Пятница, 19.04.2024, 15:01
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

Кулга пычак алмагаек

Кулга пычак алмагаек

Миләүшә Хәйруллинаның 17 июнь санында басылган мәкаләсен укыгач, мин дә кулыма каләм алмый булдыра алмадым.

Татар авылын күптән үләт базына төртеп төшерделәр инде аны. Әле ул шул сасы баздан да чыгарга азапланып тырмашып ята.

Җәйге чорда сөтне тапшыру үзе бер газап: аны суытырга, икенче көн иртәнгә кадәр сакларга, җыючының килгәнен саклап торып тапшырырга кирәк. Кайбер көннәрдә бөтен авылның сөте әчергә дә мөмкин. Ул көнне сөтең җиргә түгелде дигән сүз. Сөт тапшыру хикмәтләрен язсаң, үзе бер тамаша, язып тормыйм инде монысын.

Хәер аннан башкасы да җитәрлек. Әйтик, мөселманнар өчен иң саваплы ризык – сарык ите. Хәзер авылда сарыклар юк диярлек. Ни өчен дигәндә, бүген зур бер сарыкны сатарга уйласаң 1500 сум түлиләр. Аны үлчәп маташмыйлар, тоткалап карыйлар да, фәлән кило дип әйтәләр. Шул бәягә риза булмасаң – алмый. Тиресе 50-70, йонның килосы 10 сум. Моннан 4 ел элек базарда сарык итенең килосы 140 сум, сыер итенеке 80 сум икәнен күреп, егылып китә язган идем. Хәзер йөрәгемне бозып, базарда ит бәяләрен карап йөрмим дә.

Көзге айларда бәрәңге сатып шактый акча эшләп, балаларны киендерә, кирәк-яраклар ала идек. Бәяләр котырып үскән чорда бәрәңгенең килосы ничә еллар инде 3-5 сум тирәсендә тирбәлә. Күпләр бәрәңге бакчасында печән үстерә хәзер. Нәрсә дә булса җитештерә башлау да куркыныч. Акчасыз халык җитештергән товарыңны алмаска мөмкин. Ачтан үлмәс өчен синең туклыклы, файдалы товарыңны түгел, пычак тиюгә сөякләре таралып китә торган “Буш” ботларын ала ул.

Хөкүмәт, без сайлап куйган түрәләр, ни чуртыма дәүләт белән идарә итеп маташалар соң? Хәер, аларның төп хезмәте идарә итү түгел, ә халыкны ялтыравыклы вәгъдәләр биреп алдау, ышандыру. Кем остарак алдый, шул кәнәфиендә озаграк утыра.

Хәзер, әнә, яхшы юллар салабыз дип, халыкны шәһәргә йөреп эшләргә кыстыйлар. Шәһәрдә ипи дә, ит тә җитештереп булмый ләбаса! Гомер буе авылда яшәп, кендеге җиргә береккән халыкны җирдән аерсаң, кендегеннән кан агып үләчәк ул.

Әле ярый Миләүшәгә биби саклау бәхете эләккән. “Нәрсә ашатырбыз?” – диеп биби дә алмадык быел. Ямансу, бәбкә тавышлары ишегалдын тутырмагач нидер җитмәгән сыман.

Хайван асрыйм дисәң, көтүлек җирләре елдан-ел кими. Я агач утырталар, я чәчүлек җире ясыйлар, я экологлар рөхсәт итми. Сыер-сарыклар елга буенда таш кимерергә мәҗбүр. Фуражның килосы бүген 7 сум, аның тагын да артмасына берәү дә гарантия бирми. Үз җиреңдә үскән печәнне сатып аласың. Куйган хезмәтең чутка да керми әле. Әнә шулай алтын бәясенә төшереп җитештергән продукцияне шалкан бәясенә сатарга мәҗбүрсең.

Болай булса, кулга пычак алырга гына кала. Бетерүләре җиңел булса да, кабат булдырулары, ай-һай, кыен ул. Без агитатор булып йөргән заманнарда ит, сөт, йомырка тапшыруны мәҗбүриләп куялар, хакын да ярыйсы гына түлиләр иде. Кибетләрдә дистәсе 40-45 сумга җиткәндә дә авылда йомырканы җыючы юк. Череп ята. Мин үзем йомырканы бозауларга болгатып эчерәм. Тавыкларга да пычак булмагае болай булгач.

Безнең Балтач районында күпләр “Сталин сыерларына” (ягъни кәҗә асрауга) күчте. Аның сөтенең литры шәһәрдә 100 сум булса да, авыл җирендә сату мөмкинлеге юк. Балтачның үзендә сыер сөтенең литры 15 сум дип әйтәләр. Тик, кем генә Балтачка сөт күтәреп сатып йөри ала. Аның өчен даими сатып алучыларың, техникаң булу шарт.

Хөкүмәт авыл кешесенә биргән вәгъдәләренең бер өлешен генә үтәсә дә, халыкның күңеле күтәрелеп, киләчәккә ышанычы артыр иде. Күпләр өметсезлектән шешәгә, бауга ябыша бит хәзер. Хәерчеләр үлеп беткәч, байларны кем ашатыр икән? Химик икмәк, бәрәңге, порошоклы сөттән туеп китсәләр, чын ризыкны җитештерүчеләр җан-тәслим кылгач ни эшләләр? Менә шундый кәеф авыл халкында. Мин әле оптимист кеше, бакчамдагы чәчәкләргә карап булсам да юанам.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Балтач районы, Шубан авылы.
Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (10.07.2008)
Просмотров: 859 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0