Пятница, 26.04.2024, 01:30
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Матбугат ру

Ни хэлен бар,авыл?
НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ? 

Авылдан киткән яшьләр шәһәрдә эш эзли. Ә шул чакта авылда тракторга утырырга тракторист, мәктәптә - укытучы,фермада – сыер савучы, урып-җыю җитсә - кырга чыгардай белгеч юк. Бәлки халкының хезмәте бәяләнми, шуңа ул көннән-көн битарафланадыр...

Ювелирлар шәһәрендә

Ачык һавада тау-тау алтын өелеп ятканын күргәнегез бармы? Минем бар, алтын приискасында эшләгәндә. Ындыр табагы дигәч, кечкенә чагымда биеккә күтәртеп куелган иләк күз алдыма килә иде. Ә анда алтын бөртекләр кояш ваннасында коена. Хәер, чынлыкта да ындыр табагы минем балачак фантазияләремнән әллә ни аерылмый. Шундый ук сары кояш, шундый ук сары бөртекләр. Күз алдына гына китерегез... Тау чаклы алтын бөртекләр. Аннан хуш ис һәм кайнарлык бәреп тора, ә чистартканда монда яланаяк йөрсәңме! Рәхәт...(Мәктәптә әдәбият китапларында С.Рәмиев, Дәрдмәдләрнең дә шундый алтын приискалары булган дип укый идек. Анда эшләү дә шулай рәхәт булдымы икән?) Ә күтәрелеп карасаң, күк йөзе бер-берсенә гашыйк йолдызлар белән тулы. Озак та үтми, алар җиргә яңгыр булып ява башлый. Галимнәр аны Персиада яңгыры диләр. Аны күзәтеп, теләкләр теләп калырга була. “Йолдызлар атыла, күрдеңме? Мин барын бу җирдә белдеңме?”- шагыйрь әлеге җырны нәкъ менә шундый төндә язгандыр. Романтика! Тик бу тынлык озак дәвам итми. Аны бозып бер-бер артлы “КамАЗ”лар килеп туктый. Чистарткыч аша үткән бөртекләр “Зил” машинасына менеп кунаклый. Ә тәгәрмәчләре җирдән аерылып, очып йөргән йөк машинасын күзәткәндә “Кырлай” паркы бер якта торсын. Шул рәвешле “Зил” чәчүлек бушата. Ындыр табагы машина гөрелтесенә күмелә. Шулчакта “алтын приискасы” зур булмаган провинциаль шәһәрчеккә охшап кала. Әнә шул рәвешле “ювелирлар шәһәрчеге” умарта оясын хәтерләтә, шулай йолдызлар яңгыры астына берничә “КамАЗ”ны озаткач, керфекләр авырая, арыганлык үзен сиздерә башлый. Кайтыр юлга чыгабыз. Моннан тау астына сыенган авыл уч төбендәге кебек күренә. Тик манзара шулкадәр моңсу. Авыл эчендә берәм-сәрәм янган утлар һәм ялкау гына өргәләп куйган этләрдән кала җан әсәре сизелми. Нәкъ башка авыллардагы кебек үк, бездә дә яшьләр туган ягына кайтырга ашкынып тормый. 

Кайда тормыш рәхәтрәк?

Ә кайда эшли авылдан киткән яшьләр? Сер түгел ни белеме, ни тәҗрибәсе булмаган кадрлар беркая да кирәкми. Белеме булганының да эш тәҗрибәсен сорап йөдәтәләр әле. Төзелештә эшләүче авылдашым авылга кайта. Әтисе аңа сиңа бер атнада миңа бер айда түләгән хезмәт хакын биргәннәр дип гаҗәпләнә. “Без анда син монда өч ай эшләгәнне, бер атнада эшлибез. Көненә бер пар бияләй дә түзми,” – ди егет. Егетләр төзелештә бил бөккәндә, кызлар савыт-саба юа. Шәһәр үзәгендә, кыйммәт түләнә дигәннәре сәгатенә 25-30, сирәгрәк - 35 сум. Монда тагын барып кайтырга юл бәясе, төшке аш, торак өчен түләүне дә салсаң, кесәдә күпме каласын санар өчен математик булу кирәкми. Тик шулай да авыл яшьләре туган ягына ашыкмый. Ялга әти-әнисе янына кайтучылары да, туган өенә кайтуын Ә шул чакта авылда тракторга утырырга тракторист, мәктәптә - укытучы, фермада – сыер савучы, урып-җыю җитсә - кырга чыгардай белгеч юк. Бәлки, халкының хезмәте бәяләнми, шуңа ул көннән-көн битарафланадыр. Бәяләргә күз салсак, якынча бер икмәк 14 сум, бер кап сөт 16 сум тора. Тик азык-төлек бәясен арттырганда аны җитештерүче хезмәт кешеләре турында гына онытып җибәрә йомшак кәнәфидә утыручы абыйлар.

“Җырлар гына язабыз шул сагынып”

Җәйге практикамны тәмамлап өйгә кайткач, авыл хәлләрен белим дип кулыма район газетасын алам. Анда практикага кайткан каләмдәшләремнең язмаларын күреп сөенәм. Тик һаман өстән генә йөзәбез әле. Язмаларыбыз бер үк калыпта. Аеруча мәгънәсезләре мәдәният йортында үткән чараның сценариен күчереп язып, оештыручыларга рәхмәт уку. Мәдәният йортының матбугат үзәге диярсең. Ә медальнең икенче ягында ниләр бар? Һәр авылда елдан-ел йортлар саны кими, тәрәзәләргә такта кагыла. Салават җырлаганча: “Җырлар гына язабыз шул сагынып, Туган якка, әнкәйләргә табынып.” Ә авыллар елдан- ел “җыйнаклана”. Урып-җыю җитсә, күршедән чувашлар килеп эшли. Ә ул вакытта авыл халкының яртысы акчасызлыктан интегә, эшсезлектән зарлана. “Шомалары” кайдан, нәрсә алып була дип баш вата. Кайберләре безнең халыкка бөтенләй ят булган пыяла шешә белән дуслаша. Берәүне дә гаепләвем түгел, хакым да, теләгем дә юк. Борынгылар әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр инде.


 
Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру

Категория: Матбугат ру | Добавил: awilim (07.08.2009)
Просмотров: 2699 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Зимагур  
0
Татар телен дә,инглиз телен дә,рус телен дә белергә кирәк.Фәнни эшләр шушы телләрдә алып барылалар һәм фәнни литература рус һәм инглиз телләрендә.Татар теленә килгәндә,тагын бер кабат әйтәм,татар теленә тәрҗемә иткән дөнъяви фәнни эшләр ташка үлчим генә.Дөрестән дә татар милләте диеп әйтәсез икән,татар милләтен дөнъякүләм танытасыгыз килә икән, дөнъкүләм фәнни,әдәби эшләрне татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк.Шулай ук татарның әдәби мирасын башка телләргә тәрҗемә итәргә.Бу хөкүмәтнең планы нигезендә эшләнергә һәм финансланырга тиеш.
Үзеңнең фикерләреңне сөйли белү,яза белү бик зур фән диеп әйтер идем.Сөйләүгә килгәндә,сөйләү ирекле әле ул.Аны оештырып була.Ә менә язу,фикереңне яза белү,яза белү генә түгел,грамматик кагыйдәләргә буйсынып, укучының аңына сеңдерә белү,иң авыр,күп тәҗрибә тәләп итүче,иң авыр фән.Кызганычка каршы,урта һәм югары уку йортларында фикерләреңне язарга өйрәтмиләр.:sm39::sm22

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0