Пятница, 29.03.2024, 05:02
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Сагынып яшәп кенә булмый
 Сагынып яшәп кенә булмый

 

Авыл кешесенә яшәү-тормыш итүләре беркайчан да җиңел булмады. Бары узган гасырның 1975-1985 нче елларында гына бераз җиңел сулап алды ул.

 

 

 

 

Хәтерләсәгез, шул елларда авылларда баллонлы газ пәйда булды, чишмә суы капка төпләренә торбадан агып килә, һәр авылда диярлек көнкүреш комбинатлары пәйда булып, авыл кешесе дә анда телевизорын, суыткычын төзәтә, хәтта кием тектерә, чәч матурлый башлады. Ул һәр авылда мәктәп, медпункт, дистәләгән салага бер участок хастаханәсе булу турында әйтеп тә торасы юк инде. Иң мөһиме – авыл кешесе акчага тиенде ул елларда. Халыкта көнкүреш техникасы, мотоцикл, машина пәйда була башлады. Тик бу рәхәт, иртәгәге көнгә ышаныч, өмет озакка бармады, үзгәртеп коруларның шаукымы, га­дәттәгечә, иң беренче чиратта авылга китереп сукты.

 

 

 

 

Бүген авыл тагын мескен хәлдә. Зур шәһәрләргә якын авыллар тернәкләнеп килә, шөкер. Әмма читтәгеләре әле дә баш калкыта алмый бәргәләнә. Иң аянычы: авыл кешесе дә җирдә эшләүнең тәмен югалтып бара инде. Һәр районда меңләгән гектар җир сөрелми-чәчелми ята, берәүнең дә исе китми. Эш эзләп шәһәрләргә чыгып китү җиңелрәк, күрәсең. Бу гамәлләре өчен минем берәүне гаеплисем килми, Алла сакласын. Исәбем бары чынбарлык шундый икәнен генә искәртү. Әле генә Чистай якларына булган сәфәр, зур-зур авылларның картаеп кына түгел, искереп тә баруы этәрде мине бу уйларга. Безнең халык бит эчендә ут янса да тыштан ялтырарга, өен, каралты-курасын матурларга ярата. Ә ул якларда яңа йортлар да берән-сәрән генә күренә, урам тутырып бура, төзелеш материаллары да ятмый.

 

 

 

 

Ярдәмгә банк килә

 

 

 

 

Дөрес, соңгы бер-ике елда авыл кешеләрендә бераз җанлану сизелә башлады-башлавын. Бигрәк тә дәүләтнең махсус "Россельхозбанк" булдырып, шәхси хуҗалыкны тергезү өчен ташламалы кредитлар бирә башлавы, алай гына да түгел, җир эше, терлек үстерү белән шөгыльләнүчеләргә аның бер өлеше субсидия белән кире кайтарылуы өмет уятты аларда. Тик бу адымга әле тәвәккәлләр генә бара. 138 йортлы Чуаш Ялтанында да андыйлар хәзер сигез кешегә җиткән. Узган ел исә өчәү генә булганнар. Шуларның берсе – Раил Арсланов. Узган ел 100 мең сумлык кредит алып, мотоблок, печән чапкыч һәм 4 мөгезле эре терлек алган алар. Шөкер, терлек асрау бик мәшәкатьле һәм чыгымлы булса да, халык аның табышлы гамәл икәнен аңлый башлады. Берничә ел гына әле итне кая урнаштырырга белми аптырыйлар иде, хәзер Чистай якларында да аны җыеп алып китәләр икән. Килограммы 120 сум, диделәр. Казан тирәсе авыллары белән чагыштырганда 15 сумга арзанрак-арзанын, шулай да халык риза.

 

 

 

 

Раил былтыр бәрәңге бакчасының бер өлешендә сарымсак үстереп саткан.

 

 

 

 

– Сарымсак үстерү бәрәңгегә караганда күпкә табышлырак, – ди ул. – Бәрәңгене 5 сумнан җыйсалар, сарымсакны 40 сумнан саттык. Тик бер уңайсыз ягы бар – урнаштыру авыр. Республика кулланучылар җәмгыяте шул эшне җайга салса, безнең кебекләр өчен әйбәт булыр иде. Барыбер әллә кайлардан кайтарталар бит.

 

 

 

 

Хуҗага бакча, терлек карау эшендә уллары Ришат белән Илнур булыша. Мәктәптә педагог-оештыручы булып эшләүче хатыны Гөлүсә исә малайларны өйдә дә әйбәт оештыра икән. Кайчан прәннек бирергә, кайчан чыбыркы шартлатып алырга икәнен әйбәт белә ул.

 

 

 

 

 Таралып ятучы авыл халкының зарларын тыңлаганда, нигә Арслановлар шикелле кредит алып, мал-туар белән шөгыльләнмисез соң, дип җим салып карадым. Аерым-аерым әйтсәләр дә, берничәсе бер үк сүзне кабатлады:

 

 

 

 

– Түли алмый башласаң, кая барырсың. Ярый ла Раилнең хатыны укытучы, хезмәт хакы даими килеп тора. Безнең андый мөмкинлегебез юк шул.

 

 

 

 

Сүзләрендә хаклык бар: авыл кешесе тирәннән уйлый шул. Аннары бу якларда печән проблемасы да зур. Ике ел буе җирләре сөрелми яткач, салам, фураж мәсьәләсе дә проблемага әйләнгән. Ләкин кредит алу мөмкинлеге авыл агайларын барыбер уйга салган. Күңелләренә авылдашларыннан көнләшеп-үртәлеп булса да, әллә тотынып караргамы икән, дигән уй керү барыбер дә начар түгел бит. Димәк, өмет бөтенләй үк үлмәгән әле.

 

 

 

 

"Россельхозбанк"ның Чистайдагы өстәмә офисы җитәкчесе Рамис Ислямов сүзләренә караганда, районда быел гына да 110 кеше 18 миллион 219 мең сумлык кредит алган. Бу уңайдан аеруча Татар Сарсазы, Булдырь, Каргалы, Яуширмә, Мөслим, Нарат-Елга авыл җирлекләрендә яшәүчеләр актив икән. Рамис Сәгыйт улы әйтүенчә, быел гамәлгә кергән шәхси ярдәмче хуҗалыкны торгызу өчен бирелә торган кредитны да күпләр үз иткән. Анысы өчен дәүләт субсидия түләми икән түләвен, ләкин аның ярдәмендә гараж, мунча кебек корылмалар төзергә була. Тәвәккәллә һәм эшлә генә!

Люция Фаршатова.

Чистай районы
Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (15.07.2008)
Просмотров: 906 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0