Среда, 24.04.2024, 22:45
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Сабантуй... = зоопарк

   «Хатын-кызлар көрәше башланды!» – диде бер абзый янәшәсендәге дустына. Алар ыргылган якка мин дә юнәлдем. Мәйдан уртасында әзмәвердәй хатыннар бил алыша. Әлбәттә, кыланмышлары көрәшчеләргә охшамаган. Берсе сөлгене урап тоткан да икенчесен биленнән күтәрмәкче була, барып кына чыкмый. Тартышалар, йолкышалар, маңгайларыннан тир ага, юк кына бит, әүмәкләшә торгач, кычкыра-кычкыра бер-берсенең өстенә килеп төшәләр.

«Көрәшә белми» дип туп-туры әйтүчеләр дә булды, ә шулай да икенче партиядә чыгучы хатын-кызлар барыбызны да гаҗәпләндерде, үз һөнәрләренең остасы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора! Тамашачы барысына да сызгыра! Мәйданда утыручы халык, барлык күзәнәкләре белән бирелеп, хатын-кызлар көрәшен күзәтә. Билләһи, ир-атлар бил алышуын алай карамадылар. Әйе, син нәрсә, мондый «зрелищены» калдыралар димени? Ярый әле: «Әйдә, манчы, әйдә, кирәген бир» дип кычкырмыйлар.

Бу вакыйга Миңгәр Сабан туенда булды. Ничә ел рәттән Саба районының Миңгәр авылында шаулап-гөрләп татарның милли бәйрәме уза! Бирегә күрше районнардан, хәтта, ялгышмасам, Русиянең башка төбәкләреннән күңел ачып, көнләшеп китүче «кунаклар» була. Алар саны елдан-ел арта гына. Инде Сабантуйда биш-алты машина бәрелгәч, чыннан да, башыгызга мәхшәр бәйрәм дигән уй-фикер киләдер.

КӨРӘШКӘ КАДӘР

Миңгәрдә кичке Сабантуй үткәрәләр. Кояш офыкларга күмелгән вакытта спорт ярышлары кыза гына башлый әле. Биредә аларның саны чиксез кебек. Һәм, башка ярышлардан аермалы буларак, хатын-кыз көрәше, машина ярышы аеруча тамашачы игътибарында. Мәйдан янында чуалып йөргән вакытта бер пәһлеван кызга күзем төште. Башкалардан бер башка озынрак һәм киңлеккә дә... Ә кырыенда бер «чебеш» басып тора, ләкин анысы да «боевой» караш белән алдагы көрәшкә әзерләнә, диярсең. Әлбәттә, кемнәр икәнен һәм нәрсә өчен бәйрәмгә килгәннәрен шунда ук абайладым. «Махсус чакыртылган спортчы кунаклар булырга тиеш болар», дигән фикер башымнан йөгереп узды һәм, чыннан да, уйлаганым хак булды. Минем кебек спорт җанатары моны игътибарсыз калдырмастыр, аралашу мөмкинлеген кулымнан ычкындырмадым. Авызымны гына ачам дигәндә, бер татар апасы килеп чыкты да сөйләшә башлады болар белән. Шулар даирәсеннән дип, иң элек татар хатыны белән сүз куерттым. Шәмәрдәнле исемен әйтергә теләмәсә дә, Хисанова дип, фамилиясен ялгыш ычкындырды. Ул инде өч ел рәттән хатын-кызлар көрәшендә катнашып килә. Узган елның финалында 80 кг авырлыгы белән 140 кглы профессиональ спортчыга каршы көрәшеп оттырган.

– Әлбәттә, алып салып булмый аларны, казып утыртылган багана сыман, селкенмиләр дә. Мин үзем спортчы, волейбол белән шөгыльләнәм. Турнирларда, Сабантуйларда гел призлы урыннарны яулыйбыз. Менә Шәмәрдәндә кул көрәше буенча да беренче урын алдым. Нәкъ шушы җиңүләр этәрә мине башка спорт төрләренә. Үземне сынап карыйсы килә, азарт көчле миндә. Узган ел 100 кглы хатынны алып салдым әле, җәрәхәт тә ясадым (мактанган рух белән – А.Ш.). Быел катнашмыйм инде. Тагын шушыңа чыксам, берничә килограммга очып китәчәкмен (кырыйда басып торучы «амбал» хатынны күздә тотып). Алар бит профессионал, ә без... Менә беренче елны шәп булды. Бары авыл хатыннарын ярыштырдылар», – дип «горурлык» хисе белән искә алды Хисанова ханым үзенең элекке чыгышларын.

– Чын гүзәл зат буларак, бу хатын-кызлар көрәшенә карашыгыз нинди?

– Килешеп бетмәсәм дә, кызык бит. Булдыраммы мин, әллә юкмы?! Менә шундый уй керә башка. Быел күпләр бу кунакларны күреп, исемлеккә язылмаячак, болардан куркалар, мин үзем дә алардан ерак торам, – ди Хисанова ханым.

Шуннан ике кунак кыз белән сөйләшеп карадым. Әзмәвердәй Алена Михайловага һәм дөнья, Европа чемпионкасы Екатерина Арсеньевага бу спорт төре хатын-кызларны бизәми бит инде диюгә, миңа гаҗәпләнеп карадылар, үз аңлатмаларын китерә башладылар: «Ничек инде? Әлбәттә, бизи! «Боевой» без. Беркемнән курыкмыйбыз! Берничә ел элек кыерсытмакчылар иде, кирәген бирдем!.. Ходай миңа шундый буй, шундый көч бирде! Моннан отышлы гына файдаланам! Фигурага да яхшы тәэсир ясый», – ди ул (катлам-катлам май асылынып тору шәп фигура икән алайса – А.Ш.).

– Барыбер дә сез гүзәл зат, «слабый пол» бит?

– Хә, күрсәтәм мин сиңа! – ди Алена әллә нинди рәвешкә килеп.

– Катя, ни өчен бу спорт төренә килдең? Барыбер дә хатын-кызлар эше түгел бит?

– Мин элек симез идем. Ябыгыр өчен шөгыльләнә башладым һәм шуннан зур спортка кереп киткәнемне сизми дә калдым. Нишләп хатын-кыз эше булмасын, ди? Бөтен җирдә тигезлек булырга тиеш! Ир-атлар нишли, без дә шуны эшли алабыз. Без гүзәл затларга карата гел дискриминация инде! Шул күңелемне сыкрата. Әйтик, ир-атларга зур-зур бүләкләр, машиналар бирәләр, ә безгә... Мәсәлән, менә күптән түгел көрәш буенча яшьләр беренчелеге узды. Анда егетләргә – 80 мең, безгә 50 мең сум акча бирделәр. Бу миңа ошамый. Бездә шулкадәр көч, шулкадәр физик әзерлек, ә соңыннан барыбер ир-атлардан соң, икенче булып йөрибез, бу чын дискриминация, – ди дөнья беренчелегендә катнашып, беренче урын алган көрәшче Катя.

– Ә профессионалларга каршы гади авыл кешесе көрәшергә дә мөмкин икән биредә. Төрле тән җәрәхәте алулары да ихтимал? Кая монда гаделлек?

– Әгәр дә мондагы оештыручылар акыллырак булса, профессионал спортчыларны аерым, гади авыл халкын аерым көрәштерер иде. Яки биредә тәрбияләнеп үскәннәрнең үзләрен генә көч сынаштырырга кирәк, менә анда кыйммәтле бүләкләр дә үз кешеләренә эләгә. Түбән Камада Сабантуй шулай уза, шул ягы белән миңа ошый да. Без барыбер чып-чынлап көрәшмибез инде, көндәшебезгә җәрәхәт ясарга тырышмыйбыз, бары үз осталыгыбызны гына күрсәтеп алабыз, – ди Катя.

ҖИҢҮ – ҖИҢЕЛҮ, КЫСКАСЫ, ИСӘП

Беренче итеп ике кунак Алена белән Катя көч сынашты. 120ле 60 кглы чемпионкадан «остарак» булып чыкты. Аннан татар хатыннары. Күрәсең, Хисанова ханымның сүзләре хак булган, мәйдан уртасында барлыгы дүрт гүзәл зат кына, башка еллар белән чагыштырганда, катнашучылар саны азрак. Шулай да тамаша кылучы шактый иде. Бу теге Америкада уздырыла торган шәрә ботлы хатын-кызлар спорт төре үк булмаса да, мавыктыргыч... Спортчы бер алым ясап куймасынмы (бигрәк тә профессионалларның авыл хатыннарына карата «шәп» килеп чыга), теге мескене кычкыра, аңа исерек ир-атлар да кушылгач, чын тамаша барлыкка килә. «Татарлаштырылган Америка көрәше» диярсең! Өченче урынга Катя Арсеньева белән татар хатыны көрәште һәм бер алымда ук күтәреп салган дөнья чемпионкасы эшен тиз йомгаклады. Финалга Алена Михайлова белән татар кызы Алсу Мөсәгыйтова чыкты. Авырлыклары буенча 100нең теге ягына чыкканнар, и көрәшеп карадылар, барыбер бернинди юньле алым күрсәтә алмадылар, анысы. Яшел чирәмдә әвәләнеп, бер-берсенең өстенә менүләре ниндидер оригиналь спорт төрен күз алдына китерде, әмма ул һич кенә дә татар көрәшенә охшамаган иде, гәрчә профессионаллар бил алышса да. «У-у-у, ура, татар кызы җиңде!» дип шаулаша да башлады кырыйдагы абый-апалар. Бөек җиңүче белән озак сөйләшеп булмады, бик нык ашыга иде. «Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында I урын алдым. Монда да шул баскычтан төшмәвемә ышандым. Бары тик кызык өчен генә катнаштым», – диде абсолют җиңүче татар кызы Алсу Мөсәгыйтова.

МЕНӘ СИҢА МӘ!

Дүрт кеше генә көрәштә катнашса да, өчесе – бу спорт төре белән даими бил алышучылар. Ахыргы, дүртенче баскычта гына калачагы билгеле иде инде авыл хатынының. Уйлап карасаң, монда да хаклык юк инде. Өч баһадирга каршы бер мескен апаң. Хәер, алай дисәң, бу апаны жәлләү кирәкмәстер дә. Чөнки бу көрәш өчесенең көндәлек һөнәренә әйләнгән, ә монысы җиңеләчәген белә торып, туп-туры сазлыкка керә. Үзе гаепле. Нәрсәгә андый түбәнлеккә күрә торып төшәргә? Бу гамәлне үз-үзен хөрмәт итмәгән хатын-кыз гына эшли аладыр. Бәлки, ялгышамдыр да... Аның белән дә аралашасым килгән иде дә, мәйдан зур булгач, тотып булмады, кызганыч.

Бу хатын-кызлар көрәше кебек бернинди кысаларга да сыймый торган чаралар күпләрне битараф калдырмыйдыр. Инде мондый көрәшләр күп районнарда үткәрелә. Бер ел минем туган ягым Байлар Сабасы Сабан туенда да бу спорт төрен уздырып караганнар иде, Аллаһыга шөкер, чәчәк атмады, башка күргән булмады бу мәхшәрне. Ә менә Миңгәрдә ел саен салют алдыннан кеше шаккатыралар. Монда аларны гына гаепләү дә дөрес булмас, катнашучылар үзләре ни уйлап мәйданга чыга икән?! Бу бит район Сабан туеннан күпкә зуррак масштабта уза торган бәйрәм, мәсәлән, күрше районнарда милли бәйрәмебез моның кадәр халыкны үзенә җыймый. Миңгәрдә һәр елны ниндидер мөхтәрәм кунакны бил алышырга чакыралар. Югарыда язганымча, быел да андыйлар бар иде. Әйтерсең лә зоопарктан ниндидер ерткыч хайванны алып килгәннәр! Авыл хатыннары белән алары да көрәшми аның, ә мөгезсез сөзешә генә. «Хәзер каршыгызда мөхтәрәм «...» сезгә шоу күрсәтә!» Менә шулай итеп мәйданга алкышлап чыгарсаң, бәлкем, җиңелчә караш белән генә күзәтер иде тамашачы да. Мин, әлбәттә, мондый ахырзаман галәмәтләренә каршы. Дини яктан карасаң, кыямәт алдыннан хатыннар ир-атларга охшый башлар, диелә. Нәкъ шушы инде. Хатын-кызларны, нәфис булганнары өчен, юкка гына бәллүр белән чагыштырмыйлардыр. Аларның урыны да өйдә яисә җиңел, үзләренә туры килә торган хезмәттә булырга тиеш. Атаклы спортчы Катя фикеренчә, ир-атлар белән хатын-кызлар бар өлкәдә дә бертигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Тик аннан соң аларны «гүзәл зат» дип йөртеп булыр микән? Минемчә, хатын-кызларның, киресенчә, ир-атка әверелүләре ихтимал бит. Тиздән, ир-атлар табак-савыт юып, хуҗабикә урынына күчсә, бер дә аптырамам, чөнки хатыннарның эшләре бик тыгыз булыр, аларның андый вак мәшәкатьләр белән вакланырга вакыты калмаячак...

 Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

 

 

Кайда сез, көрәшче егетләр?!

Безнең буын кешеләренә элекке Сабантуйлардагы көрәш хакында сөйләп тору кирәкмәстер. Ул вакытларны сагынып искә алырга гына калды.

Менә быел да кайттык Сабантуйларын күрергә. Тик хәзер алар отчет бирер өчен генә үткәрелә кебек. Без кайткан авылда да үтте ул үзе. Эреле-ваклы балалар көрәшен куркып карап утырдым. Кеп-кечкенә малайлар үзләренә караганда ике тапкыр авырраклар белән көч сынашырга мәҗбүр. Әнә берсе көрәш алымнарын никадәр оста белсә дә, каршысындагы Камыршаны күтәреп сала алмады шул. Тегесе этеп диярлек екты бу баланы. Зурлар көрәше башлангач, йомышым төшеп, өйгә кайтып килергә туры килде. 30-40 минуттан әйләнеп килсәм, батырны чөяләр иде инде. Эх, кайда сез, көрәшче егетләр?!

Гүзәл апагыз,

 Казан.
 
Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (26.06.2008)
Просмотров: 891 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0