Пятница, 19.04.2024, 00:10
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Главная » 2008 » Октябрь » 21 » “Алтын мөнбәр”
08:48
“Алтын мөнбәр”
ҺОЛЛИВУД ТАТАРЧА, БОЛЛИВУД ИНГЛИЗЧӘ

“Алтын мөнбәр”дә Һолливуд йолдызы татарча эндәште, ә "Мосфильм"ныкы урысча. Алардан соң Болливудка исә ярымбуш зал калды. Казанда “Алтын мөнбәр” IV Халыкара мөселман кинофестивале рәсми ачылышы узды. Анда танылган кино әһелләре белән очрашу узды. Әйтик Голливудтан Марк Дакаскос атлы йолдыз, урыс киносы йолдызы Эльдар Рязанов кебекләр “Пирамида” күңел ачу үзәгендә чыгыш ясады. Алар башта кызыл келәм юлы аша үттеләр.

ЯХШЫРГАННАН ЯХШЫРА, ИПТӘШЛӘРЕ АРТА БАРА

 

 “Алтын мөнбәр” директоры мәскәүле чечен Зауди Мамедов, елдан-ел катнашучылар саны, жюринең сыйфаты арта бара, дип хәбәрчегә сөйләде.  Күп киночылар катнашкач, яхшырагын сайлап алу мөмкинлеге дә арта, дип саный ул.

 

Тик узган елны “Алтын мөнбәр”гә көндәш булып  Грозныйда “Нух көймәсе” кинофестивале узды. Баксаң, Мамедов анысын да үзе ясаган икән. “Алар бер-берсенә көндәш түгел, иптәш”, диде ул. Шулай ук Уфада да киләсе елда шундый бер фестиваль ясарга теләүчеләр бар дип сөйләнәләр.

 

 БАШКА ДИНДӘГЕЛӘРГӘ ҮРНӘК БУЛЫП ТОРА.

 

Оештыручылар арасында Русия мөфтиләр шурасы да бар. Шура рәисе Равил Гайнетдин: “Алтын мөнбәр”не беренче тапкыр ясаганда, аның дәвамына шик белдергәннәр иде”, ди. “Ә бүген инде, оеша алуына шикләнмиләр, совет чорындагы данлыклы Ташкент кино-фестивале белән  чагыштыралар. Ул ислам һәм шәрык илләрендә тиңе булмаган мәдәни чара. Максаты - әхлаки сәнгатьне тарату. Шуңа күрә безне башка диндәге кешеләр дә күтәреп алды. Хәзер инде фестивальдә Америка, европа илләре дә теләп катнаша”, дип мөфти хәбәрчегә белдерде. 

 

ҮЗ КЫЙБЛАСЫННАН КИТТЕ

 

 Тик фестиваль кыйбласыннан китте, дип санаучы мөселманнар да бар. Алар фикерен дини җәдвәл чыгаручы Шәех Зәбиров сөйләде. “Жюрига безнең диннән ерак кешеләрне тутырдылар. Ә бит Согудъ Гарәбстаны, Төркия, Мисыр кебек илләрнең белгечләрен, киноларын күберәк чакырасы иде монда”, диде ул. Зәбиров, татар ясаган берничә фильм генә бәйгегә узган, дип тә борчыла.

 

ГОРУРЛАНЫП БЕТӘ АЛМЫЙЛАР

 

 Берничәсе булса да узган. Жюри сайлап фестиваль кысаларына керткәннәр арасында  “Өч аяклы ат” фильмы да бар. Аның сценария авторы - Адар Хәлим. Ә режиссеры -Нурания Җамали. Алар 130 фильм арасыннан ун фильм гына сайланып алынуын әйтә. “Җиңә алырбызмы, билгесез. Тик шул унлык арасына керүебезгә горурланабыз”, ди Җамали. Ә Айдар Хәлим, киноның татарча эшләнүенә шатлана.

 

ЗУР ҖИҢҮЛӘР КИРӘК

 

Ә Мансур Гыйләҗевның “Туган җирнең өч аршыны” фильмы “Алтын мөнбәр”гә уза алмаган. Ул төшерелеп бетмәгән. “Без аны җайлап кына, яхшылап ясыйбыз. Сыйфатлы әйбер ашыгып-пошыгып эшләнелми. Бу фестиваль дә күрсәтер әле, зур кинопроектлар руныда уйларга кирәк. Вак кинофильмнар белән генә дөньяны шаккатырып булмый”, дип сөйли сценрарист.

 

БАШКАЛАРГА ҮЗЕБЕЗНЕ КҮРСӘТЕРГӘ КИРӘК

 

Тантана асылда урысча барды. Бер татарча җыр, берничә татарча сүз кыстырып куюларын искә алмаганда. Шулай ук диндар тамашачы, мутлык белән тоссыз шаяртулар да кирәгеннән артык, дип зарланды. Экраннан бертуктаусыз эчүче, сигара капкан исерек урыс агайларын шактый күрсәттеләр. Кол Шәриф мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшләгән Зөфәр хәзрәт Галиуллин: “Ачылышта да, тантанада да татарның асыл йөзен күрсәтү җитмәде. Ә бит читтән килгән кунакларга, без беренче чиратта үз йөзебезне күрсәтергә тиеш идек”, дип зарланды. Ул, фестиваль имансызлыкка авышты, ди.

 

БОЛЛИВУДКА ЯРЫМБУШ ЗАЛ

 

Буш вакыты булган пенсионерлар инде бакчадан кайткан, студентларның имтихан чоры башланмаган булса да, залларга тамашачы ишелеп килер, дип көтелми. Диндар тамашачы чарадан бизеп килә, дип санау бар. Ә динсезләрен идея кызыксындырмый, диләр алар. Моны раслагандай, ачылыш тантанасыннан соң һинд мөселманнары турында зур уен фильмы күрсәтелде. Ул Болливуд, Русиядә махсус “Индия” каналын тотучы, күпләр зәвыгына туры килүче киноиндустрия продукты иде. Тик залдагы тамашачы саны киресен исбатлый ала иде.  Ачылышта софитлар каршында ялтыраган, тамаша карап түрәләр, йолдызлар белән аралашкан берничә йөз кешедән уннан бере генә һинд киносын карарга калды. Ә ул кино Һиндстандагы кеше хокуклары, андагы җирле Чечня – Кашмир, андагы мөселманнар турында иде.  Режиссеры Самархан Азатлыкка, бу фестиваль мөселманнарны яхшы яктан күрсәтүе белән кадерле, дип инглизчә сөйләште. Киносы да инглизчә иде, аны урысча тәрҗемә итеп тордылар. “Алтын мөнбәр”  исламны яңа күзлектән күрсәтә”, диде үзен Болливуд кешесе дип санаучы Самархан. 

 

Ә тамаша залында утыручылар, реклама булмады, кайсы кино кайда күрсәтелүен белмибез, дип  зарланышты.

 

  ҺОЛЛИВУДНЫКЫ ТАТАРЧА

 

Үзеңнеке үзәктә. Тик тамашачыга беренче чиратта таныш булган Һолливуд йолдызлары якын булып чыкты. “Алтын мөнбәр” ачылышында Америкадан килгән Марк Дакаскосны алар шаулатып каршы алды. Марк та ялындырып тормады, “рәхмәт”, “котлы булсын” кебек татарча сүзләр яудырды.

 

Ә “МОСФИЛЬМ”НЫКЫ УРЫСЧА

 

Ә менә якындагы Мәскәү йолдызлары Эльдар Рязанов, Виталий Безруков, Наталья Бондарчук кебекләр алай тел өйрәнеп газапланмаган. Алары “безнең Русия киносы” кебек сүзләрне урысча еш кабатлады. Эльдар Рязанов үз чоры - совет киноларын да искә төшерде. Ул шул чордагы “Үзбәк-фильм”, “Казакъ-фильм”нар үрнәгендә Татарстанда да кинолар төшерә башларга такъдим итте. “Без ярдәм итәрбез!” диде. Әлбәттә бушка түгел, бу юлы кунакка килгән өчен алган кебек, ярдәм өчен дә алачаклар. Моннан егерме ел чамасы элек шулай Мәскәүдән берсе килеп Татарстан акчасына серле һәм кыйммәтле “Исә Болгар җилләре” исемле кино  төшерә башлаган иде инде.  Һаман да тулысынча төшереп күрсәтә генә алмый.

 

Амил НУР
Азатлык
№ --- | 17.10.2008
Просмотров: 2710 | Добавил: awilim | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Leohnazgdc  
0
бесплатная проверка сайта на вирусы онлайн
virustotal.com

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0