Четверг, 25.04.2024, 23:19
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Авылда… чүп өсте
Авылда… чүп өсте
Авылда печән өсте, урак өсте дигәннәрен ишет­кән бар иде, монысы тагын нәрсә дисезме? Бар ул, җәмәгать, авылда чүп өсте дигән вакыт та бар. Махсус исем белән генә йөртелми ул. Юкса, үзен декада дисәң дә була, айлык дисәң дә.
  
Сабантуйлар үткәннән соң без үзара, авыл кешесе өчен җәй бетте инде, – дип сөйләшәбез. Ни өченме? Чөнки нәкъ менә шул чордан, кооперативларда кызу печән өсте башланган бер чакта, үз хуҗалыгы белән гомер итүчеләр өчен чүп өсте башлана да инде. Кайбе­рәүләр, шаяртып, җәйнең ямен чебен белән кунак ала дисәләр, мин үзем һич шаярт­мый гына чебен белән чүп ала дияр идем. Чөнки күпме агуласаң, күпме ябышкак тасма элсәң дә, җәй буе чебеннең бетәсе юк, чүп­не дә утап бетерәм димә… Кайчакта зарлана куйсаң, кунакка кайткан шәһәрнекеләр, ачу китереп, әй, дачабыз-бакчабыз бар, бездә дә шул эш инде ул, дип куя. Шул эш, шул чүп сиңа! 5-6 сутыйлы участокта дача йорты, мунчасы, бакчасы булган шәһәр кешесе белән янында кимендә ун-унбиш, читтә кимендә 20 сутый бәрәңге җире булган, өстәвенә әле кимендә 20 сутый (шикәр чөгендере үстергән районнарда гектары белән, диләр) кооператив бүлеп биргән чөгендер җире булган авыл кешесен янәшә куя торганмы? Беребездән беребез күреп, соңгы елларда яшелчә бакчаларын да зурайткан булдык… Боларның һәммә­сен бер кат утап чыкканчы, икенче ягыннан чүбе "җи­тешә" башлый, каһәр. Чүп утарга, бакчада казынырга яраткан кешенең дә гайрәте чигәрлек, билләһи.
Аның каравы, рәхәт­ләнеп бәрәңге сатып акча эшлисез, дияр шәһәрнекеләр (һәм, ни гаҗәп: хөкүмәт тә шулай уйлый). Бәрәңгесен үстерергә өйрәнеп килсәк тә, кызганыч, әле бик күбебез аннан акча эшләргә өйрәнеп җитә алмады шул. Кооперативлардан аермалы буларак, алар өчен иң табышлы тармак саналган бәрәңге шәхси хуҗалыклар өчен зыянга эшләвен дәвам итә (моның мәгълүм сәбәпләре бар, билгеле). Терлекләргә өстәмә ризык дип өметләнсәң, сөенсәң генә инде.
Сабантуйдан соңгы ике атна эчендә инде халык бәрәңге, яшелчә бакчаларының чүбен икешәр-өчәр мәртәбә утап чыкты. Чиратта – чөгендернең икенче каты… Аңарчы бәрәңге чүбе өлгереп җитәр, Аллаһы боерса. Эшсез тилмермәбез диюем. Тик түзгән балаларга гына рәхмәт: мәктәпкә практика үтәргә чыксалар да, кооперативта акча эш­ләргә теләсәләр дә, өйгә кайт­салар да әлеге дә баягы чүп бит, мескенкәйләргә. Хәер, түзми кая барасың, җиләк вакыты бер генә дигәндәй, чүп вакыты да бер генә бит ул.

 Гөлсинә Хәбибуллина

Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (26.06.2008)
Просмотров: 704 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0