Пятница, 26.04.2024, 02:07
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

Алтыга ал, бишкә бир...

Алтыга ал, бишкә бир...

Авыл хуҗалыгын үстерүне алга сөргән илкүләм проект үтәлешенә кагылышлы хисап тотуларга, агросәнәгатькә бюджеттан агылган суммаларга, авыл кешесе өчен һәртөрле ташламалы кредит программаларына карап фикер йөртсәң, авыл халкыннан да мул һәм рәхәт яшәүче юктыр кебек. Әлеге дә баягы, бу тармакта да алдынгылардан саналган Татарстан авыллары турында әйтүем, чөнки башка төбәкләрдәге авыллар хәле турында хәбәрдарлыгым җитәр-җитмәс кенә.

Мәгәр, күпчелек авыл халкы үзенең “рәхәт чигеп” көн итүен фәкать шул “кәттә” хисапларны укып, радио-телевизордан ишетеп-күреп кенә белүчән. Шул исәптән, халыкны үлемнән коткарырга юлланган инвесторларның авылны риясыз кайгыртулары турында да. Сүз дә юк, кайгырталар: берсеннән-берсе егәрлерәк җитештерү объектлары пәйда була, яңадан-яңа фермалар төзиләр, басуларга алдынгы техника чыгаралар. Тик, урыс әйтмешли, “при чем” монда халык һәм аны кайгырту? Теләсә кайсы сүзлекне ачып кара: инвестор – кайгыртучы түгел, ә киләчәктә мөмкин кадәр зуррак табыш алу максатында теге яки бу тармакка инвестиция, ягъни акча кертүче.

Кайгыртканга шулай “баеп бетте” авыл халкы. Дөрес, һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртә, мин дә шулай: Апас районына кергән үзебезнең авыл һәм якын-тирә авыллардагы “каланчалардан” күренгән вәзгыять – бер чама. 49-ар елга инвесторга арендага бирелгән җирләре өчен “натуралата файда күреп” ята безнекеләр: елына ике центнер комбиазык, күпмедер печән алалар. Терлек асрамасаң, чебеш тотмасаң да – шул печән белән комбиазык. Менә шушы “натура”ның бәясе фәлән кадәр дип языла да, инвестор белән җир хуҗасы арасында еллык исәп-хисапка “мөһер” сугыла. Акчалата эквивалент турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Терлек бөтенләй асрамаучы карт-коры, асраса да бер сыер (ике сыер асрау гайре гадәти күренеш хәзер, файдасы юк), хезмәт кешесе теге хәерләрне – башта комбиазыкны, аннары печәнне өенә алып кайту өчен техника эзли, таба, акчасын бирә, аракысын эчертә. Бирми кара да, эчертми кара: техникалы кеше алтын бәһасе хәзер. Ул булмаса, бәрәңгең дә утыртылмый, алынмый, печәнең дә кайтмый...

Бәрәңге дигәннән, бичара авыл халкын бәрәңге утыртудан да биздереп бетерделәр хәзер. Йорт артларындагы дистәләрчә сутый бәрәңге бакчаларының күп дигәндә яртысында бәрәңге үсә, калганында йә суган, йә чөгендер, йә алабута (соңгысы күбрәк). Элек тә кеременнән бигрәк чыгымы күбрәк булган бәрәңге үстерү мәшәкатенең мәгънәсезлегенә төшенде авыл кешесе: күпме чыгымнар түгеп утырт, җәй буе урталай бөкләнеп чүбен чистарт, корты белән көрәш, көзен кәкрәеп чүпләп кертеп бушат та, килосын ике сум илле тиеннән “талап” китүчеләрне зар-интизар белән көтеп алып, шуларга капчыгы-ние белән бүләк итеп җибәр! Менә сиңа бәрәңге бизнесы!

Сүзем бу турыда түгел иде бит әле. Бер уңайдан гына, ачу кабарганга язылды болары. Сүзем исә сөт турында. Дөресрәге, авыл кешесенең “бәрәңге бизнесы”на охшаш “сөт бизнесы” турында. Дәүләт тарафыннан бу “бизнес”ны “җайга” салу максатында кулланылучы яңа алымнар турында.

Күптән түгел бу нәүбәттә хәтта телевизор экраннары аша да “ду” кубып алды авыл халкы. Авыл кешесе үз проблемасы турында телекамерага төбәп чаң сугарга тәвәккәлләгән икән – димәк, бичара соңгы чиккә җиткән. Гадәттә камера каршында бүгенге яшәешне сугыш чорлары белән чагыштыра-чагыштыра мактап, ашарга ипи, кияргә кием булган өчен ихлас куанып һәм рәхмәтен әйтеп сөйләүче авыл халкының җелегенә үттеләр булса кирәк.

Хикмәт авылларда халыктан сөт җыю бәяләренең кинәт һәм шактыйга төшүендә. Куллану базарындагы бәяләр югарыга үрмәләвен дәвам иткән чорда! Үз хуҗалыгын үстерү өчен махсус кредитлар юллап, шул акчага сыерлар алып асрарга керешкән авыл кешесе алган сыерларыннан ничек арынырга белми хәзер: теге кредитларны капларга акча кирәк, сөт акчасы печәнгә җитми... Әзме-күпме керемгә өмет итеп, республика авылларындагы кече хуҗалыклар 60 меңләп терлек сатып алган булганнар...

Сөт җитештерү бәяләре кинәт төшүне сезонлы күренеш дип кенә аңлату белән килешми фермерлар. Моны чит илдән күпләп сөт, шул исәптән, коры сөт кертелү белән бәйлиләр. Һәм шулай ук сөт продуктлары җитештерүчеләрнең сүз беркетүе (сговор) мөмкинлеге белән. Сөт монополистлары мондый оятсыз кыланышка бармаслар дип республика хөкүмәте үзе дә инандыра алмый. Шуңа да тармак министрлыгы Монополиягә каршы көрәш буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә сөт базарындагы тискәре күренешләрнең монополистлар “чыш-пышы” нәтиҗәсе түгелме икәнлеген тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу көннәрдә Дәүсоветта узган киңәшмәдә әлеге федераль идарә хезмәте җитәкчесе Александр Груничев раслаганча, мәсьәләне тикшерүгә керешкәннәр инде: сөт базарына бәйле барлык предприятие-оешмалардан тиешле мәгълүматлар соратып алганнар. “Шушы мәгълүматларны өйрәнү барышында ук сораулар туды бездә. Мәсәлән, кайбер сөт эшкәртүче комбинатлар продукция җитештерүнең үзкыйммәте 50-60 процентка кадәр артты дип күрсәтәләр, – ди монополиягә каршы көрәш хезмәте җитәкчесе. – Моның сәбәбен ачыклыйсы бар әле, нәрсә белән нигезлиләрдер бу артуны...” Александр Груничев әйтүенчә, республикада моңарчы да теге яисә бу тармакта эш итүче монополистларның сүз беркетеп бәя күтәрү (яисә төшерү) очраклары ачыкланганы булган. Кайбер очракларны исбат итү максатыннан Монополиягә каршы көрәш буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе бүгенгәчә суд юлын таптый икән.

Ваклап сату бәяләре үскән мәлдә сөт җыю бәяләре төшү белән килешә алмыйча, республика фермерлары ассоциациясе Казан шәһәре җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итеп караган. Авыл хуҗалыгы продукциясен турыдан-туры (алыпсатарларсыз гына) сату өчен аерым базар бирүне сорап. “Шәһәрдән җавап алу бәхетенә ирешкәнебез юк әле”, – ди Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров. Нәтиҗәдә, бу хакта башка төбәкләр белән килешүләр төзүгә керешкәннәр. Сүз уңаеннан, “Мосрегионторг” та бу алымны хуп күреп, Мәскәүдә махсус базарлар булдырган ди...

Тупиктан чыгу юлы буларак төрле тәкъдимнәр кертеп карады авыл кайгысын кайгыртучылар. Сөт тапшыручы, сөт җыючы һәм хөкүмәт арасында бәяләрне тиешле кысаларда тоту турында өчьяклы килешү төзү зарурлыгын да искәрттеләр. Татарстан депутатларын Русия Дәүләт Думасына махсус федераль закон кирәклеге турында мөрәҗәгать юлларга кыстадылар. Әлеге закон авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре мәнфәгатьләрен кайгыртудан чыгып, Русиягә импорт продукциясе кертүне чикләүне күздә тотарга тиеш. Хәер, монды мөрәҗәгатьләрнең Думага әлләни тәэсир итмәячәген аңлаган депутатларыбыз арасында тәкъдимне артык күтәреп алучы булмады. Авыл халкының үз мәнфәгате булса, Дума халкының – үзенеке. Кызганыч ки, бүгенгә бу мәнфәгатьләр арасында – упкын.

Гөлнар ҖӘЛӘЛОВА.
http://tatyash.ru/

Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (10.07.2008)
Просмотров: 1026 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0