Среда, 18.10.2017, 17:59
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

Авылда дин тоту авырмы
АВЫЛДА ДИН ТОТУ АВЫРМЫ? 

Авыл халкының мәчеткә йөрми торган өлеше, гадәттә, дин тотучыларга шикләнебрәк, яратмыйчарак карый. Алар, янәсе, тегенди-мондый булган; элек эчеп, азып-тузып йөргән бөтен кеше мулла булып бетте, имеш. Болай фикер йөртә башласаң, мәчеткә берәү дә кермәскә тиеш булып чыга. Чөнки җитмеш ел буе диннең тамырына балта чабып торган илдә туган, үскән кешеләрнең кайсы гына тәкъва булып кала алды икән? Алласыз система һәммәсен сүгенергә, эчәргә, урлашырга, зина кылырга өйрәтте.

Ләкин диндә Тәүбә бар. "Аллаһы тәгалә җаны бугазына җиткәнче тәүбә кылган кешенең тәүбәсен кабул кыла" диелгән. Ягъни, тәүбә ишекләре үлгәнче ачык. Әгәр берәү Аллаһыга ялварып, гөнаһларына үкенеп, киләчәктә ул хатаны эшләмәскә дип тәүбә итсә, инша Аллаһ, гөнаһлары гафу ителер. Мөэмин-мөселман Аллаһының рәхмәтеннән һичкайчан өметен өзмәс. Шулай булгач, хәзер шул үткәннәргә үкенеп, бөтен гөнаһларын кичерүне сорап Аллаһы тәгалә каршына килеп баскан кешеләрнең юк гаепләрен бар итәргә тырышу дөрес булыр микән? Ә бит кибет ишеге төбендә көннәр буе җил уңаена селкенеп торган сәрхүшкә игътибар итүче дә юк. Мәчет ишеген ачып кереп, намазга йөри башлаучы турында китә сүз, китә чыш-пыш. "Кара әле тегене, ычкынгандыр ул", – ди берсе. Аңа икенчесе кушыла: "Акча бирәләрдер, шуңа киткәндер мәчеткә". "Күп бирәләр микән?" – дип күзен акайта өченчесе.

 

Авылда мәчеткә йөрергә ниятләгән кеше башта психологик киртәне җиңәргә тиеш. Чөнки монда барысы да уч төбендә кебек, кемнең кемлеген һәммәсе белеп-күреп тора. Бүгенге авыл үзе исә әхлаксызлык сазлыгына кереп баткан, гаделсезлектән, хокуксызлыктан газапка дучар ителгән коллык оясы ул. Матбугат битләрендә еш кына галим-голамә халкы "милләтне авыл саклый, авыл бетсә, милләт бетә" дип каләм язарга ярата. Йә, әйтегез, бар микән соң авылда бүген "милләт" дип сыкранучы берәр җан иясе? Кайсы авылга бүген милләт кирәк, тел кирәк, дин кирәк? Иртән күзен тырнап ачкан авыл кешесенә акча кирәк, кичен сызлаган аягын сузып ял итәргә сериаллар кирәк. Милләтне бүгенге муниципаль берәмлекләр дә (монысы бөтенләй көлке), мәктәпләр дә, мәдәният йортлары да саклый алмый. Аны сакласа исламча яшәү рәвеше генә саклаячак. Ни өчен революциягә кадәр татар авыллары тулы канлы тормыш белән гөрләтеп яшәгәннәр? Ничә гасыр буе дәвам иткән патша җәбер-золымына карамастан, татарның мәгарифе, мәдәнияте чәчәк аткан. Чөнки алар Ислам кануннары нигезендә яшәгәннәр, гомер сөргәннәр.

 

Без бүген дин дәүләттән аерылган дибез. Алай булгач ни өчен Русия президентлары чиркәүгә кереп чукына, дин башлыклары белән кочаклашып-үбешә, киңәшләшә. "Атакайлар" тырышлыгы белән мәктәпләрдә православие дине укытыла башлады, Тиздән аны Русиянең бөтен мәктәпләрендә, шул исәптән, безнең Татарстан мәктәпләрендә укыту буенча да хыяллары чынга ашмагае. Шуларны күреп-ишетеп торгач, миндә Ислам динен генә дәүләттән аермадылар микән дигән шик туа башлады әле. Чөнки авылның төп идеология үзәге булырга тиешле мәчетләребез бүген кызганыч, мескен хәлдә яшәп ята. Бәйрәм ясап, купшы сүзләр сөйләп мәчетләрне ачалар да, язмыш кочагына ташлап калдыралар. Аннан газга, электрга түләү өчен акча сорап, муллалар тегендә чабалар, монда чабалар.

 

Авылның киләчәге турында, сау-сәламәт, әдәпле, әхлаклы балалар үстерү турында кайгырткан авыл җитәкчеләре мәчетне җирле хуҗалык балансында тотарга, авыл имамнарына хезмәт хакы түләргә тиешләр. Берәр якын кешең вафат булгач кына муллага килү, мәчетне искә төшереп сәдака бирү – әхлаксызлык ул. Үзен дөнья кендегенә санап йөргән нинди генә түрә яки җитәкче булмасын, ахыр чиктә аңа да шул дүрт аршин җир каралган. Шуны истән чыгармаска кирәк.

 

Исламга килү бүген бик авыр бара. Әлегә исламча яшәү турында әйтеп тә булмый. Чөнки татар авылында бер-береңне алдау, талау, ялган сөйләү, икейөзлелек гадәти күренеш; ул хәрам белән тулган. Дин тоткан кеше бүген авылда адым саен йә исереккә, йә уйнашчыга, йә шәрә кызга, йә гайбәткә тап була. Шуңа күрә аз-азлап дингә килүчеләрнең дә тормышы Ислам нигезләре буенча бармый, бара алмый. Әгәр син бер кешенең мәчеттә намаз укыганын күреп тә, өйдә, урамда яки күршеләре белән шәригать кануннарыннан тайпылып яшәвен, шулай ук үзенең балалары, туганнары, хезмәттәшләре, әти-әниләре белән тиешле рәвештә мөгаләмә кылмавын күрсәң, белеп тор: бу кеше Аллаһының хак юлын тулысынча аңлап бетермәгән, яки аны аңларга теләмәгән. Ислам фәкать аның телендә генә. Шәхеснең болай икегә бүленүе бүгенге мөселманнар арасында киң таралган. Бу ни өчен шулай? Чөнки дин мәчет бусагасыннан урамга чыгып, өйләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, иң мөһиме кешеләрнең күңеленә кермәде. Һәм, гомумән, авыл өстенә тарала алмады. Әле ярый аның барлыгын көнгә биш тапкыр яңгыраган азан тавышы искә төшерә. Менә шуңа күрә хәзерге вакытта авылда бары дини йолалар гына үтәлә. Хәтта җомга намазларына да кеше бик аз килә. Дөрес, гаетләргә халык байтак җыела, ләкин аларның күбесе шәһәрдән кайтып, тәкә суеп, корбан чалдым дип, күңел ачарга, бәйрәм-сәйрәм итәргә кайткан кешеләр.

 

Дин – бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Ул барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәрелгән. Ни өчен мөмкинлекләр була торып та халык бүген шул якты нурга килми, еллар буе мәчет капкасы яныннан үтеп йөреп тә, аның эченә атлап керми? Чөнки Алласыз яшәү күпкә җиңел: теләсәң эчәсең, сүгенәсең, талыйсың, алдыйсың, үтерәсең. Алла юк, димәк, гөнаһ та юк. Большевиклар властька килү белән намус һәм әхлак төшенчәләрен кара канга батырдылар. Кызганыч, шул динсезлек һәм денсезлек бүген дә халыкның гөнаһка батып яшәвен дәвам иттерә. Динсезлек хакимияттәгеләр өчен, җитәкче урындагы адәмнәр өчен бик кулай. Аларның әхлаксызлыгы караклыкны, ришвәтчелекне үстерде. Кеше хакын үзләштерү, ятимнәр малын урлау, фахишәлек, җинаятьчелек гадәти хәлгә әверелде. Урлый белгән кешегә хәтта авылда да сокланып карадылар, аны булдыклы кешегә исәпли башладылар. Кылган гамәлләре өчен җавап тотасы көн барлыгына ышанган кеше мондый зур гөнаһларны эшли алмас иде. Динсез кеше – юлсыз кеше, динсез милләт – юлсыз милләт, киләчәксез милләт. Динле булу – зур хезмәт ул, көндәлек тырышлык, бертуктаусыз тәнеңне һәм җаныңны пакълыкта тоту дигән сүз.

 

Кешене: "Әйдә, Исламга кер", – дип кенә туры юлга күндерү мөмкин түгел, әлбәттә. Иң элек дин әһелләре үзләре Ислам кушканча күркәм холыклы булып, һәр эштә шәригать буенча эш итәргә тиешләр. Ләкин аларның тырышлыгы белән генә динле булып булмый шул. Өстәвенә, Исламга каршы башка диннәрнең һөҗүме көчәеп бара. Йөзәрләгән дини секталар татар яшьләрен үз ятьмәләренә эләктерәләр. Урыс дине һәм теле аркасында кысылын җан-тәслим кылмасын өчен татар халкы үзенең яшәү рәвешен кискен үзгәртергә, динсезлек һәм әхлаксызлык упкыныннан чыгарга тиеш. Балалар бакчаларыннан башлап, мәктәпләрдә, матбугатта, телевидениедә рухи тәрбиянең нигезе булган исламча яшәү рәвеше пропагандаланса гына милләт буларак сакланып калырга мөмкинбез. Шул вакытта татар авыллары өстендә яңгыраган азан тавышы кешеләрнең йөрәкләренә үтеп, томаланган аң-шәрифләрен уйга күмәр. Динем өчен түгел, көнем өчен дип яшәгән гамьсез кешеләр уянып, мәчетләре, муллалары, милләтләре, диннәре, телләре турында уйлый башларлар, инша Аллаһ!

 
Фәрит ВАФИН, Арча, Яңа Кенәр
Татарстан яшьләре
№ 19 | 12.02.2009

Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (18.02.2009)
Просмотров: 708 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0