Пятница, 29.03.2024, 16:19
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

Авыл җылы мөнәсәбәткә мохтаҗ

Авыл җылы мөнәсәбәткә мохтаҗ

 Республикабыздагы аграр проект һәм максатчан программа кысаларында бүген авыл җирендә яшәүче 28 мең кешегә 5 млрд.сумга якын кредит бирелде. Республика күләмендә алып караганда уртача 100 крестьян хуҗалыгының 7се кредит алган. Апас районында йөз кешенең 20се алса, Минзәлә, Теләче, Арча, Балтач, Кайбыч һәм Кукмарада – 13-19 кеше. Ә Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Биектау, Әлмәт, Чүпрәле, Азнакай районнарында 100 кешенең нибары 1-3се генә кредит алу бәхетенә ирешкән.
Хәзергесе көндә банклардан атна саен уртача 400 кеше кредит ала икән. Бирелгән кредитларның 60 проценты «Россельхоз-банк»ка туры килә. Авылда яшәүчеләр кредит акчасына 70 меңнән артык терлек-туар, 5 мең авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, 12 меңләп лапас, теплица кебек корылмалар төзегән.  
Сөтнең байтак өлешен авыл халкы җитештерүе беркемгә дә сер түгел. Әгәр 2007 елда иҗтимагый секторда 1 млн.тонна сөт савып алынса, быел авылда яшәүчеләр тарафыннан 635 мең тонна сөт җитештерелеп дәүләткә тапшырылган. Авыл халкы җитештергән чимал төрле юллар белән (мәсәлән, шәхси эшмәкәрләр аркылы) сөт эшкәртү предприятиеләренә килеп керә. Күп очракта сатып алу бәясе авыл кешесе өчен отышлы түгел, сөтнең сыйфатына да тиешле игътибар бирелми.
Бүгенге базар бәяләре шартларында авыл халкы өчен отышлы, аларга файда китерә торган ысуллар турында уйланырга кирәк. Мәсәлән, тәүлегенә 8-10 тонна сөтне сату мөмкинлеге булган җирле сатып алу кооперативлары. Барлык районнарда да моны ничек эшләргә кирәк икәнлеген беләләр, эшләмиләр генә. Әлеге ысулны куллану, шәхси эшмәкәрләр аркылы эш итүгә караганда күпкә отышлы. Сөтнең сыйфаты ягыннан да, сату, сатып алу бәяләре ягыннан да. Авыл халкы белән килешү төзеп эшләүне гамәлгә кертергә иде. Шәхси эшмәкәрләр аркылы 5 сум 50 тиенгә сөт тапшырганчы, халыкның дәүләткә турыдан-туры кыйммәтрәк бәягә сату мөмкинлеге ачылыр иде.  
Шуңа күрә авыл хуҗалыгы продукциясен халык өчен отышлы бәягә җыюны оештыру максатында республикада махсус кооперативлар төзи башладылар. Бүгенгесе көндә республикада җәмгысе шундый 100 авыл хуҗалыгы кооперативы бар. Кызганычка каршы, шуларның 30ы әлегә эшкә тотынмаган.
Питрәч районындагы «Ватан» кооперативы бүген 7шәр сумнан көненә 14-15 тонна сөт җыя (1 апрельгә кадәр 9 сум 50 тиенгә сатып ала иде) һәм 8 сумнан «Вамин-Татарстан» җәмгыятенә сата. Моннан тыш, «Ватан» кооперативы сыерларны ясалма рәвештә орлыкландыру буенча эш башлап җибәргән. Әлеге хезмәт 350 сум тора. Аны халык сөтләтә түли. Инде Питрәч районы авылларында 500 дән артык сыерны ясалма орлыкландырганнар, әле Балык Бистәсе районына да хезмәт күрсәтәләр.
Кооператив 3 мең тоннага исәпләнгән ашлык склады һәм тегермән төзү мәсьәләсен хәл итмәкче. Алар сафка баскан очракта, халыкны комбиазык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирер иде. Азнакай, Арча, Мамадыш, Теләче, Спас һәм Чирмешән районнарындагы 100 һәм аннан да артыграк сыерлары булган кайбер авылларда ясалма рәвештә аталандыру пунктлары да, нәселле үгезләре дә юк. Җирле гади үгезләрнең нәселне генә бозуы инде һәркемгә билгеле.  
Менделеевский районындагы «Башлык» кооперативы көн саен халыктан литрын 9 сумнан 2 тоннадан артык сөт җыеп ала. Менделеевск һәм Чаллы базарларында чистартылган һәм суытылган сөтнең 1 литрын 15әр сумнан саталар. Андый сөт 3-4 көн дә әчеми саклана. Сатып алучылар да канәгать.
Балтач районындагы 8 хуҗалык халыктан килешү буенча сөтне 7шәр сумнан сатып ала, аннан соң эшкәртелгән сөтне 8 сумнан сөт заводына тапшыра. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга ярдәм йөзеннән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 50х50 программасы буенча 50 индивидуаль саву җайланмасы сатып алды. Әлеге агрегат бәясенең 50 проценты бюджет хисабына субсидияләнә, 50 процентын крестьян хуҗалыгы килешү нигезендә 2 ел дәвамында кооперативка сөтләтә түләп бетерергә тиеш.
Терлекчелек белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан Республикада «Татарстанның гаилә фермалары» программасы да кабул ителде. Авыл үзенә карата җылы мөнәсәбәткә бик сизгер. Тырышлык бушка китми, вакыт үтү белән икеләтә, өчләтә кире кайта...
Р.ГАРИФУЛЛИН,
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе.

 

Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 908 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0