Четверг, 23.11.2017, 19:31
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Бола боткасы
“БОЛА” БОТКАСЫ 

Авылларга командировкага барган саен, көчкә-көчкә тормыш сөйрәүче халкын жәлләп кайтам. Бигрәк тә кечкенә авыллардагы эшсезлек, хәерчелек эчне пошыра. Батырып эшләрлек ирләр, шабашка көтеп, диванда сузылып ята, эчүгә сабыша – коточкыч! Гөрләп торган, кинәнеп яшәгән авылларның да җаны тыныч түгел. Алары киләчәктә эшсез калудан дер калтырап тора.
 
Акыртып таласалар да, каравыл кычкыручы, баш бирмәүче авыллар бар. Аларга - афәрин! Сезгә ярдәм итәргә журналистлар да бишкуллап риза, үз-үзегезгә кул селтәмәгез генә. Буа районы Бик-Үти авылыннан “коткарыгыз!” дигән хәбәр килеп төшкәч, кырык эшне кырык якка ташлап, җимерек юлларыннан да куркып тормыйча, өч журналист бергәләшеп шунда кузгалдык. “Татарстан яшьләре”ннән Гөлнара Сабирова, “Акчарлак”тан Искәндәр Сираҗи, “Безнең гәҗит”тән – мин. 
 
САРАНЧА КЕБЕК ИНВЕСТОР 
 
Буа районына кергәч, үз исемен әйтмәүне үтенгән “экскурсовод”:
 
– Бу авылда эш гөрләп бара иде. Инвестор, ягъни “Авангард” ширкәте кулына тапшыргач, әнә нинди хәлгә калды. Хәзер күпме халык эшсез ята. Безнең авыл халкы да шул язмыштан куркып, аптырагач, сезгә мөрәҗәгать иттек, - диде, ташландык фермаларга бармак белән төртеп күрсәтеп. 
 
Бик-Үти, Аксу, Ташкичү авыллары хуҗалыклары берләшеп, “Бола” агрофирмасы” ҖЧҖ исеме астында эшләп ята. Хәзер шуны инвестор кулына тапшыру-тапшырмау турында сүз бара икән. Сәбәбе: “Бола” - банкрот. Ләкин авыл халкы моны район хакимиятенең әкияте генә, банкротка чыкмадык, ди. Якын-тирә авыллардагы мескенлекне күреп тә гарык булган авыл халкы җир пайларын инвесторга бирмәс өчен тарткалаша. “Юлындагыны саранча кебек юкка чыгарып баручы инвестор бит ул, безне дә шул көн көткәне ике икең дүрт булган кебек гади аңлашыла”, – диләр. Төгәлрәге, Бик-Үти халкы гына баш күтәрә, ә Аксу белән Ташкичүгә барыбер. Беренче карашка, биредәге авыл хуҗалыгы нормаль хәлдә: бөтен җир төзек, ярты-йорты нәрсә күзгә чалынмый. Гомер булмаганны, моңарчы эшләгән җитәкчене дә эт итеп сүгүче күренмәде. Аның хакында бөтен ишеткәнем: “Илһам Әпсәләмович кулыннан килгәнчә тырыша иде, зарланырлык түгел”.
 
КӘТТӘ ҖЫЕЛЫШ
 
Бик-Үти халкы белән очрашырга мәктәп спортзалына киттек. Авыл клубы сүтеп ташлану сәбәпле, аның ролен спортзал үти икән. Протест йөзеннән җыелышка 130лап кеше килгән. Әле берсе, әле икенчесе трибунага чыгып:
 
– Җирләрне үзебез эшкәртергә карар кылдык, бу безнең җирләр, - дип кат-кат кабатлады. 
 
Бик-үтилеләр 900 гектар җир пайларын инвесторга түгел, фермер Җәмил Дәүләтшин җитәкчелегенә тапшырырга ниятли. Ә чәчү-эшкәртү эшләре үз өсләрендә калачак. Монысы быелгы җәйгә. Көз көне араларыннан берничә фермер калкып чыгуга өметләнәләр. Бөтен авыл белән җыелу кыен булачак дип, үзара алты өлешкә бүленеп, беркетмә дә төзегәннәр. Шуннан ни, булган бит инде дисезме? Эшләре пешеп бетмәгән шул. Район хакимияте җирне инвесторга бирү яклы икән.
 
Халык мәнфәгатьләрен яклау максатыннан килгән Искәндәр Сираҗи да трибунага ашыкты.
 
– Җирне фермерга бирәсегез килә икән – бирегез! Бу законга сыя торган әйбер, беләм. Ләкин ул юлны сездән яшерергә тырышалар. Хакимиятнең монда эше булырга тиеш түгел! Кычкыртып талыйлар бит. Бу кешеләр аннары кайда эшләсен? Әҗәткә батмаган колхозны бетереп, нишләмәкче буласыз? – дип бер халыкка, бер җитәкчегә карады. 
 
Буа район башкарма комитеты рәисе Сәлим Даутовның да ачуы кабарды. Кул чапкан халыкны бүлеп, Искәндәр Сираҗи артыннан:
 
– Шантажировать итмә мине, бульварный газетага язып куркытма. Минем гаеп юк, - дип кычкырды ул.
 
– “Син”ләмә миңа, брудершафтка аракы эчкәнебез юк, - дигән җавап яңгырады Искәндәр Сираҗидан. 
 
– Халыкка яхшы булсын, җир эшкәртелми калмасын, дип тырышабыз. Бу безнең районда, республикада барган сәясәт. Мин әлеге хуҗалыкның хөкүмәткә салым, халыкка хезмәт хакы түләмәгәнен дә беләм... – дип башланган Сәлим Фәһимович сүзен халык бүлдерде.
 
– Әкият сөйләмәгез инде! - дип бертавыштан ярсып, ачу аша елмаеп кычкырды алар.
 
– Мин ак, якты йөз белән утырам. 600 чакрым йөреп кайткан килеш сезнең белән очрашуга килдем, - дип пафослы итеп дәвам итте ул. – Бүгенге технология белән җир эшкәртү – “убытокка” гына! Һәркем үзе кул куеп, үз җирләрен теләгән кешесенә бирә. Беркем дә сезне алдарга җыенмый, мәҗбүр итми. Андый замана түгел хәзер. Ләкин бөтенесен төптән уйлап эш итәргә кирәк. Урамда ялтырап килгән асфальт, менә шушы бинада утырасыз, – дип бер яктан сәхнә пәрдәсе, икенче яктан баскетбол боҗрасы бизәгән спортзалны мактап та алды. 
 
Ие, кара син аларны, рәхәт тормышта яшәп тә, майларына чыдый алмыйлар. Утырырга спортзал булу гына җитмәгән, җир даулыйлар бит, ә?! 
 
Мондый вакытта халыкның клубта җыелырга тиешлеге келт итеп исенә төште, ахры, алда әйтелгән хакимият вәкиле: “Авыл матур булсын өчен, клубны ясарга кирәк”, - дип тә өстәде. Монысы клублы киләчәккә вәгъдәме, мескен халык җилкәсенә йөкләнгән бурычмы – җитәкче тонын анык кына абайлый алмадым. 
 
Авылда 5 ел фермерлык белән шөгыльләнүче Җәмил Дәүләтшинга сүз бирделәр.
 
– Миңа артык җир кирәкми. 50 гектар чөгендер чәчеп, яхшы уңыш алуым артык. Халык сорагач, җирегезне көзгә кадәр саклап калырга ризалаштым. Ләкин аны хәзер үк рәсмиләштерергә, эшкә тотынырга кирәк, - диде ул. 
 
Шулкадәр халык фермерга бирәбез дип шартлап торгач, Сәлим Даутов та киреләнмәде. Булачак, теркәләчәк “ҖЧҖ”гә җитәкче, хисапчы, җаваплы кешеләр сайлау белән җыелыш төгәлләнде.
 
Соңыннан Искәндәр Сираҗи, нәтиҗә ясап, халыкны дәртләндереп тә куйды:
 
– Безнең бабайлар җир эшкәртеп яшәгән. Ачка үлмәгән, сез дә үлмәссез. Кукмарада да бүген шулай яшәүче фермерлар күп. Җирегезне бер инвесторга бирсәгез, кире ала алмаячаксыз. Шуңа хәзер үк хәл итәргә кирәк. Җир беркайчан да рентабельсез булмады. Банкротка чыккан фермерларны белмим, ә инвесторлар – “подряд”! 
 
Бик-Үти халкын менә шулай канатландырдык. Аяк чалучы да калмады кебек. Ә иртәгәсе инде үзегездән тора, җәмәгать. Тәвәккәлләп тотынып, җир җимертеп эшләсәгез, арагыздан менә дигән фермерлар да үсеп чыгар әле. Ул-бу була калса, хәзер юлны без дә беләбез.
 
БАНКРОТ?
 
Монысы бер булды. Ләкин күңелне тырнап торган тагын бер сорау калды бит. Ни өчен Сәлим Даутов “Бола” агрофирмасы банкротлыкка чыкты дип әйтте алайса? Ул, чыннан да, янганмы? Җыелышта баш хисапчы Резидә Низамова нотык тотты тотуын.
 
- Хезмәт хакын түләп барабыз. Февраль уртасына кадәр эшләгән өчен алдылар инде. Түлисе бурычны өч елда бетерергә мөмкинлек бар, - дип керәсе һәм чыгасы акчасын, кешедән аласы бурычны, кредитны һәм башка күп-күп саннар тезеп китте ул. 
 
Болай да башы каткан халык бу исәп-хисаптан берәр нәтиҗә чыгарды микән? Соңыннан шушы ук әйберне гади телдә аңлатуын, берничә соравыма җавап бирүен үтенеп, Резидә Низамова янына бардым. Әңгәмәдәшемнең йөрәге сораулы карашыма түзмәде. Алдында өрәк пәйда булгандай, алдын-артын күрмичә йөгерде. Ярар, аның ише “батырларга” чыныккан инде. Бухгалтер кәгазьләрен актара торгач, үзем очына чыктым. Кыскасы, “Бола” агрофирмасының 2009 елның 9 апреленә барлыгы 12 миллион чамасы бурычы бар. Монда хезмәт хакы, салымнар, кредитлар һ.б. керә. Ләкин авыл хуҗалыгының дебиторы (аңа бурычлы кеше яки учреждение), төп средстволар (бина, машина кебек милек) һәм запаслары (мал-туар һ.б.) да бар. Аларын кушсак, “Бола”ның 41 миллион ярым сумын (!) санап чыгарабыз. 12 миллионны гына капларлыкмы? Ничек мондый хуҗалык янсын, ди? Район хакимияте бик каты тырышса гына инде...
 
Законны ачсак, шуны күрәбез: 100 мең сумнан артык әҗәте булган хуҗалыкны теләсә кайсы кредитор якын арада судка бирергә һәм конкурслы идарәче билгеләтергә мөмкин. Бу очракта район хакимияте шушы юлдан китмәсме? Конкурслы идарәче билгеләүдә үз өлешен кертмәсме? Без исә, бөтен татар журналистларының “Матбугат клубы” белән бу эшне булдырмау өчен көчебезне кызганмабыз. Чөнки моның ишеләр дә янса, калганнарга сүзсез генә кул күтәрергә кала. 
 
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 17 | 29.04.2009



Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (12.06.2009)
Просмотров: 1002 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0