Пятница, 19.04.2024, 00:06
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Кулларына сугарга вакыт
КУЛЛАРЫНА СУГАРГА ВАКЫТ

Узган елның ноябрь аенда өченче класслы бодайның бер килограммы 5 сум 60 тиен, арыш 4 сум 30 тиен, сөт 11-12 сумнан сатыла иде. Бүгенге бәяләр бермә-бер түбән. Тик моңа карап кибет киштәләрендә зур үзгәрешләр сизелми. Ипигә бәяләр төшкән очракта да сумнарга түгел, тиеннәргә кими. Ә кайберәүләр дәшми-тынмый гына бәяне арттыру юлларын эзли.

Югыйсә, гап-гади арифметика. Ипи пешерүче ашлыкны ике-өч тапкырга арзанракка сатып ала икән, ипигә бәя дә сизелерлек кимергә тиеш.

 

Белгечләр раславынча, ипи бәясендә ашлыкның өлеше 22-25 процент кына тәшкил итә. Ярты килограммлы батон пешерү өчен 400 грамм ашлык кирәк икән. Бодайның бер тоннасын элеккеге елларда 9 мең 500 сумга сатып алганда да, 400 граммлы батон пешерүгә киткән ашлык 3 сум 80 тиен торган. Россия буенча бүген 1 тонна ашлык уртача хәтта 5 мең 500 сум. Димәк, бер батон пешерү өчен 2 сум 30 тиенлек ашлык кирәк. Аерма 1 сум 50 тиен килеп чыга. Шулай булгач, батон бәясе ким дигәндә менә шушы суммага арзанаерга тиеш. Тик, ни кызганыч, безнең илдә бәяләрне контрольдә тотарга тиешле дистәләгән оешмалар эшләп килсә дә, бу мәсьәлә әлегәчә конкрет хәл ителгәне юк. Кесәләре калыннарның ипи бәяләренә әллә ни исләре китми, ә ярлы-ябагайның аһ-зарларын кем дә ишетми.

 

Үзләренә әз генә кыенлык килсә дә чаң сугарга әзер ипи пешерүчеләр дәшми дә дәшми инде. Зуррак табыш алып эшләү кемгә комачау итсен. Ә бит дәүләт ипи пешерүчеләргә авырлык килә башласа һәрчак ярдәм кулын суза. Узган ел Россия буенча онга бәя кинәт күтәрелә башлагач та шулай булды. Ипигә бәяләрне күтәрмәсеннәр дип, Татарстан Хөкүмәте, 200 мең тоннадан артык ашлыкны махсус фондка туплап, яңа уңышка кадәр бөртеклеләрне ипи пешерүчеләргә иске бәядән бирде. Нәтиҗәдә Татарстанда ипи һәм икмәк продукцияләренә бәя тотрыклы кала алды.

 

Икмәк пешерү сәнәгате генә дәүләтнең бу игелекле гамәленә рәхмәт әйтү йөзеннән ипигә бәяләрне төшерергә ашыкмый.

 

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да соңгы елларда иң мул уңыш җыеп алынды. Ил амбарлары бүген ашлык белән шыгрым тулы. Чит илләргә сатарга да мөмкинлек бар. Нәтиҗәдә, соңгы елларда беренче тапкыр ипигә бәяләрне сизелерлек күләмдә төшерергә мөмкинлек ачылды. Халыкны ипи һәм икмәк продукцияләре белән тәэмин итүчеләр, нефть эшкәртүчеләр кебек, Россия Федерациясенең монополиягә каршы көрәш хезмәте килеп тиешле тәртип урнаштырганны көтә бугай.

 
Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 239 | 19.11.2008


Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (19.11.2008)
Просмотров: 903 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0