Вторник, 16.04.2024, 11:43
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Хаклыгыңа ышан
Хаклыгыңа ышан

Һәрбер авторитар режим, оешкач та, үзенә төп максат итеп халыкны махсус органнар белән куркыту­ны куя. Чөнки курыккан халык белән идарә итүе җиңел һәм хакимияттә озак еллар утырырга беркем дә комачаулык итмәячәк. Махсус органнар эшчәнлегенә бюджеттан күпләп акча, оргтехника бүлеп бирелә башлый, штатлары арттырыла, алар өстеннән контрольне киметә торган законнар кабул ителә. Бу чара­лар төрле идеологик, уйдырма пәрдәләр артына яшерелә. Сталин вакытында анысын “халык дошманна­рына каршы көрәш” дип атасалар, хәзерге вакытта “терроризмга, экстремизмга каршы көрәш” дип аңлата­лар.

...Акрынлап махсус органнар җәмгыять тормышының бөтен яшәешен иңләп ала башлый.

“Башкача уйлый торган” гражданнарга “махсус органнар” дошманга караган кебек карарга керешә. Шул уңайдан, әйтик, сәяси лидерларга карата досье булдырыла, аларның телефоннары тыңлана, почта хатлары тикшерелә...

Нәтиҗә дә озак көттерми. Татар яшьләренең милли хәрәкәттә аз катнашуы, мәсәлән, күпмедер дәрә­җәдә шул махсус органнарның басым ясап торуына бәйле. Милли хәрәкәттә катнаша башлаган яшьләр бе­лән ФСБ хезмәткәрләренең “сөйләшү” оештыруы еш кабатлана торган күренеш булып тора. Күп очракта мондый “сөйләшү”ләр милли хәрәкәт активистының эшләгән яки укыган җиренә килеп тә үткәрелә хәтта. Андый очрашуда ФСБ хезмәткәрләре бигрәк тә милли хәрәкәтчеләрнең исем-фамилиясен күбрәк язып алырга тырыша, атап әйтеп, “булышып” та торалар... Аннары фикер һәм карашларыңны сораштыралар, төрле ысуллар белән куркыталар... Азакта исә: “Безнең очрашу турында беркемгә дә әйтмә!” – диләр. Кайберәүләрдән шул турыда кул куйдырып, кәгазь дә алалар әле. Тормышка яңа аяк басып килгән яшь ке­шенең әнә шундый басым ясаудан алган кичерешләрен уйлап карагыз...

Шундый эшкәртү аша үткән активистлар, чыннан да, бу турыда беркемгә әйтми. “Очрашу” фактыннан чыгып кына да үзенә “фэсбэшник” дигән тамга салып куярлар дип тә курка. Әгәр кайбер исем-фамилия­ләрне дә әйткән булса: “Стукачлар” рәтенә кердем бит”, – дип, анысы өчен дә нык борчыла... Һәм менә шулар барысы бергә яшь кешенең милли хәрәкәттән читләшүенә китерә.

Махсус органнарның бу антидемократик гамәлләре (күп очракта законсыз) “сәяси басым ясау” дигән термин астына туры килә.

Бу уңайдан яшьләргә түбәндәгеләрне аңлатырга теләр идем.

Беренчедән, милли хәрәкәттә катнашу – бернинди дә җинаять түгел. Киресенчә, үз халкыңа хезмәт итү, аны саклау һәм үстерү, дәүләтчелеген торгызу өчен көрәш – иң соклангыч кешелек сыйфатлары­ның берсе булып тора. Милли хәрәкәттә катнашу сине тар караштан бер баскычка югары күтәрә, дәрәҗә өсти. Һәм, тарихтан билгеле булганча, милләт азатлыгы өчен көрәшкән шәхесләр гомер-гомергә халык хәтерендә саклана. Шуңа күрә мондый эшләр белән горурланырга гына кирәк.

Барлык халыкара хокукый документларда, шул исәптән Русия һәм Татарстан Конституцияләрендә дә кешенең иҗтимагый оешмалар, партияләр оештырырга, демонстрацияләр, митинглар, җыелышлар, пи­кетлар үткәрергә, аларда катнашырга хокукы барлыгы турында язылган. Беркемнең дә, шул исәптән ор­ганнарның да, мондый эшчәнлеккә каршылык күрсәтергә хакы юк. Синең сәяси ышануларыңа һәм закон кысаларындагы сәяси эшчәнлегеңә беркем дә катышырга тиеш түгел.

Икенчедән, органнар белән, алда әйтелгәнчә, “сөйләшү”дән бөтенләй баш тартырга һәм закон ниге­зендә повестка белән чакыруны таләп итәргә мөмкин. Сөйләшкән очракта да үзегезгә каршы үзегез бер­нинди мәгълүмат бирмәскә хаклысыз. Повестка белән чакырткан җиргә барганда исә алдан дусларыңа, милли хәрәкәт җитәкчеләренә хәбәр итеп куярга кирәк. Телефоннан шалтыратып булса да юристлар, журналистлар, кеше хокукларын яклау оешмалары хезмәткәрләре белән киңәшеп алырга була. Үзеңне ялгыз итеп тоймау өчен генә дә шулай эшләү бик файдалы. Хокукларыңның да күп икәнен белеп тор. Каушама, һәрвакыт үз хаклыгыңа һәм рухи көчеңә ышан.

Өченчедән, махсус органнар белән бернинди “үзара килешүгә” дә барырга кирәкми. Мәсәлән: “Монда сез сөйләгәннәрне без беркемгә дә җиткермибез, сез дә бу турыда беркая мәгълүмат бирмәгез”, – дип әйттеләр, ди... Ләкин сездән сорашу оештырган хезмәткәрнең үз өстеннән җитәкчеләр бар, ул аларга “мәгълүмат бирергә” бурычлы. Икенче яктан исә, вакыт узу белән, үзләренә кирәк чакта алар бу “сөйлә­шү” материалларын бик тиз генә архивтан өстерәп чыгара ала. Мисал итеп, күренекле җәмәгать эшлек­лесе, публицист Рафаэль Мөхәммәтдинов белән булган очракны китерергә була. 90нчы еллар башында аннан алынган допросны, ун еллап вакыт узгач, яла ягарга тырышып, телевидениегә чыгарып күрсәтте­ләр. Югыйсә “конфиденциальлек” турында алдан килешенгән булган (бу турыда ул үзе язып чыкты).

Аннары, органнарда үзегезгә тәкъдим ителә торган теләсә нинди документка да кул куюдан баш тар­тырга хокукыгыз барлыкны онытмагыз.

...Милли хәрәкәтне алга таба үстерергә дигән максат куеп – киләчәктә аның активистлары белән мах­сус орган хезмәткәрләре арасында була торган һәр “сөйләшү” сәяси гамәл буларак исәпкә алынырга һәм бу турыда прокуратурага, депутатларга, дәүләт җитәкчеләренә (җитдилек дәрәҗәсенә карап) мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Зуррак дәрәҗәле вакыйганы исә матбугат битләрендә язып чыгарга һәм ачыктан-ачык тикшерергә дә кирәктер. Хәбәрдарлык бөтен җирдә дә “махсус органнар”ның башбаштаклыгына кар­шы иң кулай чара дип санала. Юкка гына “органнар” булып узган һәр контактны “сер итеп саклыйк” дип тормый... Ә аннары күңелеңдә гомер буе йөртә торган сер бик кирәкме соң сиңа?

Өстә әйтеп үтелгән телефон тыңлаулар, почта хатларын ачып тикшерүләр – шулай ук барысы да за­консыз эшләр. Чөнки Татарстан Конституциясендә: “Һәркемнең язышу, телефоннан сөйләшү, почта, те­леграф һәм башка төр хәбәрләшүләрнең сер булып саклануына хокукы бар”, – диелгән. Аннары, махсус органнарда һәр кеше үзенә карата нинди досье булдырылганны, аның ни өчен ачылганын белергә хак­лы. Милли хәрәкәттә катнашкан, сәясәт белән шөгыльләнгән өчен генә кешегә досье ачу, аның телефон­нарын тыңлау, хатларын тикшерү бернинди законга сыймый, кеше хокукларын оятсызларча бозу булып тора.

Демократик илләрдә махсус органнарның шуның ише эшчәнлекләре даими рәвештә җәмгыять контро­лендә тотыла.

90нчы еллар башында демократия шартларында милли хәрәкәтнең дәүләт структураларына тәэсир итү көче зур вакытта органнар бүгенге хәтле үк кыланмый иде. Шуңа күрә хәзерге шартларда милли хә­рәкәттә катнашучылар, татарның милли җанлы интеллигенция вәкилләре бер-берсенә аеруча ныклы те­рәк булырга тиештер. “Курыкмаска! Үз намусыңны һәм кешелегеңне саклап калуның иң яхшы алымы шул... Курку – халыклар коллыгының төп сәбәпләреннән берсе”, – дип язган XX гасыр башында тугандаш азәрбайҗан халкы юлбашчыларының берсе Шәех Мөхәммәт Хыябани.

Татар халкы өстендә тагын да кара болытлар куерган бу көннәрдә милли оешмалар тирәсенә ныграк тупланырга кирәктер (бигрәк тә яшьләргә!). Безнең киләчәк буынга милли проблемалар өеп калдырырга хакыбыз юк! Халыкара хокукый документларга таянып, кыю, максатчан эш иткәндә генә, милләтебез баш­ка халыклар рәтендә лаеклы урынын ала алыр!

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Яр Чаллы
beznen.ru

Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (30.06.2009)
Просмотров: 752 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0