Четверг, 28.03.2024, 18:50
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Матбугат ру

АВЫЛЫ НИНДИ - БИЛЬЯРДЫ ШУНДЫЙ

   АВЫЛЫ НИНДИ - БИЛЬЯРДЫ ШУНДЫЙ

Бергә үскән дустым Руслан белән 1 майда авылда булып килдек. Бәйрәмгә кайтып та клуб тирәсен әйләнмәү килешмәс – караңгылану белән авылның “мәдәни учагына” төшеп киттек. Клубка керүгә, Руслан мондагы бильярдны күрде дә, туктый алмый көләргә тотынды. Көчкә тынычландырдым.

                 Икебез дә кечкенәдән җәйге каникулга авылга кайтып йөрдек. Дустымның инде бер ун еллап мондагы клубны күргәне юк. Казанда Руслан Юлдашев бильярд белән профессиональ шөгыльләнә. Хәтта ике тапкыр Европа чемпионы Анастасия Лупповабелән дә көч сынашканы бар. Шуңа да авыл клубындагы бильярдны күргәч ул, егылып китмәс өчен шул бильярд өстәленә тотына-тотына көлде. Кий – көрәк сабыннан эшләнгән, өстәле – коры такта, шарлары төрле зурлыкта, шакмаклылары да очрый. “Ник көләсең? Әйдә спонсорлык ярдәме күрсәт! Алып бир бер бильярд өстәле”, - диде завклуб Мансур абый үпкәләгән сыманрак. Шарлар бик “үзсүзле”: бер якка тәгәрәгән хуттан кинәт икенче якка борылып чабалар. Карап торуы күңелле. Профессиональ өстәлдә уйнарга күнеккән Руслан өчен бу үзенең джибыннан “Запарай”га күчеп утырган кебек булды инде. Күрәсең, бу өстәл минем уйнау манерама күбрәк туры килә, чөнки Русланны ота яздым. Ә Казанда уйнаганда аны куып җитә алганым юк иде әле. “Бу бильярдны безнең авыл егетләре генә уйный ала!” – диде завклуб горурланып. Кызганыч, Руслан аны аңламады, чөнки татарчасы - ташка үлчим...

 

                 Чынлыкта, хәлләр бер дә көлкеле түгел. Мансур абый мондагы бильярдны үзенчә саклап, карап тота инде. Якын-тирәдәге авылларда мондый элиталы уен инде күптән юк. “Совет заманында заявка бирәсең дә, кайтаралар иде. Бетте ул заманнар”, - ди Мансур абый.  

Әгәр дә Руслан бу проблеманы төптән аңласа, ким дигәндә шул бильярд өстәленә бәргәләнә-бәргәләнә еларга тиеш иде. Бер уйласаң, бу бит бильярд өстәле генә түгел, ә авыл бетүнең бер символы. Өстәле нинди – авылы шундый, шарлары нинди – кешеләре шул хәлдә. Көрәк сабыннан эшләнгән кий исә - авыл белән идарә итү символы. Театр элгечтән башлана башласа, авыл клубының бетүе – бильярд, магнитофон, домино бетүдән башлана. Уйларлар-уйларлар да, пычагымамы бу клуб дип ябып та куярлар. Ни өчен кирәк ул? Яшьләр юк бит авылда! Ә яшьләр ни өчен юк? Чөнки, клубы, башкасы юк. Нәрсә беренче барлыкка килгән: тавыкмы, әллә йомыркамы, дигән кебегрәк килеп чыга инде.

 

                 Ул көнне без клубта өчәү генә идек. “Бәйрәмгә кеше шактый кайтты, бөтен яшьләр авыл читенә шашлыкка чыгып киткәннәрдер,” – диде завклуб. Иренмиче аларны каен посадкасына кадәр барып эзләп таптык. Барлыгы 10-15 кеше! “Бөтен яшьләр” дигәне шул булып чыкты...

 

                 Фотосурәттә - Руслан Юлдашев. Әлеге фото кесә телефонына гына төшерелде, сыйфаты өчен гафу итәрсез. Ватык бильярд төшерәм дип фотоаппарат артыннан өйгә чабарга оялдым...

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.05.2008

Категория: Матбугат ру | Добавил: awilim (23.06.2008)
Просмотров: 922 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Vandana  
0
With all these silly websites, such a great page keeps my intenert hope alive.

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0