Пятница, 29.03.2024, 10:35
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Авылкаем – бәхетсез язмышкаем
Авылкаем – бәхетсез язмышкаем 

Бетеп баручы авылларыбыз турында шулай дип әйтәсе генә кала. 
Кызганычка, безнең Татарстан Республикасында да күп авыллар язмышы инде хәл ителгән. Өстәгеләр никадәр генә авыл-авыл дип сөйләмәсен, тагын бер ун елдан алар йонын йолкыган тавыкка охшап калачак. Ә авыл хуҗалыгы бетмәс анысы, чөнки һәркемгә ашарга кирәк. Шул исәптән шәһәр кешесенә дә, тик бу эшне төрле дәрәҗәдәге инвесторлар башкарачак. Хәзерге заманның көчле техникасы ярдәмендә авыл хуҗалыгында эшләрне тиз һәм аз кеше көче белән башкарып чыгалар. Уңыш та күпкә югары. Ит-сөт җитештерүдә дә күп продукция бирүче нәселле терлекләр үрчетелә. Сүз дә юк, болар барысы да уңай яклар. Тик инвесторларны авыл язмышы кызыксындырмый. Авыл бит ул – мәшәкатьле нәрсә, бигрәк тә хәзер – пенсионерлар белән беркайда да эшләмәүче алкашлар гына җыелып калгач. 

Авылны – җирнең анасы, эшне – җирнең атасы, дигән борынгылар. Әмма иртәдән кичкә кадәр сузылган бу эшнең тиешенчә бәяләнмәве, кадерсезләнүе күңелгә шом сала. 

Авылларга инвесторлар опекуннарны хәтерләтеп килеп керде. Шуңа да аларга менә болай мөрәҗәгать итәсе килә:

– Сез бу изге җирләрдә рөхсәт сорап кына атларга, бисмилла әйтеп кенә басарга тиеш. Чөнки бу җирләр, авыллардагы корылмалар, әллә ничә буын ата-бабаларыбыз маңгай тире, каны, авыр хезмәте белән сугарылган. Алар кагылгысыз: һәр адым җирдә үлгәннәрнең һәм исәннәрнең өмет-хыялы, ышанычы, шатлык-борчуы. Аларны аяк астына салып таптарга сезнең хак бармы?

Ниндидер сылтаулар белән аларны җимерү, сүтү, тарату, сатып җибәрү – гөнаһлы эш. Бернинди хакың булмаган килеш килеп кереп, барлык байлыкка хуҗа булып, шушында яшәгән халык өстеннән командалык итү цивилизацияле телдә ничек атала?

Әгәр дә син инде инвестиция салырга дип килгәнсең икән, рәхим итеп, җир һәм шул җирдәге милек хуҗасы булган авыл кешесе белән килешү төзе, акчаңны сал, эш оештыр, продукция җитештер һәм үзеңә тиешлесен рәхмәтеңне әйтеп ал. 

Ә чынлыкта ничек?

Бернинди уртак килешүсез (килешү булса да, аны төзергә мәҗбүр иттеләр) килеп кергән инвестор шул минутта җиргә, фермаларга, мал-туарга, техникага, барлык эшче кулларга да хуҗа була. Менә ничек ансат кына бит. Инвесторлар максаты ачык: күбрәк эшләтеп, азрак түләп, мөмкин кадәр күбрәк продукция алып, үзенә отышлы бәядән сатып, зур табыш алу. 1991 елда КПССны таркаткач, крестьянның яшәешен пыран-заран китереп, туйганчы чишендерәләр. Сезне җирнең чын хуҗасы итәбез, колхоз-совхоз мөлкәтенә хуҗа кирәк, дип югары инстанцияләрдән агитацияли торгач, беренче эш итеп колхоз-совхозларны тараттылар да аларны фермер хуҗалыклары дип игълан иттеләр. Шуннан соң төрле предприятиеләр, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр төзелде. Җитәкче арты җитәкче алышынды, кайсы-күпме эләктерә ала – урлады да качты. Авыл кешесенә югалган мөлкәтләргә “Аллаһу-әкбәр” дип, дога кыласы калды. Чыннан да, пай җирләре – аңа рәхәтләнеп гомер кичерерлек байлык. Тик ул байлык та аңа файдага булмады. Ул җирләрдән алынган байлык белән инвестор рәхәт күрә. 5-6 гектар җир өчен 3-4 центнер ашлык бирә крестьянга яисә 3 рулон печән. Гектардан 30-40 ц уңыш алабыз, дип язалар матбугат битләрендә. Ярар, без нәфесле кешеләр түгел, 25 ц гына булсын, ди. 25×6= 150 ц, ягъни 15 тонна. Һәр тоннасы 5 мең сум, димәк, 75 мең сум була. Шулкадәр байлык алып, 3-4 ц ашлык ыргыту – җир хуҗасына берни дә бирмәү дигән сүз. Авыл кешеләрен “Алтын башак” акцияләрен сатып алырга агитацияләгәндә дә алтын таулар вәгъдә иткәннәр иде. Миллионнарча кешеләрнең ничә еллар бер тиен дивиденд алмауларын ничек аңлатып була? Ни өчен авыл кешесен беркем якламый? 

Аннан, инвесторлар барысына да хуҗа булып алгач, авылның мәдәният учаклары, медпунктлары, урамнары турында кайгыртырга тиештер ләбаса. Социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә дә инвестор катнашырга тиеш. Авыллардагы җыеннардан да, халык белән аның яшәешенең мөһим мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү кебек нәрсәләрдән мөмкин кадәр читләшергә тырышалар. 

Без хәзер капитализмда яшәсәк тә, авыл дотацияләнергә тиештер. Дотацияләнгән вакытта авыллар, колхозлар начар яшәмәде, бик нык алга китте, ниләр генә төзелмәде. Ит һәм сөт эшкәртү цехлары, пекарнялар, чәчтарашханәләр, колхозчыларны тернәкләндерү үзәкләре төзелсә – никадәр эш урыны булдырып булыр иде. Яшьләр дә беркая да китмәс иде. 

Әйе, 70 елдан артык төзегәнне ике ел эчендә челпәрәмә китереп туздырып аттык. Фермалар сугыштан соң калган хәрабәләрне хәтерләтә. Авыл – хәзер йөрәктәге яра. Аның киләчәктә сакланып калачагына өмет бик аз, җәмәгать!

 Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ.

 Яшел Үзән районы, Югары Урысбага авылы


Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (30.06.2009)
Просмотров: 1308 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0