Каталог статей
В категории материалов: 16 Показано материалов: 11-16 |
Страницы: « 1 2 |
Сортировать по:
Дате ·
Названию ·
Рейтингу ·
Комментариям ·
Просмотрам
Газетабызның 16 июль санында “Инвесторлар килгәч, авыл бетте” дип исемләнгән мәкалә чыккан иде. Икенче көнне үк телефон шалтырады. – Мин бу хуҗалыкның баш бухгалтеры, андагы язганнар чеп-чи ялган. Ник тикшерелмәгән фактлар яздыгыз. Берсе дә дөрес түгел бит. Нәрсә, балалар бетә дип, инвестор бала ясарга тиешме инде авылда? – дип тетмәбезне тетеп атты ул. – Болай булгач, килербез, очрашырбыз. Әгәр бар да шәп, ялгыш мәкалә бастырганбыз, авылыгыз гөрләп яши икән, сөенә-сөенә гафу үтенербез, – дидем. Һәм без редакциябез хатасын төзәтергә юлга чыктык. Төзәтә алдыкмы без аны? Бу язмабыз шул хакта. |
Кеше туа, яши һәм үлә. Әсәр башлана, проблема үстерелә һәм чишелә. Авыл туа, күтәрелә һәм юкка чыга. Бу – тормыш принцибымы? Алар барысы да шул закончалык буенча гына яшәргә тиешме? Әйтик, әсәр тормышы ул язылганнан соң да дәвам итә бит, авыл әллә ничә буын кеше тормышын үз эченә ала. Бу шулай булырга тиеш тә кебек. Бүген каршымда – бер кеше тормышын да яшәп бетермичә, үлем түшәгендә ятучы АВЫЛ. |
Ничә яшьтә булуыңа карамастан, Сабантуйлар вакытында күңел бер дулкынланып ала. “БГ” да үзенең язмалары белән әллә кайчан булган, онытыла башлаган хатирәләрне күңелдә кабат яңарта. Һәр кешенең үзе өчен генә кадерле, кабатланмас Сабан туе була торгандыр. Минем дә бар ул мәңгелеккә йөрәккә кереп калган Сабантуем |
Бүген армия хәсрәт урыны итеп кабул ителә. Газеталар шул хакта яза, телевизор һаман шуны күрсәтә, радио гел әлеге афәтне “чәйни”. Файдасы бармы? Юк! Булса, гел бер үк “басу” сукаланмас иде. Ул теманың актуальлеге дә ташка үлчим бит инде хәзер. Табутта кайткан солдат белән укучыны шаккаттырам димә. Чөнки бар газетада да әлеге дә баягы хәбәр. Ә ул бала кемнеңдер газизе, йөрәк парәсе, шатлыгы-юанычы. Инде менә кайгысы да... Гомер буена бетмәслек кайгысы. |
Әлеге язманы дөреслек эзләп язарга мәҗбүр булдым. Шулай да бүген дөреслекне табып булырмы икән? Гомумән, кайда соң ул? Беркем беркемне ишетергә теләми, җитәкчеләр бүгенге халыкны бар дип тә санамый, һәрберсе үзе өчен генә яшәп ята. Авыл җирендә хәлләр бигрәк тә мөшкел, эшсезлек хөкем сөрә. Паркта булган техника киселеп металлоломга озатыла. Менә безнең Апас районы Чирмешән авылы да шундыйлар рәтендә.
|
«Хатын-кызлар көрәше башланды!» – диде бер абзый янәшәсендәге дустына. Алар ыргылган якка мин дә юнәлдем. Мәйдан уртасында әзмәвердәй хатыннар бил алыша. Әлбәттә, кыланмышлары көрәшчеләргә охшамаган. Берсе сөлгене урап тоткан да икенчесен биленнән күтәрмәкче була, барып кына чыкмый. Тартышалар, йолкышалар, маңгайларыннан тир ага, юк кына бит, әүмәкләшә торгач, кычкыра-кычкыра бер-берсенең өстенә килеп төшәләр. |
|
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|