Суббота, 16.12.2017, 06:19
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

Коту чираты
КӨТҮ ЧИРАТЫ 

Авылда яшәүче кече кайнеш: "Җизни! Көтү чираты җитте, кайт, ял итеп китәрсең", – дип, чылтыраткач, авылга кайтып килергә булдым. Чыннан да маллар көтү шактый мәшәкатьле хезмәт саналса да, беразга гына булса да шәһәр тормышыннан ял итү ул. Авылда кунак кына булып йөрү күңелле, билгеле. Кайтып керү белән үк өстәл артына итле аш ашарга утырттылар, мунча да әзер икән, ах-ух килеп чабынып чыгуга бәлеш тә пешеп өлгерде.

Авылга кайткач, авыл малае хисләре уянуданмы, йокым югала минем. Көтү алды төнендә дә йокламадым диярлек. Әле таң атканчы ук, ике тапкыр ишегалдына чыгып, күк йөзен күзәтеп кердем. Янәсе көн ничек булыр микән, яңгырлымы, әллә кояшлымы?! Хәер, яңгыр түгел, таш яуса да көтү чираты җиткән кеше көтүгә чыкмый кала алмый.
 
Бу авыл кияве булганыма 27 ел була бит инде, иң ерактагы Мәчкә очындагы көтүне куып алып килергә үзем киттем. Мин яшь кияү чагында бу урам сыер-сарыклар белән тулып торыр иде, бүген исә сыерлар да бик сирәкләнгән икән, ә сарык дигәннәре юк дәрәҗәсендә. Урамның урта җирендәге күперенә җиткәч, артка борылып хуҗалыкларны санадым, 16 өйдән көтүгә нибары 6 сыер чыгардылар. Сарыклар да бер генә хуҗалыктан чыгып көтүгә иярделәр. Югыйсә хуҗалыклар бар да таза – зур-зур өйләр, каралты-кура дигәндәй. Сораштыргач аңладым тагын, йортларны я шәһәрдә яшәүчеләр салып куйган, я хуҗалары каядыр читтә эшләп йөриләр. Көтүдәге мал саны кимү аларга гына бәйле түгел түгелен, авылда яшәп ятучыларга да сыер-сарык асрау елдан-ел авырлаша бара диләр, малны бит аны ашатып симертер өчен терлек азыгы да бик күп кирәк, анысы исә байтак чыгым сорый. Шәхси хуҗалыклардагы терлек саны соңгы елларда күпмегә кимеде микән дип баш ватып торасы юк, шушы көтү чираты саныннан чыгып фикер йөртү дә җитә. Әле 15 еллар элек кенә дә бу зур авылда һәр хуҗалык җәй буе нибарысы бер тапкыр көтүгә чыкса, хәзер чиратлар өйгә өч тапкыр әйләнеп килә. Димәк мал саны соңгы ун-унбиш ел эчендә өч тапкырга кимегән дигән сүз.
 
Көтүне тар гына җирдән, ике яклап сузылган иген кырларына кертмичә, 5-6 чакрым ара куып барасы. Шуннан соң гына малны бераз гына таратып җибәрерлек яланнар, сазлыклар башлана. Күз ирексездән кайчандыр ялан җир булып, соңыннан сөрелгән авыш басуларга төште. Ул җирләрдән ни юньле уңыш алып булмый инде ул, ни комбайннарга йөрергә уңайсыз, авып китү ихтималы да бар. Инде авыл кешеләре үзара киңәшеп, мондый басуларны өлешчә булса да чәчүлек җирләре хисабыннан чыгарып, көтүлекләрне киңәйтү хәл итмәслек проблема түгелдер, минемчә.
 
Чәчүлек җирләре дигәннән, икмәк чәчелгән җирләр быел да матур гына булып күтәрелеп киләләр. Авылның мәдәният йортында эшләүче кайнеш тә чәчүдә катнаша икән, горурланып икмәк чәчкән басуларын күрсәтте, бер дисклы гына сошниклы яңа чәчкечләрне мактарга да онытмады. Тик аннан бер соравыма гына төгәл, мине канәгатьләндерерлек җавап алалмадым – колхоз урынына хәзер нәрсә дә, пай җирләре кем кулында. Хәер, шушы ук сорауны урамда очрашып күрешкән башкаларга да биреп карадым, тик барысы да кул гына селти, янәсе кем белгән аны.
 
Быел әле малларга бик әлләни ашарлык үлән үсәргә өлгермәсә дә, сыер-сарыклар тырыша-тырыша чемченделәр тагын. Табигать юмарт бит ул, чемсенеп кенә йөрсәләр дә, кичкә сыерларның җилененә мул гына сөт тә төште. Мин дә, кайнеш әйтмешли, язгы табигать күренешләрен күзәтеп, байтак кына энергия алдым. Яланда кыздырылган шашлык белән дә, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге белән дә сыйландым. Билгеле инде, көтүне, табигатьне фотосурәткә төшереп кинәндем. Менә шәһәргә кайткач та компьютердан шуларны карап, хозурланып утырам әле, нинди кабатланмас мизгелләр бит! 
Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ 63 | 23.05.2009


Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (12.06.2009)
Просмотров: 491 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0