Среда, 20.09.2017, 10:20
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Башкалар

Сездэ коту чыктымы
СЕЗДӘ КӨТҮ ЧЫКТЫМЫ? 

Балачактан көтү каршылау хәтергә кереп калган. Иң элек, тузан уйнатып, сарыклар кайта. Бала-чага адашып калган бәтиләрне эзләргә чыгып йөгерә. Озак та тормый, акрын гына атлап, сөтлебикәләр дә күренә. Кичке сәгать 6 белән 7 арасында авыл шау-шуга күмелеп ала. 
 
Малларны көтүгә чыгару, каршы алу үзе бер яшәү тәртибе булган. Хәзер мондый җанланыш бетеп бара. Шактый гына хәлле саналган авылларда да көтүгә 30 дан артык сыер чыкмый. Сарыклар турында әйтәсе дә юк. Анысын да асрамый башладылар. Моның сәбәбе авыл картаюда гына да түгел, яшьрәкләр дә мал тотудан бизеп бара. 5-6 ел элек 80 гә җитеп килүче каенанам сыерын бетергәндә күршеләрдән оят дип күз яше түккән иде. Хәзер исә авылда яшәп сыер асрамау гадәти хәлгә әверелеп бара. Чөнки сөт сату бәяләре түбән, мал тоту файдасыз, диләр. 
 
Сәбилә МӘҮЛЕТОВА, Башкортостан, Стәрлебаш районы Урман авылы, пенсионер:

– Көтү 1 майда чыкты. Башка елларда сыерларны апрельнең егермеләрендә үк чыгара идек, быел кар яуды, шуңа да соңарды. Көтү чыккан көнне көтүчеләргә йомырка бирә торган гадәт бар бездә. Сөтлебикәләр исән-сау йөрсеннәр, ризыклары мул булсын, сөтне күп бирсеннәр дигән теләкләр әйтеп озатабыз аларны. 

1 сыер, 8 сарык асрыйбыз. Безнең якларда таулар, урманнар шактый. малкайлар ашар өчен үлән күп, шуңа күрә сыер әллә ни табыш китермәсә дә, бетермәскә тырышабыз. Быел көтү­дәге сыер башы саны кыскарган, 40 кына калган, элегрәк күп иде. Авыл картая, әбиләр мал тотмый башлады. 

Көтүне чиратлашып көтәбез. Бер эре мал чыгарасың икән, бер көн көтү көтәсең, 4 сарыкка – бер көн. Көтү өчен акча түләү юк, ә менә үгезен чыгарган йорт хуҗасы көтүдән азат ителә. 
 
Фәрит Мәхмүтов, Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы:

– Бездә әле көтү чыкмады. Аны бу атнаның шимбә-якшәмбесенә планлаштырабыз. Ел саен чират буенча көтәләр. Өлкән яшьтәгеләр генә мәктәп укучыларына акча түләп, чиратын үткәрә. Узган ел белән чагыштырганда, сыерлар да, сарыклар да кимеде. Төгәл санын көтү чыккач беләчәкбез.  
 
Тәхәветдин Хөсәенов, Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы:

– Авылда көтү май башында чыкты. Бездә барлыгы өч көтү. Берсе чират буенча, икесен ялланып көтәләр. 1 көн көтү бәясе 300 сум. Шуның өстенә көтүчене ашатырга да тиеш булалар. Сарык көтүе юк. Мөгезле эре терлек саны елдан-ел кими. 
 
Илфак ШИҺАПОВ, журналист, продюсер:

– Халыкта курку бар. Авылларга инвесторлар килгәч, киләчәктә көтүне яланнарда йөртеп булырмы, юкмы дип борчыла. Байлар урманга халыкның малын бушка чыгармаска да мөмкин, акчаны каерырлар микән дип кайгыра. Аннары тагын бер әйберне күзәттем, кризис галәмәте белән көтү көтеп акча эшләүчеләр күбәйгән. Моңа кадәр көтүчеләр 40 меңләп акча эшли торган булса да, безнең татар кешеләре моңа тотынмый иде, бу эштән тартынды. Татар өчен гомер-гомергә иң соңгы һөнәрләрнең берсе саналды, шуңа да көтүгә чиратлашып чыгуны хуп күрәләр иде. Хәзер кайбер татар авылларында да көтүчеләр бар дип куанышалар. 
 
Гөлназ Вилданова, Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы җирлеге башлыгы:

– 9 майда көтү чыкты. Соңгы ике-өч елда мал саны бик кимеде. 200 баштан 68 гә калды. Бездә һәр гаилә чират буенча көтә. Хуҗалыкта ике сыер икән, ике көн чыгарга туры килә. Хәленнән килмәүчеләр булса, көтү белән идарә итүчегә 800 сумын бирә дә, ул кеше эзли башлый. Узган ел бәяне мең сумга кадәр күтәрделәр. Чаллыдан 23 чакрым гына булгач, бәяләр шәһәрчә. Шуңа карамастан, көтү көтәргә ашкынып торучы юк. Сарыкларны быел сыер көтүенә кушарга уйлыйбыз. 
 
Фәнә ГАРИПОВА, Башкортостан, Илеш районы Шәммәт авылы, укытучы:

– Авылыбызда электән калган гадәт – чиратлашып көтәбез. 2 эре мал куасың икән – бер көн. 4 сарык өчен дә шулай. Көтү иртәнге 7.00 дә кузгала, 21.00-21.30 кайтып керәләр. Колхоз яланнарында йөргәнгә күрә, акча түлибез, 1 сыерга 10-15 сум тирәсе чыга. Мал тоту чыгымлы, ләкин авыл кешесенең тамагын шулар туйдыра. 
 
Роза НУРГАЛИЕВА, Айрат БАРИЕВ
Ирек мәйданы
№ 19 | 15.05.2009



Категория: Башкалар | Добавил: awilim (12.06.2009)
Просмотров: 580 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0