Пятница, 29.03.2024, 07:45
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

...Акылларның саеккан чагы
...Акылларның саеккан чагы

Кычкырып әйтергә базмасак та, хәзер бөтен җирдә кризис: финанс, икътисад өлкәсендә, социаль тармакларда... Илнең эчке тулаем байлыгы кими, нефть бәясе төшә, инфляция чәчәк ата. Әлегә ул кадәр начар түгел кебек, әмма ике-өч айдан бәяләр коточкыч күтәреләчәк, хезмәт хаклары кимиячәк диләр. Ләкин иң куркынычы бу түгел, иң куркынычы – рухи тормышыбыздагы кризис. Зыялылар халәтендәге торгынлык, артка чигенү күренешләре, гадәттә, зур дәүләтләр, империяләр таркалган чакларда күзәтелә. Финанс кризисларыннан чыгарга, икътисадый тетрәнүләрне дә авырлык белән җиңәргә мөмкин әле. Әмма акыл, аң, зиһен җегәрлеге белән эш итүчеләр торгынлыгын бернинди миллиардлар да, кечкенә һәм зур сугышлар да хәл итә алмаячак. Борынгы Мисыр, Рим империяләренең, Гарәп хәлифәтләре язмышлары моның ачык мисалы. Ул заманда, ягъни иблис рәхәтлекләре – әхлаксызлык, зиначылык, сәрхушлек котырып чәчәк атканда, бер-кем дә алар таркалыр һәм халыклары ярлыланып, дөм караңгылык упкынына чумар дип уйламагандыр... 

Хәзер дә уйлау юк. Көчле Русия дәүләтендә яшибез дигән ышаныч зур. Акылыбызны тиешле якка «әфиюнләүче» дәүләт телевидениесе тәүлек буе миләребезгә сеңдереп тора: пенсия арта, хезмәт хакы күтәрелә, тормыш яхшыра. Ура! Хөкүмәтнең йомшак кәнәфиләрендә утыручылар төрледән-төрле матур ялтыравык планнар күтәреп чыгып, якты киләчәк вәгъдә итәләр. Рухи кризис турында «ә!» дип тә әйтүче юк. Аң-белем, мәдәният һәм мәгариф типке хәлендә, мәктәпләр бүген торгынлыкның эченә кереп чумды. СССР таркалганнан бирле бүгенгә кадәр безнең илдә яшь буынны тәрбияләү концепциясе эшләнмәде. Нәтиҗә коточкыч: соңгы 17 елда эчкече балалар саны 6,3 меңнән 20 меңгә җиткән. Сыра чөмерү – 12, шәраб – 15, аракы эчү 16 яшьтә башлана. Русия урамнарында 5 миллионлап сукбай бала йөри. 6 миллион дивана, 4 миллион бомж, 3 миллион хәерче... 

Җәмгыять менә шул рәвешле эчтән череп, таркалып барган заманда тарихта казынып, милли геройлар эзли башлыйлар. Кризисның сәбәпләрен ачыклыйсы урынга империянең элекке зөбаныйлары, канэчкеч башкисәрләре милли герой дәрәҗәсенә күтәрелә. Шундый сәяси уеннарның чираттагысы 5 октябрь көнне «Россия» телеканалында башланды. «Имя России» дигән бу проектның максаты – урыс тарихы белән мактану, башка халыкларга урыс патриотизмын сеңдерү. Русиянең иң атаклы кешеләрен ачыклауны А.Невский исеменнән башладылар. Баксаң, А.Невский Алтын Урданы христианлаштыруның чишмә башында торган икән (!). Мин тарихчы түгел, ләкин Александрның Батый хан тотыгы булуын яхшы беләм. Ул Батыйның улы Сартак белән бергә сугыш осталыгына өйрәнеп үсә. Монголларның көч-куәтен, сугыш алып бару алымнарын яхшы үзләштергән кеше генә баштан-аяк тимергә төренгән швед гаскәрен җиңә ала. Болар турында – ләммим. Шуңа күрә тапшыруда катнашучылар тарихны әйле-шәйле, «А.Невский» фильмы буенча гына беләләр ахрысы дигән тәэсир калды. Дөньяда урыстан кала бер генә халыкның да үзен «бөек халык» дип атаганы юк. Русиянең бөек исемнәре арасында Иван Грозный, Сталин, Ленин да бар. Алдагы тапшыруларның берсендә аракыны теләсә кайда, теләсә кемгә сатарга рөхсәт биргән һәм кеше сөякләре өстендә шәһәр төзеткән Петр Iне яки явыз Иванны урысның иң бөек, иң изге кешесе итеп күрсәтерләр, мөгаен. Үз улын үтергән, Казанны канга батырган өчен аңа мактау-мәдхия күп булыр. 

Болар бит илнең үз кешеләрен миллионлап кырып, Кеше дигән затның кадерен бетергән адәмнәр. Без шулар аркасында бүген мескен хәлдә яшибез: ни юньле әхлак, ни юньле тормыш юк. Сәясәттә, аңда ялганчылык хөкем сөрә. Ата-баба тәрбиясе күрмәгән, нәсел җепләрен белмәгән, сыра сөреме белән томаланган бүгенге яшьләрнең кумирлары кемнәр? Екатерина IIме, әллә үз кыяфәтендәге секс-курчаклар саттыручы Ксения Собчакмы? Мәктәп укучылары беренче космонавт хатын-кыз Терешкованы белмиләр, ә төн буе селәгәйләрен агызып интим хәлләр сөйләүче Анфиса Чехованы беләләр. Боларны мин укытучы булганга йөрәгем әрнеп язам. Кыргый капитализмның ныгый баруы элек булган кешелек кыйммәтләрен дә таптап бетерде. Наркоманлык, фахишәлек һәм караклык – көндәлек яшәү рәвешенә, намуссызлык, күз буяучылык, миһербансызлык, саранлык, вөҗдансызлык, ялганчылык гадәти халәтебезгә әйләнеп бара. Боларның тамырын корыта алмау – балалар һәм яшүс-мерләр белән идарә итә алмау дигән сүз. Ә бу, үз чиратында, дәүләт белән идарә итә алмауга алып килә. Ләкин хөкүмәт моны аңларга теләми: яңадан-яңа телеуеннар белән халыкны тилертүен дәвам итә. 

Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы. 


Pедакциядән. Мәскәү шәһәр думасы депутаты Михаил Тарханов башкала урамнарына ак генераллар исемнәрен кушу идеясен хуплап чыкты. «Мәскәүдә әллә нинди мәгънәсез исемле урамнар бар, шулар урынына Колчак, Деникин, Врангель, Каппель исемнәрен кушарга кирәк дип саныйм», – диде ул.


Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (12.11.2008)
Просмотров: 1110 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 Ahmed  
0
Thanky Thanky for all this good infmroaiton!

2 karahan  
0
Үзебезән тора барысы да.Эчүчелек тә һ.б,һ.б. Кешенекен күрәбез,үзебезгә килгәдә,әйдә ярар,дибез.Нәрсә эшләтсәк тә бер ярты... Элек әйтәләр иде :татар тугач еврей 3көн елаган дип.Ә хәзер кемгә охшап калдык, кем йөзе бездә!?.... Еврей башы белән татар башын чагыштырып була? Һич юк!!Әле соң түгел, туктый алабыз, эчүчелектән.Мөмкинчелек бар!!! АВЫЛ АГАЕ

1 Зофэр  
0
Эй Фэрит дус,эрни кунел,
Син язганны мин анлыйм.
Шул саеккан акыл белэн,
Чыгар юллар гел сайлыйм.
100ел саен шул тырмага,
Басмый утеп китмибез.
Коръэн дэ бар ,китап та бар,
Акыл жыеп жикмибез. авт Зофэр Эхмэт.Мэс олкэсе

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0