Пятница, 26.04.2024, 07:20
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Авылым үлем түшәгендә
Авылым үлем түшәгендә

Кеше туа, яши һәм үлә. Әсәр башлана, проблема үстерелә һәм чишелә. Авыл туа, күтәрелә һәм юкка чыга. Бу – тормыш принцибымы? Алар барысы да шул закончалык буенча гына яшәргә тиешме? Әйтик, әсәр тормышы ул язылганнан соң да дәвам итә бит, авыл әллә ничә буын кеше тормышын үз эченә ала. Бу шулай булырга тиеш тә кебек. Бүген каршымда – бер кеше тормышын да яшәп бетермичә, үлем түшәгендә ятучы АВЫЛ.

Сүзем Мамадыш районы чигендә урнашкан Балык Бистәсе районының Мәшләк авылы күршесе “Дружба” бистәсе турында.

МАТУР ТУДЫ

1936 елда элек кордон һәм урман сакчылыгы төзелмәләре булган 10нчы квартал мәйданында Шомырбаш җитештерү участогы ясала. Монда ук колхозларга сату өчен, киң куллану товарлары (арба һәм чаналар, камыт келәшчәләре, утын) әзерләү башланып китә. 1937 елда бу сезонлы эшчеләр белән башкарылган хезмәт тагын да зуррак үсеш ала һәм якындагы “Кызыл Йолдыз” колхозына беркетелә.

1951 елда әлеге мәйданда торак фондларын ремонтлау һәм яңаларын төзү эшләре башланып китә. М.З.Закиров җитәкчелеге астында бер ел эчендә 150-160 гаиләлек (эшчеләргә) торак урыны, балалар бакчасы, медпункт, тимерче алачыгы, икмәк пешерү йорты, гомуми мунча, кибет һәм мәктәп төзелә. Эшче көчләр исә Балык Бистәсе, Саба, Биектау, Питрәч, Теләче кебек районнардан җыела.

Сугыштан соңгы ачлык, бөлгенлек, җимереклек бу авылга да килә. Халык 7шәр чакрым җәяү барып, урман кисә. Бу елларда яңа җитәкче И.З.Иванов кулы астында киң куллану товарларын җитештерүче цех торгызыла, халык умартачылык белән шөгыльләнә башлый. 1952 елда – башлангыч, 1963 елда сигезьеллык яңа мәктәп ачыла. Балалар саны 360ка җитә, эшкә яңа укытучылар килә. 1995 елда яңа мәктәп бинасы төзелә. Монысында инде нибары 29 бала (1990-2000 елларда) укый. Шулай булса да, зона спорт ярышларында катнашып, ел да призлы урыннар яулап кайта “Дружба”лылар.

ТУМАС БОРЫН КАРТАЮ

Бүген бу авылда 3 урам бар. Кибет юк, халык кирәк-яракны Сөн авылыннан атнага бер килүче сатучылардан алып кала. Әле дә ярый пекарняда дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга ипи пешерелә. Почта да бар, тик хат ташучы бу эшне үз өендә генә башкарырга мәҗбүр. Авылга ут-газ кергән, суны чишмәдән ташыйлар. Берничә кеше өенә телефон керткән. Авылда тулы 6 гаилә яши, аларның йортлары матур һәм төзек. Хәтта бер гаилә быел яңа йорт салып бетереп, шунда чыкты. Туган нигезен саклап калырга теләп һәм якты киләчәккә өметләнеп яшәүче бу гаиләгә кемдер кызганып, кемдер аптырап, кемдер сокланып карый... Тәрәзәләре кадакланмый калган йортларда – әби-бабайлар. Кышны балаларында үткәрүче карт-коры елдан-ел күбәя. Узган ел 9-еллык мәктәпне башлангычка әйләндерделәр. Элек 9 сыйныфтан соң гына Мәшләк авылына барып укысалар, бүген инде 4тән үк китәләр. Мондый балалар саны быел – 6. Авылда 3 бала укый, 2 укытучы эшли...

Кайчан гына яшәү кульминациясенә күтәрелгән авылны бүген бармаклар җитәрлек саннар белән генә искә алырга туры килә.

КИЧӘ, БҮГЕН, ИРТӘГӘ (ЯГЪНИ АВЫЛ ХАЛКЫ НИ СӨЙЛИ)

Күз явын алырлык гүзәл табигатькә сокланып кич утырулар, үпкә тутырып суларлык һава, терәлеп үк торган бай урман, янәшәдә генә җәйрәп ятучы көзге кебек гаҗәеп күл йогынтысыдырмы, әллә яшәү кадерен белгәнгәдерме – авыл халкы бик кунакчыл һәм ягымлы. Алар үткән һәм киләчәк турында бик борчылып, йөрәкләренә якын алып сөйли. Ни дисәң дә, туган җир, торган җир – күңел белән тоташкан җан кисәге бит инде.

“Дружба” бистәсе халкына “Сез килгәндә авыл ни хәлдә иде? Бүгенгесен ничек бәялисез? Киләчәге бармы? Коткарып калып булырмы?” кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттем.

Гүзәл Исламова (бу авылда туган):

Ә нинди матур табигать бит бездә! Әлмәттән зур урында эшләүче туганнарыбыз кайтты. “Монда яшәсәң, Әлмәттә эшләсәң иде”, – диләр. Дөресен генә әйткәндә, җәннәттә ятабыз инде. Җиләге, чикләвеге, гөмбәсе, алмасы – барысы да янда гына.

Миргазиз Ситдиков (50нче елдан бирле монда):

Бөтен кеше ачык күңел, якты чырай, дәртле эш белән мәш килеп үзенә тормыш кора башлады. Кайтып ашап-эчкәч, әле теге, әле бу почмакта гармун сузып җибәрәләр, уйнап-җырлап, дәртләнеп, күңелле яшәде халык. Немец, украин, белорус, чуашлар, мордвалар да бар иде монда, тату яшәдек. Мин булсам, монда коттедж төзер идем, асрар идем 3-4 сыер, печән урам тулы бит, барысын да булдырып була, тырышлык кирәк.

Нурулла Гарипов (80нче елларда килә):

Киләчәкне беркем дә әйтә алмый. Хөкүмәт бетерәсе килсә бетерә, бетерәсе килмәсә юк. Эш бар ул – халык китә. Рәхәт эзли. Хәзер саклап калып булмый инде, соң. Монда кеше килми.

Мария Акманова (1958 елда килә):

Җитәкчелеккә яшьләр килә, димәк, акыл да яшь. Әйбәт юл салынса, кибет ачылса, саклап калырга булыр иде.

ТЫРЫШКАН ТАБАР

Теләгән, тырышкан кеше акча эшләү юлын да таба, эшен дә җайлый икән. Үзлектән такта эшкәртү эшен ачып җибәргән Игорь һәм профессиональ аучы хезмәтен башкаручы Юрий Смирновлар белән сөйләшкәннән соң, мин моңа чын-чынлап инандым.

...Иртә белән авылда такта кыру тавышы ишеткәч, аптырап калдым. Югыйсә биредә бернинди пилорамга да юлыкмадым. Баксаң, Игорь исемле авыл кешесе шәхси мини-пилорам ачып җибәргән икән. Монда такта эшкәртеп-сатып ятучы кешедән техниканы каян алуын, кем ясавын сорагач: “Берәү ташлап калдырган да мин алып кайттым”, – дип, шаярып кына җавап бирде. Урман янында урнашкан авыл өчен үрнәк булырлык җайлашу күренеше бу, минемчә.

...Инде күптәннән бу авылда Юрий исемле бер аучы барын, аның бик күп умартасы, өендә төрле хайван сыннары булуын һәм урманга терәлеп үк диярлек яшәвен ишетеп белә идем. Һәм менә бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр, ак һәм кызыл розалар үсеп утырган өендә мин кунакта. Ә өйдә нинди генә кошлар, хайваннар юк! Ябалак, урман тавыгы, болан мөгезеннән алып сарайда яшәүче 70ләп йорт куяны һәм бакча артындагы 60лап умартага кадәр. Узган ел бу хуҗалыкта әле 4-5 кабан дуңгызы да гомер сөргән.

Юрий абый – Казан шәһәрендә (Совет һәм Вахитов районнары участогында) профессиональ аучы булып эшли, шуннан килүчеләр өчен урманда ау оештыра.

– Кыш көне атна саен унлап кеше кайта, ауга чыгабыз. Ә җәй көне хайваннарны ашатабыз, тоз, ашлык куябыз, – дип сөйли ул үз хезмәте хакында.

Монда туып үскән Юрий абый да: “Авыл бетүгә таба бара”, – дигән фикердә. Зур йортлары, матур бакчаларына карап торуымнан, ни сорарга теләгәнемне аңлапмы: “Ул бетсә, без дә китәбез инде. Барысы да кала”, – диде, авыр сулап.

...Теш-тырнагы белән тырышкан кешегә эшләргә дә, яшәргә дә, акча табарга һәм авылда калырга да була икән бит!

КУНАКТА РӘХӘТРӘК!

Җәй көне авылда яшьләр саны арта. Әби-бабаларына, туганнарына кунакка кайтучылар да бу авылга гашыйк. Авылда клуб юк үзе. Элеккесеннән капканың авыш баганалары гына басып калган. Ә яшьләр – уйлап табучан, оста! Ерак түгел генә төзелеп бетмәс баштан ташлап калдырылган бер бина бар – менә шуны үз иткәннәр дә инде. Тәрәзәләре ачык һәм эчендә җил уйнап тору сыйфатын истә тотып, бу “клуб”ка яшьләр исем дә биргән – “Сквозняк”! Оригиналь, аңлаешлы һәм кабатланмас. Дөрес, уты гына юк...

“Ут булмагач, җыр да юк. Нишләп кенә утырырга кирәк соң монда?!” – дип уйлаган идем килгәндә. Үзем исә вакыт үткәнне сизми дә калдым. Иң элек алма урлау кебек “этлекне” эшләп кайткач, утырышып алма кимердек. Телефоннарда җырлар уйнап тора, тиздән аларны машина магнитофоны алыштырды. Биючеләр булмаса да, сөйләшеп сүз бетәрлек түгел иде. Монда һәрберсе кызыклы шәхес. Әнә Сережа – боксер булырга җыена, шул юнәлештә белем ала, Айсылу – бию белән кызыксына, Рафаэль – татар-төрек лицеенда укый икән. Барысы да җәй көне башка якка түгел, нәкъ менә кордонга кайта, “Дружба”ны сагына.

Яшьләр арасында җылы мөнәсәбәт: көн дә кочаклашып күрешәләр һәм хушлашалар икән. Монда инде һәрберсе авылдаш, сердәш һәм тугандай якын дус.

– Авылга ел да кайтам. Киләчәктә дә кайтачакмын! Монда миңа бик ошый! – ди кунак булып кайтканнарның һәрберсе.

Клубны бизәп, яшьләр үзләре язып куйган сүзләрне монда да кабатлыйсым килә: “Сквозняк” клубы яшьләренә респект һәм уважуха!J

НИШЛИСЕҢ МОНДА?

“Дружба” бистәсенең үз яшьләре – мәктәптә укучы өч һәм Мәшләккә йөреп укучы алты бала гына инде. Калганнары – кунак яисә шәһәргә китеп укучылар. Кызык, аларны монда нәрсә тота, нәрсә тарта, нәрсә ошый икән? Фаразлап утырганчы, үзләреннән сорарга булдым.

Эльвира Низамова (Лаеш районыннан кайта):

Мин монда 3 яшьтән бирле әбиләргә кайтам. Авылы, урманы матур! Печәнгә барабыз, чәчәк-җиләк җыябыз. Бүгенге хәленә карасаң, авыл җимерелеп бетә инде. Әмма киләчәктә дә кайтачакмын әле монда, яшәсен Әби!

Вадим Шатунов (8 сыйныфка бара):

Мин Мәшләккә йөреп укыйм. 9 сыйныфтан шәһәргә китәргә, укырга керергә исәп. Торырга кайтмаячакмын, чөнки монда эш тә, башка мөмкинчелекләр дә юк. Җәйгә кайтсам гына. Авыл бетә бит...

Гөлчәчәк Сәлахетдинова (авыл мәктәбендә укый, 8 яшь): Мин монда туып үстем, ул миңа бик ошый! Урманын, бакчаларын, болын-кырларын яратам! Мәктәптә дә бик әйбәт укыйбыз, күңелле.

...Бәлки, менә шул яшьләр авылны күтәрергә башлап тотынса, нидер килеп чыгар иде? Киләчәк яшьләр кулында, диләр бит! Әмма алар бу турыда уйлаган бугай инде: “Безнең хәлдән генә килмәс шул”, – дип, объектив караш белән җавап бирделәр...

ӘЙТЕР СҮЗЕМ ШУЛ

Әле адәм гомере кадәр дә яшәмәгән авылның бетүгә таба баруын күргәч җан әрни. Кемдер җитәкчене, кемдер авыр эшкә алынырга куркучы яшьләрне сүгә. Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр, анысы. Минем төп максатым – гаеплене эзләү түгел иде.

Тирә-ягында урман булган, күз явын алырлык матур табигатьле “Дружба” бистәсен үлемнән саклап калырга җиң сызганып тотынырлык “табиблар” кирәк. Тамырлары аша йөрәгенә кан килә алмаган кешедәй, бу авыл да, бәлки, юллар салгач тернәкләнеп китәр иде, кем белә?

Шушындый ук хәлгә төшмәгән, әмма таудан аска таба тәгәрәүче авыллар күпчелек бит. Әле нигәдер өметләнеп, шәһәргә китмичә калган яшьләре, җир җимертеп эшләрлек халкы булган, әмма көннән-көн эш урыннары кимеп, элекке мәһабәт биналары җимерелеп, производство үзәкләре ябылып, йомылуга таба барган бистәләр бар. Йоклап калмасак иде.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

Балык Бистәсе, Котлы Бөкәш – Мамадыш, “Дружба” – Казан.

Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (06.08.2008)
Просмотров: 2104 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0