Пятница, 19.04.2024, 06:09
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Сөт үзгәрешләр көтә

Сөт үзгәрешләр көтә

Борчылу

 Авыл кешесенең шәхси хуҗалыктан булган төп кереме – сөттән. Илкүләм проектлар биргән мөмкинлектән файдаланып алган ташламалы кредитларны да башлыча сөт сатып түләргә өметләнүчеләр шактый. Соңгы ике елда хуҗалык ишегалларында савым сыерларның баш саны җитмеш меңгә арта. Икешәр-өчәр, хәтта күбрәк тә сыер асраучылар белән кемне дә гаҗәпләндереп булмый хәзер. Әмма, ачыктан-ачык сәбәпләре булмый торып, март аеннан сөт кабул итү бәяләренең түбән тәгәрәве халыкта зур борчылу тудыра.

 – Бүген Татарстанның шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары сөт сатудан көн саен уртача 8 миллион 933 мең сумлык зыян күрә, – ди Татарстанның Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.
   Татарстанда сөт җитештерүче кесәсеннән ай саен 268 миллион сум талап калучыларның Россия күләмендә нинди көчкә ия булуларын күз алдына китерү кыен түгел. Россия Монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Александр Груничев әйтүенчә, сөт эшкәртү һәм арадашчыларның ни өчен сөткә бәяләрне кинәт киметүләренең төп сәбәпләрен ачыклау шактый кыен икән. "Моның өчен кайбер законнарны үзгәртергә кирәк", – дип саный А.Груничев.
   Бу җәһәттән күпләр узган атнада гына Россиядә кабул ителгән "Сөт һәм сөт продуктларының техник регламенты турында"гы яңа Законга зур өметләр баглый. Үзгәрешләр моның белән генә дә бетмәс, мөгаен. Монополиягә каршы дәүләт хез-мәте дә үзенең төпле сүзен әйтер.
   Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Сөт кабул итү бәясен 4-5 сумга киметкән алыпсатарлар, арадашчы һәм эшкәртүчеләр авыл кешесен чамадан артык талау белән мавыкмыйлармы? Югыйсә, 6-7 сумнан алынган сөтне кибет киштәләрендә өч-дүрт тапкырга арттырып сатудан кемнең күпме өстәмә табыш алуын чамаларга була бит.
   Россия Премьер-министры урынбасары Виктор Зубков һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевның соңгы вакытларда төрле очрашулар барышында сөт һәм сөт продукцияләренә кагылышлы фикерләре дә өметле. Россия Авыл хуҗалыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән бергәләп, илгә коры сөт порошогы кертү мәсьәләсен ашыгыч рәвештә "авызлыклау" турында Хөкүмәткә үз тәкъдимнәрен җиткерде. Якын көннәрдә Белоруссиядән коры сөт порошогы кертү чикләнәчәк, дип ышандыра Россия җитәкчеләре.
   РФ вице-премьеры Виктор Зубков, сөт базарында табыш җитештерүче файдасына булырга тиеш, ди. Моның өчен өстәмә шартлар тудыру кирәклеген ассызыклап, дәүләтнең сөт җитештерүчегә ярдәмен арт-тыру зарурлыгын әйтә. Шул ук Белоруссиядә, әйтик, коры сөт җитештерүче үз продукциясе өчен 40 процент дәүләт субсидиясе ала икән.
   Өстәгеләр үзләре өчен һаман да "Америка ачкан" бер чорда, Россия, шул исәп-тән Татарстанның 430 мең 900дән артык крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларында сөткә бәя үзгәрүен зарыгып көтәләр. Авыл кешесенең түземлелегеннән файдалану дәвам итә.

 Камил Сәгъдәтшин

Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (27.06.2008)
Просмотров: 722 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0