Пятница, 29.03.2024, 00:10
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Болыннарда бал исе
Болыннарда бал исе
Умарталыкта эш муеннан. Тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Аллага шөкер, кортларыбызның кәефе яхшы. Бу көннәрдә ару-талуны белмичә һәр чәчәк керфегенә кунып, чәчәк серкәсе, ягъни чәчәк комы (перга) ташыйлар. Бу аларга балаларына ашатырга кирәк. Бүген, беренче эш итеп, аларга яңа кәрәзләр тартырга рамнар куя башларга кирәк. Июнь башларында Биектау якларында булдым. Берочтан ялгыз көн итеп ятучы абыстайларның кортларын караштым. Бар умарталарда да бал кортлары яңа кәрәзләр ясый башлаган. Бу дәртне һич кичекмичә файдаланып калу зарур. Беренчедән, сап-сары кәрәзле яңа рамнарга һәрчак кытлык була. Чөнки рамнар ике ел файдалану нәтиҗәсендә тәмам искереп, чем-кара хәлгә килә. Хәтта алар инфекция чыганагына әйләнә. Каралган рамнарның күзәнәкләре дә вагая. Вак куыштан чыккан корт та вак була. "Лилипут" корт балны да аз җыя.
Икенчедән, дәртләре бар чагында кәрәз тартырга рам куеп тормасаң, кортлар күп сорап тормый: сап-сары кәрәзләрне бөтенләй кирәкмәгән төшләргә ясый. Ә хуҗага аларны пычак белән кисеп алырга гына кала.
Бер карасың, бал кортлары – дөньяда тәртип, пөхтәлек яратучы соклангыч, тырыш, булган-уңган җан ияләре. Ә кайчакта алар да үзләрен сәер тота. "Хуҗабыз, сиңа ничек яраса, безгә дә шулай", – дигән төсле, ашыгычлык белән, чалыш тарттырган рамнарыңны да кабул итеп, кәрәз ясарга керешә. Ояларга андый, чалыш кәрәз тарттырган рамнар бирсәң, соңыннан үзең азапланасың.
Тагын шуңа игътибар итәргә кирәк: кайбер көчле корт гаиләсендә ана казаннар (маточник) күренә башлады. Ояда тыгызлык. Гаилә күч, ягъни аерылып чыгарга җыена. Күчне ничек тә кулдан ычкындырмаска инде. Бу вакытта әнкә оясын калдыра. Тулы бер ояга тиң "иярчен"нәрен ияртеп, яңа оя эзләп китә. Минем дә күп күчләремне очырганым, мәзәк хәлләргә калганым булды. Көчкә-көчкә генә яшәп яткан умарта гаи­ләсе күч чыгара алмый. Күче көчле, куәтле, таза-сау гаилә генә оча. Хәтта бер җәй эчендә ике-өч тапкыр аера. Күч аеруны игътибарда тота алсаң, бер урынына ике гаиләле буласың. Алар икесе дә яхшы гына эшләп китеп, мул итеп бал бирәләр. Авыруларга каршы көрәш
 Ошбу дөньяда "бал дисәң бер кими, кашык тыксаң, биш кими" торган татлы, үтә шифалы ризыкны бары тик умарта, ягъни бал кортлары гына җыя. Геологлар аларны җирдә кешеләргә карата 45 млн еллар элек яралган дип исәпли. Җирдә яшәгән тереклек ияләре арасында бик югары үсешкә ирешкән җан иясе буларак, умарта кортларының дошманнары да җитәрлек. Алар мең төрле чир белән еш кына авырый. Бу очракта иң яхшысы – сүзне чын белгечкә бирү. Ул егетебез – башта Минзәлә умартачылар мәктәбен, аннары Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, 1983 елдан бирле Лениногорск районында умартачылык буенча дәүләт инспекторы, оста умартачы Алмаз Гайнетдинов. Аның киңәшләрен дә җиткерергә булдым.
– Умарта кортлары һәм аларның личинкалары еш кына умарта гаиләсенең эшчәнлеген бозуга, ә кайчакта һәлак булуына китерә торган төрле авыруларга дучар була. Авыру гаиләләр, үзләренең хәле, продуктлылыгы буенча, сәламәт, гөжләп эшләп торганнарыннан нык аерыла. Алар кышлаудан ук хәлсезләнеп, күп санлы үле кортлар белән чыга. Яз көне әкрен үрчеп, аз үрчем чыгара. Авырган гаилә ояларын да начар саклый.
Умарта гаиләсендә нозематоз дигән авыру еш очрый, ягъни черек авыруы. Куышка әнкәләре сала барган серкәдән личинкалар үсми, ә бәлки күзгә күренеп чери. Үлгән, картайган кортлар урынына яшьләре үсеп, чыгып тормагач, гаилә хәлсезләнә. Тиешле чара күрелмәсә, бөтенләй һәлак була.
Акарапидоз, баллы чык токсикозы кебек башка авырулар һәм агу-химикат белән агулану да умартачылыкка зур зыян ясый. Еш кына умартага төрле паразит һәм умарта корты ерткычлары да зур зарар китерә.
Cәбәпләре
 Умарта кортларының авыруларын төп ике группага – йогышлы һәм йогышсызга бүлеп йөртәләр. Авыру гаиләдән сәламәтенә күчми торганнары йогышсыз авыруларга керә.
Агулы химикатлар белән эшкәртелгән үсемлек, чәчәкләрдән нектар һәм серкә җыюдан да корт чирләргә мөмкин (бу токсикоз дип атала).
Кортны дөрес карамау да авыруларга китерә: мәсәлән, быелгы кебек салкын торганда ояны начар җылытсаң, үрчемгә салкын тия. Шуның аркасында йомырка (серкә), личинка һәм курчакның, ә кайчакта әле яңа гына йомыркадан чыккан яшь кортларның һәлак булуы мөмкин.
Авыру гаиләләрдән сәламәтләренә тарала торган авыруларны йогышлы дип йөртәләр. Ул бер гаиләдән икенчесенә бактерия эләгүдән күчә. Мәсәлән, умарталыкта еш очрый торган Америка череге авыруын – ларве бацилласы, Европа череген – плютон бактериясе, нозематозны нозема паразиты китереп чыгара.
Йогышлы авыру китереп чыгаручы бактерияләрне гади күз белән генә күреп булмый. Кортларыгызның сүлпән эшләвен сизсәгез яисә куышларда черек личинка күренә башласа, район үзәгендәге ветлабораторияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әле кайчан гына вараотоз чиреннән иза чигә идек. Кансыз, ач варао талпаны бер корт җилкәсенә хәтта биш-алтылап ябышып, аның җелеген суыра.
Хәзер галимнәр варао талпанына каршы "Вараоль" дигән дару уйлап тапты. Көзен кортларны җылы базларга урнаштырыр алдыннан, шушы даруны рамнар арасына сибеп чыгу бик файдалы.
Умарта кортлары – бик нәни, нәзберек җаннар. Дарулар кулланганда бик сак эш итәргә, күрсәтмәләрне төгәл үтәргә кирәк. Юкса, саксызлык күрсәтеп, үз кулың белән агулап үтерүең дә ихтимал.
Иң яхшысы – төшенкелеккә бирелмәү. Ветеринарлар белән дә киңәшергә онытмагыз.

Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 1486 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0