Четверг, 25.04.2024, 22:50
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Соклану

Тирәбездә яхшы кешеләр

Аның "Тормыш мизгелләре" дип исемләнгән китабы бер тын белән укыла. Шулкадәр таныш, күңелгә якын мизгелләр. Урыны-урыны белән әллә соң бу юллар үзем турында язылганмы, дип тә уйлап куясың.

Арча районының Носы авылында җиде балалы гаиләдән ул. Әтисе Ибраһим ага Бөек Ватан сугышы инвалиды. Пуля аның иңбашын чәрдәкләгән, кулын имгәт­кән. Гаиләдә олы малай буларак, Җәүдәт үз-үзен белә башлаганнан алып әтисенең хезмәтен җиңеләйтергә, кул астына керергә тырыша. Биш-алты яшен­нән чыпта сугу станогы янында кайнаша. Төзелеш эшләре өчен әтисе белән бер­гәләп үзләре суккан ике метрлы капчыклар бүген дә күз алдында аның. Иң үзәккә үткәне: бу эшләр төнлә – йокының иң тәмле чагында башкарыла. Иртән укырга барганчы чыптаны сугып бетерәсе.

Андый чыпталар, юкә­дән эшләнгән капларны бала чагында иләкче әтием белән үземә дә шактый сугарга туры килгән иде. Ни генә дисәң дә, авыл баласына хезмәт күп эләгә.

Хәер, "уфалла" арбасы белән печән, утын әзер­ләүләр җылы өйдә чыпта сугудан да авыррак булып хәтердә калган.

Бала чакта татыган кыенлыкларның бер уңай ягы бар. Авыр хезмәттә сыналганнар, тормыш чоңгылыннан кояшка үрмәләгәндәй, бөтен җаннары-тәннәре белән белемгә тартыла. Мәктәптә укытылганнар белән генә канәгатьләнеп калмыйсың. Киләчәк тормышны тизрәк яхшы якка үзгәртәсе килә. Күңел күп эшләрне җиңеләйткән техникага тартыла. Бишенче-алтынчы классларда укыганда ук Җәүдәткә дә "С-4", "СК-3" комбайннарында ярдәмче, тракторда плугарь-сабанчы булып эшләргә туры килә.

Җәүдәт белән шактый еллардан бирле танышлар без. Язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләмәгән булса, аңардан менә дигән каләм иясе – журналист, шагыйрь чыгар иде. Шигырьләрен ул башлангыч классларда ук яза башлый. Үсмер күңелендәге авылга, җиргә, ипигә тартылу көче ул чагында ук сизелә. Шуңа да беренче шигырьләре икмәк үстерүче алтын куллы игенчеләргә багышлана:

Шул икмәкне үстерүче,
Шул ипине пешерүче
Алтын кулны данлыйбыз.
Ипи безне коткаручы,
Аякка бастыручы,

– дип яза ул.

Носы сигезьеллык мәк­тә­бен тәмамлап, кулына "4" һәм "5"ле билгеләре куелган таныклык алгач, Җәүдәт Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Моңарчы авылдан әллә ни еракка китеп карамаган үсмергә "лаеш шулпасы" шактый эләгә. Урысча уку бер хәл. Лаешның авыл малайларын дер селкетеп торган хулиганнары да бар бит әле. Көн­нәрнең берендә Җәүдәт­не дә кулга төшерә алар. Пычак терәп, кесәсендәге бар акчаны талап алалар. Ә анда нибары 2 тиен була.

Ничек итсә-итә Җәүдәт, туган ягына дипломлы белгеч булып кайта. Ә аннары Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында читтән торып белем ала.

Армия сафларында хез­мәт итеп кайтканнан соң да аның белемгә сусавы кимеми. 1976 елда аспирантурага укырга керә ул. Җәүдәтне нәкъ менә шул еллардан хәтерлим. Уртак дустыбыз Равил Кәримов белән бәй­рәмнәр алдыннан Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының подвалында Җәүдәт әллә нинди тәҗри­бәләр үткәрә торган лабораториядә үзебезчә гәп корган чаклар еш булды. Җәүдәт­тәге энергия, тормышта теләсә нинди авырлыкларны да җиңә белү сыйфаты сок-ландыра иде. Әнә шул сыйфаты гомер буе сакланды, еллар узган саен ныгый барды аның. Югыйсә, аспирант стипендиясенә тормыш корып, ике бала әтисе булу бер дә җиңел булмагандыр. Ә ул, кирәксә, вагон бушатып, кирәксә, бик авыр шабашкалардан да тартынып тормады. Эшләде дә эшләде.

Тормышының иң кыен чакларында да иң элек үзе турында түгел, ә башкалар турында кайгырта белде Җәүдәт. Шуңа да аны якыннан белүчеләр беркайчан да читләшмәде. Хәер, бу хәл бүген дә шулай. Булмаса – бирә, булдырганны күрә белә ул. Бүген дә үзенең туганнарына, дусларына, фикердәшләренә генә түгел, ә йөзләгән шәкертләренә ярдәм итеп яши Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов, икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Нәкъ үзе язган шигырьдәгечә:

 

Хөрмәт килә, әгәр намус белән
Хезмәт итсәң илгә тырышып,
Куанычлар, кайгы-хәсрәтләрне
Дуслар белән бергә бүлешеп.
 
Камил Сәгъдәтшин

 vatantat.ru

Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (07.07.2008)
Просмотров: 1494 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0