Четверг, 23.11.2017, 19:33
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Тат яшь

ЭЛЛЭ ТАЛПЫНЫП КАРЫЙСЫЗМЫ, ЕГЕТЛЭР?

ӘЛЛӘ ТАЛПЫНЫП КАРЫЙСЫЗМЫ, ЕГЕТЛӘР?

Авылда элеккедән килгән гадәт яши: ата-ана зур тормышка әзерләп, баласын икенче нәселгә "кушканчы" башта ул нәселне өйрәнә: ниндирәк кешеләр бу? Була шундый нәсел – "Ходаем, кабереңне якын итмәсәнә шулар белән", – диләр. Була икенче төрле нәсел, катнаш урман кебек: арада бар яхшысы, бар начары – болар күпчелек. Бар тагы бер төр нәсел, монда кешеләр сайлап тупланган кебек: затлылык, кешелеклелек, гаделлек, ярдәмчеллек – болар өчен беренче урында.

Мин 4-5 яшемнән алып буй җиткән кыз булганчы авылда тик бер рәисне хәтерлим, ул –- Галимҗан абый. Ә Ямашта озак еллар Мөхәммәтша абый рәислек итте. Элек хәзерге кебек 25 көн саен рәис алмаштырмыйлар иде. Чөнки бик хәзерлекле, кеше белән эшли  белә торган, һәр гаиләнеэң зарын-кайгысын үзенеке итеп кабул итә торган чын ир-егетләрне колхозчылар халык арасыннан үзләре сайлап ала һәм аны барысы да чын җитәкче буларак   кабул итә иде. 1972 ел  вакыйгалары хәтердә аеруча нык уелып калды. Ул елны минем  өчесе  абый (аңа кадәр икесе үлгән иде) үлде. Хәтер уяуланды,  һәр нәрсә баш һәм йөрәк  аркылы уза башлады. Ямашта яшәүче апа килеп: "Рәис сайладык, Аллага шөкер,  бәхетебез бар икән, бик яхшы кеше –  Мөхәммәтшаны сайладык, үз кешебез, авыл дип үлеп тора", – дип, шатлыгын уртаклашып китте. Ямашлылар чагыштырмача бай яши, тик монда кеше яшәр өчен  уңайлык дигән нәрсәнең исе дә юк. Фермалар иске, Шья елгасы аркылы "асылма"  күпер бар, язгы ташу вакытында ата-ана шуннан "җаны чыгып" баласын мәктәпкә озата, көне буе ут йотып көтә – бала ташу суларына акмасмы, исән-сау кайтырмы?  Авыл белән авыл арасында  билдән саз, шуны ерып йөриләр. Мәктәпләре, клублары иске. Сырхауханәләре бар, тик бик  иске бинага урнашкан. Мөхәммәтша абый укытучы иде. Ә укытучы – укытучы инде ул. Ул иң башта балаларны, яшь буынны, аларның әти-әниләре язмышын  кайгырта. Булдыклы ир икәнен белә идек, тик шул кадәр кубарылып беренче көннән җаны-тәне белән эшкә бирелер дип уйламаган идек. Монда  шул кадәр куәтле төзелеш күтәрелде, инде дистә еллар рәислек итүчеләр дә аптырап калдылар. Мин хәзер  кайсы елда нәрсә төзелгәнен төгәл әйтә алмыйм, шунлыктан нәрсәләр төзелгәнен генә санап чыгам. Шәдчедә ак он тегермәне төзелде, тирә-яктан бөтен авыл халкы рәхәтләнде  генә үзе эшләп алган ашлыкны тарттырып,  шул  оннан үз икмәген пешереп. Йон тетү йорты ачылды, тагы бөтен якын-тирә авыл кешесе рәхәтләнде, сарык йоны төттереп кайтып, итек басты. Авылдан яшьләр китәргә тиеш түгел, балалар рәхәтләнеп җылы, якты  мәктәпләрдә укырга тиеш дип яңа Мәдәният йорты, ике катлы мәктәп төзетте. Ялгыз картларга, буйдакларга, савымчыларга үзләренә икмәк пешерү авыр дип, кирпечтән нык, олы пекарня төзетте. Шәдчене икегә аерып инеш ага, язгы ташу саен агач күпер агып китә, авыл икегә аерылып бик  интегә иде, тимер күпер салдырды. Вахит, Ямаш авылларындагы "асылма басмалар" олы машиналар, тракторлар рәхәтләнеп узып йөри торган тимер күпергә әверелде. Ямаш белән Шәдче арасында күпер салдырганда Мөхәммәтша абый проектны карап чыкканнан соң: "Күперне аз гына  өскәрәк салырга  кирәк, чөнки бу борылышта язгы ташу аеруча каты төшә, күпер  түзмәс", дисә дә проектчылар рәис сүзен күтләренә дә  элмиләр. Һәм беренче ташуда ук 100 меңнәр түгеп салынган күпер язгы ташуга "чума". Икенче кабат инде  күперне Мөхәммәтша абый әйткәнчә өскәрәк салалар, кечкенә Шья "ясыйлар". Бүген дә рәхәтләнеп шуннан йөрибез. Юкәче, Шәдче авылларында  олы кибетләр ачыла. Бөтен тирә-як рәисләре  зарлана: "Бөтен төзелешне ызгышып-талашып үзенә алып бара, тагы нәрсә төзисе-саласы калдлы икән моның, туктарга исәбе юк бугай", – диләр. Дөрес әйтәләр, Мөхәммәтша абый ашкынып-кабынып төзелеш эшләрен дәвам итә. Фермаларга тотына. Ышанасызмы,  җәмәгать, менә бу төзелешләр Мөхәммәтша абыйның 9 елда эшләнгән эшләре. Ул вакытта безнең "Чулпан" рәисе белән Мөхәммәтша абый районның гына түгел, республиканың "йолдызлары" иде. Алар алмаган ничә  генә орден-медаль калды икән?

 

Ләкин фермалар төзетә башлагач  Мөхәммәтша абый райком белән "бәрелешә". Гади халык өчен райком, администрация тормышы һәрчак ябык – анда нәрсәләр эшләнеп ятуын без беркайчан белмибез. Менә  шунда, райкомда, коммунистлар кассасы дигән нәрсә яшәгән. Анда һәр колхоз рәисе елга 2 тапкыр мәҗбүри акча күчерергә тиеш булган (взнос дип уйламагыз тагы, монда зур акчалар "уйный")  Хәзерге каракларның "общагы" кебек инде бу. "Общакка" " акча туплыйлар бит. Һәр төркемнең үз "общагы", монда акча кертмәгән кешене үзенекеләр үк "җыештыра". Мөхәммәтша абый район тарихында беренче кеше булып  райкомга акча күчерүдән баш тарта.  "Акча – колхозчыныкы, аны кулланырга аларның гына  хакы бар", – ди. Һәм булган акчага Гурьевка авылын колхозчылар өчен дәвалау үзәге – санаторий итеп сатып ала. Галәмәт матур табигатьле, Нократ ярына урнашкан, кеше яшәми торган авыл ул. Елганы кичеп йөрергә иске генә бер  катер да ала. Монда савымчылар, колхозчылар сызлаган аяк-кулларын дәвалыйлар, ял итәләр. Миллионнер колхоз рәисенең баш күтәрүе райкомны куркуга сала: саллы гына акча юкка чыгуы  җитмәгән, бүтән рәисләрнең дә дәрәҗәле, туры сүзле  бу рәистен үрнәк алулары, баш күтәрүләре ихтималын уйлап, Мөхәммәтша абыйга чынлап торып "ау" оештырылар. Нәтиҗәдә, 1981 елда аны урыныннан алалар. Мөхәмматша абый хәтта  авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Чутсыз рәисләр арасында бездә тагын  ике яхшы рәис булып алды, тик колхозның упкынга очуын алар инде туктата алмадылар. Колхозчыларның  90 процентыкаһәрләп искә,  телгә алга торган  хәзерге "белдекле" инвесторлар колхозны бөтенләй бетерделәр, ябылмаган,  җимерелмәгән нәрсә калмады. Мин Ямашта инде 27 ел яшим, шул дәвердә биредә  хәтта әбрәкәй дә төзелмәде. Мин югарыда нәселләр турында юкка гына сүз кузгатмадым. Мөхәмматша абыйның балалары да үз авылыбыз, үз ягыбыз дип янып яши торган булып үстеләр. Гаиләдә ата роле, аның тәрбиясе бик тә, бик тә зур урын алып тора шул, бәхетленең-бәхетлесе бит ул әтиле бала. Әтиләренә  охшап, алар да төзелешкә бик хирыс булып чыктылар. Ике улы: Илдар белән Рәшит Мирзаяновлар да бөтен җирдә җимерелү, эшсезлек, чарасызлыкның соңгы чигенә килеп җиткән эшчеләрне күреп, үз эшләрен ачалар.  Йөзләрчә кешене  эшле, акчалы итәләр. Рәшит Мирзаянов Чаллыда –  "Имтрансавто"ның , ә Илдары ООО "Мегатранс"ның генераль директоры. Ә Мөхәммәтша абыйларның кызлары Гөлнур – күз врачы. Мин боларны да тиккә генә язмыйм, елның-елында Мөхәммәтша абый балалары Сабантуй бәйрәменә иганәчелек итәләр. Бездә беренче урыннарны алган батырларны бик зурдан бүләклиләр. Ә ул бүләкләрне Мөхәммәтша абый балалары бирә. Әле Рәшит мәктәпкә  урындыклар кайтарткан. Былтыр авыл советына үз ягыбыз кешеләреннән 409 мең 479 сум иганә акчасы кергән, шуның күп өлеше – Мөхәммәтша абый балаларыннан килене Ләйләдән һәм кияве Чаллыда  яшәүче эшмәкәр Рәшит Кәлимуллиннан . Мондый затлы нәселләр авылда бетеп бара, чөнки аларны буразнадан, басу-кырлардан умырып алып, шәһәр асфальтына "тотып аттылар". Без Мөхәммәтша абый һәм Галимҗан абый рәислек иткәндә шундый рәхәт яшәгәнбез, төсле төштәге кебек. Иртүк торасың, чөнки эш күп, чыгып яланаяк чирәм өстенә, аякларны салкынчык иркәли, тын алулары шулкадәр рәхәт – син үз җиреңдә! Сызылып аткан ак таңнар, әрем исе, әтәч кычкыруы, йөрәгең чиксез бәхет эчендә "йөзә". Шушы бәхет өчен күңелеңнән Ходайга, әти-әниеңә рәхмәт укыйсың. Ә бүгенге көндә мин уянырга куркам. Чөнки торуга, коточкыч кара "төшкә" килеп керәсең. Барысы да бетте. Астын-өскә китерделәр. Әрнеп-рәнҗем йөрисең-йөрисең дә йөрәк өянәге белән урынга авасың, һәм белмисең, тора алачаксыңмы бу юлы, юкмы? Күпләрнең йөрәге түзми: берәм-берәм китеп баралар. Ә без бит әле 35-50 яшьләрдә генә, нәрсә  өчен  безгә бу җәза? Нигә безнең җирләребез, таңнарыбыз килмешәкләр кулына калды? Жәл, минем Мөхәммәтша абый балалары  белән беркайчан очрашканым юк. Очрашсак  әйтер идем: "Рәшит, Илдар, әтиегез төзегән идарә йорты, пекарня буш  тора. Ул әтиегез хезмәте, җимертәсе  түгел иде бит аларны, бәлки монда тегү фабрикасы кебек нәрсә ачарсыз, авыл бит әле бетмәде, авыр булса да сулый әле ул. Авылның өмете сезнең кебекләрдә  бит. Сезнең кебекләр дә санаулы гына калды бит инде".

 

Мөхәммәтша абый турында язарга күптән әзерләнсәм дә, соңга калдым, үлеп китте микән инде?. Авылы  өчен күңеле тулы  рәнҗү белән китте. Тик Рәшит, Илдар әле бит сез исән, без исән.Ни дә булса эшлисе иде бит?! Нигә әле без әти-әниләребезнең хезмәтен чит-ятлар таптап-изгәнен тыныч кына карап торырга, риза булырга тиеш? Нигә әле без киерелеп-рәхәтләнеп эшлисе урында йөрәк учлап ай-буе карават "струкларга" тиеш. Сезгә болай да чиксез рәхмәт. Тик әллә бер күтәрелеп карыйсызмы, егетләр, сезнең кулдан килә бит ул.  Мөхәммәтша абый уллары бит сез!

 

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш, Ямаш.
Татарстан яшьләре
№ 39 | 2203.2008

 

Категория: Тат яшь | Добавил: awilim (23.06.2008)
Просмотров: 612 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0