Пятница, 26.04.2024, 20:59
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Безнең гәҗит

Кая барабыз

Кая барабыз

Әлеге язманы дөреслек эзләп язарга мәҗбүр булдым. Шулай да бүген дөреслекне табып булырмы икән? Гомумән, кайда соң ул? Беркем беркемне ишетергә теләми, җитәкчеләр бүгенге халыкны бар дип тә санамый, һәрберсе үзе өчен генә яшәп ята. Авыл җирендә хәлләр бигрәк тә мөшкел, эшсезлек хөкем сөрә. Паркта булган техника киселеп металлоломга озатыла. Менә безнең Апас районы Чирмешән авылы да шундыйлар рәтендә.

Моннан 3 ел элек безгә дә “Инвестор” дигән абзый килеп эшли башлаган иде. Авылда хәлләр быел бигрәк тә мөшкел. Колхоз вакытында, нинди хәерче булса да, ашлыксыз булмый торган иде, орлыкны теләсә кайдан табып иген чәчә идек. Ә быел исә орлык булмагач, рапс белән кукуруз чәчеп тутырдылар. 65-70 еллардагы кебек кукуруз икмәген пешерергә күчәрбез, ахрысы. Бусы инде инвестор абзыйның халыктан күрәләтә көлүе дип атала түгелме? Узган ел җир паена тиешле ашлык бирелмәде, ә быел халык печәнсез дә, икмәксез дә калачак. Чөнки халык өчен бирелә торган печән быел чәчелмәде, аның урынына – рапс. Шаулап торган техника паркы бетерелде. Барысы ике машина һәм ике трактор калды. Бу – ике авылга бергә. 250 йортлы авылда эшсезлек хөкем сөрә. 500гә якын сыеры булган фермада бүгенге көндә 60 баш сыер калган. Берәм-берәм сыерларны суеп алып китәләр, яшь бозаулар инде үстерелми. Кайбыч, Апас районнарының халкын туендырып торган икмәк пешерү комбинаты яндырылды (бу исә махсус рәвештә эшләнелгән, диделәр). Идел аръягының алты районына билгеле булган тире эшкәртү цехы бөтенләй ватылды, аның бинасын районнан килеп сатып алдылар. Ак он эшкәртү цехы туктатылды, үлән киптерү цехын бөтенләй ватып, туздырып аттылар. Авылда яшьләр калмый, калганы да эчүчелеккә күчте. Газиз ата-аналарының пенсия акчаларын кычкыртып талап эчүчеләр күбәя башлады, янгын сүндерү пункты таратылды, янгын сүндерү машинасын ватып, тимергә тапшырдылар. Баштарак авыл халкы (ул вакытта колхоз иде) яңа янгын сүндерү машинасын алуларын сорап күпме үтенеп караса да, ул вакыттагы җитәкчегә кирәк булмады. Халык үзен исәпкә дә алмыйча, пунктны бөтенләй таркатты. Алла сакласын, ут-күз чыга калса, районнан машина килеп җиткәнче кычкырып янарга гына кала. Язын, көзен хәтта зур машиналар да урам пычрагын ерып керә алмый.

Урта мәктәп коллективында да хәлләр начарлана бара, быел исә мәктәпкә 2 бала укырга керәчәк, ә киләсе елга бөтенләй булмаячак, укытучылар коллективы кыскартылып тора. Халыкның иң яраткан бәйрәме дә теләсә кайсы вакытта үткәрелә. Читтә яшәүчеләрнең теләкләре бөтенләй исәпкә алынмый. Инде менә 4 елдан бирле Сабантуй атна уртасында уздырыла. Бик күрәсебез килсә дә, без, шәһәрдә яшәүчеләр, кайта алмыйбыз. Чөнки әлеге бәйрәм шәһәр кешеләре кайтмасын өчен махсус эшләнелә. Хәтта район Сабантуйлары да шимбә уздырыла. Элегрәк якшәмбе иде бит. Кыскасы, район җитәкчелеге нәрсә эшлисе килсә, шуны эшләп ята.

Авылда пилорама бар иде, аны эшләтмиләр. Халык күп тапкыр сорады. Ут өчен акча күп китә, түли алмыйбыз дигән булып эшләтмиләр. Авыл халкы менә шулай тормыш итә. Халык булган сыерын суеп сата, күбесе инде кәҗәгә күчте, чөнки ашатырга икмәк, печән булмагач, сыер асраулары бер дә җиңел түгел.

Бөтен Татарстан буенча барган чир безнең авылны гына читләтеп үтмәгән икән шул. Шуңа да килеп терәлдек инде. Кая барып егылырбыз диясе генә кала.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

Апас районы, Чирмешән авылы.
Категория: Безнең гәҗит | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 1620 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0