Пятница, 29.03.2024, 08:35
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Ашлык Башкортстанга ага

Ашлык Башкортстанга ага

Урып-җыю

Уракка төшкәч, беренче сугылган ашлыкны кабул итү тантаналары гадәттә элеватор янында үтә. Ә менә Актаныш районы күмәк хуҗалыкларыннан килгән тәүге автомобильләр олавы хакимият бинасы янына җыелды быел. Чөнки күптән түгел районга кергән инвестор белән аңлашылмаучанлык килеп чыгуы сәбәпле, Актаныш элеваторына ( инде ул – яңа хуҗалар милке) район кырларында җыеп алынган быелгы уңышны кабул итү буенча килешүгә ирешә алмаганнар якташлар. Нәти­җәдә, Актаныш игенчесе ел дәвамында тир түгеп үстер­гән хезмәт җимешен Башкортстанның Илеш районындагы Андреевка һәм Бакалы элеваторларына сатарга мәҗбүр.

Әлбәттә, тантана вакытында янымда басып торучы бер хуҗалык рәисенең: "Башкортстан икмәккә тиенә болай булгач. Әмма Бакалы тикле Бакалыга ашлык ташу, һай, кыйммәткә төшәчәк безгә", – дип уфтануын аң­ларга була анысы. Якын арамы әллә? Ягулыкка бәяләр көнләп үскән заман лабаса. Борын төбендәге үз элеваторыңа һәр елдагыча ашлыгыңны салу бәхетеннән мәх­рүм калу кемнең кәефен кырмас? Һәр­хәлдә, бернинди кысаларга сыймаучы бу хәлдән биредә җыелган халыкның йөзе бик моңсу булып тоелды миңа. Яңгырап торган моңлы җырлар да, дәртле биюләр дә һичкемнең күңелен күтәрә алмады төсле.

Югыйсә район игенче­ләре гаҗәеп мул иген үстер­гәннәр бу җәйдә. Максатлары – соңгы еллардагы сыман, республика күләмендә беренче өчлеккә керү белән чикләнеп калмыйча, алдынгылыкны яулау. Әлегә һәр гектардан алган уңышлары – 45,1 центнер. Нурлатныкылар күрсәткеченнән төгәл бер центнерга күбрәк бу. Икенче "көндәш"ләре – Буа уңганнары исә һәр гектардан 42,4 центнер суктыра.

– Уракка ныклап әзерләнеп чыктык. Ашлык суктыруда эшләячәк 131 комбайнның 17 се – чит илнеке. Игенчелек тармагы тулысыча техника белән тәэмин ителгән бездә. Быел хуҗалыклар 140 млн сумлык кредит алдылар. Аларның барысы да үз көнен үзе күрерлек. Беренче сугылган гектарлардан чыгып нәтиҗә ясаганда, тулаем уңыш былтыргысыннан шактый югары булмакчы, – ди район хуҗасы Энгель Фәттахов.

Беренче ашлык олавы Башкортстан тарафларына юл алды, ә халык район үзәгендә ачылачак икенче мәчет нигезенә таш салу тантанасына ашыкты. Әнә шулай, бер көндә – ике зур, мөһим вакыйга. Һич тә бер-берсеннән аерып карарлык түгел. Кыскасы, иман белән башланган изге эшнең уңышлы тәмамланасына саллы ишарә.

Рәис ЗАРИПОВ

 

Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (05.08.2008)
Просмотров: 1102 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0