Пятница, 26.04.2024, 15:48
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Яңгырга сылтап ялгышу

Яңгырга сылтап ялгышу

Әледән-әле яңгырлар явып үтүгә карамастан, республикада урып-җыю эшләре тукталмый. Нурлат районында игеннәрнең уннан бер өлеше, Алексеевск районында 6 проценттан артыграгы урып-суктырылган. Һава торышы никадәрле генә комачауларга маташса да, Чирмешән (5,8 процент), Чистай (5,6 процент) һәм башка кайбер район хуҗалыкларында эшләр оешкан төстә бара.

– Табигать шартлары бер төрле булган янәшә хуҗалыклардагы урып-җыю эшләрендә аерманың җир белән күк арасыдай булуы борчый, – ди Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. – Яң­гырларга сылтау итеп кул ку­шырып утыруның үкенечле хәлләргә китерүе дә бар бит.

Чыннан да, элегрәк хәт­та бер район саналган Яңа Чишмә һәм Чистай хуҗалыклары ни өчен шулкадәрле кискен аерыла соң? Яисә Зәй районы хуҗалыкларында барлык мәйданның 11 процентында урып-сугу эшләре башкарылганда, янәшәдәге Тукай һәм Түбән Кама районнары хуҗалыклары ни өчен бу эшкә керешеп кенә килә? Ни хикмәттер, быел мондый "чир" республиканың барлык төбәкләренә тарала. Шул исәптән Идел аръягы районнарына да. Апас районы хуҗалыклары узган елдагы кебек үк быелгы урып-җыю чорында да зур оешканлык күрсәтеп, игеннәрнең инде 10,4 процентын урып-суктырган бер вакытта Югары Ослан районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч бары тик – 1,4, Тәтештә – 1,6, Яшел Үзән районы хуҗалыкларында 2,1 процент кына тәшкил итә. Кырларда мул булып өлгергән уңыш үзеннән-үзе амбарларга кайтыр, дип өметләнәләр булса кирәк.

Табигать игенчеләребезне язын корылык белән борчыса, хәзер яңгырлар белән сыный. Республиканың барлык районнарында әледән-әле явып үткән яңгырлар августның икенче яртысында да көтелә. Бу исә урып-җыю эшләрендә һәр җитәкчедән, бригадирдан, агрономнан, комбайнчыдан, автомашина йөртүчедән, кыскасы, икмәк язмышын хәл итүдә катнашучы һәркемнән мөмкин кадәр оешканлык сорый.

Урып-җыю чорында беркем дә кул кушырып утырмыйдыр анысы. Кырлар иңләүче 4700 комбайнның яртысы 10-15 ел эшләп, шактый тузган. Кабат-кабат карап, көйләп торсаң да чакка киләчәк. Запас частьлар булмагач, ни хәл итмәк кирәк, дип әштер-өштер генә төзәтелгән техникадан бәла-каза көтәсе генә кала. Әлегә, Ходайга шөкер, фаҗигаләр турында хәбәрләр ишетелми үзе. Ә менә узган елгы кайбер хәлләрдән сабак аласы бар. Әйтик, Арча районы "Агроэффект" хуҗалыгында тәҗрибәле кадрлар булмагач, тиешле әзерлек үтмәгән ир-егетне штурвал артына утырталар. Нәтиҗәдә комбайн чокырга тәгәрәп, япь-яшь ир-атның гомере өзелә. Зәй районының "Зәй" агрофирмасында, Азнакай районы "Баланлы бүләк", Саба районы "Уют" һәм "Саба" хуҗалыкларындагы фаҗигаләр инде кабатланмаса иде дә бит.

– Ни кызганыч, 18 яше тулмаган үсмерләрне штурвал артына утыртырга тырышу, тиешле әзерлеге булмаганнарга урып-җыю техникасы ышанып тапшыру факт­лары быел да бар, – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Рәшит Шакиров.

Камил Сәгъдәтшин
Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (05.08.2008)
Просмотров: 809 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Puspa  
0
And to think I was going to talk to someone in prseon about this.

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0