Суббота, 27.04.2024, 04:02
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Сабантуй кавыштырды
   Сабантуй кавыштырды

Ничә яшьтә булуыңа карамастан, Сабантуйлар вакытында күңел бер дулкынланып ала. “БГ” да үзенең язмалары белән әллә кайчан булган, онытыла башлаган хатирәләрне күңелдә кабат яңарта. Һәр кешенең үзе өчен генә кадерле, кабатланмас Сабан туе була торгандыр. Минем дә бар ул мәңгелеккә йөрәккә кереп калган Сабантуем.

Армиядән кайткач, автоколоннага слесарь булып эшкә кердем. Әти-әнидән калган шәхси өйдә яшим. Саулык бар. Белгән һәм күнегелгән эш. Тагын нәрсә кирәк?! Бары өйләнергә. Тирә-юньдә кызлар күп. Теләгәнне сайлап ал. Ләкин күңел икеләнә, нәрсәдер көтә. Дуслар белән театрга йөрибез, кино карыйбыз. Дөнья матур, Казан зур.

Шундый гадәти көннәрнең берсендә безнең гаражда төзү эшләре башладылар. Безнең өчен чишенү бүлмәләре, душ ясыйлар. Шушы яңа төзелгән бүлмәләрне штукатур белән капларга ике кыз килде. Ә мине төп эшемнән алып, шушы кызларга ярдәмгә җибәрделәр. Берсе – Сания, икенчесе Нәкыя исемле. Икесе дә бик яшь, чибәр. Саниясе бик әче телле, егетләрдән көләргә ярата. Ләкин ачык күңелле, эчкерсез. Без аның белән беренче көнне үк дуслашып киттек. Нәкыя күп сөйләшми. Бик сабыр. Кешеләр алдында ачылып китми. Миңа ул бөтенләй игътибар итмәде. Ә ул, киресенчә, миңа бик ошады. Аның янында озаграк булырга тырышам. Сөйләштерәсем килә үзен. Кыскасы, йөрәгемдә мәхәббәт уты дөрләп яна. Тик Нәкыядән бер өметле сүз ишетмәдем. Кинога чакырып карадым. Икәү бергә нинди якты тормыш корачагыбыз турында бик мактанып, планнар кордым. Алтын таулар вәгъдә иттем. Юк, Нәкыя миңа уңай җавап бирмәде. Бик аптырагач, яраткан егете бар микән әллә дип, Саниядән сорадым. Чөнки, минемчә, бөтен Казан егетләре шундый матур кыз Нәкыя артыннан чабарга тиеш иде.

– Юк, – диде Сания, – ул кичләрен әбиләр кебек оекбаш бәйләп утыра.

Бу хәбәр миңа өмет өстәде. Нәкыя белән минем аралар бөтенләй өзелеп китмәвенә Сания булышты. Аның аркылы мин Нәкыянең кая барганын, нишләгәнен белеп тордым. Яхшы эшләгәне өчен, фоторәсемен Мактау тактасына да элеп куйганнар. Мин шул көнне үк ул фоторәсемне фотога төшердем дә ясатып, сурәтен үземдә булдырдым. Рәсемне караватым янына элдем һәм астына язып куйдым:

Төшләремә кереп йөдәтте

Шул төзелеш мөртәте, – дип.

Моны безгә килгәч, Сания күрде. Шуннан соң алар янына барырга бер ай куркып та йөрдем. Икенче тапкыр мин Нәкыяләрнең ял көннәрендә кызына торган урыннарын белдем. Күкрәгемә кәгазьдән зур хәрефләр кисеп, Нәкыя дип яздым. Берничә көн кояшта кызынгач, бу хәрефләрне алып ташладым. Күкрәгемдә сөйгәнемнең исеме язылып калды. Ял көне киттем пляжга. Эзләп таптым Нәкыяне. Матур гына сөйләшә башлаган идек, күлмәкне салуым гына булды, кәефе төште кызның. Аннан бөтенләй дулап, ял итмичә, кызынмыйча кайтты да китте.

Шуннан соң озак та үтмәде, боларның Нәкыяләр авылына Сабантуйга кайтачакларын белдем. Көне килеп җиткәч, мин дә автобуска утырып, киттем шул авылга. Сабантуй гөрли иде инде. Көн матур, кояшлы. Кеше күп җыелган. Муеннарына, йөгәннәренә яулыклар бәйләнгән атлар йөреп тора. Бер якта яшьләр бии. Икенче якта бала-чага чабыша. Нәкыяләр беркайда да күренми. Көрәш башланган гына. Мәйданда яшьләр тартыша. Ул чакта көрәш борынгыдан калган йола белән алып барыла иде. Исемлек буенча түгел, ә кем тели, шул чыга. Җиңелгәне китә. 3-4 кешене ексаң, ял итәргә туктап торырга була. Сабан туенда бер көрәшеп караган кеше көрәшне тыныч кына күзәтә алмый, дулкынлана, ниндидер бер көч аны мәйданга чакыра. Җиңү, җиңелү турында уйламый ул. Мине дә йөрәгемне тырнаган шул халәт мәйданга чыгарды. Үземне зур батыр дип әйтә алмыйм, шулай да армиягә хәтле Сабантуйларда көрәшкәнем бар иде. Армиядә дә үзебезнең дивизия данын яклап, спорт көрәше буенча уңышлы гына төрле ярышларда катнашканым бар.

Берничә яшь җилкенчәкне еккач, ял итәргә туктадым. Аннан мине яңадан көрәшкә чакырып алдылар. Инде хәзер нинди көрәшче икәнемне сизеп, ярыйсы гына ир-егетләр чыга башлады. Кайсысын җиңел генә, кайсысын озак кына тарткалашканнан соң, алып салдым боларны. Ниһаять, каршы чыгучылар сирәкләнде. Үземә чираттагы көрәшчене көтеп ял иткәндә, күреп алдым бит мәйдан кырыенда Нәкыя белән Санияне. Икесе дә зәвык белән киенгән. Шундый чибәрләр. Хур кызлары диярсең. Очып китәргә канатлар гына юк. Болар инде өсләренә комбинезон киеп, яулыкларына эремә каткан, ачуларын китергәч, кулларына мастерок тотып, мине гараж буенча куып йөрүче ирдәүкәләр түгел. Танымассың да үзләрен. Мин Нәкыядән күзләремне ала алмыйм. Аякларым үзләреннән-үзләре шунда таба китте. Сүзне Сания башлады:

– Шашлык ашыйсың килде мәллә, шушында хәтле көрәшергә килгәнсең?

– Эшкә аптырап йөри инде шунда. (Монысын Нәкыя өстәде).

Үзем бер сүз әйтергә өлгермәдем, күрәм, бик таза, корсагы ишелеп төшкән, юан муенлы бер кешене минем белән көрәшергә чишендерәләр.

– Ай-һай, бигрәк авыр гәүдәле зур кеше таптылар. Бар, Нәкыя, барып әйт әле шуларга, башка берәве, җиңелрәге юк микән?

– Габдрахман абый ул, озак еллар шушы авылның җиңелмәс батыры. Соңгы елларда көрәшмәгән, ташлаган. Авылдашлар ят кешене авылда батыр калдырмас өчен, аны тагын бер тапкыр көрәшергә үгетләгән. Менә хәзер сине сыртына сала ул. Ташла сөлгеңне, көрәшеп маташма.

– Ничего. Салса салыр сыртына. Көрәштә җиңелү марҗа астында калу түгел ул.

Саниянең бу сүзләрен ишетмим дә. Нәкыянекен аңларга тырышам. Аның көрәшмә, ташла, диюе көлүеме, әллә минем өчен борчылуымы? Мин көрәшергә дип, мәйданга таба борылгач, Нәкыя беләгемә үк ябышты.

– Барма, көрәшмә. Габдрахман абый ул бик каты ега, имгәнерсең.

Менә сиңа мә. Нәкыянең минем өчен чынлап борчылуы икән. Бу шушы бер ел эчендә аның миңа беренче җылы сүзләре. Болай булгач, мин бу таза кеше белән түгел, аю белән дә көрәшергә риза. Чыктым мәйданга. Тотыныштык билләрдән. Тәҗрибәле көрәшче булып чыкты бу кеше. Судья башлагыз дип кул селтәүгә, мине тартып алып күтәрмәкче булды. Юк шул инде, агай, гәүдәң авыр булса да, мине күтәреп алырлык рәт калмаган синдә. Синең вакыт узган. Мин беләм, менә хәзерге кебек күкрәгенә кысучы бу куллар тиздән йомшарачак. Кеше мускуллары озак көчәнештә тора алмый. Ял сорый башлый. Миңа шул чакны ычкындырмаска кирәк һәм шулай булды да. Әле генә сулышымны кыскан куллар йомшарды. Агай саклану чараларын кулланырга өлгермәде, мин аны күтәреп алдым һәм... шуннан соң бернәрсә хәтерләмим. Нәкыя әйтүенчә генә беләм. Мин теге агайны бик каты акырып күтәреп алганмын һәм әйләндереп аркасына салгач, һушымны җуеп, көндәшем өстенә ауганмын.

Кемнеңдер мине орышкан тавышына аңыма килә башладым. Нәкыя икән. Ул минем янга чирәмгә утырган да башымны күтәреп, алдына салган. Борыннан тамган канны сөртә-сөртә, орышыпмы мине орыша.

– Мактанчык. Үләсең бит мактанып. Көрәшмә, дидем. Тыңламадың. Хәзер сине өеңә кем алып кайта? Үгез кебек кешене мин күтәрә алмыйм бит инде. Шушында ятасыңмы?!

– Нинди үгез ул, Нәкыя? Батырга тәкә бирәләр. Безгә үгез бирмәгәннәрдер бит!

– И имгәк, аягына басып тора алмый, шаярган була.

Ә минем торасым килми.

Нәкыянең кайнар сулышы аякларымны яндыра. Йомшак чәчләре колагымны кытыклый. Бер елдан да артык кагылырга да кыймаган куллары битләремне сыйпый. Минем шулай Нәкыя кочагында ятасым килә.

– Нәкыя, син билет алырга онытмадыңмы?

– Нинди билет? Сине зиратка билетсыз да илтеп ташлаячаклар.

 Мин зираттан шүрлим. Нәкыя кочагында булса да мәйдан уртасында үләсем килми. Тиз генә аягыма басам. Без мәйданнан чыгып барганда, чәрелдәп кычкырган Сания тавышына әйләнеп карасак, тәкәгә бәйләнгән бау башына Сания ике куллап ябышкан, тәкә ярсып, төрле якка сикерә. Сания, тәрәзәдә чәбәләнеп бәргәләнгән күбәләк кебек, тәкә артыннан оча. Мәйдандагы халык көлә. Йөгереп барып, без дә бауга ябыштык. Батыр ят кеше булганга күрә, безне котлаучы да, ура кычкырып, күккә чөюче дә булмады. Без өчәү тәкәне өстерәп, мәйданнан чыгып киттек. Мин инде бәхетемә ышана башладым. Шулай да шатлыгымны сынап карыйсым килә. Җаен китереп, кулларыннан, беләкләреннән тотам Нәкыянең. Хәтта кулымны иңнәренә салып карадым. Бер сүз әйтми сөйгәнем. Күзләрен тутырып, карый да үзе дә миңа сыена. Кайтып җиттек Нәкыяләр өенә. Сания капканы ачып, кертеп җибәрде тәкәне ишегалдына.

– Фәйзулла абый, менә сиңа тәкә. Киявеңнән калым булыр.

Безгә каршы ябык кына гәүдәле, җитез хәрәкәтле бер карт чыкты. Тиз генә безгә карап алды да:

 Кызым, бу кемнәр инде, – дип сорады.

– Бусы Сания – дус кызым, бергә эшлибез. Бусы, бусы... – дип тотлыгып торды Нәкыя, – бусы бер Казан егете, – дип өстәп куйды.

Ярый, ярый, бик яхшы, – дип хуҗа безне өйгә чакырды.

Өйдә чәй эчеп кунак булгач, без Казанга кайтырга җыена башладык. Фәйзулла абый без китәр алдыннан минем белән сөйләшеп алырга вакыт тапты.

 Улым, бу тәкә белән нишләрсез икән? Ничек алып китәрсез, диюем?

– Тәкә калсын инде монда. Теләсәгез нишләрсез. Без, Фәйзулла абый, Нәкыя белән никахлашырга булдык, сез каршы килмәсәгез.

– Нәкыя инде ул ике елдан бирле үз тормышы белән яши. Әле безгә дә булыша. Мин каршы түгел, үзе риза булса.

Кайттык Казанга, никахлаштык, загста булдык, яшьләрчә генә туен да уздырдык. Тик боларны үткәргәнче, Нәкыя миннән вәгъдә алды: башка бер тапкыр да көрәшмәскә.

– Ничек, мәйтәм, көрәшмәскә? Әле бит бүләккә үгез аласыбыз бар.

– Кирәкми үгезе дә, айгыры да. Тагын бер шулай акырып егылсаң, минем йөрәк түзмәс, шартлар.

Башка көрәшмәскә вәгъдә бирдем. Чөнки Нәкыянең күзләренә яшь тулган, хәзер елап җибәрә. Ә ул елап җибәрсә, минем йөрәгем шартлаячак.

Белсәгез иде нинди бәхет ул яраткан кешең белән бергә гомер кичерү. Эштән ашыгып, аны сагынып кайтасың. Ул пешергән аш, ул кайнаткан чәй бөтен дөньядагы ризыклардан тәмле була. Без бер-беребезне сизеп яшибез. Аның бер җире авыртса, минем дә шул җирем авырта башлый. Мин авырып китсәм, ул да авырый. Бөтен эшне бергә эшлибез. Ул кер юса, мин дә юам, ул идән юса, мин дә булышам. Шулай күңелле безгә. Мин футболга барсам, Нәкыя дә бара. Ах-вах кычкырып, футболчыларны ничек уйнарга өйрәтеп утыра. Уен бетәр алдыннан сорап куя:

– Боларның кайсылары безнеке булды соң әле?

Аннары мин атна буе янымдагы “болельщик”тан көлеп йөрим.

Бу кешеләр аерылышкан, бу гаилә таркалган, дигән яңалыкларга гаҗәпләнәм мин. Чөнки күп егетләр – өйләнә, күп кызлар кияүгә чыга белми. Ашыгалар. Беренче очраган кеше белән тормыш коралар. Чын мәхәббәтне эзләмиләр. Аны аңламыйлар, узып китәләр. Аннары гомер буе үкенеп яшиләр.

“Мине урлап киттеләр” яки “миңа шул кешегә кияүгә чыгарга туры килде, шуңа карамастан яхшы яшәдек, балалар үстердек” дип “БГ”да күп язалар. Яшәгәнсез – ышанам. Ләкин ул бары гомер кичерү генә. Җәза ул. Каторга. Билгеле инде, татар кызлары түземле була. Шуңа яхшы тормыш, дип уйлый.

 Фазыл ЙОСЫПОВ,

Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы.
“БГ”
Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 726 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0