Вторник, 16.04.2024, 22:36
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Матбугат ру

ӘЙДӘ, КЫЗЫМ, МИН СИҢА АВЫЛНЫ КҮРСӘТӘМ
 ӘЙДӘ, КЫЗЫМ, МИН СИҢА АВЫЛНЫ КҮРСӘТӘМ

Балалар бакчасы ремонтка ябылгач кызымны һичъюгы берәр айга дип авылга кайтарып куярга туры килде. “Бик әйбәт, – дип тынычландырды мине танышларым. – Авылда үсеп, тазарып килер. Анда сөте, каймагы, эремчеге, дигәндәй. Күкәе, ите, мае...” Белмим, ул танышларым кайсы якның кайсы заман авылы турында сөйлиләрдер, миңа кызыма ашатырга дип күкәй белән сөттән кала барлык ризыкны Казаннан ташырга туры килде.

  

“Без яшь чакта көзгеләр матур күрсәтә иде”, – дип әйткән ди бер әби. Минем сүз дә шулай кабул ителерме икән: без кечкенә чакта көтү авыл урамнарын тутырып шаулап кайта иде. Хәзер сыер-сарыгы да кимегән икән. Югыйсә үлән аз түгел, кыр-болынга чыгып тормыйча, хәтта капка төбеннән дә сарыклык үлән чабып керергә була. Хәзер чирәм белән кычыткан гына түгел, ромашка кебек кыр чәчәкләре дә авыл уртасында шаулап үсеп утыра башлаган. Юк икән хәзер бездә тузанлы урамнар, киресенчә, мәңге кипмәс күлдәвекләр барлыкка килгән. Икенче кайтышымда анда камыш баш калкытса да гаҗәпләнмәячәкмен. Көтү турында яза башлаган идем бит. Хәер, көтүнең кимүе халыкның ялкаулыгыннан түгелдер ул. Авылның картаюыннандыр. Яшьләр аз калгач, кем асрасын ул малны? Кеше хәзер читтәге бер эшмәкәрнең авылдагы шәхси кибетенә бара да, “Америка ботын” каткан тактасы белән күтәреп кайта, шуны ашап яши. Ботны гына түгел, катык белән эремчекне дә кибеттән ала башлаган авыл кешесе. Нишләп сепаратор аертып, аның кырык тәлинкәсен юып азаплансын ул?! “Маргарин кушканнар ахрысы”, – дип сүгенсәләр-сүгенәләр, барыбер, шул кибет маен ашыйлар.

 

Әни беркөнне оныкларын сыйларга дип пластмасса чиләкле пешкән куертылган сөт (вареная сгущенка) күтәреп кайткан. Ышанасызмы: төп-төгәл ярты ел элек срогы чыккан баллы сөт дигәнебезнең. Кашык күтәреп өстәл янына тезелеп утырган өч баланы елатып булса да, кире кибеткә илтеп кайттым сөтләрен. Иң кызыгы: икенче көнне без илткән сөтнең үзенмедер, “туганынмыдыр”, әнинең ахирәте сатып алып кайткан ди. Кызы зарланса да, кире илтмәгәннәр сөтне, яхшысынмаганнар. Берничә көннән әни колбаса алып кайтты. “Ике төрле колбаса бар иде. Берсе Владимирда ясалган, анысы ерак бугай аның, килеп җиткәнче бозылыр дип, якында эшләнгәнен алдым. Икенчесе – Мордовиянеке”, – ди әнием. Сүз дә юк, шәп логика! Әмма Мордовиядәгесен Владимир аша әйләндереп китермәделәрме икән, әнием, чөнки ун көн элек срогы чыккан икән шул. Кызык, авыл халкы, барыбер, иске ризык ашаса да, авырмый-нитми генә яшәп ята. Хәер, авырыйдыр да инде. Югыйсә, бөтен кеше инвалидлык алу артыннан чапмас иде. Кыскасы, авыл кешесе рәсми рәвештә гарип-гораба ди хәзер. Ә үзләренең табип түгел, хәтта медсестралары да юк. Күрше авылдан бер ханым ярты ставкага килеп йөри икән. Югыйсә, үзебез авылда медицина белемле киленнәр дә бар да бит... Әмма оптимизация шулай куша, күрәсең, элек ике шәфкать туташы эшләп торган авылга хәзер ярты ханым да җитәдер.

 

Бүген көн кыздыра, бөтен кеше бакчага су сибә һәм мунча яга күрәсең, кранда су юк, шуңа эшсезлектән аптырап, көнбагыш кабыгы белән капка төбе чүпләп утырам. Бала-чага үткәләп китә. Көтү каршылаганчы буш инде болар. Без балачакта җәй көне көндез урам күрми торган идек, чөнки кыр чүбеннән арына алмадык. Очы-кырые күренмәгән чөгендере дисеңме, башлы суганымы, чернушка исемле вак суганымы – артыңны күтәрәсең дә, утыйсың да утыйсың... Мәңге бетмәс кебек иде. Бердәнбер котылу чарасы – башны алып авылдан чыгып качу иде. Аллага шөкер, шулай иттек тә! Кем каргады икән ул суган кырларын? Беткән бит ул суган чүбе утау дигән җәфа. Колхозы белән бергә юк булган.

 

Колхоз дигәннән, кайчандыр гел алдынгылар рәтендә булган Ленин колхозы бик газапланып “җан бирде”. Мин аның бөтен нечкәлекләрен белмим, әниләр инвесторларга каршы чыгып, колхозны саклап йөргәндә, миндә авыл кайгысы түгел, үземнең әни булып йөргән көннәрем иде. Әмма инде үлергә хөкем ителгән колхозны алар гына саклап кала алмады. Гаделлек эзләп журналист Искәндәр Сираҗига да мөрәҗәгать итеп карадылар. Әмма Искәндәр генә ярдәм итәрлек түгел иде шул хәлләр. Элеккеге пред үз дусларын җыештырып, җир кәгазьләрен җыеп, колхоз булып яшәргә маташкан иде дә, моңарчы да колхозчыга игелек күрсәтмәгән предны күпләр кабул итмәделәр. Шулай итеп, таркалды ул колхоз дигән нәрсә. Өлгеррәкләр, хәллерәкләр әле озатылып өлгермәгән сыерлар белән атларны җитәкләп кайтканнар ди. Берәүгә кырык мең сумлык колхоз үгезе эләккән ди. Булдыра алганнар иске булса да, трактор ише тимер-томырны үзләштергән. Кыскасы, колхоздан җимерек гаражлар һәм бетәшкән ферма нигезләре генә торып калды.

 

Су һаман юк та юк. Көнбагыш төкеренеп һаман урамда утырам. Әнә, авыл малайлары-кызлары сыерларын каршылап, куып алып кайттылар. Балалар дигәннән, оптимист та инде безнең авыл киленнәре. Ирләре эчә, акча юк дип тормыйлар, бала табалар бит ә! Бер ирләре эчепме, башка сәбәп беләнме, үлеп китсә, икенчесенә чыгалар, гаиләне ныгытуларымы икән – теге балалары янына тагын яңаларын табып куялар. Ә ирләр эчә. Эчми нишләсеннәр, аларның ни эше бар?! Хәер, эшлисе килгәннәр “Кызыл шәрыкъ” фермаларына барып та, күрше Апас районы хуҗалыкларына ялланып та эшли. Әмма эшләмәгәч рәхәтрәк ди “авыл белгечләре”. “Кибеттә аракының бәясе 80 сумнан артыграк, самогон 40 кына сум. Тик яхшысын ышанычлы кешедән белеп алырга кирәк,” – дип аңлата миңа белгән кешеләр. “Дөрес булса, самогонга “Демидрол” да, хәтта тавык тизәге дә салалар икән, – ди бер хатын-кыз. – Бетерәләр бит ирләрне!” “Йа Аллам, ирмени инде болар!” – дип авыл урамы буйлап әүмәкләнеп кайтып барган адәм балаларына карыйм да, көнбагышымны җиргә төкерәм. Элек, колхоз барында болар эшләп эчәләр иде. Колхоз аты белән бәрәңге сызып, печән кайтарышып булса да, үзләренә эчәрлек эшлиләр иде. Хәзер, әнә, әниләре пенсиясенә карап яталар. Хәер, кайберләре колхоздан калган каралты-кура башын өстерәп алып кайтып, шуны үз әниләренә “сатып”, “эшлиләр”.

 

Су һаман юк. Элек авылда коелар бар иде, тыкрык саен колонкалар тора иде. Хәзер “алга китеш” диеп бәяләргәме икән, су өйләргә, һичъюгы, ишегалдына кертелгән. Ә колонкалар бетерелгән. Әнә, өебез каршындагы кое да яраксыз хәлгә килгән. И көянтә-чиләкләп су ташый идек шуннан. Безнең янга кич утырырга килгән егетләр сусап китсәләр, суны төшеп тә эчәләр иде үзенә. Хатирәләр, хатирәләр... Аннары халык суны өйгә кертә башлады. Колхоз барында әтиләр тау башындагы шактый ерак чишмәдән торбалар белән китерткән су һаман шулай авыл халкын сыйлап ята икән әле... дисәм, бүген почта әрҗәсенә счетлар салып киткәннәр. Телефонга, утка, газга, суга. Тукта, ничек “суга”? Кем сата соң әле ул чишмә суын? Счет Норлаттан килгән. Тау башыннан үз юлы белән агып төшеп авылга кергән суның Норлат авылына ни катнашы барлыгын миңа беркем дә аңлата алмады.

 

 “Әйдәле, кызым, мин сиңа авылны күрсәтеп кайтам, – дим кызыма. – Әнә – Кәя күле. (Элек монда каз-үрдәкнең чик-чамасы юк иде. Хәзер күл бушап калган. Халык кош-корт асрап мәшәкатьләнми, күрәсең). Әнә – канау. Тегендәрәк кенә Пилмән күле белән Пилмән тавы. Әнә – топольлек, әнә – посадка”. Кызык, болар берсе дә табигый түгел, барысын да колхоз барындамы, бәлки, аңа кадәр үктер, бабаларыбыз казып калдырган. Сусыз җирдә урнашкан авылны шулай сулы иткәннәр. Тапкан бит Әҗи бабай авылга нигез салыр урынны! Авыл эчендә челтерәп чишмә дә агып ятмагач! Хәер, Гөбнә елгасы алай ерак урнашмаган үзе, урыс ягына таба китсәң, Ышналы дигән бер инеш кисәге дә бар. Кызыма гүзәллек күрсәтәм дип, Ышналы ягына кузгалдык. Әмма ерак баралмадык, кәефем төшеп кире борылдык. Нишлисез сез, кешеләр, нишләп авыл тирәсен чүплеккә әйләндердегез? Хәтта аттан биек үскән алабута белән кычыткан да яшереп бетерә алмаган кешеләрнең гамьсезлеген, адым саен чүмәлә-чүмәлә чүп. 

 

Язганнарыма тагын бер кат күз йөртеп чыктым. Карале, зарланам да зарланам икән ләбаса. Югыйсә, авылның гүзәллеге белән муллыгы да бар ләбаса. Тавыклары җырлап йомырка сала. Бакча тулы чия белән карлыган үскән, җиләкләр тәгәрәшеп ята. Алма өлгереп килә. Матур чаклар! Әйткәнемчә, капка төбенә генә түгел, бөтен урамга яшел чирәм түшәлгән. Ә ромашкалары! Авылга кайтып китәсе дә рәхәт бит хәзер. Элеккечә сөт машиналары башында да, вакытын белешеп, тыгылышып колхоз автобусында станциягә барасы да юк. Билгеле бер вакытта маршрут автобусына утырасың да, теләгән җиреңә барып кайтасың. Тик автобус тукталышында торган калай белән тышланган агач баракны гына яндырганнар. Явып китсә ышыкланып торырга ярый иде. Барак астында бик шәп торбалар булган ди, шуны алу өчен яндырганнар ди... Әйе, авыл яши әле, Аллага шөкер, тимер торбалар тартыр көче бар...

Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ 137 | 30.08.2008
Категория: Матбугат ру | Добавил: awilim (06.08.2008)
Просмотров: 2487 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0