Каталог статей
В категории материалов: 19 Показано материалов: 11-19 |
Страницы: « 1 2 |
Сортировать по:
Дате ·
Названию ·
Рейтингу ·
Комментариям ·
Просмотрам
Хәтерләсәгез, шул елларда авылларда баллонлы газ пәйда булды, чишмә суы капка төпләренә торбадан агып килә, һәр авылда диярлек көнкүреш комбинатлары пәйда булып, авыл кешесе дә анда телевизорын, суыткычын төзәтә, хәтта кием тектерә, чәч матурлый башлады. Ул һәр авылда мәктәп, медпункт, дистәләгән салага бер участок хастаханәсе булу турында әйтеп тә торасы юк инде. Иң мөһиме – авыл кешесе акчага тиенде ул елларда. Халыкта көнкүреш техникасы, мотоцикл, машина пәйда була башлады. Тик бу рәхәт, иртәгәге көнгә ышаныч, өмет озакка бармады, үзгәртеп коруларның шаукымы, гадәттәгечә, иң беренче чиратта авылга китереп сукты. |
Еш кына, хөкүмәт безне талый, дип зарланырга яратабыз. Хөкүмәттән дә үткәреп, үзебез бер-беребезне талыйбыз икән! Бәяләрне көнләп түгел, сәгатьләп арттыручы (төзелеш материалларына бәяләр кышкы чордагыдан иң кимендә ун процентка артты) арадашчылар – алыпсатарлардан башлап, көненә өч мәртәбә туй сыенда кунак булучы төзүчеләргә кадәр җай чыкканда акчаны мөмкин кадәр каерып калырга тырыша. |
Авылда һәр эшнең үз вакыты бар. Күп булса үтәр ике-өч атна вакыт, инде уракка төшәр чак җитәр. Ә бүген исә печән өсте. Шагыйрь Сибгат Хәким әйтмешли, башка берни дә кирәкми, үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм... |
Умарталыкта эш муеннан. Тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Аллага шөкер, кортларыбызның кәефе яхшы. Бу көннәрдә ару-талуны белмичә һәр чәчәк керфегенә кунып, чәчәк серкәсе, ягъни чәчәк комы (перга) ташыйлар. Бу аларга балаларына ашатырга кирәк.
|
Бүген Россия – икъдисадый яктан үсә баручы илләрнең берсе. Әмма заманча белемле кадрларга кытлык кичерә. Бигрәк тә, урта һөнәри белемле яшьләр аз. Ник дигәндә, барыбызның да акча түләп булса да, югары уку йортында белем аласы килә. |
Аның "Тормыш мизгелләре" дип исемләнгән китабы бер тын белән укыла. Шулкадәр таныш, күңелгә якын мизгелләр. Урыны-урыны белән әллә соң бу юллар үзем турында язылганмы, дип тә уйлап куясың. |
Авыл кешесенең шәхси хуҗалыктан булган төп кереме – сөттән. Илкүләм проектлар биргән мөмкинлектән файдаланып алган ташламалы кредитларны да башлыча сөт сатып түләргә өметләнүчеләр шактый. Соңгы ике елда хуҗалык ишегалларында савым сыерларның баш саны җитмеш меңгә арта. Икешәр-өчәр, хәтта күбрәк тә сыер асраучылар белән кемне дә гаҗәпләндереп булмый хәзер. Әмма, ачыктан-ачык сәбәпләре булмый торып, март аеннан сөт кабул итү бәяләренең түбән тәгәрәве халыкта зур борчылу тудыра. |
Авылда… чүп өсте
Авылда печән өсте, урак өсте дигәннәрен ишеткән бар иде, монысы тагын нәрсә дисезме? Бар ул, җәмәгать, авылда чүп өсте дигән вакыт та бар. Махсус исем белән генә йөртелми ул. Юкса, үзен декада дисәң дә була, айлык дисәң дә.
|
Авылда җирле каналларны карау өчен аерым телевизор кирәк. Чөнки берьюлы 20-30 канал күрсәтергә сәләтле булган “тәлинкә” “Яңа гасыр”ны тотмый. Ә иярченле телевидение аша мәхәббәт кинолары йә спорт карарга ияләшкән авыл халкына “үзебезнекеләр”гә дә күз салу өчен өстәмә телевизор сатып алып, аңа гадәти антенна тоташтырасы гына кала. |
|
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|