Главная » 2008 » Июль » 7 » Хуш, авылыммы...
Авылны макта, шәһәрдә яшә, диләр. БМО фаразы буенча 2025 елда җир йөзендә халыкның 95 проценты шәһәрдә яшәячәк. (Чагыштыру өчен: бүген Россиядә шәһәр халкы 70 процент тәшкил итә.) 17 елдан соң авыл халкы 5 процент кына калачак. Авыл дип аталыр микән соң ул? Ә менә ат, сыер, сарык асраучылар кемнәр булыр? Авыл җирләре, басулар тик ятар микән? Хәзер бит шундый "мода": читтән килеп байлар җир сатып ала, югары сыйфатлы техника юнәтә һәм гектар-гектар җирдә, әйтик, чөгендер үстерә. Чүп баскач, кешеләргә ялынып йөрергә кирәкми. Биохимикат сатып ала. Җыеп алыр өчен дә үзенең комбайны бар. Табыш алгач, чыгымнар каплана. Ә бүген гади авыл кешесе чөгендер үстерә алмый. Биохимикатлар, техника сатып алырга акча юк.
Байлар чөгендер үстерүдән тыш ферма тота. Эшләргә берничә тырыш, эшчән кеше генә алалар. Акча эшләүнең нинди генә ысулларын тапмыйлар!
Ә бүгенге авыл халкы ферма тота алмый. Акча юк. Тик иренмичә эшкә керешсәң, ахырдан зур табыш алырга мөмкин. Нигә без үзебезнең җирне башка халык алып, анда зур-зур акча эшләгәнен карап ятарга тиеш соң? Әлфия Бәдретдин,
КДУ студенты
vatantat.ru
Просмотров: 1933 |
Добавил: awilim
| Рейтинг: 0.0 /0
Календарь
« Июль 2008 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0