Суббота, 20.04.2024, 18:04
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

“Үзең булып кал!”
“Үзең булып кал!” 

“Әни, авылга кайтасым килә!!!” Өйгә шалтыратсам, һәр сөйләшү шул дүрт сүздән башлана. Журналистика факультетына укырга кергән һәрбер беренче курс “баласы”ның иң беренче язган язмалары шул хакта инде, аңлыйм. Ә миңа һаман ни җитми, аңламыйм! Минем өчен күптән актуальлеген югалткан тема булырга тиеш тә бит… 

Казанга килүемә бишенче ел. Ә күңел гел авыл ягына каера. Әйтерсең, анда мине биш куллап көтеп торган кеше бар. Җитмәсә, күршедәге бүлмәгә беренче курс кызларын керттеләр. Керәләр дә елыйлар, керәләр дә елыйлар. Сагыналар, имеш. Әйтерсең, мин генә бер таш бәгырь утырып калганмын! Аларга кушылып еларга да ярамый – үз дәрәҗәңне төшереп булмый бит инде. Бишенче курс булуыңны истә тотып, һәрчак нык булып яшәргә кирәк. Алар чыгып киткәч, күпме кирәк үкер шунда! Хәер, аннары инде елыйсы килү дә бетә!

Беренче курска килгәч тә, “лутчы кайтып сыер савам” мин дип, авылга кайтып киткәнемне хәтерлим. Дүшәмбе җиткәч үк, елый-елый, кире Казанга юл тоттым. 11 ел буе бишлегә укыган башың белән сыер саварга барып булмый бит инде, классташларың каршында дәрәҗәңне төшереп. Әнә шулай сагына-сагына, “дәрәҗәне” саклый-саклый, дүрт ел “выжлап” узып киткән.

Аннан соң, яраткан укытучым Раиф Мәрдановның сүзләре шушы 4 ел буе гел колакта чыңлый килде. Безнең сагынганны күреп, бер бик акыллы киңәш биргән иде ул. Дәресләренең берсендә тактага зур тау рәсеме ясап куйды Раиф абый. Тауга кадәр зур елга ага, имеш. 

- “Студентлар, сез бу елганы йөзеп чыктыгыз инде. Мәктәпне тәмамладыгыз, кабул итү имтиханнарын да тапшырып, иң дәрәҗәле уку йортына укырга кердегез. Ә хәзер сезнең каршыда тау. Тау артында җәннәт дип күзалдына китерегез. Шушы тауга да менмичә, елганы кирегә йөзеп чыгарсызмыни?” – дигән иде ул. Тауга менәм дия-дия, укып бетерәм инде. Ә шулай да кире шул елганы йөзеп чыгасы килгән минутлар күп булды. Әле дә була. Тик Раиф абыйның җиңел тормышка ышандырып, өметләндереп, алга чакыруы тауны яуларга көч өсти.

Кызганыч, Раиф абый факультеттан китте. Шуңа да аның белән сирәк күрешәбез. Әле күптән түгел генә очраштык та Раиф абый күңелнең иң авырткан урынына кагылып:

-Ничек соң, әле дә сагынасыңмы? – дип сорады.

-Ничек кенә сагынам әле, Раиф абый.

-Аллага шөкер, үзең булып калгансың икән. Беренче курста тәрәзә яныннан да китми елаганыңны хәтерлим әле. Үзем дә инде ничәнче дистә ел Казанда, әле дә сагынам. Авылга кайтып килсәң, көч, энергия арта.

-Һаман сагынып яшәү авыр бит, Раиф абый!

-Алай димә! Сагына белмәсәң, бәгырең таш булыр иде. Бервакыт Актаныш апасының хәленә керергә тырышып: “Бигрәк ерактан бит син, сагынганда кайта алмый тилмерәсеңдер”, - дип сораган идем. “Юк, бер дә сагындырмый. Кайтасым да килми”, - ди. Ике бала анасы үзе. Сагына да белмәгән ана балаларына нинди тәрбия бирә ала? Күңеле нинди булырга тиеш ул кешенең?!

-Рәхәттер ул апага…

-Юк, рәхәт түгел. Ул авылының ямен, тирә-яктагы матурлыкны күрә, без кичергәннәрне кичерә белми, димәк. Үзең булып кал! Шәһәр ыгы-зыгысына ияреп, авылыңны онытма. Син булачак ана! Балаларыңа да әти-әниең сиңа биргән тәрбияне бирерлек бул. Сагына белү – зур бәхет ул! – диде, Раиф абый, саубуллашканда.

Сагынам… Кайтып, кызыл эчле кәлүш киеп, көзге пычракны изеп йөрисе, сап-сары яфракларны кыштырдатып, өстеннән атлыйсы килә. Шәһәрдә алтын сары көзнең матурлыгын күрергә дә өлгермисең. Яфраклар коела тора – себерә торалар. Кар да юк бит бу шәһәрдә. Атнаның бер көн ялы эчендә генә авылның ямен дә күреп бетереп булмый. Эш тә эш! Эх, авыл һавасын күкрәк тутырып бер сулыйсы, чиләк-көянтә асып, чишмә суына барып кайтасы иде. Инде өйләргә күптән су кергән булса да. Дуслар белән җыелышып сөйләшкәндә дә сагыну темасы беренче курстагы кебек актуальләште. Диплом алыр мизгел җитә. Кем кая барыр? Кем сагынуына түзә алмыйча, авылга юл тотар. Бәлки, нәкъ менә шул сагына белмәүчеләрне, тормыш үзе үк чарасызлык алдында калдырып, авылына куып кайтарыр. Ә башкалар бар гомерен сагынуга багышлар. Раиф абый кебек...

Эльвира ФАТЫЙХОВА




Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (03.12.2008)
Просмотров: 2329 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 1
1 Зофэр  
0
Матур язма,минем кебек сагыналар,кызлар.Лэкин куз яше чыкмый шул шушы шигеремнэн башка.- Ана бала очен,кызганмасла кочен,Ана кунеле хаман балада.
Тик балалар белми,ана кунелен курми,Бала кунеле оча далада.

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0