Среда, 20.09.2017, 10:14
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Матбугат ру

ИНВЕСТОРЛАШТЫРУ

      ИНВЕСТОРЛАШТЫРУ

Беткән авыллар, инвестор галәмәтләре, авылның киләчәге турында шактый яздым да, сөйләдем дә кебек. Яхшысын да, начарын да. Тик менә үземнең туган авылым – Буа районы Югары Лашчы авылы турында язарга гына кул ничектер күтәрелмәде. Чүтеки, үз ягыңны күккә чөеп мактарга да, аяк астына салып таптарга да ярамый кебек. Хәер, соңгы кайтуымда авылымның мактарлагы калмаганына ахыр чиктә инандым. Бу материал да кемнедер гаепләү түгел – гаеплеләрне эзләү соң инде. Телисез икән – җан ачысы. Райондагы түрәләр, бәлкем, үпкәләр, анысы аларның эше... Әмма Югары Лашчы ул үзе кебек йөзләгән саланың язмышын кабатлаучы бер авыл, бер мисал гына. Мондый мисалларны эзләп ерак йөрергә кирәк түгел...
БУ АВЫЛ “ҮРНӘК” ИДЕ

 

“Үрнәк” дигән горур исемле колхозның төп утары иде элек Югары Лашчы. Дүрт авылны берләштергән көчле хуҗалык. Сөтне дә мулдан саудылар - әнием ничә ел рәттән районда алдынгы доярка булып торды, ул заманнарда бирелгән мактау кәгазьләре әле дә саклана, бүләккә алып кайткан келәмнәр белән өй тулы, теге вакытлар өчен сирәк эләгүче “Малютка” кер юу машинасы хәзер дә келтер-келтер эшләп тора. Игене дә шәп чыга иде безнең колхозда, чөгендере белән дә элек-электән чиләнгән авыл халкы. Минем балачагым “Үрнәк”нең гөрләп торган чорына туры килде – ул вакытта хуҗалык белән Әгъзам абый Гыйләҗев идарә итә иде. “Үрнәк” өчен күп тырышты ул. Авылга беренчеләрдән булып газ керттерде, ипи пешерү цехы салдырды, комбикорма ясаучы комплекслар төзетте – саный китсәң, бихисап... Әгъзам абый безнең хуҗалыктан киткәч, колхоз таркалып-бүленеп бетте, электән килгән инерция белән яшәде-яшәде дә, ахыр чиккә килеп терләгәч, муеннан бурычка, фермалары тирескә баткач, инвесторга – “Татспиртпром” җәмгыятенә бирелде. Авылга “коткаручы” җибәрделәр. “Авангард” агрофирмасына куштылар безне. Кем өчен коткаручы булгандыр, белмим. Һәрхәлдә, минем авылым һәм аның халкы өчен түгел – монысына иманым камил. Фермадагы терлекләрне “Авангард”ның үзәк утарына ташып бетергәннәр, техниканы да алып киткәннәр.

Кайчандыр семинар үткән, гөрләп торган фермалар бүген бомбага тотылган урынны хәтерләтә. Бернинди декорациясез Гыйрак сугышы турында фильм төшерергә мөмкин. Баштарак ферма тирәләрен махсус сак хезмәте (авылда аларны “ОМОН” дип йөртәләр – Ф.Г.) белән каравыллаганнар иде, хәзер алар да юк. Халык акыртынлап иске биналарны сүтә. Рәтлерәк тактасыннан койма тота, начарын утынга... “Колхозлашу елларында ата-бабалардан талап төзегәннәр иде, бүген менә кире алып кайтабыз, дивиденд” – диләр. Ләкин бу шаярту түгел. Бу – ачы хакыйкатьне раслаулары, акланырга теләүләреме икән авыл кешеләренең. Чөнки ферма биналарына кайчан да булса терлек кайтасына өмет күптән сүнгән. Инвесторга һәйкәл булып караеп торганчы, череп беткәнче, бераз файдага кулланмый нишлисең ул иске биналар белән?

Ферма юлыннан менәм. Менә терлекчеләр йорты. Мин балачакта аның кибете дә бар иде әле. Бик зур бәйрәм көннәрендә әни шуннан хезмәт хакы хисабына кәнфит белән печенье яздырып ала иде. Дәүләт кибетендә булмаган нәрсәләр бар иде биредә. Кечкенә генә залында яңа елда, сигезенче мартта колхозчыларның бәйрәм итүләре дә хәтердә. Ә хәзер буш тәрәзәләр каядыр еракка, батып баручы кояшка сукыр карашын төбәгән дә, гүя шул заманнарны сагынып утыра...

Нык бүрәнәләрдән салынган бозаулар торагы күптән түгел дөрләп янып киткән. Ут салганнар дигән сүзләр йөри. Кемгә кирәк булган ул – анысын тәгаен аңлатырдай кеше юк. Кайчандыр сыерлар мөгрәгән тавышка күмелеп торган, җылы пар күтәрелеп, сөт исе килеп торган ферма биналарында үле тынлык. Бары су каланчасындагы ниндидер тимер, кинәт искән җилдә селкенеп, үзәкне өзгеч, тешләрне авырттырып җелеккә үтеп керә торган яман тавыш чыгара. Моннан ун еллап элек кенә данлыклы Югары Лашчы фермасының шушы хәлгә төшәчәген кем күз алдына китергән? Муллык хәрабәләре шушы буладыр инде ул... Хәер, берничә чакрым тирәлектәге авылларда – шул ук хәл. Шул ук хәрабәләр.

 

КОЛХОЗЛАШУДАН – ИНВЕСТОРЛАШУГА...

 

Сүз дә юк, муеннан бурычка баткан, черек техникасы белән җафаланган, терлеген ашатырга азыгы булмаган авыл хуҗалыгына коткаручы кирәк иде. Акчалы, заманча фикерләүче, базарга җайлашып эшне оештыручы хуҗа. Ләкин авылга инвестор килү ничектер кешечәрәк булмады. Сәвит власте оешканда колхозлаштыруның ачы тәҗрибәсен беләбез бит. Инвесторлаштыруда да шулайрак килеп чыкты. Ул заманда хәллеләргә “кулак” ярлыгы такканнар. Егерме беренче гасырда авыл халкына исә “ялкау”, “карак”, “эчкече” ярлыклары беркеттеләр. Кемнең кем булуын карап торыштан түгел. Барысы да бер чират белән китте. Еллар буе җыйналган, тупланган байлык туздырылып-җимерелеп бетте. Элек буш тәрәзәле ташландык фермаларны Татарстаннан читкә чыккач кына күреп шакката идек, хәзер алар республикабызның теләсә кайсы районында бар. Минем туган авылым – йөзләгән авылның ксерокопиясе генә ул.

Колхозларның бу кадәр бөлгенлеккә төшүендә иң зур гаеп - дәүләтнең үзендә бит, югыйсә, эчкечелек тә буш урыннан барлыкка килмәде.

Инвесторлаштыру галәмәте авылдагы гадәти тормыш рәвешенә балта чапты. Бүген инде сыер асраучылар юк диярлек – бик хәллеләр, үҗәтләр генә мондый “батырлыкка” бара ала. Бездә авыл көтүе чыкмый. Сарыклар да шуның гына хәтле. Халык, ачы язмышына буйсынып, кичектергесез әҗәлен көтеп ята.

Икътисадый күрсәткечләр, югары савымнар, мул уңыш артыннан күпме телисең – шул кадәр куып була анысы. Ләкин кеше күңеле дигән нәрсә бар. Һәм рәнҗеш. Туган авылында эшсез, өметсез калган бичара кешеләр рәнҗеше. Алардан гафу үтенерлек, хәлләренә керерлек түрәләр табылырмы икән? Юктыр, мөгаен. Дәүләт беркайчан да үз ялгышларын танымый ул.

Бүген авыллардагы эшсез халыкны вахта ысулы белән калаларга җибәрү турында сүзләр күп йөри. Алабугада, Түбән Камада тулаем бер заводлар комплексы төзелеп килә бит, анда эшче куллар кирәк икән. Казанның автотранспорт предприятиеләре Питрәч, Арча районнарыннан автобус йөртүчеләр эзләп карады. Тик хәленнән килгәне күптән җаен тапкан, урнашкан. Безнең авылда берәүләр Мәскәүдә пилмән әвәли, кайберәүләр Себернең ачы салкынында нефть буровоенда эшли, Петербургта төзелештә чиләнә, тагын әллә кайларда склад төбен саклый. Булдыксызлыкта гаепләнгән халык, үз илендә олтан булуга да ышанмый, читкә бәхет эзләргә таралышты. Әле кайберләренең кайтырга өмете бар кебек. Ләкин ул көннән-көн кими бара... 

Югары Лашчыга Буадан кайту юлында, Норлат авылы янында “Авангард” агрофирмасы өр-яңа дуңгызчылык комплексы төзеп куйган. Аңа керү юлы ялт иткән асфальт, зур тимер капкалар, ян яклары табигый ташлар белән ыспай итеп ясалган, һәйкәл инде менә! Биредә нимес технологиясе буенча дуңгызлар да үрчетә башлаганнар. Кыш көне, әле комплекс төзелгәндә генә, мин анда булган идем. Чучкаларны өрмәгән җиргә яткырмаячакбыз дип сөйләделәр. Их, шул чучкага дигән кадер-хөрмәтнең тырнак очы кадәресен генә кешеләргә дә күрсәтсәләр!...

Инвесторның да төрлесе була ди халык – “Татфондбанк”ны мактап сөйлиләр. Шул ук Буа районында “Тинчәле”, “Коммуна” җәмгыятьләре бар, алары да бүгенге заман шартларына яраклашып эшли, кешеләрне дә кайгыртып бара. Безгә насыйп булмаган, күрәсең...

Сыкранып йөреп, авылыбыз зиратына киттем. Аңа бару юлында Югары Лашчыны икегә бүлеп торучы елга аша күпер. Күпер диярлеге калмаган. Балчыктан өелгән корылма шунда. Ел саен язгы ташу, яңгыр сулары белән юылып, озакламый сукмак булып кына калырга тора. Инде күпме кеше егылып имгәнде, машиналар капланды. Тик перспективасы булмаган авылга күпер салудан кемгә файда килсен? Уң якта элеккеге колхоз идарәсе, почта бинасы. Анысы да ишелеп бара. Каршысындагы мемориал гына безнең фашизмны җиңгән халык икәнлегебезне искәртеп тора. Зират үзе яңа каберлекләрдә. Кешегә күпме кирәклеген аңлар өчен шунда кереп чыгарга кирәк. Күп кирәкми. Өч аршин җир...

 

ЯЛГЫШЛАР КАБАТЛАНМАСМЫ?!

 

Төптән уйлап карасаң, гомумән Русия авылының бу хәлгә төшүенең сәбәпләре бихисап. Әле соңгы елларда гына дәүләт аграр тармакка азмы-күпме йөз белән борылды. Ләкин барыбер җитәрлек түгел. Хет син шунда мең сыер асра, йөз мега-ферма төзеп куй, сауган сөтең барыбер эчә торган судан да очсызрак. Мондый хәлдә исән калу турында уйларга да юк. “Көтегез, һаман болай булмас дөньялар”, - дип тынычландыра түрәләр. Ләкин елның-елында шул хәл. Ашлама бәясе кыйммәтләнә, ягулык-майлау материалларын, газын-утын әйткән дә юк. Бу шартларда теләсә кайсы хуҗа, әлбәттә, каешларны кысып, булганын саклап калу өчен тырышачак.

Авыл хуҗалыгы гомердә дә субсидияләрсез, дәүләт ярдәменнән башка яши алмый. Моны капиталистлар да күптән таныган инде. Кушма Штатларда фермерлар елына 119 миллиард доллар күләмендә субсидия алып бара. Европа берлеге илләрендә бер гектар сөрүлек җиргә 500 дән алып 1200 еврога кадәр акча туры килә. Русиядә 100 евро чамасы. Күп дигәндә.

Инвестор мантып китеп, аякка басып, киңәеп, барча халыкны да канәгатьләндерерлек итеп эшли алырмы? Анысын вакыт күрсәтер. Әлегә дәүләт югарылыгындагы сәясәт барыбер авыл файдасын түгел. Ә агропормда бюджет акчаларыннан башка әллә ни бизнес майтарып булмый.

...Тарих кабатлана ул. Килер бер көн, “инвестор китерү дөрес булмаган” дип, алар күтәргән мегафермалар да ташландык хәлдә калдырылып, сүтелә башлар. Безнең Русиядә гадәт шундый. Искене ватып яңаны төзү чире. Ләкин ул чорны барлык авыллар да күрә алмас шул...

Автор фотолары. 

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Матбугат.ру
№ --- | 08.05.2008

 

Категория: Матбугат ру | Добавил: awilim (23.06.2008)
Просмотров: 544 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0