Пятница, 26.04.2024, 18:51
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Кемгә ышанырга?
Кемгә ышанырга? 
Газетабызның 16 июль санында “Инвесторлар килгәч, авыл бетте” дип исемләнгән мәкалә чыккан иде. Икенче көнне үк телефон шалтырады. – Мин бу хуҗалыкның баш бухгалтеры, андагы язганнар чеп-чи ялган. Ник тикшерелмәгән фактлар яздыгыз. Берсе дә дөрес түгел бит. Нәрсә, балалар бетә дип, инвестор бала ясарга тиешме инде авылда? – дип тетмәбезне тетеп атты ул. – Болай булгач, килербез, очрашырбыз. Әгәр бар да шәп, ялгыш мәкалә бастырганбыз, авылыгыз гөрләп яши икән, сөенә-сөенә гафу үтенербез, – дидем. Һәм без редакциябез хатасын төзәтергә юлга чыктык. Төзәтә алдыкмы без аны? Бу язмабыз шул хакта.

Югары Стәрле авылына керүгә яңгыраган вәгазь тавышы безне мәчеткә тартты. Җомга намазына килгән бабайлар арасында өч-дүрт яшь егет тә күзгә ташланды. Мәчет кешенең рухын ныгыта, күңелен сафландыра. Стәрле яшьләренең дә күңелләрен бушатасы килде, ахры. Хәл-әхвәл сораштыра башладык. “Яшьләр авылдан китә, картлар үлә. Балалар бакчасында ун тәрбиячегә ун бала, – ди алар. – Клубка да ашкына торган түгел, музыка аппаратурасы начар. Мәчет тә җомга гына ачыла диярлек. Мин 9 сыйныфны тәмамладым. Ике ел укыйм да аннары авылдан китәм. Чөнки монда эш юк. Кемнең 800-1000 сумга тир түгәсе килсен?” – дип аңлатырга тырышты егетләр авылның бүгенге халәтен. 

Бабайлар да “малайлар”дан калышмады. Инвесторны яклаучылар да, күрә алмаучылар да бар иде намаз картлары арасында.

– Авылыбызның гөрләп торган чаклары бар иде, “ТНВ” булгач таркалды. Инвестор барлык бурычыгызны түлим, бакчаларыгызны сөрдерәм, салам-печәнгә интекмәссез, больницага илтергә транспорт та булыр һ.б. бик күп вәгъдәләр биргәч, шатланып риза булдык. Кызганыч, күп эшләр вәгъдә генә булып калды. Быел пай җирләренә 1 покос печән бирелде. Узган ел булмады, саламга интектек. Уракта аны туратып юкка чыгардылар, халыкка булмасын диптер инде. Монда рәт булмагач, балаларыбыз читкә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Газетагызда язылганнар бар да дөрес, әле барысын да язмагансыз... 

– Алай ук борчылырлык түгел бит инде, хуҗалык рәтләнеп килә. Өлкәннәр көнендә безне дә искә алдылар. Элек тормышыбыз тоташ урлашудан гына тора иде. Басудан, урлыйбыз дип түгел, алып кайтабыз, дип сөйләшәләр иде. Хезмәт хакы түли алмаган хуҗалык җитәкчесе дә сүз әйтә алмады. Хәзер урлашуны тыйды инвестор, шул ошамый, ялкауларга урын юк, нәкъ менә шулар китте дә инде авылдан...

– Элек тә кулында транспорты булганнар гына шәп яшәде, ә башкалар...

Бабайлар менә шулай без кузгаткан бәхәсне озак дәвам итәсе иде, авылда мәет икән бу көнне, җеназага ашыктылар. Тик мин шуны аңладым: авыл бердәм түгел, кем сөенә, кем юк? Сөенүчеләр тырыш, булдыклы, урламаучы булып чыга инде болай булгач, ә менә шикаять язучылар, авылдан чыгып китүчеләр – бур, ялкау... Соңыннан җитәкчелек тә төрлечә куәтләргә тырышты бу фикерне...

«ӘҖӘТ САЗЛЫГЫННАН КОТКАРДЫК»

Җаваплылыгы чикләнгән «Стәрле» җәмгыяте җитәкчесе Варис Сәгадәтов һәм баш бухгалтер Илмир Сөнәгатов белән очрашып, әңгәмә корып алдык. 

– 1996-2006 ел дәверендә авылда Сабирҗанов җитәкчелегендә «ТНВ» хуҗалыгы оешкан иде. Ул банкротка чыкты. Сыерлар фураж күрми ул чакта. Электр энергиясенә 2 миллион сум әҗәтләре җыелгач, «Татэнерго» утны өзеп, сыерлар савылмый калган чаклар күп булган. Хезмәт хакы буенча 3 миллион 700 мең сум әҗәтләрен түләдек. Лизинг, пенсия фондларына – берсе дә түләнмәгән иде. Без авылны әнә шундый “байлыклары” белән кабул итеп алдык, – дип башлады сүзен Илмир Сөнәгатов. – Терлекче апаларның идарәгә кереп елаганы әле дә хәтердә. Бигрәк тә Гөлнур апаның: “Зинһар, ярты кило булса да фураж бирегез инде”, – дип ялваруы истә калды. Быел маллар кыш буе 5әр кило фураж ашады. Рәхәтләнеп кышны чыкты, – ди ул.

– «Стәрле» җәмгыятенең генераль директоры Мөсәгыйть Хәйдәров үзе Урыссудан, – дип сүзгә Варис Сәгадәтов та кушылды. – Бүген хуҗалык үзен-үзе туйдыра ала, бурыч юк. «ТНВ» хуҗалыгы таркалганда, сөтчелектә көнлек уртача савым 955 кг булса, ике ел эчендә ул 4735 кг га җиткерелде. Инвестор килгәннән бирле, бер гектар җир дә чәчелмичә калмады. Биредә 71 кеше эшли. Июнь аена уртача хезмәт хакы 6058 сум булды, – диде.

– Пай җирләрен файдаланган өчен нәрсә бирәсез? – дип сорыйбыз.

– Халык 553 пайдан 57сен сатты. Быел пай җиренә үзгәрешләр керде. Печән өләшә башладык. Кем тели, шул ала, – диде Илмир Сөнәгатов. – Теләгәннәрнең пай җирләренең гектарын 4 меңнән сатып алдык. Ә районда ул мең ярымга гына алына. Хәзер тагын 15 кеше, җирен сатар өчен, өстәмә теркәлүгә керәчәк. Ә арендага биреп торучыларга 3 мең сумлык печән я булмаса ашлык бирелә, – ди баш бухгалтер.

Хатта күренгәнчә, авыл халкы эш булмаудан зарлана. Ләкин бу очракта да аңлатма бик гади иде. «Һәркемгә эш бар!» Эшчеләрне кыскарту юк диярлек. Кем эшләмичә йөри, кем эчә, аларны эштән азат иткәннәр, әлбәттә. «Алардан файда юк. Көне буена ике сәгать эшләргә генә мөмкиннәр. Ул кешеләрнең эшкә керәсе килә, чөнки бездә даими, тотрыклы хезмәт хакы түләнә. Ләкин андыйлар колхоз чорыннан ук эшләмичә, шәләй-вәләй йөрүчеләр», – ди әңгәмәне тулыландырып, Варис Сөнәгатов. 

Җитәкчеләр әйтүенә караганда, яшьләргә эш урыны бар. «Бүгенге көндә механизаторлар кирәк. Комбайнда эшләргә кешеләр җитми. Әле көтү көтәләр. Яшьләр ашкына, шунлыктан чират хасил була», – диде «Стәрле» җәмгыяте җитәкчеләре.

Хуҗалыкны кабул иткәндә, 380 баш сыер булган. Бүген исә 420 баш. «Стәрле» җәмгыяте сөтне шәхси хуҗалыклардан да капка төпләреннән 7 сумга алып китә. Кыш көне 9 сумга җыйганнар. Бу республикабызның күп авылларында яшәүчеләрне көнләштерерлек бәя. Кәгазьдәге хезмәт хакларын күргәч, безнең күзләр шакмак булды. Әйтик, Фоат Җәмиловка июнь аена 18230 сум хезмәт хакы түләнгәнлеге күренә. Гөлнур Хәбипованың соңгы айның хезмәт хакы – 12239 сум. Гомумән алганда, хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 6000 тирәсе. Бу начармы? Юк. Илмир белән Варис әфәнделәр әйтүенчә, хуҗалыкка эшчеләр кирәк. Эш бар. Авыл халкы шушындый акчалар алып эшләсә, ничек инде бөлгенлеккә төшәргә мөмкин? Әңгәмәдән соң, хаттагы аянычлы сүзләргә шикләнә калдык.

ЯШЬЛӘР КИТӘМ, ДИ

Җитәкчеләр сүзенә янәдән инаныр өчен, хуҗалыкта эшләүчеләр, сыер савучылар янына юл тоттык. Фермага кергәндә, хатын-кызлар чөкердәшеп капчыкка фураж тутырып, җитез хәрәкәтләр белән капчыкларны машина арбасына төйи иде. Ирләрен дә, ачуларын чыгарсалар, шулай очырталардыр болар, дип уйлап куйдык эчтән генә. Инде күптән хатын-кызның капчык ташыганын күргән юк иде шул. 

– Хәзер технология заманы бит. Гел шулай кул белән күтәреп төйисезме? Хатын-кызларга килешми бит.

– Килешмәсә, нишлисең инде?! Шәһәрнең бай хатыннары тимер күтәрергә спортзалга йөри, ә без менә капчык күтәрәбез. Фуражны җәй көне шулай кул белән ташыйбыз шул. 

Сөт күп дип мактандылар капчыкларны өскә чөюче ханымнар. Эшләүләренә карап, акча түлиләр. Акча һәрчак җитми инде ул, дип нәтиҗә чыгарырга да онытмадылар. 

– Инвестор килгәч, авыл нишләде? Рәтләндеме? – дип сорыйбыз.

– Инвестор килгәч, авыл ничек рәтләнсен инде? Хәзер ир-ат калмады диярлек. Чөнки аларга эш юк.

– Эш бар, – диләр.

– Башта ирләрне куып бетерделәр. Хәзер эшче таба алмыйлар. Ирләребез Азнакай, Әлмәткә эшкә чыгып китәргә мәҗбүр. Кем ничек булдыра инде, кемнең кайда нинди этәргече бар.

– Яшьләргә эш бармы?

– Аларга да эш юк. Яшь кызлар килмәячәк. Читкә чыгып китәләр. Алмашка үсеп килүче буын юк. Өйдә дә мал асрыйбыз. Мөмкинлекләр әлегә бар.

Шуннан безнең әңгәмәгә ханымнарның капчык төягәнен күзәткән машина шоферы кушылды:

– Сәмигуллин Фәнис булам мин, – дип башлады сүзен абзый. –1975тән 85ләргә кадәр хуҗалык чәчәк аткан чор. «ТНВ» вакытында 3 га чөгендер ала идек. Суган үстердек. Басудан кайтып керми идек. Ләкин бушка эшләдек. Хәзер хезмәт хакы 5 мең тирәсе. Яшьләр калмый инде бу авылда.

Эшчеләр арасында мәктәп укучылары да бар икән. Ындыр табагында кызлар уратып алды безне. Берсе Азнакайдан, берсе – күрше авылдан. Башкалары – Стәрледән. Алар каникулда ел саен эшли икән. Әлегә акча алмаганнар. Узган елны ун көнгә 1700 сум түләгәннәр. Быел күбрәккә өметләнәләр.

– Мәктәпне тәмамлагач, кая юл тотасыз?

– Монда калмыйбыз, укырга китәбез. Берәр төрле һөнәр үзләштерәсебез килә. Класста 6 бала. Мәктәпне ябарга җыенмакчылар иде, япмадылар. 15 укытучы укыта. (Мәктәп ябылмауга халык инвестор Мөсәгыйть Хәйдәровка рәхмәтле, дип аңлатты безгә Илмир әфәнде соңрак белем учагын күрсәтеп. Мәктәпне ремонтлаганнар, ә хакның яртысын гына бюджет күтәргән. Ә яртысын инвестор үз акчасына эшләткән).

– Бөтен сыйныфташларың да эштәме?

– Мәктәпнең күп укучысы ял итә. Ә без үзебез сорап эшкә урнаштык. Әлегә башкаларга урын юк. Эшләргә авыр түгел. 

Ындыр табагында майга буялган үсмерләрне дә очраттык.

– Азамат Кадыйров, – дип үзе белән таныштырды шуларның берсе. Ул 9 сыйныфны тәмамлаган. Ләкин биредә каникулда гына эшләячәк. Чөнки мәктәп бусагасыннан зур тормышка аяк басу белән, авылдан чыгып китәчәк.

– Әти-әниең дә монда эшлиме? 

– Әни сыер сава. Әти акча түләмиләр дип, бер ел элек чыгып китте.

– Авылда кайчан яхшырак иде: элекме, әллә хәзерме?

– Әлбәттә, элек. Ул вакытта яшьләр күп иде. Тик хәзер барысы да диярлек авылдан китеп бетте.

...Басуда печәнчеләрне очраттык. Яңгыр тракторларны эштән туктарга мәҗбүр иткән. 1989 елгы Илназ Шәмсетдинов механизатор һөнәрен үзләштергән. Ул авылдан укырга дип киткән булган. Ләкин музыка уку йортын ташлап, кире әйләнеп кайткан. Аннан: «Эшләп торганда, авылда калам. Әлегә канәгать», – дигән оптимистик сүзләр чыкты.

Хәлил Гомәров 1979 елдан бирле эшли инде. Заманында йорт салып биреп кызыктырып алып калганнар аны авылда. Инде менә шул йортта хатыны белән генә калган, балалар ялга гына кайта. 

ЫШАНЫЧ БУЛСА ӘГӘР

Бүгенге көндә яшьләр авылдан китү гадәти хәл сыман. Бу «чир» Югары Стәрлегә генә янамый. Яшь буын шәһәрне, «кәнфит» тормышны хуп күрә. Ләкин һәрнәрсәнең сәбәбе күз алдында. Эш булмау, түләү җитмәү, дип аңлатты моны безгә әңгәмәдәшләребез. Ләкин җитәкчеләр бу фикер белән килешмәде. Эш бар һәм хезмәт хакы түләнә, ди алар. Халык белән җитәкчеләр фикерен кушам да уйда «ботка» пешә. Менә шушындый «боткадан авыз итеп» кайттык без.

Гомумән, кешеләр белән аралашып, сорашып йөри торгач, шул аңлашылды. Нидәндер куркалар биредә, яшисебез бар бит әле, диләр. Ләкин рази булып мактап сөйләгәндә дә, ялгыш кына моң-зар чыгып китә. Хушлашыр алдыннан авыл башындагы кибеткә кергәч, тагын бер кат инандык моңа. Ханымнар (исемнәрен күрсәтмәскә булдык, бик борчылды үзләре өчен) авыл тормышын тасвирлап бирде. «Мин монда эшләмим инде. Ирем шушы колхозга эшли. Хатын-кызга эш юк авылда. Сыер савучыларга гына эш бар. Берәр нәрсә булса, эштән куабыз гына дияләр иде. Бер тапкыр кемдер газетага язган өчен, ике-өч ай хезмәт хакы түләмәделәр. Әле мине эштән кыскартып чыгардылар. Ә бит без өч бала тәрбиялибез. Нинди генә хуҗалык булмасын, бер җирдә дә өч балалы хатынны эштән алмыйлар. Ничәмә-ничә еллар эшләгән кешеләрне шундук куып бетерделәр. Шул рәвешле авылның астын өскә китерделәр. Былтыр салам да булмады. Печәне дә ике ат йөге генә иде. Телевизордан инвесторларны мактап та күрсәтәләр инде. Бездәгесен «Авылдан чыккан!» дип зурласалар да, эшкә үз кешеләрен генә җыйды », – дип күз яшьләрен түгә-түгә, дулкынланып сөйләде бер ханым. Аның сүзләрен тагын да җөпләүчеләр булды.

Илмир әфәнде җаваплылыгы чикләнгән «Стәрле» җәмгыяте генераль директоры Мөсәгыйть Мөзәгыйть улы Хәйдәров авылны күтәрер өчен йөри, диде. Саваплы гамәл. Тик авыл халкы арасында бу гамәлне никтер аңлап бетермәүчеләр күп. Күз яше, яшьләрнең авылда калмыйм дигән зары, үпкә белдерелгән хатлар юктан гына килеп чыкмый бит...

Кыскасы, Югары Стәрледә ике фронт сызыгы барлыкка килгән. Алар бер-берсен дошман күрә. Бүген хуҗалыкны үз кулларына алып, аңа җан өрергә маташабыз дип аңлатучы инвесторлар читкә китүчеләрне, шикаять язучыларны ялкау, эчкече, угры дип гаепли, ә тегеләре инвестор дип аталган түрәләр авылны талап, үз кешеләрен генә җыеп, акча бүлешеп утыра, дип аңлата. Кем хаклы, бер көн авыл буйлап йөреп, берсенә дә ышанмадык. Бер караганда, бар да уңай кебек. Бухгалтер кәгазьләрендә күрсәткечләр шәп, хезмәт хаклары күтәренке, инвестор авылны күтәрергә килгән... Ә алайса, халык арасында нигә зарланучы күп, әллә кешене санлау дигән бик тә мөһим бер төшенчә истән чыкты микән?! Булса булыр, очрашу белән, аңарчы телефон аша озын-озак сөйләшүләрдә дә без үзебез дә сиздек моны. Әнә җир пае мәсьәләсенә генә килгәндә дә, биредә яшәүчеләр шул пайлардан файдаланганга инвесторга рәхмәт әйтергә тиеш икән. Теләсә нишләсеннәр, алсыннар да китсеннәр, янәсе... Ләкин син авылга җитәкче булып килгәнсең икән, авылдашларыңа яклаучы да, саклаучы да булырга тиешсең, шул ук җир мәсьәләсендә дә... Кая барсын авыл кешесе бүгенге буталчык заманда, юристлар да ерып чыга алмаган эшләрне ничек башкарсын?! Шул ук җирле үзидарә башлыгына я хуҗалык җитәкчесенә бармыйча, кемгә барсын ул авыл агае?! Аны алдарга, ышанычыннан мыскыллы файдаланырга һич тә ярамый. 

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Казан-Азнакай-Казан.


Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (16.08.2008)
Просмотров: 2474 | Комментарии: 4 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Tommy  
0
I really wish there were more atrciles like this on the web.

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0