Пятница, 26.04.2024, 20:41
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 57
Показано материалов: 41-50
Страницы: « 1 2 3 4 5 6 »

Авылда һәр эшнең үз вакыты бар. Күп булса үтәр ике-өч атна вакыт, инде уракка төшәр чак җитәр. Ә бүген исә печән өсте. Шагыйрь Сибгат Хәким әйтмешли, башка берни дә кирәкми, үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм...

Ватан тат | Просмотров: 1115 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

 Республикабыздагы аграр проект һәм максатчан программа кысаларында бүген авыл җирендә яшәүче 28 мең кешегә 5 млрд.сумга якын кредит бирелде. Республика күләмендә алып караганда уртача 100 крестьян хуҗалыгының 7се кредит алган. Апас районында йөз кешенең 20се алса, Минзәлә, Теләче, Арча, Балтач, Кайбыч һәм Кукмарада – 13-19 кеше. Ә Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Биектау, Әлмәт, Чүпрәле, Азнакай районнарында 100 кешенең нибары 1-3се генә кредит алу бәхетенә ирешкән.
Тат яшь | Просмотров: 922 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

Июль ае – бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән чор. Бу вакытта уңган хуҗабикәләр берсеннән-берсе тәмле җиләкләрдән ниләр генә әзерләми. Әйдәгез, бергәләп төрле рецептларны караштырыйк әле. Кем белә, бәлки безнең киңәшне тотып әзерләнгән кайнатмалар иң тәмлесе булыр…

 

Киңәш | Просмотров: 2386 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

Умарталыкта эш муеннан. Тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Аллага шөкер, кортларыбызның кәефе яхшы. Бу көннәрдә ару-талуны белмичә һәр чәчәк керфегенә кунып, чәчәк серкәсе, ягъни чәчәк комы (перга) ташыйлар. Бу аларга балаларына ашатырга кирәк.

 

Ватан тат | Просмотров: 1505 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

Бүген Россия – икъдисадый яктан үсә баручы илләрнең берсе. Әмма заманча белемле кадрларга кытлык кичерә. Бигрәк тә, урта һөнәри белемле яшьләр аз. Ник дигәндә, барыбызның да акча түләп булса да, югары уку йортында белем аласы килә.

Ватан тат | Просмотров: 695 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

Ничә яшьтә булуыңа карамастан, Сабантуйлар вакытында күңел бер дулкынланып ала. “БГ” да үзенең язмалары белән әллә кайчан булган, онытыла башлаган хатирәләрне күңелдә кабат яңарта. Һәр кешенең үзе өчен генә кадерле, кабатланмас Сабан туе була торгандыр. Минем дә бар ул мәңгелеккә йөрәккә кереп калган Сабантуем
Безнең гәҗит | Просмотров: 725 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

Бүген армия хәсрәт урыны итеп кабул ителә. Газеталар шул хакта яза, телевизор һаман шуны күрсәтә, радио гел әлеге афәтне “чәйни”. Файдасы бармы? Юк! Булса, гел бер үк “басу” сукаланмас иде. Ул теманың актуальлеге дә ташка үлчим бит инде хәзер. Табутта кайткан солдат белән укучыны шаккаттырам димә. Чөнки бар газетада да әлеге дә баягы хәбәр. Ә ул бала кемнеңдер газизе, йөрәк парәсе, шатлыгы-юанычы. Инде менә кайгысы да... Гомер буена бетмәслек кайгысы.

Безнең гәҗит | Просмотров: 2100 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

Әлеге язманы дөреслек эзләп язарга мәҗбүр булдым. Шулай да бүген дөреслекне табып булырмы икән? Гомумән, кайда соң ул? Беркем беркемне ишетергә теләми, җитәкчеләр бүгенге халыкны бар дип тә санамый, һәрберсе үзе өчен генә яшәп ята. Авыл җирендә хәлләр бигрәк тә мөшкел, эшсезлек хөкем сөрә. Паркта булган техника киселеп металлоломга озатыла. Менә безнең Апас районы Чирмешән авылы да шундыйлар рәтендә.

 

Безнең гәҗит | Просмотров: 1619 | Добавил: awilim | Дата: 09.07.2008 | Комментарии (0)

Аның "Тормыш мизгелләре" дип исемләнгән китабы бер тын белән укыла. Шулкадәр таныш, күңелгә якын мизгелләр. Урыны-урыны белән әллә соң бу юллар үзем турында язылганмы, дип тә уйлап куясың.

Ватан тат | Просмотров: 1494 | Добавил: awilim | Дата: 07.07.2008 | Комментарии (0)

   Авыл кешесенең шәхси хуҗалыктан булган төп кереме – сөттән. Илкүләм проектлар биргән мөмкинлектән файдаланып алган ташламалы кредитларны да башлыча сөт сатып түләргә өметләнүчеләр шактый. Соңгы ике елда хуҗалык ишегалларында савым сыерларның баш саны җитмеш меңгә арта. Икешәр-өчәр, хәтта күбрәк тә сыер асраучылар белән кемне дә гаҗәпләндереп булмый хәзер. Әмма, ачыктан-ачык сәбәпләре булмый торып, март аеннан сөт кабул итү бәяләренең түбән тәгәрәве халыкта зур борчылу тудыра.

Ватан тат | Просмотров: 724 | Добавил: awilim | Дата: 27.06.2008 | Комментарии (0)

Меню сайта

Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0