Суббота, 27.04.2024, 06:02
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 57
Показано материалов: 11-20
Страницы: « 1 2 3 4 5 6 »

Бүген берәүгә дә җиңел түгел. Аеруча авыл җирендә яшәүчеләргә авырга туры килә. Эшләп тапканның бәясе юклыгы да үзәккә үтә. Адым саен гаделсезлек, җитешсезлекләрдән җаны әрнегәннәр кулына каләм ала. Пай җирләрен арендага алучылар үз вәгъдәләрен үтәмәгәндә, хезмәт хакы түләнмәгәндә тагын ни эшләргә кала? Өстәвенә халык ышанычын аклыйсы урында кайбер түрәләрнең иң элек үз мәнфәгатьләре турында кайгыртып яшәве үзәкне өзә. 

Ватан тат | Просмотров: 1050 | Добавил: awilim | Дата: 12.06.2009 | Комментарии (0)

Балачактан көтү каршылау хәтергә кереп калган. Иң элек, тузан уйнатып, сарыклар кайта. Бала-чага адашып калган бәтиләрне эзләргә чыгып йөгерә. Озак та тормый, акрын гына атлап, сөтлебикәләр дә күренә. Кичке сәгать 6 белән 7 арасында авыл шау-шуга күмелеп ала. 
Башкалар | Просмотров: 1631 | Добавил: awilim | Дата: 12.06.2009 | Комментарии (0)

Авылларга командировкага барган саен, көчкә-көчкә тормыш сөйрәүче халкын жәлләп кайтам. Бигрәк тә кечкенә авыллардагы эшсезлек, хәерчелек эчне пошыра. Батырып эшләрлек ирләр, шабашка көтеп, диванда сузылып ята, эчүгә сабыша – коточкыч! Гөрләп торган, кинәнеп яшәгән авылларның да җаны тыныч түгел. Алары киләчәктә эшсез калудан дер калтырап тора.

Безнең гәҗит | Просмотров: 1563 | Добавил: awilim | Дата: 12.06.2009 | Комментарии (0)

Татарда бик акыллы бер әйтем бар: “Кычытмаган җирне кашыма”. Черномырдинча әйтсәк, “Яхшы булсын дип эшлисең, һәрвакыттагыча килеп чыга”. Гомер буе үзләрен авылда яшибез дип санаган Балтач халкы 2004 елда шәһәрдә тора башлаганнарын газеталардан укып белә. Нигә шулай дигән сорауга җавап биреп мәшәкатьләнүче булмый. Сталинча, “Жить стало лучше, жить стало веселее” дип әйтер идең, бернинди сәбәп юк. Бер агай әйткәнчә, Норма ягыннан керсәң дә, шул Балтач, Казан ягыннан керсәң дә – шул Балтач.

Безнең гәҗит | Просмотров: 2248 | Добавил: awilim | Дата: 12.06.2009 | Комментарии (1)

– Соңгы вакытта авылда яшәүче халык сыерын бетерә башлады. Безнең 180 хуҗалыклы авылда моннан берничә ел элек 220 баш сыер бар иде, хәзер 70кә калды, – ди Биектау районыннан килеп Казан базарында сөт ризыклары белән сату итүче Сания әби. – Хезмәт урыны булган яшьләр сыер асрарга теләми. 6,5 сумнан хөкүмәткә сөт сатып, файдасы калмый. Өч сыер асрыйбыз. Әле ярый авыл Казанга якын, базар эшләп тора.
Ватан тат | Просмотров: 1025 | Добавил: awilim | Дата: 12.06.2009 | Комментарии (0)

Безнең авылга ни булган? (юмореска)
Башкалар | Просмотров: 1027 | Добавил: ayzat | Дата: 30.03.2009 | Комментарии (1)

Сибирские татары из Бёгрюделика проживают теперь не только в Турции, но и в Западной Европе, куда они попали в процессе рабочей эмиграции, начиная с 60-х годов. В Мюнхене осели только две семьи, а большинство из них живет в Дании; в Копенгагене есть даже общество татар из Бёгрюделика. Некоторые из гастарбайтеров вернулись в Бёгрюделик, так что у меня была возможность поболтать по-немецки с одним из жителей.

Башкалар | Просмотров: 2677 | Добавил: ayzat | Дата: 26.03.2009 | Комментарии (1)

20 февральдә Әтнә районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең пленар утырышы булды. Анда 2008 елда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм финанс-икътисадый кризис шартларында агросәнәгать комплексының нәтиҗәле эшен оештыру хакында фикер алыштылар. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, район башлыклары катнашты.
Башкалар | Просмотров: 1094 | Добавил: awilim | Дата: 03.03.2009 | Комментарии (1)

Авыл халкының мәчеткә йөрми торган өлеше, гадәттә, дин тотучыларга шикләнебрәк, яратмыйчарак карый. Алар, янәсе, тегенди-мондый булган; элек эчеп, азып-тузып йөргән бөтен кеше мулла булып бетте, имеш. Болай фикер йөртә башласаң, мәчеткә берәү дә кермәскә тиеш булып чыга. Чөнки җитмеш ел буе диннең тамырына балта чабып торган илдә туган, үскән кешеләрнең кайсы гына тәкъва булып кала алды икән? Алласыз система һәммәсен сүгенергә, эчәргә, урлашырга, зина кылырга өйрәтте.
Тат яшь | Просмотров: 1464 | Добавил: awilim | Дата: 18.02.2009 | Комментарии (0)

“Әни, авылга кайтасым килә!!!” Өйгә шалтыратсам, һәр сөйләшү шул дүрт сүздән башлана. Журналистика факультетына укырга кергән һәрбер беренче курс “баласы”ның иң беренче язган язмалары шул хакта инде, аңлыйм. Ә миңа һаман ни җитми, аңламыйм! Минем өчен күптән актуальлеген югалткан тема булырга тиеш тә бит… 
Безнең гәҗит | Просмотров: 2330 | Добавил: awilim | Дата: 03.12.2008 | Комментарии (1)

Меню сайта

Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0