Четверг, 28.03.2024, 21:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 57
Показано материалов: 31-40
Страницы: « 1 2 3 4 5 6 »

 Газетабызның 16 июль санында “Инвесторлар килгәч, авыл бетте” дип исемләнгән мәкалә чыккан иде. Икенче көнне үк телефон шалтырады. – Мин бу хуҗалыкның баш бухгалтеры, андагы язганнар чеп-чи ялган. Ник тикшерелмәгән фактлар яздыгыз. Берсе дә дөрес түгел бит. Нәрсә, балалар бетә дип, инвестор бала ясарга тиешме инде авылда? – дип тетмәбезне тетеп атты ул. – Болай булгач, килербез, очрашырбыз. Әгәр бар да шәп, ялгыш мәкалә бастырганбыз, авылыгыз гөрләп яши икән, сөенә-сөенә гафу үтенербез, – дидем. Һәм без редакциябез хатасын төзәтергә юлга чыктык. Төзәтә алдыкмы без аны? Бу язмабыз шул хакта. 
Безнең гәҗит | Просмотров: 2468 | Добавил: awilim | Дата: 16.08.2008 | Комментарии (1)

Авыл җирендә эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү максатыннан Россия күләмендә махсус программа кабул ителде. Әлеге программа гамәлгә кергәннән соң сала җирендә яшәүче бик күпләр үзләренең торак шартларын яхшырта башлады.

Ватан тат | Просмотров: 782 | Добавил: awilim | Дата: 12.08.2008 | Комментарии (0)

Балалар бакчасы ремонтка ябылгач кызымны һичъюгы берәр айга дип авылга кайтарып куярга туры килде. “Бик әйбәт, – дип тынычландырды мине танышларым. – Авылда үсеп, тазарып килер. Анда сөте, каймагы, эремчеге, дигәндәй. Күкәе, ите, мае...” Белмим, ул танышларым кайсы якның кайсы заман авылы турында сөйлиләрдер, миңа кызыма ашатырга дип күкәй белән сөттән кала барлык ризыкны Казаннан ташырга туры килде.
Матбугат ру | Просмотров: 2482 | Добавил: awilim | Дата: 06.08.2008 | Комментарии (0)

  Кеше туа, яши һәм үлә. Әсәр башлана, проблема үстерелә һәм чишелә. Авыл туа, күтәрелә һәм юкка чыга. Бу – тормыш принцибымы? Алар барысы да шул закончалык буенча гына яшәргә тиешме? Әйтик, әсәр тормышы ул язылганнан соң да дәвам итә бит, авыл әллә ничә буын кеше тормышын үз эченә ала. Бу шулай булырга тиеш тә кебек. Бүген каршымда – бер кеше тормышын да яшәп бетермичә, үлем түшәгендә ятучы АВЫЛ.

Безнең гәҗит | Просмотров: 2097 | Добавил: awilim | Дата: 06.08.2008 | Комментарии (0)

Әледән-әле яңгырлар явып үтүгә карамастан, республикада урып-җыю эшләре тукталмый. Нурлат районында игеннәрнең уннан бер өлеше, Алексеевск районында 6 проценттан артыграгы урып-суктырылган. Һава торышы никадәрле генә комачауларга маташса да, Чирмешән (5,8 процент), Чистай (5,6 процент) һәм башка кайбер район хуҗалыкларында эшләр оешкан төстә бара.

Ватан тат | Просмотров: 797 | Добавил: awilim | Дата: 05.08.2008 | Комментарии (1)

 

Уракка төшкәч, беренче сугылган ашлыкны кабул итү тантаналары гадәттә элеватор янында үтә. Ә менә Актаныш районы күмәк хуҗалыкларыннан килгән тәүге автомобильләр олавы хакимият бинасы янына җыелды быел. Чөнки күптән түгел районга кергән инвестор белән аңлашылмаучанлык килеп чыгуы сәбәпле, Актаныш элеваторына ( инде ул – яңа хуҗалар милке) район кырларында җыеп алынган быелгы уңышны кабул итү буенча килешүгә ирешә алмаганнар якташлар. Нәти­җәдә, Актаныш игенчесе ел дәвамында тир түгеп үстер­гән хезмәт җимешен Башкортстанның Илеш районындагы Андреевка һәм Бакалы элеваторларына сатарга мәҗбүр.

Ватан тат | Просмотров: 1101 | Добавил: awilim | Дата: 05.08.2008 | Комментарии (0)

Хәтерләсәгез, шул елларда авылларда баллонлы газ пәйда булды, чишмә суы капка төпләренә торбадан агып килә, һәр авылда диярлек көнкүреш комбинатлары пәйда булып, авыл кешесе дә анда телевизорын, суыткычын төзәтә, хәтта кием тектерә, чәч матурлый башлады. Ул һәр авылда мәктәп, медпункт, дистәләгән салага бер участок хастаханәсе булу турында әйтеп тә торасы юк инде. Иң мөһиме – авыл кешесе акчага тиенде ул елларда. Халыкта көнкүреш техникасы, мотоцикл, машина пәйда була башлады. Тик бу рәхәт, иртәгәге көнгә ышаныч, өмет озакка бармады, үзгәртеп коруларның шаукымы, га­дәттәгечә, иң беренче чиратта авылга китереп сукты.
Ватан тат | Просмотров: 905 | Добавил: awilim | Дата: 15.07.2008 | Комментарии (0)

Авыл хуҗалыгын үстерүне алга сөргән илкүләм проект үтәлешенә кагылышлы хисап тотуларга, агросәнәгатькә бюджеттан агылган суммаларга, авыл кешесе өчен һәртөрле ташламалы кредит программаларына карап фикер йөртсәң, авыл халкыннан да мул һәм рәхәт яшәүче юктыр кебек. Әлеге дә баягы, бу тармакта да алдынгылардан саналган Татарстан авыллары турында әйтүем, чөнки башка төбәкләрдәге авыллар хәле турында хәбәрдарлыгым җитәр-җитмәс кенә.

Тат яшь | Просмотров: 1023 | Добавил: awilim | Дата: 10.07.2008 | Комментарии (0)

Җәйге чорда сөтне тапшыру үзе бер газап: аны суытырга, икенче көн иртәнгә кадәр сакларга, җыючының килгәнен саклап торып тапшырырга кирәк. Кайбер көннәрдә бөтен авылның сөте әчергә дә мөмкин. Ул көнне сөтең җиргә түгелде дигән сүз. Сөт тапшыру хикмәтләрен язсаң, үзе бер тамаша, язып тормыйм инде монысын.

Тат яшь | Просмотров: 855 | Добавил: awilim | Дата: 10.07.2008 | Комментарии (0)

Еш кына, хөкүмәт безне талый, дип зарланырга яратабыз. Хөкүмәттән дә үткә­реп, үзебез бер-беребезне талыйбыз икән! Бәяләрне көнләп түгел, сәгатьләп арттыручы (төзелеш материалларына бәяләр кышкы чордагыдан иң кимендә ун процентка артты) арадашчылар – алыпсатарлардан башлап, көненә өч мәртәбә туй сыенда кунак булучы төзүчеләргә кадәр җай чыкканда акчаны мөмкин кадәр каерып калырга тырыша.
Ватан тат | Просмотров: 742 | Добавил: awilim | Дата: 10.07.2008 | Комментарии (0)

Меню сайта

Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0