Пятница, 26.04.2024, 14:28
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Сабыйларның гомере – армия дигән бәла!
    Сабыйларның гомере – армия дигән бәла!

Бүген армия хәсрәт урыны итеп кабул ителә. Газеталар шул хакта яза, телевизор һаман шуны күрсәтә, радио гел әлеге афәтне “чәйни”. Файдасы бармы? Юк! Булса, гел бер үк “басу” сукаланмас иде. Ул теманың актуальлеге дә ташка үлчим бит инде хәзер. Табутта кайткан солдат белән укучыны шаккаттырам димә. Чөнки бар газетада да әлеге дә баягы хәбәр. Ә ул бала кемнеңдер газизе, йөрәк парәсе, шатлыгы-юанычы. Инде менә кайгысы да... Гомер буена бетмәслек кайгысы.

“Безнең гәҗит” газетасында нәкъ бер ел элек Кукмара егете Динар Васильевның үлеме хакында да “Балта кем кулында?” (4 июль, 2007 ел) мәкаләсе басылган иде. Күптән түгел Динар үлеменә гаепле кешегә хөкем карары укылды. Җир йөзендә дөреслек булмауны тагын бер кат дәлилләүче карар ул. Ике ел дәвамында көн аралаш зиратка йөрүче ата-ананың ул хөкем белән килешергә теләмәве – табигый хәл.

ДИНАР ТАРИХЫ

Гөльяр һәм Владимир Васильевларның биш баласы була. Бер кыз һәм дүрт малай. Шулар арасында Динар иң-иңе булган дисәк тә, ялган түгел. Кукмарадагы танышларым да шулай дип сөйләде. Әти-әни йокыдан торганчы җиләк-гөмбәсен җыеп кайта, кечкенәдән заправкада эшли, барлык йорт эшен башкара... “Бигрәк гаилә җанлы бала иде шул”, – ди Гөльяр ханым, яшьле күзләрен сөртеп.

Абыйсы армияне күреп кайтканнан соң, Динарга да чират җитә. Үзе теләп китә. “Ике ел күпмени, барам да кайтам”, – ди әнисенә. Киткәнче, багучыга барып кайтуын да әйтим. Багучы апа, кофе чүбеннән карап, Динарга армия ахырында бик зур авырлык киләчәген хәбәр итә. “Үләм микәнни?” – ди егет дусларына.

Динар, алты ай дәвамында Свердловск өлкәсе Порошино бистәсендә хезмәт итеп, сержантлык дәрәҗәсенә күтәрелә. 2005 елның җәендә аны Таҗикстан белән Әфганстан чигендә урнашкан Күләб шәһәренә җибәрәләр. Яшәү шартлары яхшы була димәс идем. Тауларда, кар өстендә йоклаган чаклары да була аларның. Тик Динар зарланмый. Хәтта хезмәт итеп бетергәч, шунда калырга дип, контрактка кул да куя. Насыйп кына булмый.

Тәненә сызлавыклар чыга башлагач, әнисенә бераз аягы авыртып торуын әйтә. Шуңа карамастан Динарны физик күнегүләрдән азат итмиләр. Сызлавыклары азып, бар тәненә таралгач, температурасы күтәрелеп, урыныннан тора алмый башлагач та, часть командирының исе китми. “Бер авыру солдат өчен Дүшәмбе шәһәренә 300 чакрым машина куып йөртмим, бер 5-6 кеше җыелгач, “плановый” белән алып барабыз”, – дигән Аксенов Юрий Викторович. Салкында ятып, Динарның үпкәсенә суык тия. Берәр ай тирәсе тилмергәч, аны, ниһаять, Дүшәмбе шәһәренә озаталар.

Госпитальдән солдат бик авыр хәлдә әнисенә шалтырата. Икенче көнне “Хәлләрегез ничек?” дип СМС юллый. Сөйләшерлек хәле калмагандыр, күрәсең. Энесе Тимурның: “Безнеке яхшы, синеке ничек? Без сине бик яратабыз”, – хәбәренә: “Мин дә. Тыныч йокы, тәмле төшләр”, – дигән җавап килә. Бу – Динарның соңгы сүзләре. Шул төнне үк Динар вафат була.

Туганнары аның үлеме хакындагы хәбәрне нәкъ бер атнадан гына беләчәк. Гөльяр ханымның кесә телефонына әлеге дә баягы часть командиры шалтыратып әйтәчәк аны. Әлеге рухтагы яңалык, ялгышмасам, башта Кукмара хәрби комиссариатына килергә тиеш иде. Алар ипләп кенә җиткерергә бурычлы. Тик ата-ана белеп, военкоматка йөгереп килгәндә дә, алар бернидән хәбәрдар булмый. Әле комиссариатның бер хезмәткәре Таҗикстанга шалтыратудан баш тарта. Минуты 20 сум, янәсе. Анатолий Николаевич Киселев хезмәткәренең дорфалыгын белгәч, бик ачулана. Васильевларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итә. Гөльяр апа белән Владимир абый аңа бүген дә рәхмәт укый. 8 ай буе алар белән бергә дөреслекне эзләүче бердәнбер кеше була ул.

Үзен күреп сөйләшергә теләгән идем дә, хәзер ул Кукмара комиссариатында эшләми икән. Хак сүз булса, бер ай элек кенә аны Әгерҗе ягына җибәргәннәр дип әйттеләр.

ҮТЕРҮЧЕГӘ БЕР ЕЛ “УСЛОВНО”

Әнисе улының үле гәүдәсен йөзендәге ике миңеннән генә таный. Чөнки тап-таза, сәламәт киткән улы коры сөяккә калган. Табиблар куйган диагнозны укып бетерә торган түгел. Әле бу хәлләр белән генә бетсә икән. Контракт белән хезмәт иткән сержантның акчасын бирмәс өчен, командование аны рядовойга төшерә, ә акчаны үз кесәсенә сала. Ахырдан ул акча барыбер ата-анага бирелә бирелүен. Ләкин күпме тавыш-гауга аша.

4 томлык тикшерү эшеннән күренгәнчә, госпитальдә ярдәм итәргә инде соң булган. Аннан, бу дәрәҗәдә азган сызлавыклы кешене машинада селкетеп йөрергә бөтенләй ярамаган. Табиблар шулай, ди. Күләб частеның ике шәфкать туташын эштән чыгарганнар. Тик аларның ни гаебе бар, аңлашылмый. Сезнеңчә, монда кем гаепле? Үзем часть командирын гаепледер дип уйлыйм. Чөнки ул машина бирмәгән. Ә суд бөтенләй башка кешегә – медицина хезмәте майоры В.В.Прошинга хөкем карары чыгара. Юкса Динарны Дүшәмбе шәһәренә озатуын сорап, төннәрен часть командирына берничә мәртәбә шалтырата ул. Үзе үк гаепле дә булып кала.

Тикшерүче Кукмарага кайтып китә. Гөльяр һәм Владимир Васильевларга тикшерү эшен ашык-пошык кына күрсәтә. Мораль зыян өчен йөз меңнән дә күбрәк акча сорамаска куша. Имеш, күбрәк сораган очракта, суд аны бөтенләй игътибардан читтә калдырачак, түләмәячәк, ди. Шулай итеп, мораль зыян өчен сорау 500 меңнән 150 мең сумга төшерелә. Тагын бер документка кул куйдырта әле ул аларга. Аның нигезендә үлгән егетнең ата-анасы “особый судка” риза. Ул төшенчәнең ни аңлатканын тикшерүче Е.В.Сарабеев аңлатып тормый, билгеле. Алар соңыннан килгән кәгазьдән ачыклый: аның буенча В.В.Прошин үз гаебен таный, аерым тикшерүләр уздырып тору кирәкми һәм бары тик ул гына җавап тотарга тиеш. Часть командирының “йолдызлары” “егылып төшү” мөмкинлеге булганга, үзара шундый килешүгә килүләре ихтимал бит.

Карар мондый:

“... майор медицинской службы В.В.Прошин осужден по ч.2 ст. 293 УК РФ на основании которой ему назначено наказание в виде лишения свободы сроком на 2 /два/ года, без лишения права занимать определенные должности или заниматься определенной деятельностью.

В соответствии со ст. 73 УК РФ назначенное В.В.Прошину наказание считать условным, с испытательным сроком 1 /один/ год...”

Кеше үтерүдә гаепләнеп, “условно” бер ел алган кеше күргәнегез бармы? Минем дә юк иде, ә хәзер бар. Эштән дә алмыйлар, рәшәткә артына да тыкмыйлар. Часть командирының йолдызлары да исән-имин. Тагын бер әйбер күз уңыннан читтә калган. Мораль зыянны кем түли соң? Карарда күрсәтелгәнчә, В.В.Прошин түгел, часть түли. Димәк, бюджет. Әле шул ук часть ике як адвокатка да түләгән. Хәзер хөкемнең ни рәвешле кабул ителүе аңлашылды булса кирәк. Кемдә кесә калын, җиңү шуның кулында. Ә бу очракта часть “кесәсе” соңгы сүзне әйтте.

Чагыштыру өчен генә бер мисал. 2007 елның июль ае. Түбән Тагилда хезмәт итүче Татарстан егетенең күкрәгенә 20 тапкыр сугып, кече сержант солдатның ниндидер гаебе өчен үз “хөкемен” чыгара. Шунда рядовой Артем Казначеевның талагы, бавыры зарарлана. Инде быел, кече сержант Петр Тарасовка суд булып, аны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Үтерүчегә 1 ел шартлы срок булса, кыйнаучыга 4,5 ел төрмә боткасы ашыйсы булачак.

СУГЫШКА ОЗАТКАНДАЙ

Мин дә кайчан да булса ана буласы кеше. Дөресен генә әйткәндә, җаным-тәнем белән баламның малай булмавын телим. Армия хакында укыган һәр мәкаләдән соң шул бер теләк.

Йөрәк астында тугыз ай күтәреп йөртәсең. Аннан беренче адымнарына куанасың, көндәлегендәге беренче “бишлесе” белән бөтен күрше-күләнгә мактанасың, үскән һәр сантиметрын каядыр стенада билгеләп барасың... Инде кул астына керә башлап, аннан Кеше “әвәләгәч” кенә ил алдындагы бурычын үтәү өчен озатырга мәҗбүрсең. Илең дә синең алда бурычлы “калмый” – улың урынына табут кайтара. Нинди бурыч соң ул, әйтегез әле? Мантыйкый яктан без ил алдында бөтенләй бурычлы түгел. Шул баланы үстерергә ни рәвешле ярдәм итте ул? Берәрегез “илдән” бурычка алганын хәтерлиме? Балагызны җитәкләп, балалар бакчасына барып кергәндә, сезнең өчен ришвәтне ул түләдеме? Бәлки, урын булмаганда, бала караучы билгеләп куйгандыр? Я булмаса, мәктәпнең бетмәс-төкәнмәс чыгымнарын ул күтәрдеме? Юк, алай гына түгел, әле балагыз авыртканда табибларга да “төрткәндер”, бәлки?

И бөек Ата-Аналар, боларны сез ничек кичерәсез икән? Ничек балагызны үтергән ил җиреннән атлап йөрисез? Беләм, ил башлыклары ул хакта уйлап та карамый. Аларга йомшак кәнәфи кадерлерәк. Хурлык шул сәясәтчеләргә!

Бу теманы күтәрү минем өчен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә авыр. Мәрхүм Динар белән туган көннәребезгә кадәр туры килә – 1 сентябрь. Җитмәсә, яшьтәшем, райондашым, милләттәшем.

Тиздән, бик якын туганым армия тарафына җыена. Нинди йөрәк белән озатырбыз, белмим. Сугышка җибәргән кебек бит. Әле бер генә дустымның да шуннан бар ягы сәламәт булып кайтканы юк. Тыштан күренмәсә, психик яктан китеклек сизелә. Еракта хезмәт итүче сыйныфташларым өчен дә гел борчылып яшим.

Шул уйга килде: андый-мондый сугыш була калса (Алла сакласын!), урман тулы дезертир булыр микән? Мәсәлән, үзем, ир кеше урынында булсам, шулар рәтендә йөрер идем. Чөнки яклап сугышырлык ватанны күрмим! (Безгә мәктәптә “Ватан” сүзен зур хәрефтән язарга өйрәтеп, дөрес эшләмәгәннәр.) Кайда соң ул ватан? Ватан-ана, имеш! Ана үз баласын күрә торып үтерми. Баласын югалткан ата-анадан ник гафу үтенүче юк? Сәясәтчеләр “ботка ясап” утырырга бик булдыра, ә менә шул ботканы ашарга калса...

Чистай егете Раил Бикмөхәммәтов фаҗигасен бар Татарстан яхшы белә. Раилнең әнисе армиядә вафат булган Татарстан егетләренә багышлап җыр язган. Алар – Кукмарадан Динар Васильев, Казан шәһәреннән Радик Кәримов, Саба районыннан Радик Ихсанов, Яшел Үзәннән Рамил Нуруллин, Чистайдан Раил Бикмөхәммәтов...

Ватанны сакларга теләп киттеләр,

Газиз башларын корбан иттеләр.

Без аналарга янарга утта

Балалар кайтты тимер табутта.

Чистай, Саба, Кукмара,

Яшел Үзәннән алар.

Сабыйларның гомере –

Армия дигән бәла...

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Казан.
“Безнең гәҗит”
Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 2100 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0