектау районында җир бүлеп бирелә. Бүген әлеге күчеп кайтучылар авылы “Инеш” исемен йөртә. Хәзер алар ничегрәк көн күрә? Милләттәшләребезне нинди мәсьәләләр борчый?
200 МЕҢ КАЙТУЧЫНЫ КАЙДАН ЭЗЛӘРГӘ? 

“Азатлык” радиосында 12 августта эфирга чыккан түгәрәк өстәл тапшыруында Татарстанга соңгы елларда 200 меңләп милләттәшебезнең күчеп кайтуы турында әйтелгән иде. Аларның бер төркеме Биектау районында Инеш исемле аерым бер яңа авыл булып көн күрә. Яшел Үзән, Алабуга һәм башка районнарда да качаклар һәм күчеп кайтучылар урнаштырылган. Ни кызганыч, матбугатта яки милли җыелышларда читтән кайткан милләттәшләрнең Татарстанда ничек дөнья көтүе турында ишетелгәне юк. Ул 200 мең кеше кая киткән? 

Ата-баба җиренә күчеп кайтып милләттәшләр арасында тамыр җибәрү уңышлы барамы? Азия илләреннән вакытлыча эшкә килүчеләрдән аермалы буларак, алар Татарстанга даими яшәргә кайткан, мондагы халыкның холкын, телен беләләр. Шулай булгач, алар Татарстан өчен чит-ят түгел, ә милләтебезнең газиз балалары. Республиканың демографик хәленә тәэсир итәрлек, ягъни яшь буын үстерерлек гаиләләр хәзер бигрәк тә тансык. Ел саен меңнәрчә кунак эшчегә квоталар бирелгән Татарстан өчен кайтучылар көтеп алынган кадерле кешеләр булырга тиештер. 

Инеш иммигрантлар авылы дип сөйләнгәнгә без аларны эзләп нәкъ менә шул авылга килдек. 

Биектау район үзәгеннән Пермяки авылына таба барганда, сул якка өр-яңа тигез асфальт юл салынган. Бер чакрымлап баргач, төрле зурлыктагы һәм бер-берсенә ошамаган кирпеч йортлар тезелеп китә. Бу авыл бер дә Ингушетиядәге качакларның вакытлы торакларына, палаткаларда гомер итеп урамнарда учакта аш әзерләүчеләр поселогына ошамаган. Көз башында бирегә Мәскәүдәге гомумрусия күчеп кайтучылар вәкилләре килеп, Инешкә бик югары бәя биреп киткән. Авылның үзәгенә кадәр асфальт юл салынган, өйләргә электр уты, газ, телефон кертелгән. Торак йортлар нык, биек. Кайтучылар шундый оҗмах шартларына эләккән тагын берәр урынның булуы шикле диләр. 

Инеш авылы иҗтимагый башлангыч һәм дәүләт ярдәмендә төзелгән. Күчеп кайтучыларны яклау, урнаштыру максаты белән Татар иҗтимагый үзәге 1990 елда “Качакларны яклау комитеты” оештыра. Әлеге оешма әйләнеп кайтучы татарларны бергә туплап урнаштырырга ярдәм итә. 1992 елның июлендә Биектау районы, Пермяки авылы ягыннан җир бүлеп бирелә. 204 гаиләлек авыл төзелә. Анда инешләр күп булганга күрә, авылны Инеш дип атыйлар. 

ТУГАН ИЛЛӘРЕНДӘ СОЛТАНМЫ, ӘЛЛӘ ОЛТАНМЫ? 

Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуың хәерле, ди халык мәкале. Ерактан кайткан кардәшләр Татарстанга юл тотканда, аларның тормышлары җиңел булмаган. Кайдадыр сугыш, кайдадыр чит милләтне кысрыклау, аларны ата-бабалар туфрагына кайтырга мәҗбүр иткән. Күбесенең зур байлыклары юк, йорт җирләрен тиз генә очсыз бәягә сатып, кием-салым, җиһазны Татарстанга контейнерларда озатканнар. Яңа җирдә дөнья көтә башлау җиңел булмаган. Җир табасы, йорт саласы, моның өчен акча юнәтәсе... Һәм шушы мәшәкатьләр әле дә дәвам итә. 

Авыл урамындагы беренче танышыбыз Әлмирә исемле чибәр кыз булды. “Күчеп кайттыгызмы?” дип сорау бирдек. “Әйе” дип җавап биреп, яңа танышыбыз үзләренең өйләренә чакырды. Монда урнашу хәлләрен сөйләүне үзенең әбисе Рәйсә ханымга тапшыруны кулай күрде ул. 

“ҺӘРКЕМ ҮЗ ҖИРЕНДӘ ЯШӘРГӘ ТИЕШ!”

Рәйсә апа Гобәйдуллина гаиләсе белән Инешкә моннан 15 ел элек Таҗикстаннан кайта. Ул үзе Дүшәмбе шәһәрендә туа. Әти-әниләре Самара ягыннан, ә иренең тамырлары Буа якларына барып тоташа. 1993 елда Рәйсә апаның ире Азат Гобәйдуллин аланда төзелә башлаган өйдә берүзе эт баласы белән кыш чыга. Хәзерге коттеджлар белән тулган Инеш урынында ромашка кыры гына була. “Йортны замана үзгәрүнең иң авыр елларында салдык. Качаклар фонды 700 мең сум кредит бирде. Шул акчага 3 машина кирпеч алдык”, – дип сөйли Рәйсә Гобәйдуллина. 

Гобәйдуллиннар гаиләсен Татарстанга нәрсә тартты икән соң? Үзләре теләп кайтканмы, әллә куганнармы? Яисә җаннары тартмаса да, каннары тартканмы? “Дүшәмбедәге “Дуслык” оешмасы җыелышлар үткәрде. Алар безне Татарстанга кайтырга өндәде. Ул вакытта болгавыр чор иде. Дөрес, безне ачыктан-ачык кумадылар. Ә “Һәркем үз җирендә яшәргә тиеш!” дигән өндәмәләр йөрде”, – ди Рәйсә Гобәйдуллина. 

Аның 3 баласы, 4 оныгы бар. Оныклар күрше авыл мәктәбенә җәяү йөреп укыган. Әмма милләттәшләребезне иң борчыганы мәгариф-мәгърифәт кайгысы түгел. “Концертларны телевизордан карыйбыз. Казанны да, Мәскәүне дә...”, – ди Рәйсә Гобәйдуллина. Үзәкләренә үткәне су җитмәү икән. 

“Кайтканнан бирле әлеге мәсьәләнең хәл ителгәне юк. Кыш көне су була. Әмма җәен суга тилмерәбез. Бакчаларга су сибү чорында бигрәк тә. Бер мичкәнең генә суы җитми. Тагын бер скважина казыганнар иде. Анысы бүгенгә кадәр эшләми. Әле Казаннан да комиссия килгән иде. Әмма уңай якка үзгәреш юк”, – дип зарлана Рәйсә Гобәйдуллина. 

Аның Мөнир исемле өйләнмәгән 31 яшьлек улы бар. Мөнир исә эш юклыктан зарлана. “Биектауда да, Пирмякидә дә эш юк. Алар үзләре үк шәһәргә йөреп көн күрә”, – ди ул. 

Безгә урамда очраган яшь кыз Әлмирә Рәйсә Гобәйдуллинаның оныгы икән. Күптән түгел кияүгә чыккан. Хәзер эш юк дип өйдә утыра. 6 ел элек мәктәпне тәмамлаган. Һөнәре буенча социаль хезмәткәр. “Анда аз түлиләр”, – диде ул урыс телендә.

Кыскасы, кайтучылар милләт, мәгърифәт, мәдәният мәсьәләләреннән ерак тора, аларга эш һәм яшәү шартлары, гаделлек кирәк. 

ИНЕШТӘ КӨРӘШ БАРА

Соңгысы бигрәк тә үзәкләренә үтә. Җир бүлү, дәүләттән килгән ярдәм, ссудалар алу гадел һәм кануни булырга тиеш. Әмма монда соңгы вакытта читтән кайтучылар торган саен кими, шәһәрдән килгән хәлле кешеләр урнаша. Аларның аяк терәп сөйләшерлек, үз хокукларын исбатларлык көчләре, танышлары җитәрлек. Кайвакытта үзара тартыш, судка мөрәҗәгать итүләр дә булгалый. Без Казахстан якларыннан әйләнеп кайткан Миңнурый һәм Әлмирә Сәләховаларга таба авылның икенче башына барып чыктык. 

Авыл исеме һәм урам атамалары да язылмаган җирдә монда торучыларны эзләп табу җиңел түгел. Урам чатында милли оешмаларга, редакцияләргә еш килә торган Мансура ханым Зияеваны очраттык. Аның кызына дип алган җиргә теркәү палатасыннан документлары булуга карамастан, Сәләхов дигән кеше суд аша җирне үз исеменә рәсмиләштергән икән. Шул җиргә бура да китереп куйган. Кыскасы, бу бөтенләй башка Сәләховлар. 

“Шушы көннәрдә генә койма корып куйды. Әнә минем тырмалар, ак кирпечләр аунап ята. Аларын суд аша ала алмадым әле. Шул кирпечләр белән иремә кизәнә. “Мин сине, үзбәк, монда үзеңне дә, гаиләңне дә яшәтмәячәкмен”, – дип урысчалатып кычкыра, ди Мансура ханым. Шул вакыт хосусыйлаштырган җиргә машина белән яңа хуҗалар килеп туктады. Машинадан төшүгә ике фотоаппарат белән безне рәсемгә дә төшерә башладылар. Димәк, монда үзара мөнәсәбәтләр шундый кискенлеккә җиткән. 

Мансура ханым 1995 елда Инештә берәүнең җирен сатып ала. Ул вакытта җир өләшүчеләр аңа кишәрлекләр бетте дип әйтә. Ә җир сату бүген дә дәвам итә икән. Биектау районы газетасында район хакимияте исеменнән җир кишәрлекләре сату турында игъланнар чыгып тора. 

Шулай да без үзебез эзләгән Миңнур һәм Әлмирә Сәләховаларны эзләп таптык. Алар Казахстаннан кайтып төпләнгән. Миңнур апаның ире авырып урын өстендә ята. Йорт салган елларда бик каты салкын тидергән икән. Кызы Әлмирә Казанга эшкә йөри. Ни бар, шуңа канәгать булып яши алар. Өйләре инде җылы, тамаклары тук... Читтән кайтучыга тагын ни кирәк? 

АГЫМГА КАРШЫ 

Инеш авылы Пирмяки җирле үзидарәсенә карый. Мондагы хакимият урынына халык мәнфәгатен авыл җирлеге депутаты Светлана Зиннәтова кайгырта. Ул да җир бүлү, сату мәсьәләләренә риза түгел. Аны да иң борчыганы – су проблемасы икән. 

“Тагын бер су савыты булдырдылар. Әмма счетчик куймадылар, утка тоташтырмадылар. Шуның өчен авыл җирлеге рәисенә штраф салып киттеләр. Рәис 3 меңгә эшләргә риза булган кешене су коесына эшкә алырга булды. Әмма шул акчаның 2 меңен халыктан җыярга кушты”, – диде Светлана Зиннәтова. 

ИНЕШ ҖИРЕН САТУ ДӘВАМ ИТҮНЕ ДЕПУТАТ ТА ДӘЛИЛЛИ

“Бүген Инеш халкының яртысыннан күбрәге шәһәр халкы. Күбесе зур урыннарда эшли, танышлары җитәрлек. Инештә үскән кешегә җир бирмиләр, ә шәһәр кешеләренә ни рәвешледер саталар. 1990 елларда Инештә кайтучы гаиләләр саны 90 булса, хәзер алар 10лап кына калды”, – диде Светлана Зиннәтова. Димәк, монда читтән кайтучылар бетеп бара. Моңа хәтта Мәскәүдән килгән комиссия дә игътибар иткән. Кайтучылар авылымы бу, әллә коттеджчылар шәһәреме? 

Авыл уртасыннан үтүче юлны да биш кишәрлеккә бүлеп саттылар, ди Светлана Зиннәтова. Бу турыда ул Биектау районы прокуратурасына хәбәр итә. Шушы көннәрдә генә анда бернәрсә дә төзелми дигән хат килеп төшә. Ә чынлыкта бу урында инде кемдер төзелеш башлый, нигезләр дә барлыкка килгән. Әлеге юлдан су һәм газ юлы да үтә икән. 

Кайбер урамнарда ут баганалары да юк. Светлана Зиннәтовага аларны 2010 елда булдырачакбыз дип хәбәр иткәннәр. Баксаң, мондый буш вәгъдәләр 2000 елдан бирле дәвам итә икән. 

БУ ИНДЕ БАШКА ИНЕШ 

Хәзер Инеш читтән кайтучы татарлар оя корган җир түгел. Монда милләт язмышын кайгырту сизелми. 200дән артык гаилә яшәгән авылда клуб, мәктәп, мәчет тә юк. Балалар күрше Пермяки авылына йөреп укый. Дөрес, мәктәп ачарга дигән карар бар. Әмма гамәлдә ул күренми әле. Мәчет салырга да җир бүлеп бирелгән була. Ләкин анда да каршылыклар булырга мөмкин, чөнки җирләрне һәрдаим сатып торалар. Менә шулайрак яши туган җиргә әйләнеп кайткан татарлар... Мәктәпсез, мәдәниятсез, мәчетсез... Кыскасы, татарча түгел.

Саша ДОЛГОВ,

Казан-Биектау-Инеш-Казан

(“Азатлык” радиосы ярдәмендә)


Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (03.12.2008)
Просмотров: 1248 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Lettice  
0
That's a knowing answer to a diffiulct question

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0