Каталог статей
В категории материалов: 19 Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 »
Сортировать по:
Дате ·
Названию ·
Рейтингу ·
Комментариям ·
Просмотрам
Соңгы вакытларда авылларның аянычлы хәле турында сөйләүчеләр һәм язучылар сафы ишәйгәннән-ишәя бара. Иң кызыгы да шунда: «остаручыларның» башында, шушы юлларның авторы кебек үк, авылдан шәһәргә «тайган»нар тора. Ни кызганыч, авылдагы проблемаларны һәрберебез белсәк, үз җилкәбездә татысак, ишетеп-күреп шаккатсак та, татар өчен ул киләчәктә тагын да зуррак борчу-кайгыга әверелергә мөмкин. Бигрәк тә тел мәсьәләсендә.
Адәм баласы үзенә нәрсә кирәген беркайчан тәгаен генә белмәс, ахрысы. Һаман нәрсәдәндер канәгать түгел, нәрсәдер җитми, нидер эзли, таба, югалта, үкенә… Тормыш ич инде бу, дияр кайберәүләр, ниемә дип аптырыйсың? Тормыш икәнен мин дә беләм. Тик кайчакта бу каршылыклар, контраст шулкадәр "чәчрәп" тора, хәтта кызык булып китә.
"Республикада иң эре инвесторларның берсе "Вамин-Татарстан"ны эшләүчеләргә үз вакытында хезмәт хакы түләмәгән өчен судка биргәннәр. Кайбер урыннарда әлеге компания хезмәт хакы урынына үзләрендә җитештерелгән продукция белән түли. Ахыр чиктә "Вамин-Татарстан" Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан судка бирелгән". Соңгы вакытта редакциягә килеп ирешкән хәбәрләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Язмышларын "Вамин-Татарстан" белән бәйләгән кешеләр яңадан да эшсез калмаслармы? Әлеге сораулар газета укучыларыбызны да борчый.
Бүген берәүгә дә җиңел түгел. Аеруча авыл җирендә яшәүчеләргә авырга туры килә. Эшләп тапканның бәясе юклыгы да үзәккә үтә. Адым саен гаделсезлек, җитешсезлекләрдән җаны әрнегәннәр кулына каләм ала. Пай җирләрен арендага алучылар үз вәгъдәләрен үтәмәгәндә, хезмәт хакы түләнмәгәндә тагын ни эшләргә кала? Өстәвенә халык ышанычын аклыйсы урында кайбер түрәләрнең иң элек үз мәнфәгатьләре турында кайгыртып яшәве үзәкне өзә.
– Соңгы вакытта авылда яшәүче халык сыерын бетерә башлады. Безнең 180 хуҗалыклы авылда моннан берничә ел элек 220 баш сыер бар иде, хәзер 70кә калды, – ди Биектау районыннан килеп Казан базарында сөт ризыклары белән сату итүче Сания әби. – Хезмәт урыны булган яшьләр сыер асрарга теләми. 6,5 сумнан хөкүмәткә сөт сатып, файдасы калмый. Өч сыер асрыйбыз. Әле ярый авыл Казанга якын, базар эшләп тора.
Узган елның ноябрь аенда өченче класслы бодайның бер килограммы 5 сум 60 тиен, арыш 4 сум 30 тиен, сөт 11-12 сумнан сатыла иде. Бүгенге бәяләр бермә-бер түбән. Тик моңа карап кибет киштәләрендә зур үзгәрешләр сизелми. Ипигә бәяләр төшкән очракта да сумнарга түгел, тиеннәргә кими. Ә кайберәүләр дәшми-тынмый гына бәяне арттыру юлларын эзли.
Республикада
мәктәпләрне оптимальләштерүне көтмичә, җәяүләп күрше авылга укырга йөри
торган укучылар да бар. Кем өчендер гаҗәп тә түгелдер бу. Чөнки бездә
җәяүле белем эстәүчеләр болай да аз түгел. Тәтеш районында гына узган
уку елында андыйлар 200ләп исәпләнгән. (Республика буенча Мәгариф һәм
фән министрлыгында мондый мәгълүмат юк, диделәр). Авылларда башлангыч
яки урта мәктәпләр булмаганга, автобус бирелмәгәнгә шулай җәфа чигәргә
туры килә. Шуңа да карамастан, әлеге "икенче сортлы" балаларда сыйфатлы
белем алу теләге бик көчле. Кече Тархан һәм Югары Тархан укучыларының
заманнан калышмаган, белемле яшьләр булып тәрбияләнәселәре килә икән.
Авыл җирендә эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү максатыннан Россия күләмендә махсус программа кабул ителде. Әлеге программа гамәлгә кергәннән соң сала җирендә яшәүче бик күпләр үзләренең торак шартларын яхшырта башлады.
Әледән-әле яңгырлар явып үтүгә карамастан, республикада урып-җыю эшләре тукталмый. Нурлат районында игеннәрнең уннан бер өлеше, Алексеевск районында 6 проценттан артыграгы урып-суктырылган. Һава торышы никадәрле генә комачауларга маташса да, Чирмешән (5,8 процент), Чистай (5,6 процент) һәм башка кайбер район хуҗалыкларында эшләр оешкан төстә бара.
Уракка төшкәч, беренче сугылган ашлыкны кабул итү тантаналары гадәттә элеватор янында үтә. Ә менә Актаныш районы күмәк хуҗалыкларыннан килгән тәүге автомобильләр олавы хакимият бинасы янына җыелды быел. Чөнки күптән түгел районга кергән инвестор белән аңлашылмаучанлык килеп чыгуы сәбәпле, Актаныш элеваторына ( инде ул – яңа хуҗалар милке) район кырларында җыеп алынган быелгы уңышны кабул итү буенча килешүгә ирешә алмаганнар якташлар. Нәтиҗәдә, Актаныш игенчесе ел дәвамында тир түгеп үстергән хезмәт җимешен Башкортстанның Илеш районындагы Андреевка һәм Бакалы элеваторларына сатарга мәҗбүр.
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0