Четверг, 23.11.2017, 19:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Вамин сыерлы кешегэ сот сата яки натуралата тулэу
“ВАМИН”СЫЕРЛЫ КЕШЕГӘ СӨТ САТА ЯКИ НАТУРАЛАТА ТҮЛӘҮ 

Мәзәк түгел, мондый сөйләшү ишеткәнегез бармы: – Кара әле, син күпме хезмәт хакы аласың? – Ике тартма сыр, егерме биш майонез, ун килограмм сыер мае... Татарстан тулаем диярлек “Вамин” бияләе эчендә булганга, мондый әңгәмәне тиздән бар җирдә ишетеп булачак. Әйткән иде диярсез! Исерекләр акчаны аракы исәбеннән чутлаганда, берәүләр сыр, майонез белән хисаплый башлаячак. Мәсәлән, Арча районында хезмәт хакы темасын хәзер шулай ачып салганнарын үзем ишетеп кайттым.

Узган шимбәдә Түбән Оры авылында булган хикмәти хәлләрне тыңлап тордым да үземә күрә бер нәтиҗә ясап куйдым: “Вамин” җирендә бил бөгүче мескен халыкның тиздән гел “вкус и витамин” гына ашый башлавы ихтимал икән. Ничекме? Сөт эчеп, эремчек ашап, артыннан майонез сыланган сыр белән кабымлап... Шул рәвешле тулаем “витаминга” күчеп, тора-бара сөт ризыгы диетасына утырып бетәрләр, ахры. Чөнки “Вамин патшалыгы” хезмәт хакын сөт ризыгы белән түли башлаган.

 “Вамин” ватаны Арча районы булуы беркемгә дә сер түгел. Шул якның Түбән Оры авылын мисал итеп алып, анда булган “комедияне” сурәтләргә телим. 

Кайчандыр бер колхоз булып яшәгән Түбән Оры һәм Кызыл Яр авыллары – бөтен Кенәр зонасы авылларын үзенә йоткан “Агрофирма Вамин-Мәрҗәни” дип аталган җаваплылыгы чикләнгән кодрәтле ширкәтнең бер бригадасы гына. Анда идарә итүче Илнар Мәгъсүмов. Алга таба аны “председатель”, ә хуҗалыкны “колхоз” дип атарбыз, авылда колхоз чорларын оныталмыйлармы, һаман шулай сөйләшәләр ич...

Менә шушы хуҗалык авылларында 6 июньдә хезмәт хакын тартмалап таратканнар. Эчендә төрледән-төрле сыр һәм берничә төрле майонез күрергә мөмкин. Эш хакы исәбенә бирелгән товарның капка астында ятканын үз күзләрем белән күрергә, шул товарны “куанып” каршы алган кешеләр белән аралашырга туры килде.

“БЕЗ ДУҢГЫЗ ТҮГЕЛ”
Үзен Рая Исламова дип таныштырган ханым Үзбәкстаннан күчеп кайтканына үкенә башлаган инде. 
– Бирегә күчеп кайтканыбызга тугыз ел. Улларым эштә кыскартуга эләккәч, үзем үк аларны колхозга кайтырга күндердем. Акчасын да ай саен биреп баралар, мин әйтәм. Кыш көне генә булса да, кредит беткәнче үз янымда торыгыз, дидем. Улым кыш буе тракторлар ремонтлады. Ә олы улым кайтканнан бирле төрле эштә. Инде председатель көтүгә чыгарга кушкан. Монысының мәңге көтү көткәне юк, каршы килгән. “Алайса бүтән эшкә чыкма”, – дигән тегесе. Яшьләрне авылда калдырырга кирәк диләр, ә безнең председатель, киресенчә, колхозга эшкә чыкмаска куша. Җитмәсә, ай саен 4 мең 500 сум кредит түләргә кирәк.
Рая апа алагаем зур тартманы күз алдыма сөйрәп чыгарды.
– Менә, сеңлем, кара, шулай итеп мыскыл иттеләр мине! Гаиләбездәге дүрт кеше исәбенә шулкадәр товар керткәннәр! Чәчү вакытында трактор астында калып гарипләнгән малаем урын өстендә ята. Иртәгә аны больницага алып барасым бар. Каравылда торып, айга 1 мең 500 сум акча алам... Шуны да шулай мәсхәрә итәләр...
– Санадыгызмы соң? – дим, “Орбита” сырларын аралый-аралый.
– Санап та тормыйм. Кичә көне буе юл өстендә ятты ул. Бүген инде алып кереп куйдым, иртәгә “конторага” алып менеп бирәм. Аны ашый торган да түгел, кара менә моны, – дип, Рая апа кәгазе салынып беткән, пычрак бер сыр кисәге тартып чыгарды. – Моны ашарга без дуңгыз түгел бит! Кара нинди хикмәт: “Рая, Мансур, Марат, Ранис” дип тышына язып ук керткәннәр. Мыскыл итү бу, башка сүзем юк!

Кызык өчен генә булса да, тартмадагы сыр санын беләсем килгән иде. Алтмышлап сыр санагач – түзмәдем, калдырып чыгып киттем. Җитмәсә, арасында кәгазе сүтелгән сырлар да аунап ята. Чыннан да, хурланып үләрлек шул.

“СЫРНЫ ПЕСИ ГЕНӘ АШЫЙ”
Рәшидә Фәйзрахманова да бу хәлгә бик борчылган. Аңлавымча, аның хәле тагын да мөшкелрәк.
– Кырык ел тирәсе сыер савучы булып эшлим. Кызымны түләп укытасы бар. Миңа сыр түгел, акча кирәк. Бирсен ул ике-өчне, моның кадәр үк түгел бит инде! Без моны кая куеп бетерик? – диде ул миңа. 

– Сезгә бу товардан тыш, тагын хезмәт хакы бирәләрдер бит? Бу гына түгелдер...
– Белмим. Миңа акча тиеш тә түгелдер инде хәзер. Болай да күп нәрсә өчен тотып калалар бит инде аны. Салымын түлибез, ашлыкка, тегермәнгә, бакча сукалатканга... Ә менә утка, газга таяклы яки кисәкле сыр белән түләп булмый бит, акча кирәк.
Гөлнадия апа Лотфуллинаның тартмасындагы сыр, майонезлар да ничек кертелгән, шулай тора. 
– Сезгә дә талаш-кычкырыш аша калдырып киттеләрме?
– Юк, миңа рәисебез Илнар кертте. “Гөлнадия апа, талашмыйбыз да, кычкырышмыйбыз да, алып каласың”– диде. Алып калмыйм, миңа такталык, араталык алып килсәң – алып калам, ә сырны ашамыйм. Бер хезмәт хакына яшим, миңа шулкадәр продукция белән нишләргә кушасың, дип әйттем. Шунда баскыч төбендә калдырып китте. Яңгыр ява башлагач, өстенә каплап куйдым. Бездә генә түгел, бар җирдә дә шулай, диләр. Балалар үзләре эшли, эшләгәнем янга калсын дип, азмы-күпме үзләре миңа ашарга алып кайта, аларга да бу сыр кирәк түгел. Үзем дә ашый алмыйм аны, яратмыйм. Шәһәрдән кайткан зур песиебез бар, шуңа ашатасы булыр инде. Ул, әнә, сыр белән “колбасадан” башканы ашамый.
Әле монда сүзләр йөри, имеш, киләсе айның хезмәт хакын ун кило сыер мае, “ВАМИН” суы, литры 20 сумнан булган сөт белән бирәчәкләр икән.

Әкәмәтләр алда икән алайса! Авыл халкыннан 4 сум 95 тиеннән җыела торган сөтне, пакетларга тутырып, үзләренә үк егерме сумнан таратырга җыеналар. Шәп бизнес бит! Пакеты гына артык кыйбат кебек түгелме сезгә?! Авыл халкын юләргә чыгарырга боларга бир икән! 

Резидә апа Сибагатуллинаның төрледән-төрле сыр, майонезлар салынган тартмасы капка астында ята. Яңгыр тимәсен дип, каплап кына куелган.

– Менә, җәмәгать, өстән шундый боерык килде бит әле дип, халык белән җыелыш ясау, киңәш-табыш итү юк, тавыш-гауга чыгарып, өй саен шушы сырларны өләшеп йөрделәр. Безнең Илдус сөт ризыгын бөтенләй авызына капмый. Ә берүземә ул кадәр ризык нигә кирәк?! Алдан ук гаиләдә, биреләчәк продукцияне алмыйбыз, дип уйлаштык. Шул тиеннәр өчен авырта-авырта эшләп йөрибез бит, сеңлем. Эшләмәс идем, бүген үк туктар идем дә кредит түлисе бар. Бер көн ял иткәнем юк. Балаларны аякка бастырам, кеше арасында кешечә булсын дип эшләп йөрим. Алары үз янымда түгел. Казанда. Иң кечкенәсе өченче курста укый. Ирем группада.

Кичә бригадир белән завхоз хатын Ясирә шул тартманы китерделәр. “Ясирә, тукта әле, шулкадәр хезмәтемне эткә ашатыйммыни?” – дидем. “Ашатасың эткә, безнеке ашый ич менә”, – диде. Шундый сүз буламы, сеңлем?!

“Ярар алмасагыз, хәзер председатель керер”, – дип чыгып китте. Ун минут үтте микән, председатель кереп кычкырды: “Нәрсә, сез генә мөгез чыгарып, алмыйча ятасыз?!” – ди. “Илле яшемдә, һәркөн иртәнге дүрттә торып, эткә сыр ашатыр өчен чапмыйм. Миңа акча кирәк! Майонезны банкка ссуда түләргә алып бара алмыйм бит, алмыйбыз”, – дидем. Илнар, сүгенеп, тартманы бригадир кулыннан йолкып алды да каршыбызга тотып атты. “Нәрсә, к.... иләп торасың?!” – дип кычкырды. 
Бу хәл озак дәвам итсә, ни була? Халык ашлык капчыгыннан кием тегеп, киндергә төренеп йөрер микән? Кием алырга акчасы булмаса, диюем... Бәлки, барыбыз бергә сөтне “Вамин”га тапшыруны туктатып байкот ясаргадыр?! Барыбер үзегезгә үк китереп бирәләр бит аны! Сыр рәвешендә! Ул сырны үз сөтегездән үзегез дә ясый аласыз бит! Әле сезнеке тәмлерәк тә була. Сөт тапшыруга караганда, сыер тоту кыйммәткәрәк чыга, җәмәгать! Сыер үз-үзен акламаса, аның нигә кирәге бар? 
Шундый вакытта да көн саен эшкә йөрү, үзеңнән шулай көлдерү – коммунизм таңы атуны көтү белән бер! Ә ул таң мәңге атмаячак! 
КЕЧКЕНӘ КЕШЕ
Якшәмбе көн булуына карамастан, склад мөдирен, югарыда телгә алынган “завхоз”ны эш урынында “тоттым”. Үзем белән таныштыргач ук, Ясирә Газизова: 
– Мин сезнең кебек үк бик кечкенә кеше. Минем хуҗа бар, аннан башка бер сүз дә әйтмим, – дип кисәтеп куйды.
– Җан башына күпме суммадагы товар таратканыгызны гына сорамакчы идем...
– Кәгазьләрем үземдә түгел! Үземә дә шул ук товарны алдым. Һәр кешегә 489 сумлык товар ул! Экономист төгәл итеп чутлап бирде. Мин бүлгәнне өләшеп йөрүче кеше генә. Башкача бернинди катнашым да юк!!!
“ХАЛЫККА ЫШАНСАҢ”
Түбән Оры һәм Кызыл Яр авылы башлыгы, рәис тиешле кеше Илнар Мәгъсүмов белән телефоннан гына сөйләштек. Мин авыл халкы белән аралашканда аны җыелышта диделәр. Җыелыш булган үзәк – Ташкичү авылына бардым. Барыбер юлларыбыз аерылды. 

– Хезмәт хакын сөт ризыгы белән түләү кайчан башланды?

– Бу – беренче тапкыр. Апрель аена хезмәт хакын йөз процент түләдек. Май аеның хезмәт хакыннан аз гына тотып калып, товар белән бирдек. Бер кешегә 400 сум инде ул. 

– Киләсе айга сыер мае, минераль сулар, литры 20 сумнан сөт таратылачак дигән сүзләр йөри...

– Каян белим мин?! Әнә, “генеральныйдан” сорагыз! Кайтарсалар – кайтаралар, кайтармасалар – юк! Миңа ни кушалар, шуны эшлим. Бер бездә генә түгел, бөтен җирдә шулай бит ул. Ләкин, нигәдер, бар тавыш бездән чыга, башка авыллардан түгел. Аннан ул халыкка ышанырга да ярамый. Сабантуй уздырмыйлар икән авылда, дигән сүзләр йөрде. Шул ук “Вамин” ярдәмендә быел да Сабантуйны уздырачакбыз... 

Дөресен генә әйткәндә, жәлләдем бу егетне. Ул да кемдер кушканны үтәүче генә ләбаса. Эт – эткә, эт койрыкка булган сыман. Әмма Түбән Оры халкы әйтмешли, 25 яше дә тулмаган килеш, үзеннән өлкәннәргә аты юлы белән сүгенеп йөрүе... Анысы инде аның әхлаксызлыгы темасы. Ә һич тә “Вамин” сырлары түгел...

 ТҮЗӘРГӘМЕ, ТУЗАРГАМЫ?
Бу “Вамин” патшасы “әкиятләре” үземә дә бик таныш. Кукмара районында урнашкан күмәк хуҗалыгыбыздан таналар сатып алган “патша” аның хакын да сыр белән түләгән. Килограммы 125 сум исәбеннән бит әле. Үз эшчеләренә хезмәт хакын шул рәвешле түләргә намусы кушмаган рәис, әлеге байлыкны төрле якка реализацияләп, акча ясады. Шунысы кызык: сырны үз бәясеннән алырга теләүче бөтенләй юк икән. Килограммын 90 сумнан озаттылар. Үзенә зыянга эш йөртсә дә, эшчеләргә сыр өләшеп, аларны кимсетүгә юл куймады рәисебез. Ул “сөт патшасыннан” кешелеклерәк булып чыкты. Һичьюгы, эшчегә Кеше итеп карый белә, ичмасам. Ә менә үз эшчесен сыр һәм майонез диетасына утырткан “Вамин”га ни генә әйтсәң дә, аз булыр инде. Хәер, бушлыкка кычкырудан да мәгънә юк. Төкерә инде ул сыер савучыларның күз яшенә, аларның хезмәтенә! 

“Вамин” патшалыгыннан бер Түбән Оры авылында гына зарланмыйлар. Тәхет хуҗасына ләгънәт укулар да узган атнада гына башланмады. Халыкның ничек мыскыл иткәннәрен белмиләрме?! Колбиләүчелеккә нигез ташлары салынуын күрмиләрме?! 

 Тәмамлап, ни дип әйтим? Хөрмәтле халкым, түз инде, димме?! Әлегә эшлә, ела, сыр аша димме? Уйланыгыз әле: түзәрлек әмәлегез калдымы соң инде?
P.S. Әлеге язманы тәмамлаганда гына шалтыратып әйттеләр, Түбән Оры авылы халкы тиздән колбаса һәм сыер маена да тиенәчәк. Колхозга алары да кайткан, ди.
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 23 | 10.06.2009



Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (12.06.2009)
Просмотров: 644 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1  
Your posting ralely straightened me out. Thanks!

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0