Пятница, 19.04.2024, 16:27
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Балтач каламы ,саламы?
БАЛТАЧ: КАЛАМЫ, САЛАМЫ? 

Татарда бик акыллы бер әйтем бар: “Кычытмаган җирне кашыма”. Черномырдинча әйтсәк, “Яхшы булсын дип эшлисең, һәрвакыттагыча килеп чыга”. Гомер буе үзләрен авылда яшибез дип санаган Балтач халкы 2004 елда шәһәрдә тора башлаганнарын газеталардан укып белә. Нигә шулай дигән сорауга җавап биреп мәшәкатьләнүче булмый. Сталинча, “Жить стало лучше, жить стало веселее” дип әйтер идең, бернинди сәбәп юк. Бер агай әйткәнчә, Норма ягыннан керсәң дә, шул Балтач, Казан ягыннан керсәң дә – шул Балтач.

4 ЯҢА ШӘҺӘР
 
Эре сәнәгать оешмалары, күпкатлы йортлары булмаган (ике этажлылары да бармак белән генә санарлык) район үзәген документларда “шәһәр җирлеге”нә (городское поселение) әйләндерү белән халыкның тормышы әйбәтләнер дип уйладылар микән? Әллә кеше саны күбәеп киткәч, авылны шәһәр дип атарга ярый дигәннәрме? Әнә Болгарда 9 мең кеше яши, шәһәр бит, Балтачта да 8 мең халык булгач, шәһәр дип атыйбыз дип уйлаганнар булса кирәк дигән фикер дә ишеттем. Моңарга ышанасы килми, Болгарның тарихи кала икәнен, аның шәһәр хокукын Казандагы түрәләр бармактан суырып уйлап чыгарып бүләк итмәгәнен беләләрдер инде. 
 
Бәлки, республиканың урбанизация дәрәҗәсен күтәрергә теләгәннәрдер? Бәлки, статистикада шәһәр халкын күбрәк итеп күрсәтергә кирәк булгандыр? Ни булса да булган, ләкин 2004 елда Апас, Балык Бистәсе, Саба да “авыл җирлеге” булудан туктап, “шәһәр җирлеге”нә әйләнә. Дүрт район үзәгенә шәһәр статусы бирәләр дә, туктап калалар. Балтач, Апастан әллә ни аерылмаган Әтнә белән Кайбыч “шәһәр”гә әйләнми кала. Әллә түрәләр арттырып җибәргәннәрен аңлыйлар, әллә башка нәрсә... Түрәләр акылы кияүләрнеке белән бер, адәм башы җитәрлек түгел.
 
Апас, Балык Бистәсе, Саба “калаларыннан” андый-мондый ризасызлык ишетелгәне юк бугай. Ә менә Балтач укытучылары инде икенче ел төрле инстанцияләргә хатларны яудырып кына тора. Аларның “шәһәр” дип аталган авылда түгел, “авыл” дип аталган авылда яшиселәре килә... 
 
“ТРАМВАЙ ЮЛЫ ЮК...”
 
Авыл җирлегендә эшләүче укытучы һәм табибларга 25 % күләмендә өстәмә акча түләнә. Район үзәге “шәһәргә” әйләнсә дә, бу түләнеп килә икән, киләчәктә дә түләргә вәгъдә иткәннәр.
 
Шәһәргә әйләнүнең нинди яхшы һәм начар яклары булды дигән сорауны башлап Балтач сырхауханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевка юлладым. 
 
– Безнең сырхауханә өчен берни дә үзгәрмәде, өйдәгесен белмим, өй бюджетын хатын алып бара, – ди. 
 
Ярты минут та үтмәде, баш табиб бүлмәсендә өй бюджетын алып баручы пәйда булды. Халык өчен коммуналь түләүләр ягыннан берни үзгәрмәгән икән. Ә менә хисап алып бару кыенлашкан: 
 
– Район турындагы мәгълүматларны хәзер ике төрле итеп җибәрәбез: “шәһәр халкы” һәм “авыл халкы”. Аннары “сез бит авыл халкы түгел, шәһәр халкы дип 25 процентны юк итеп куймагайлары, күңелемдә андый курку бар, – диде баш табиб, уйлана торгач. 
 
Балтачта ике урта гомумбелем йорты бар – мәктәп һәм гимназия. Укытучыларның күңелләрендә шомлы уйлар: “Берәрсенең башына тибәр дә, нигә әле без боларга өстәмә түлибез дип, акчаны кисеп ташларлар?” 
 
Авыл мәктәпләрендә тулы сыйныф булсын өчен 14 укучы кирәк, ә шәһәрдә класслар формалаштырганда кимендә 25 бала булырга тиеш. Билгеле, “авылча” яшәгән уку йортларындагы сыйныфларны сүтеп, “шәһәрчә” җыю класс кимүгә китерә. Димәк, мондый уку йортларында берәүләр эшсез калачак, ә кемнәрнеңдер хезмәт хакы киселәчәк дигән сүз. Аннары Балтач мәктәбе директоры Илсур Шиһабетдинов әйтүенчә, сыйныфлар кыскартылган очракта укытучылар гына түгел, мәктәп тә, хәтта район үзе дә зыян күрәчәк.
 
– Физик затлар кеременә салына торган салым (подоходный налог) районда кала. Мәктәпкә республикадан азрак акча килә икән, укытучылар да азрак хезмәт хакы алачак. Район бюджеты да югалта дигән сүз. Якынча исәпләп карадык, шәһәрчә яши башласак, ике уку йортына ел саен 7 миллион тирәсе акча керми калачак. Ә бит бу акчаның 13 %ы, салым буларак, район бюджетында калачак. Димәк, 1 миллион сум районга керми дигән сүз.
 
Бу хакта ныклап узган уку елында уйлана башладык. Бездә 749 бала бар, 40 сыйныф. Шәһәр нормативларына күчкәч, 30 була. 10 класс кими, чама белән әйткәндә, 15 укытучы эшсез кала. Бездә татар, урыс класслары бар. Ихтыяри-мәҗбүри боларны кушарга тиеш булып чыгабыз. Күчеш чоры бик авыр булачак, коллективны кыскарту, яңа сыйныфлар формалаштыру... Бүген 25 % өстәмә сакланып калды. 2009 елда буламы – сорау астында. 
 
– Бәлки, шәһәр җиренең дәрәҗәсе бардыр? 
 
– Дәрәҗә кайда күренә? Инде ничә ел “пгт”да яшим. Ниндидер үсеш күренми. Трамвай юлы юк. Автобус йөри. Ләкин аны авылда да оештырып була. “Пгт” белән авылның аермасы нәрсәдә? Берни белән дә аерылмый икән, кирәге бармы?
 
БАЛТАЧ – ЗУР АВЫЛ
 
Балтач гимназиясе директоры Васыйл Шакиров мәсьәләгә ике яктан – “җитәкче һәм гади халык вәкиле буларак” бәя бирү ягында. 
 
– Бу хакта Указ 2002 елда республика матбугатында чыкты. Үзем Балтачта яшәсәм дә, аңарчы хәбәрдар түгел идем. Ниндидер җыеннар узгандыр, бәлки, бу мәсьәләдә. Булса – катнашмый калганмын.
 
Шәһәр тибындагы бистә статусы халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту өчен шартларны арттырыр дип көткән идем. Бу – халыкны эш белән тәэмин итү, төзекләндерү, яшелләндерү һ.б. ны өстәмә финанслау чаралары. Ләкин хәзергә кадәр болар нык сизелми. 
 
Безнең укытучы халкы ни өчен “пгт” сүзенә “аллергия” кичерә соң? Моңа шәһәр һәм авылда урнашкан мәктәпләрнең финанслануына һәм эш шартларына төрлечә якын килү сәбәп.
 
Авыл җирендә эшләгән укытучы 25 % өстәмә акча ала, ә хатын-кыз хезмәткәрләрнең көндәлек эш сәгате 1 сәгатькә ким. Хәзергә шәһәр тибындагы бистәдә яшәсәк тә, бу өстенлек саклана, ә иртәгә үзгәрмәс дип кем гарантия бирә ала?
 
Финансистлар сөргән “норматив” финанслау акрынлап безгә, “шәһәрнекеләргә”, суга башлады инде.
 
Класс җитәкчесе авыл җирендә 1 мең сумны сыйныфта 14 бала булса ала, ә безнекеләр 25 тән башлап.
 
Аңлашыла, шәһәрдә балалар компактлы яшиләр (күпкатлы йортларда), аларның өйләренә йөрү җиңелрәк. Шәһәр класс җитәкчеләре мәктәп яны территориясендә дә, бәрәңге алуда һ.б. авыл сыйныф җитәкчеләренә тапшырыла торган эшләрдә дә катнашмыйлар.
 
Ә Балтачта исә бу эшләр барысы да бар – 4 гектарлы территория, шуның яртысы эшкәртелә. Көзен 15-20 көн бәрәңге җыябыз, үзебезгә яшәр өчен 1 гектарда кызыл чөгендер дә игәбез. Эшләве авылдагы кебек, түләве – шәһәрнеке. Фәннәрне укытканда төркемнәргә бүлү дә сыйныфта 25 бала булганда гына рөхсәт ителә.
 
Безне бик куркыта торган мәсьәлә – норматив финанслауга тулысынча күчү. Проект буенча, авыл җирендә урнашкан мәктәпләрнә 1 елга бер баланы укыту өчен бирелә торган акча шәһәрнекенә караганда шактый күп. Бүген гимназиядә 340 бала укый, шәһәрдә урнашкан өчен бер елга миллионлаган сум югалтачакбыз. Укучыга бирелә торган акча кимегәч, уку шартлары да начарая дигән сүз. Хезмәткәрләрне дә кыскартырга кирәк булачак.
 
Әле алай гына да түгел. Шәһәрдә урнашкан гимназия булганлыктан, “выслуга” өчен бара торган стаж 18 сәгать нагрузка булса гына хисаплана, ә тәрбияче икәнсең, ул 1 ставкадан ким булмаска тиеш. Бүген эш белән тәэмин ителү проблемасы һәркемгә таныш. Хезмәткәр аз хезмәт хакына риза булса да, аңа күпмедер сәгать дәрес, өлешчә ставка бирү мөмкинлеге дә юк.
 
Балтачка шәһәр җирлеге булу өчен үсәргә өстәмә акча бирелми икән, ул исемне күтәреп йөрү кирәк түгел дип саныйм. Без “пгт” статусы алганбыз, әмма нәрсәдер үзгәрмәгән икән, нигә кирәк ул? Үзгәрүне ничек күзаллыйбыз? Мәсәлән, “пгт” булгач, күпкатлы яңа йортлар күбрәк төзелер иде. Балтачның генпланы буенча бар иде ул өйләр безнең микрорайонда. Әгәр күпкатлы йортлар булып, кешеләр шунда яши башласа, шәһәр җирлеге булганга исем дә китмәс иде, чөнки халык һәм балалар саны арта. Норматив финанслау шартларында да башка мәктәпләргә караганда начаррак яшәмәс идек. Хәзергә бу як та күренми.
 
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗә ясар идем: шәһәр статусы Балтачның киләчәге өчен кирәк булса, аның социаль-икътисадый үсешенә файда китерсә – ул саклансын. Әгәр бу юк икән, Балтачны кире “авылга кайтарырга” кирәк дип саныйм.
 
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз рәисе Резеда Гаязова да “авыл” яклы, тик “авылга кайту” өчен нәрсә эшлисен генә белми:
 
– Без моңа тискәре карашта. Укытучылар үзгәрткән әйбер дә түгел, алар гына төзәтә алмый. 
 
“АҢЛАМЫЙЛАР АЛАР!”
 
Район башлыгы Марат Зариповка язылган хатта педагоглар Балтачны “шәһәр җирлеге” итеп санау дөрес булмаганлыгын атаган “өч төп сәбәп”не күрсәткәннәр – “сәнәгать оешмалары юк диярлек”, “халык саны аз”, “Балтачның фәнни-мәдәни үзәге булмау”. Марат Зарипов үзе дә Балтачка шәһәр статусы бирелүгә каршы булып чыкты. Тик моны эшләүгә ул да өлеш кертә алмый икән. Менә йөр син хакимият башлыклары барысын да эшли ала дип!
 
– Укытучыларның гаризалары керде, ләкин моның белән генә булмый. Кире “авыл” статусын алырга референдум кирәк. Аның өчен бөтен процедурасын үтәргә тиешләр. Инициатив төркем кирәк. Аннары сайлауны теләсә кайчан үткәреп булмый, үз вакыты бар. Берәр сайлауда, форсаттан файдаланып, шушы референдумны да уздырырга кирәк булачак, ләкин башта процедурасын үтәргә тиеш алар. Менә шушы процедура юк. Алар тегендә-монда язалар, шулай үзгәртмәкче булалар. Алай булмый. Аңлап бетермиләр шуны.
 
Анда югалту күп түгел. Бу вәзгыятьне аңлап, хөкүмәт монда яши торган халыкка тиешле өстәмәләрне авылга түләгән кебек түләп бара. Анда алар класс җитәкчесе булган өчен генә югалталар, шул гына.
 
– Ә җитәкчелек өчен файдалымы шәһәр җирлеге булу?
 
– Ю-ук, бер кешегә дә файдалы, кирәкле әйбер түгел ул. Җитәкчелек шул вакытта шулай эшләсәк әйбәт була дип уйлады да, без, дүрт район, кереп калдык. Аннан соң, юк, кирәк түгел икән бу дип туктаттылар. Башкалар кермәде. 
 
– Ә шәһәр тибындагы булгач, район үзәге җитәкчелегенә берәр файдасы юкмы? Аерым эш ставкалары, финанслар... 
 
– Ю-ук, нинди файдасы булсын. 
 
– Бюджетка да берни дә юкмы?
 
– Юк, юк, абсолютно.
 
– Алайса, берәр горурлык бардыр, шәһәрдә яшибез дигән.
 
– Нәрсәгә кирәге бар аның? Язып кертәләр шәһәр тибындагы поселок дип. Аны укымыйм да. Бер кешегә дә кирәк түгел ул.
 
– Укытучылар күбрәк югалтабыз, диләр бит, әйтик, авыл мәктәбендә классларны 14 укучыдан формалаштыралар, шәһәрдә – 25 тән.
 
– Әлегә андый нәрсә юк. Класс җитәкчеләре өчен генә анда азрак түләү килеп чыга. Табибларга бернинди зыяны юк. Дөрес, алар югалтыр иде, хөкүмәт түләп килмәсә. Без “пгт” булгач, 25 % түләнергә тиеш түгел, ә алар түләп килә. 
 
Монда беркем дә отмый. Шәһәр башлыгы аталса да, авыл башлыгы булса да, финанслар кеше саныннан исәпләнелә. Һичьюгы бюджет формалаштырганда шәһәр җирлегенә акча күбрәк бирелсә, халык өчен файдасы булыр иде. Юк анда берни дә. Без теге вакытта күпме хат яздык. Хәзер язудан файда юк. Без моны районда хәл итәргә тиеш.
 
– Әгәр укытучылар референдум оештырсалар, Сез каршы түгелме?
 
– Юк. Бу хакта дүрт район башлыгы белән дә сөйләшкән бар. Берәр файдасы юк микән, туктап торыйк әле, паровоз алдыннан йөгермик, түләп киләләр, ди идек. Бернинди файдасы күренми. Мин референдумга кертеп хәл итү ягында.
 
– Инициатив төркемне үзегез оештырмыйсызмы?
 
– Уставны укыганым юк. Без инициатива күрсәтә алмыйбыз, минемчә. 
 
– Сез күрсәтә алмасагыз, каршы булмавыгызны белдерсәгез, халык үзе оешыр иде. 
 
– Аңлаттым инде аны. “Эшләгез” дип чыгардык. Әйткәнне аңламыйлар. Моңа Президентның нинди катнашы бар, ә премьерның? Газеталарга язудан, телевидениегә төшерүдән файда юк. Эшне алай тизләтеп булмый. Референдум үткәрергә кирәк. Ярый да бүген хөкүмәт аңлап түләп бара. Ә алга таба түләми башласа, ни була? Безнең интеллигенция югалтачак. Шуңа күрә үткәрергә кирәк. Аны үзебезнең структураларга да әйттем. Астан башларга кирәк. Халык инициативасы булырга тиеш ул. Аннан соң без референдумның оештыручысы булачакбыз. Кемдер имза җыярга, башлап йөрергә тиеш. 
 
Шуннан хакимият башлыгы мине бу проблема белән шөгыльләнүче урынбасары Сабирҗановка юллады. Бер генә нәрсәне аңлап җиткермәдем – ник Казанга хат юллаучы укытучыларга барып җитмәде икән район башлыгының фикерләре? Бу юнәлештә уйлап бетерергә өлгермәдем – урынбасарның кабинеты башлыкныкына бик якын икән. 
 
– Марттагы сайлауга документларны әзерләп җитешә алмадык. Ноябрьдә үк документларны өлгертергә тиеш идек, булмады. Бездә бит сайлау йә мартта, йә ноябрьдә генә үтә ала. 2009 елның ноябрендә уздырырга ниятләп торабыз. Референдум өчен акча бирелми. Шуңа күрә берәр сайлау булган очракта гына кертеп җибәрә алабыз. Көзен берәр сайлау булырмы, әле әйтүе авыр. Кире “село”га кайтыр өчен положениене әзерләдек. Хәзер юристлар өйрәнә, ахырдан законсыз дип табылмасын өчен тырышабыз. Аннары район советы сессиясенә кертәбез, алар риза булса, референдумга чыгарабыз. 
 
Район мәгариф бүлеге башлыгы Вакыйф Зәкиев та “берәрсенең башына китереп сукса, 25 % өстәмәне кисмәгәйләре” дигән уйлар белән яши икән. 
 
– Шәһәр тибыннан кире авылга кайту республикада эшләнелмәгән булса да, нигә эшләмәскә дигән фикер бар миндә. Авыл булганда финанс буенча мөмкинлекләр күбрәк. Шәһәр булганда түләү, эш буенча кыенлыклар килеп чыга икән, без халык фикеренә колак салырга тиеш. Фикерем шул – мөмкинлек булса, кайтырга кирәк. Ялгышмасам, җир салымнары буенча да авыл җирлегендә яшәүнең өстенлекләре бар. Аннары бу хисап биргәндә читен. Ике мәктәпне шәһәр мәктәбе итеп аерым графада җибәрәбез. Балык Бистәсендәге коллегалар белән сөйләшкән бар. Дәүләт Советыннан вәкилләр килгәч, бу проблеманы күтәргәннәр. Акча сорауга караганда моны хәл итү җиңелрәк, эшләгез, дигәннәр. 
 
СЕЗГӘ НИНДИ ПРОБЛЕМА КИРӘК?
 
Менә шул. Казандагы бер (яки берничә) түрәнең ахмаклыгы аркасында нигә бөтен бер район үзәге халкы газап чигәргә тиеш соң? Билгеле, шәһәр җирлегенә әйләндергән вакытта тиешле каршылык күрсәтмәгән район җитәкчелеген дә тәнкыйтьләргә буладыр. Халык бит район үзәгенең шәһәргә әйләнәсен газетадан укып белсә, җитәкчелеккә бу факт алданрак билгеле булган. “Уйланылмаган”, “өстән кушкач”, “башкалар да каршы килмәде” һ.б. җаваплар... 
 
Шулай итеп, район хуҗаларының сүзләренә ышанып, җиң сызганып, референдум уздырганны гына көтәсе калды. Кычытмаган җирне кашудан туган сорауга һәр Балтач кешесе җавап бирергә тиеш булачак: “Сезнең авылда яшисегез киләме?”
 
Район башлыгы әйткәнчә, бәлки, мәкалә язып кына урыныннан селкетә торган проблема түгелдер анысы. Шулай да, халык “нәрсә ул авыл, нәрсә ул шәһәр” икәнен белеп торса, зыян итмәс. 
 
– Менә безнең сөйләшеп утыру, бәлки, зур инициативалар тудырыр, – диде авылга кайту яклыларның берсе. – Авыл җиренә кайтып куйсак, сезгә рәхмәтләр укырлар. Дөнья хәлен белеп булмый, менә шуннан соң абзыйлар карарлар да әйтерләр: ә Салавыч авылы Балтачтан нәрсәсе белән аерыла? Әйдә, Салавычны да шәһәр итәбез дә, 25 % акчасын кисәбез! Классларны да 25 баладан формалаштырсыннар дигән карар чыгарырга мөмкиннәр...
 
Булыр-булыр. Шуңа күрә бу газетаны зуррак җирдә эшләгән кешеләр күзенә күрсәтмичә генә укыгыз, тагын берәр кычытмаган җирне кашып куймагайлары...
 
baltasi.ru фотосы.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 16 | 24.04.2009



Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (12.06.2009)
Просмотров: 2246 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 ильфат  
0
GGGG

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0