Суббота, 20.04.2024, 02:42
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Биргәндә алып калырга

Биргәндә алып калырга

Ничек яшисең, авыл?

Авыл җирендә эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү максатыннан Россия күләмендә махсус программа кабул ителде. Әлеге программа гамәлгә кергәннән соң сала җирендә яшәүче бик күпләр үзләренең торак шартларын яхшырта башлады.

– Программа нигезендә 30 яшькә кадәрге кешеләргә йорт салырга мөмкинлек тудырылгач, бездә генә түгел, күп авылларда да яшь чик­ләрен бераз арттырсалар иде, дигән теләк белән янучылар булды. Программа 35 яшькә­чә булган гаиләләр арасында эшли башлагач, халыкта зур кызыксыну уятты. Авыл җирләрендә йорт салырга теләүче гаиләләр саны артты, – ди Балтач районы Борбаш җирле үзидарә рәисе җитәкчесе Сәйдәш Хәкимов.

Җитәкче сүзләреннән аңлашылганча, җирлек буенча 3 гаилә әлеге төр субсидия нигезендә йорт салып чыккан. Тагын 10 лап гаилә документ туплаган. Шунысы бар: үз исемендә җире булмаган яшь гаилә әлеге кредитны рәсмиләштерә алмый. Шуңа күрә дә кайберләренә әти-әнисе исемендәге участокны үзенә рәсмиләштерергә туры килгән. Моның өчен яшьләрнең шактый вакыты да, акчасы да сарыф ителә. Ләкин хөкүмәттән биреләчәк субсидия суммасы белән чагыштырганда бу чыгымнар бик аз. Авылда төп­ләнеп калырга ниятләүче яшьләрнең бар киртәләрне дә узып, тизрәк тораклы булырга ашкынуы юкка түгел.

Авылда йорт салыйм ди­гән гади механизаторга, терлекчегә бүген баш өстендә түбә булдыру бик кыенга туры килер иде. Төзелеш ма­териалларына көнләп түгел сәгатьләп бәя артуны исәпкә алсак, җирдә казынучы крестьянның хезмәт хакы белән йорт салу турында хыялланасы да юк. Республикада авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хез­мәт хакы 5 мең сумнан артык. Яшь гаиләгә банклардан зур процентлы кредит рәсмиләштерә башласа да проблема килеп чыгарга мөмкин. Авылда поручатель табу да кыен. Өстәвенә, аз хезмәт хакы алып эшләгән кешегә банклар зур суммада акча да бирә алмый. Бердәнбер мөмкинлек – хөкүмәт ярдәме. Әлеге төр өстенлекне уйлап тапмасалар, җирдә эшләргә теләүче яшьләр йорт сала алмас иде. Чөнки измә ясау өчен кирәк булган бер "КамАЗ" комның бәясе генә дә 3,5 мең сум тора. "Мондый ком безнең якларда булмаганга, төзелеш алып баручыларга аны күрше Мари ягыннан алырга туры килә", – ди Сәйдәш абый. Бер капчык цемент 350-400 сум. Бер машина таш 3200 сум. Хәзер салаларда иң кирәкле төзелеш материалы – таш. Аны да теләсә каян алырга, елга кырыйларыннан үз белдегең белән чыгарырга ярамый. Экологлар килеп җитә...

Авылда кайбер кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр әлеге төр субсидиягә ышанып бетми икән. Сәйдәш абый әйтүен­чә, аңлатуларны шактый үткәрергә туры килгән. Шуннан соң гына яшьләр документларын туплый башлаган. Җирләрен үз исемнәренә рәсмиләштереп, йорт салырга теләүчеләр арткан.

– Йорт салырга уйлаган гаиләләргә без коммуникация узган җирләрне сайларга кушабыз. Соңгы елда урамнарга газ үткәрүне шактый кыенлаштырдылар. Әлеге киртәне тиз генә ерып чыга торган түгел. Яшь гаи­лә салган, әзер йортына газ кертә алмыйча газапланып йөрмәсен өчен без газ үткән урамнарны тәкъдим итәбез, – ди Сәйдәш абый.

Халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәелдерү максатыннан бирелә торган кредитларны да шактый ала икән. Белешмә сорап килүчеләргә дә иң башта аңлату эшләре алып баралар. Соңыннан гына кирәкле кәгазьләрне бирәләр. Кредитны максатчан кулланмаган очракта, тикшерүче органнар хуҗалыкны фаш итәргә мөм­кин. Билгеле инде, бу очракта таякның икенче башы җирле җитәкчеләргә дә тө­шә. Шуңа күрә республиканың кара исемлегенә кермәс өчен, җирлектә иң башта хуҗалыкның кредитны нинди максатларга алуын тикшерәләр. Авылны үстерү өчен бирелгән мондый төр кредитларны икешәр тапкыр алган хуҗалыклар бар, диләр авыл Советында эшләүчеләр.

Менә шулай итеп яши авыл. Яшьләрне калдырыр өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Ләкин күпчелек җирләрдәге кебек, биредә дә халык читкә йөреп эшли. Борбаш җирле үзидарәсе территориясендә яшәүче 230 кеше җирлектә урнашкан социаль объектларда, күмәк хуҗалыкта эшләсә, тагын шул кадәр үк эшче көчләр районның төрле оешмаларында хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән. Башка районнарга китеп, республикадан читкә чыгып эшләү­челәр дә юк түгел.

...Инде егерме еллап авылга аккошлар килмәгән булган. Быел исә тарихта беренче тапкыр плотинага пар аккошлар төшкән. Көн буе су өстендә булганнар. Пар кошлар төшүен авыл җитәкчелеге яхшы фалга юрый.

Лилия  Нурмөхәммәтова

 

Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (12.08.2008)
Просмотров: 784 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0