Четверг, 23.11.2017, 19:30
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Башкалар

Авыл кая бара
АВЫЛ КАЯ БАРА? 

20 февральдә Әтнә районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең пленар утырышы булды. Анда 2008 елда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм финанс-икътисадый кризис шартларында агросәнәгать комплексының нәтиҗәле эшен оештыру хакында фикер алыштылар. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, район башлыклары катнашты.

Шыгырдап торган яңа такталардан ясалган абзарчыклар өстенә зур итеп “Терлекләр күргәзмәсе” дип язылган чүпрәк тарттырып куелган. Язу астында яхшы туннары өстеннән юка ак халат кигән юан абзыйлар таптана. Бездәге семинарларга йөрмәгән кеше монда пәйда булса, аптырап та калырга мөмкин – бу ни бу? Кемнәрне күрсәтәләр күргәзмәдә?

 Сөт җитештерүче “Тукай”

Семинарга йөрүчеләр бу кызыкларны күрми дә, барысы да әсәрләнеп төп кунак – Президент килгәнне көтә. “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сөт җитештерү комплексы» дигән язуны укыгач та “нигә Тукай исемен ниндидер фермага кушалар” дип сорау бирүче юк. Бер сүз белән генә әйткәндә, 2бар да элеккечә, бар да тәртип.

 Эреле-ваклы түрәләр токымлы сыерлар һәм “барысы да компьютерлаштырылган” фермаларны карап юанган арада семинарга Президент килеп җитүе мәгълүм булды. Берсен-берсе таптап, фотограф-операторлар яңа кунакларны каршыларга йөгерде. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенткалары илбашына һәм “районбашы”на ак халат кияргә булыштылар, Президент авызыннан “Ай-яй, чибәрләр” дигән олы бәя алып, кунаклар белән фотога төшү хокукына ия булдылар. 

 Бер кулына микрофон, икенчесенә озын күрсәткеч таяк тоткан Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Канададан кайтарылган зур кызыл башлы сыерларны, “үзебездә уйлап табылган” дип тәкъдим ителгән аклы-каралы сөтлебикәләрне бик озаклап мактады. Күпме мактар иде, Президент бүлдерде: “Бөтенесен әйтеп, мактап бетермә, алайса, суеп, “Тимерхан”га илтеп саталар. Сарыкларны да ашап бетерделәр кайберәүләр”… 

Шәп сыерлар яныннан китәбез генә дигәндә тагын бер яңалык – мөгезенә кызыл чүпрәк тагылган “иномарка” сыер янына бер Әтнә кызын бастырып куйганнар. Икесенең дә матурлыгы күбрәк күренсен дигәннәрме? Президент та түзмәде, сыерның икенче ягына барып басты. Фотографлар тагын яхшы урын эзләп төрткәләшә, пышылдап сүгенешә башладылар: “Иң яхшы сайлау алды фотосы бу, каплама, каплама дим, әй син…”

 Сөтне җыйды “Вамин”, акчасына – амин

 Тезеп куелган техниканы һәм противогаз кигән агу сиптерергә әзер торган гаярь егетләрне карап узгач, “Вамин” продукциясе күргәзмәсенә килеп чыкты семинарчылар. Шунда бу семинардагы иң зур тәнкыйть яңгырады.

 
– Халык “Вамин” сөтне җыя, ә акчасын түләми дип әйтә, – диде Президент, “Вамин” башлыгы Вәгыйз Минһаҗевка карап. 

 – 200 миллион процент белән… – дип, нәрсәдер мыгырданды «Вамин» хуҗасы.

 – Карале, син миңа әкият сөйләмә. Халык сорый – нигә “Вамин” сөтне җыеп ала да, акчасын түләми, ди. Мине калган әйберләр борчымый. Телисең икән, түләмә, телисең икән – акча сорап килүчеләрне ата башла… 

 Вәгыйз Минһаҗевның нидер мыгырдануын искә алмыйча, Президент, янәшәсендәге бер абзыйга төртеп күрсәтеп, дәвам итте:

 – Минем әле аның күзләрендә яшь күргәнем юк иде. Беренче тапкыр… Акчасын ала алмыйча йөрде дә, инде кулын селтәде… Сиңа кеше алдында әйтәм – җыя алмыйсың икән сөтне – җыйма. Башкалар җыяр. Сөт заводларын дәүләткә кайтарырбыз… Ә башкача ничек эшләргә телисез? Сез түләмисез, ә мин җавап бирергә тиешме? Мин үземне сиңа караганда азрак хөрмәт итмим… Ә алда – сайлау. Бер кышка икенче тапкыр бит инде бу…

 Бу сүзләрне тыңлаганда Минһаҗев инде акланып маташмый, “икеле” алган мәктәп малае кебегрәк кыяфәттә иде.

 – Нәрсә, рәхәт түгелме тәнкыйть тыңлавы? Ә миңа халык, сайлаучылар алдында күңелле дип уйлыйсыңмы??? Ярар, аңлаштык… 

 Йөзе җимерелгән Вәгыйз Минһаҗев өелешеп йөрүче түрәләр массасыннан читкәрәк китүне мәгъкуль күрде. Алай да, яклаучылары табылды

– янына берәү килеп, “ярар, семинарда берәр кешене сүкми калмыйлар инде» дигән сымаграк сүзләр әйтеп, юатып китте. Шул ук семинарда йөрүче кайберәүләр авызыннан “сөт короленең халыкка бурычы 180 миллион сумнан артып киткән» дигән сүзләр ишетелде. Сөтнең бәясе болай да ташка үлчим, анысын да вакытында бирми, өстәвенә әле серкәсе дә су күтәрми икән Вәгыйз әфәнденең. 

Алга китеп шуны әйтергә була – тәнкыйтьләүче катырак әйтеп ташладым дип уйлады бугай, “ярар үпкәләмә, кәҗәгә дә башта таяк белән сугалар, аннары печән бирәләр» дигән кебегрәк сүзләр белән кәефен күтәрде. Алайса, бөтенләй сулган иде «Вамин”.

 Бер түрәгә – бер чип

 Борынгы тәртип буенча, урамдагысын карап бетергәч, халык мәдәният йортына юнәлде. Гадәттәгечә, башта кунак иткән районны мактадылар: “кредитлар алмыйча, инвесторлар кертмичә дә бер дигән итеп яшәп ята Әтнә! Алар кризисны башларын югары күтәргән көе үткәреп җибәрәчәкләр!» Мондый мактаулардан болай да башын иеп йөрми торган район башлыгының борыны тагын да чөелебрәк китте бугай. Кереш өлештән соң, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов чыгышы. Ул чыгышның күпчелек өлешен Президентның лирик чигенешләре тәшкил итте.

 Әтнә районы өч ел элек көненә 70 тонна сөт сатса, хәзер – 113 не. Былтыр сыердан 5 700 литр сөт сауганнар. Бу – республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Министр атаклы колхоз рәисе, әтнәле Фәйзи Галиев сүзләрен искә төшереп, район башлыгының салпы ягына тагын бер бөртек салам кыстырып куйды: “Аның эшләүчесе түгел, эшләтүчесе кадерле”.

 Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча Әтнә Татарстанда мактана алса, Татарстан Русиядә мактана ала дип саный министр. Татарстан авыл хуҗалыгына Русиядән – 8,8, республика казнасыннан 8 миллиард сумлык акча кертелгән. 6 миллион тонна ашлык белән генә түгел, Русиянең 2 % җиренә ия булган хәлдә 8 % сөтен җитештерүе белән дә мактана алабыз икән әле. Дөрес, күрсәткечләр тагын да яхшырак була алыр иде, урыннардагы кайбер ялкау җитәкчеләр гаепле икән. Кризиска кереп барганда терлекләрнең баш санын киметүчеләр каты тәнкыйтькә дучар ителде.

 – Терлекчелек – ялкаулар шөгыле түгел, шуңа да элек-электән кем авылда ялкау, шуның терлеге булмаган, – дип оялтырга тырышты министр. 

 – Андыйлар элек йә эчеп үлгән, йә туры юлдан язган, – дигән реплика ыргытты Президент.

 Минтимер Шәймиев янәшәсендә утыручы Рөстәм Миңнехановка яңа бурыч уйлап тапты. Һәр җитәкчегә электрон карта – чип бирергә. Үз алдына куелган бурычларны үти икән, андыйларга ярдәм итәргә. Эшли алмаса – юк. Бу ысулның яхшы икәнен дәлилләп тә күрсәтте:

 
– Әнә бүген сыерларны карадык бит. Һәммәсенең колагында электрон чип. Компьютерда һәрберсе исәптә тора – сөт бирүче сыерга гына ишек ачыла да, ул икенче бүлемгә кереп, концентрат ашый ала. Сөт бирмәүчеләргә – юк. Без карап торганда бер сыер кермәкче иде, ишек ачылмый. Сөте юк, димәк. Икенчесе керде, шундук алдына азык бирелде. Без дә шушыны эшли алабызмы?

 – Без бер гаилә булып эшлибез шул, – дип җыелган түрәләрне яклап чыкты Марат Әхмәтов. Күз алдына кабул итү бүлмәсендәге колакларына «эшен эшләмәде» дип язылган чип тагылган түрәләр өере килгәндер, бәлки.

 – Чип куярга кирәк! – диде Президент.

 – Колакка! – дип куанышып кычкырышты түрәләр.

– Колакка кирәкми… Ләкин чип кирәк. 

– Программа бар безнең, ләкин аны үтәмәгәннәргә ярдәм итмәскә дигән әйбер юк, – ди Рөстәм Миңнеханов.

 Чиплары “программаны үтәмәде” дип күрсәткән түрәләрне моннан соң бюджет бәлешен бүлешергә үткәрми башларлармы – анысы билгесез, ләкин колхозчыларга Казан базарларында сату итүдә чикләүләр булмаячак, имеш. Президент башкала башлыгына шундый бурыч куйды. “Алайса, әйбер бәясенең өчтән бере алыпсатарлар кулына китеп бетә, дурость бу, ул сүзнең татарчасы юк… Ләкин берәр район лимитны арттырса, үзендә булгандагыга караганда күбрәк ит сата башлый икән, миңа әйтегез. Алайса, кайберәүләр бер елга 30 % сыерын сатып бетерә. Аны әле эшкәртәсе дә бар бит, ничек тиресен салдырып өлгерәләр. Эшкәртеп тә тормыйча ашап бетерәләрме әллә?» Мулла эчсә, юллап эчә дигәндәй, терлек суючы түрәләр үз гамәлләрен ит ашыйсы яки акча эшлисе килү теләгеннән түгел, изге ният – начар терлекләрдән арыну кирәклеге белән аңлаталар икән. 

 Президент үзе белән унбиш ел элек булган тарихны да искә төшереп узды. Идел буендагы бер өлкә губернаторы мактана икән – бер сыердан савып алынган сөт күләме буенча сезне узып киттек ди, имеш. Күпме сыерың бар дип сорагач, өлкәдә сыерларның биш тапкырга азаюы билгеле булган. “Бөтен өлкәгә бер генә сыер калдырсагыз, безгә караганда тагын да күбрәк сөт савып алырсыз”, – дип киңәш биргән Шәймиев. 

 “Формализм безне үтерә”

 Хәзерге заманда теләсә нинди утырыш кризиска багышланган. Авыл хуҗалыгында аның беткәне булмаса да, бу юлы ул хакта күп сөйләделәр. Кризисның начар яклары – кредитлар булмау, ашлык, сөт бәясе төшсә, файдасы да бар. Авыл хуҗалыгы өчен иң кирәкле әйберләргә – ашлама белән ягулыкка бәяләр төште. Соңгысына килгәндә, анысына бәя болай да төште, өстәвенә чыгымнарның бер өлешен “Татнефть” белән “ТАИФ” күтәрәчәк. 

Доллар хакы артуга бәйле рәвештә чит илдән кергән иткә бәя артты. Сатарлык терлеге булганнарны бәхет басты. Шуңа да терлекчелекне сөймәүче җитәкчеләрне тагын бер тәнкыйтьләп ташладылар. Дуңгыз асрамаган Биектау белән Питрәчкә каты эләкте. “Биектаулылар шәригатьчә яшидер инде, ә Питрәчтә бит урыслар, керәшеннәр…” Тәнкыйтьләргә дип бастырылган Биектау башлыгы ни өчендер бик шат иде. Авызы колагына җиткән. “Аксубайдагы семинардан бирле кәефе яхшы аның” дип шаяртты трибунадагылар. Аның урак алдыннан уздырылганын исәпкә алсаң, район башлыгының инде ярты ел кәефе яхшы булуын исәпләп чыгарырга мөмкин. Тәнкыйть кәнфит түгел, берәүләрнең кәефе кырыла, икенчеләрнең, киресенчә, күтәрелә, күрәсең.

 Шулай ук “мактаганны күтәрә алмаучы яшь инвесторларны” да ут астына алды Президент. “Кешене таныйсың килсә, дан-шөһрәт бир дигәннәр, кайберәүләр шул вакытта муеннарын сындыра. Алай булгач, кем мактауны күтәрә алмый, андыйларны бүтән мактамабыз, безнең кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе зур”… Семинардагылар чыш-пыш “яшь инвестор”ның кем икәнен гоманлый башладылар. Хәер, бездә алай аталырга мөмкиннәр күп түгел… “Кызыл Шәрык” агрофирмасы терлекләрен чит өлкәгә җибәргән дигән имеш-мимешләр ишетелгән иде соңгы арада. Бу тәнкыйть тә соңгы елларда бер дә телдән төшми макталган Айрат Хәйруллинга юнәлмәде микән дигән фаразлар пәйда булды.

 Семинарда тагын бер проблема күтәрелде – эшсезлек. Республикада ярты җир инвесторлар кулында, ә алар “зур бер комплекс салып куя да, ничә авыл эшсез кала”. 

 – Ә бит алар гаепле түгел, – диде Президент. – Халыкны җәлеп итүнең теләсә нинди формасын табарга була. 

Юллар салу, торак йортларны ремонтлауга җәлеп итү юлы белән күп кенә кешене эшле итәчәкбез дип ышандырды ул. Ләкин төп эшне җирле башлыклар башкарырга тиеш. Төп юнәлеш – ташламалы кредитларга терлек сатып алып, кешеләрне эшле итү булачак. Һәм бу эш элеккечә “әйдә, ярар”га түгел, ә “2008-2012 елгы авыл хуҗалыгы үсеше программасы” кысаларында үтәчәк. Планнар шундый. “Җирне – крестьяннарга» шигаре астында крестьяннан җирне тартып алганнан бирле ул ашлык үстерә алмады, терлек исәбенә яшәде. Хәзер дә мөмкинлек барында ташламалы кредитларны алыгыз, бетәчәк ул”, – диде Минтимер Шәймиев. Кредитларны түли алмабыз, Себергә сөрерләр дип куркучыларны да тынычландыруны кирәк тапты: 

 

– Сезне җибәрмиләр ан¬да, түли алмасагыз… Кирәк анда… 

 Кризис безгә катырак сукты, чөнки төзелешләр күп иде, кредит өстендә кредит, диде ул. “Ә гомере буе кризиста яшәгәнгә, кайсы яктан җил өрсә дә, әйләнеп ята да, барыбер исән кала”. Кризис сәбәпле бәяләр артса, ипигә, майсыз сөт продуктларына бәяләр сакланып калачагын вәгъдә итте. 

 1 мартта сайлау да бит әле. Бу турыда сүз чыкканда, еш кына сайлаучыларның наданлыгы, уйламыйча тавыш бирүен сөйлиләр. “Халыкны сәяси агарту” белән шөгыльләнергә тиешле, шул хакта хисап биреп ятучы түрәләрнең үз хәлләре дә мөшкел икән. Район башлыклары белән сайлау турында сөйләшкәндә, тегеләре агитация эшләренең тулы көчкә баруы хакында хисап тота икән. Президент шундук секретарьлары белән тоташтыруны сорап, район башлыгының кабул итү бүлмәсендә утыручы туташларның сәяси белемнәре белән кызыксынып караган. Күпчелеге чи надан, хәтта бер мандатлы округның ни икәнен дә белмәгәнлеге ачыкланган. Район башлыгының кабул итү бүлмәсендә утыручы шушы гади генә әйберләрне белмәгәнне, халык белән эшлибез дип ничек әйтеп була дигән сорау куйды Президент. “Формализм безне үтерә”.

Соңгы сүзе итеп, Марат Әхмәтовтан сорауны кирәк тапты:
– Синең секретарең беләме соң, Марат Готович?
– Менә куркып торам әле, Минтимер Шәрипович, белә микән…

Канәгатьләндерерлек җавап түгел, аның каравы гадел. Гаделлек өчен – “бишле”.

Айрат БАРИЕВ, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 8 | 27.02.2009


Категория: Башкалар | Добавил: awilim (03.03.2009)
Просмотров: 677 | Комментарии: 4 | Теги: ТР Авыл хуҗалыгы, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмм, Әтнә районы, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехан, Татарстан Президенты Минтимер Шәйми | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1  
Яхшы язма up

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0