Четверг, 18.04.2024, 07:35
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

“Вамин”ны мактамагыз!
“БГ”ның 14 май санында чыккан “Ваминны сүкмәгез” исемле мәкалә авторына җавап язасым килгән иде.
Хөрмәтле исемсез автор, сез, бер яктан, аны мактагансыз. Икенче яктан, укып карасаң, бигрәк тә уртасыннан соң, шул ук түрәләрне сүгеп язгансыз. Бу язманы ничек аңларга соң? Аннары сез газетага язма юллагансыз икән, нигә исем-фамилиягезне язарга курыктыгыз? Бәлки, сез үзегез дә алар төркемендә эшлисездер?! Сезгә, шәт, аның яхшы яклары гына тиядер. Тик дустым белән булган бер вакыйга турында укыгач, аның нинди кеше икәнен чынлап аңларсыз. 

Мин үзем төзелештә эшлим. Дустым Сәйдәш белән дә шунда таныштык. Ул тумышы белән Алексеевск районыннан. Казан тормышы белән яши башлаганчы, армия сафларына киткәнче дә, аннан кайткач та, тракторчы-комбайнчы булып эшләгән. Яраткан хатыны Гөлчәчәк белән гаилә корып җибәрәләр. Дөньяга ике балалары аваз сала. Тормыш иптәше фермада сыер савучы вазифасын башкарган. Аларның туып-үскән авылларында соңгы 5 елда “Вамин” ширкәте җитәкчелек итә. Авылдан Казанга күченеп килүләренең сәбәбе дә – “Вамин” ширкәте, акча һәм яшьләргә яшәргә тиешле йортлар юклык. Тиеннәр белән санаган акча да вакытында бирелмичә, алты айга сузылып килгән. 

2007 елның августында туганы авырып китү сәбәпле, Сәйдәшне аның комбайнына күчереп утырталар. Чит ил техникасын әкренләп өйрәнгәннән соң, ул да ашлык суктырырга чыга. Ике атна эшли ул әлеге комбайнда. 

Беркөнне кырга төшке ашны алып киләләр. Пешекче ханым егетләргә ашарга салып бирә дә, үзе кырыйга китеп, комбайннар карап йөри башлый. Кинәт күктә вертолет тавышы ишетелә, ул егетләр янына килеп төшә, аннан Вагыйз Минһаҗев килеп чыга. Егетләрнең ашап утырганын күргәч, “Исәнмесез” дип торыш юк, ашап утыручы һәрбер егетнең тәлинкәсен алларыннан тибеп төшерә һәм үзе оятсыз сүзләр белән: “Бу вакытта нинди ашап утыру, эссе көнне нигә техниканы буш тотасыз?” - дип, теләсә-ничек кычкыра. Аннан, бераз вакыттан соң, үз вертолетына утырып очып китә. Һәм шул айда хезмәт хакын 25%ка кисә.

Бу вакыйганы дустым сөйләгәч, башта үзем дә ышанмадым. Чөнки була торган хәл түгелдер дип уйладым. 

Бу соңгы чик түгелме соң инде? Кеше бит бераз гына ял итеп, ашап алырга да тиештер. Ә ул ашап утырган егетләр ашын типкәләп, әллә ниләр кыланган. 

Шушы хәлдән соң, исемсез автор, тагын бер кат уйлап карагыз әле. Сез аны, чынлап та, беләсезме?

Бу кешегә яла ягу түгел, зинһар, начар уйламагыз. Әмма кеше күңеленә кереп калган яраны төзәтүе авыр шул. 

Шул вакыйгадан соң, урып-җыю сезоны беткәч, дустым гаиләсен алып, авылдан китеп бара. Ул төзелешкә урнашып, безнең белән эшли башлады.

Ә авылларына килгәндә, аның исемен язмыйм. Чөнки дустым әти-әнисе өчен борчыла. 

Җитәкчеләр бит хәзер теләсә нәрсәгә сәләтле. Бигрәк тә үзләре турында начар сүз әйтелсә, газета битләрендә чыкса. Алар төрле этлеккә дә барырга куркып тормый. Бүгенге заманда акча дигән чир бөтен адәм баласын бозды шул. 

Илдар МӨХӘММӘТОВ.

Казан шәһәре.
beznen.ru

Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (30.06.2009)
Просмотров: 971 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0