Четверг, 28.03.2024, 21:31
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Печән өсте

Печән өсте

 Укучылар һәм студентлар өчен җәй – каникул, күпләр өчен ял вакыты саналса да, табигатьнең үзендә каникуллар юк. Май ахырында яңгырлар яумый ахры дип кайгырсак, июнь ае бу яктан бик тә бәрәкәтле килде: җитәрлек күләмдә яңгыры да яуды, кояш та җылытты. Инде менә авылда яшәүчеләр өчен чын-чынлап печән өсте килеп җитте. Бу көннәрдә олысы-кечесе шәхси һәм күмәк хуҗалыкларда терлекләргә кышкы азык әзерләү белән мәшгуль. Җәйге айларда сөтне сатып алу бәясе шактый төшсә дә, булдыклы авыл кешесе инде кыш хакында уйлый: чөнки аның тамагын абзарындагы сыеры, сарыклары туйдырачак. Ә печән, әнә, каерылып уңган быел. Шулай булгач, аны чабуы, җыйнавы да күңелле. Көннәр коры торганда сәндерәгә керсә, чүмәләгә яисә кибәнгә куелса, печән хуш исле, яшел килеш саклана.

Авылда һәр эшнең үз вакыты бар. Күп булса үтәр ике-өч атна вакыт, инде уракка төшәр чак җитәр. Ә бүген исә печән өсте. Шагыйрь Сибгат Хәким әйтмешли, башка берни дә кирәкми, үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм...

 

                                             
 Чалгы тотып яланнарга чыктым...                                                                                                    

Үлән өсләренә чыклар яткан.

Печән чабу – теле авылымның.

Сагындырган икән, тансыклаткан.
 

 

Бер тамчы да онытылмаган ул,

Җиңел аңлашыла, сүзләр нигә?

Изүемне чишеп, чалгымны бер             

Элеккечә янап җибәрим дә.

 

...Чалгымны бер янап җибәрим дә,

Хәсрәтләрем минем монда сеңсен.

Гаҗизлектән иза чиккән җаннар

Туган туфрагының телен белсен!

 

Харрас ӘЮП.

Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 1106 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0