Четверг, 23.11.2017, 19:32
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Эш атлары
ЭШ АТЛАРЫ 

"Республикада иң эре инвесторларның берсе "Вамин-Татарстан"ны эшләүчеләргә үз вакытында хезмәт хакы түләмәгән өчен судка биргәннәр. Кайбер урыннарда әлеге компания хезмәт хакы урынына үзләрендә җитештерелгән продукция белән түли. Ахыр чиктә "Вамин-Татарстан" Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан судка бирелгән". Соңгы вакытта редакциягә килеп ирешкән хәбәрләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә? Язмышларын "Вамин-Татарстан" белән бәйләгән кешеләр яңадан да эшсез калмаслармы? Әлеге сораулар газета укучыларыбызны да борчый. 

– Безнең кыенлыклар вакытлыча. Хезмәт хаклары буенча чыннан да урыннарда бурычларыбыз бар. Әмма алар барысы да якын арада түләнәчәк, – ди "Вамин-Татарстан" компаниясе җитәкчеләре. 

 

Вәзгыятькә ачыклык кертү йөзеннән иң элек Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовка мөрәҗәгать итәргә булдым. 

 

– Ни өчен "Вамин-Татарстан" компаниясе сөтне түбән бәядән кабул итә дисезме? Эш шунда ки, республиканың башка сөт әзерләүче предприятиеләре ел вакытына карап үзләренә кирәк кадәр генә сөт кабул итәргә гадәтләнде. Ягъни башка предприятиеләр бары тик табышлы ассортимент белән генә эшләргә омтыла дигән сүз бу. Ә "Вамин-Татарстан" предприятиеләре исә барлык калган сөтне кабул итәргә мәҗбүр. Шуңа күрә ул үзе өчен табышсыз коры сөт яисә узган ел белән чагыштырганда бәясе ике мәртәбә төшкән сырларны да җитештерә. Болай эшләгәндә сөт сатып алу бәяләренең түбән булмый хәле юк. Без "Вамин-Татарстан"ны да аңлыйбыз. Ихтыяри-мәҗбүри рәвештә диярлек барлык сөтне кабул иткәч, әзрәк "телне тешләп" торырга да туры килә. 

 

Безнең монополиягә каршы көрәшә торган махсус хезмәтебез бар. Республикада аның идарәсе сөт продуктлары әзерләүче предприятиеләр белән дә шөгыльләнә. Әлеге идарә җитәкчесе белән очрашып сөйләшүләр дә булды. Аларга сөт продуктлары әзерләүче башка предприятиеләрнең эшчәнлеге белән дә тирәннәнрәк кызыксынырга кирәк. Ни өчен башка предприятиеләр үзләренә табышлы күләмдә генә сөт кабул итә? Ә көзгә кергәч, ягъни сөт кимеп, әлеге предприятиегә күбрәк сөт кирәк була башлагач кына кабул итү күләмен арттыралар? Әйтик, бүгенге көндә тәүлегенә 600 тонна сөт эшкәртә алучы "Эдельвейс" комбинаты аны үз мөмкинлегеннән өч тапкырга кимрәк ала? Яисә тәүлегенә 150-180 тонна сөт эшкәртү мөмкинлеге булган Яшел Үзән сөт комбинаты нигә 40 тонна гына сөт кабул итә? 

 

Шуңа күрә дә "Вамин-Татарстан"ның сатып алу бәяләре башкаларга караганда бераз кимрәк икән, моңа гаҗәпләнәсе юк. Вәзгыятьне бергәләшеп хәл итү кирәк. Бу мәсьәләдә конкрет чаралар күрелә. Тиз арада нәтиҗәсе дә сизелер, – ди министр. 

 

Әйтергә кирәк: сөт һәм сөт продукцияләренә бәяләр бүген Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчесен генә борчымый. Хәлләр Россия буенча да мактанырлык түгел. Бер яктан илебезнең сәүдә базарына моңарчы чикләнмәгән күләмдә диярлек кертелеп килгән сыйфатсыз, әмма үзебезнекенә караганда күпкә арзанрак коры сөт һәм сөт продукцияләре зыян салса, икенче яктан җитештерүче, эшкәртүче һәм сатучы оешмалар арасында гадел мөгамәләләр урнаштыручы законнар булмавы борчый. Сөт җитештерүченең табышы эшкәртүче яки сатучыдан 4-5 тапкыр кимрәк. Хәер, бу юнәлештә дә яңалыклар көтелә икән үзе. 

 

Россия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник раславынча, бүген РФ Дәүләт Думасында нәкъ менә шушы проблемаларны колачлаган яңа закон проекты карала. Әлеге закон киләсе ел башында кабул ителәчәк. 

 

"Вамин-Татарстан" үз хезмәткәрләренә эш хакы түләми, бирсә дә катык-сөт белән дигән хәбәрләрнең ни дәрәҗәдә урынлы икәнлеген әлеге компаниянең иң зур агрофирмаларыннан берсе булган Теләче районының "Вамин-Теләче" хуҗалыкларына барып ачыкларга булдык. Бүген район хуҗалыкларының күбесе "Вамин-Татарстан" канаты астында. Җирләре дә 24 мең гектардан артык, ягъни Теләче районы сөрү җирләренең яртысы алар карамагында. 

 

Миңа элегрәк тә бу хуҗалыкларда булырга туры килгәләде. Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ул чагындагы җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның бу хуҗалыкларның җимерелеп баручы фермаларына карап уфтануы истә калган: 

 

– Бу авылларның кешеләре бик тә тырыш. Дәүләттән ярдәм булмагач, шушы хәлгә калдылар. Инвесторлар да килгәли үзе. Бу кадәрле тузган-таушалган биналарны күргәч, тизрәк кире китү ягын карыйлар, – дигән иде ул. 

 

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Нәкыйп улының да теләге кабул булгандыр. Җөри, Тиләҗе, Караширмә, Саурыш, Нырсы кебек авылларда киләчәккә өмет уятып, дүрт ел элек бирегә "Вамин-Татарстан" килә. Нәтиҗә күз алдында: элек көз һәм яз көннәре генә түгел, җәйләрен дә ферма тирәсендә бата-чума эшләгән терлекчеләр бүген эшкә туфли киеп килә. Эш шартларын әйткән дә юк, элеккеге еллар белән чагыштырганда җир белән күк арасы. 

 

– Мин терлекчелектә 30 ел эшлим. Төрлесен күрергә туры килде. Ач терлекләрне кызганып, кышкы салкыннарда чана тартып кырдан салам ташыган чаклар да булмады түгел,– ди "Вамин-Теләче" агрофирмасының терлекчелек комплексы җитәкчесе Миңлегөл Сәйфуллина. – Хәзер, Аллага шөкер, дип яшибез. Кулга сәнәк тоткан кеше юк. Терлек азыгы да югары сыйфатлы. Заманча техника белән миксерда әзерләп ашатабыз. Савым егермешәр килограммга җитә. Малкайларга карап күңелләр сөенә. Үзебезгә дә рәхәт. 

 

Терлекчелек комплексы үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. 36 гектар мәйдан биләүче комплексны йөреп чыгар өчен генә дә ярты көн вакыт кирәк. Шулай да комплекс җитәкчесе Миңлегөл Миңнулла кызы танышуны терлекчеләр йортыннан башлады. Монда терлекчеләр өчен бөтен уңайлыкларны да булдырырга тырышканнар. Махсус стендларда комплекста эшләүче һәр 27 эшченең дә барлык күрсәткечләре белән танышырга була. Шунда ук терлекчелек комплексының элеккеге хәлен сурәтләгән фоторәсемнәр күзгә ташлана. Өч-дүрт ел эчендә булган уңай үзгәрешләрне күреп шаккатмалы. 

 

"Вамин-Теләче" агрофирмасы генераль директоры Хәйрулла Хәсәншин турында элегрәк тә ишеткәнем бар иде. Дөресен әйткәндә, Теләче якларында "Вамин"ның авторитеты нәкъ менә шундый олы җанлы, мәрхәмәтле җитәкчеләр аша чагыла. Һәркемнең гозерен тыңлый белү, булдыра алганча ярдәм итү Хәйрулла Хәсәншинның үзен дә канатландырып җибәрә. 

 

Бүгенге көндә республиканың 15 районында кайчандыр көймәсе комга терәлгән 145 хуҗалыкны үз канаты астына сыендырган "Вамин-Татарстан" 180 исемдәге төрле сөт продуктлары җитештерә. Соңгы елларда гына да компаниянең сөт-май комбинатларында продукция җитештерү күләме егерме тапкырга арткан! 

 

Компания ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп яшәми. 2009 елда тагын 55 терлекчелек комплексына реконструкция ясап, аларга 10 мең баш нәселле терлекләр кайтарта. Игенчелектә һәм терлекчелектә дистәләрчә миллиард сумлык инвестицияләр кертү – ул бит әле беренче чиратта йөзләрчә авыл кешесе өчен яңадан-яңа эш урыннары да булдыру дигән сүз. Кыскасы, "Вамин-Татарстан" бүгенге көндә республика авыл хуҗалыгында иң авыр йөкне тартып баручы эш атын хәтерләтә. Ә халыкта: "Барган атның башына сукмыйлар", – дип тикмәгә генә әйтмиләр.

 
Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 129 | 27.06.2009


Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (01.07.2009)
Просмотров: 555 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 1
1  
Full of salient points. Don't stop bleiveing or writing!

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0